Инфоурок Другое Другие методич. материалы2 сыйныфта "Без тынычлык яклы!"дигән темага класс сәгате.

2 сыйныфта "Без тынычлык яклы!"дигән темага класс сәгате.

Скачать материал

Алабуга муниципаль районы Иске Юраш урта мәктәбе

 

 

 

 

 

2 сыйныфта “Без тынычлык яклы!”дигән темага

класс сәгате

 

 

                           

 

 

 

                                 I категорияле башлангыч сыйныф

                   укытучысы Сәлимова Гөлнара Габделнур

                        кызының  дәрес  эшкәртмәсе                   

 

 

 

 

 

2015ел

 

 

               Тема:  “Без тынычлык яклы!”

                             (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)

               Максат: -  сугыш чоры вакыйгаларын балаларга аңлаешлы итеп                    

                                     җиткерү.

                                 - укучыларнын фикерләү сәләтен  ачу.

                                 - өлкән буын кешеләренә ихтирамлылык тәрбияләү.

                                 -укучыларда ярдәмләшеп эшләүне булдыру.

                Кереш сүз.           

Язгы ташулар китүгә,барлык җиһан яшелгә төренә.Май ае җитә.Дөнья тагын яшәрә.Никтер бабам бу көннәрдә моңсуланып йөри: “Аның сәбәбе бик зур”,-ди ул...

-Укучылар,бабай ни өчен моңсулана икән,аның сәбәбен әйтә аласызмы?

(9 май-Җиңү бәйрәме!70 ел вакыт үтсә дә,яралар һаман да саклана.Без берни булмагандай,”Ура!”кычкырып,бәйрәм иткәндә,меңләгән ирен,әтисен,улын галтканнар өчен бу көн сызлануларның кабат яңаруы,яралардан кабат кан саркып чыгу көне булып тора.)

1941 ел, 22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас дошман безнең чикләрне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

Бөек Ватан сугышы башлангач бабаларыбыз, Ватанны саклау өчен, яу кырына киткән. Ә авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен эш алар җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы килеш барысын да эшләргә туры килә аларга. Ил өчен, фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Колхоз терлекләрен карарга, урак урырга, ындыр табагында эшләргә туры килә. Ләкин зарланмаганнар, иңнәренә төшкән авыр йөкне җигелеп тарткан алар. Әбиләребез, сугышка киткән ир-егетләребезне алмаштырып, трактор, комбайн штурвалы артына утырган. Җир сөрергә дә, тырмаларга да, чәчәргә дә туры килгән аларга.

Тактада слайдлар күрсәтелә.Укучылар фикер алыша.

Рәшидә әби хәтирәләре(1укучы сөйли)

“Безнең үсмер чакларыбыз нәкъ менә авыр сугыш елларына туры килде. Сугыш башланганда, миңа 13 яшь иде. Әтиемне сугышка алдылар. Авылда эшче көчләр җитешмәгәнлектән, әниләребез әтиләребез эшен алыштырды, ә без, әле яшь кенә кызлар, әниләр белән бергә эшкә йөри башладык. Алар белән көлтә өю, печән чабу кебек эшләрдә эшләдек. Минем буем бик кечкенә иде, көлтә өйгәндә көчем җитми, күтәреп бирергә буем да юк, нишләргә белмичә елый идем. Ә бит фронт өчен, әтиләребез өчен эшлибез, үзебездән өлеш кертәсе килә.

Роза әби хәтирәләре.(1 укучы сөйли)

Әйе, без ул чорда бик күп эшләдек, бервакытта да миннән булмый дип тормадык. Сугыш елларында дару үләннәре җыюның да әһәмияте артты. Мәктәп укучылары һәм пионерлары бу эшнең кирәклеген аңлады һәм аптекага дару үләннәре җыеп тапшырды. Көнозын эшли идек, кайтып чәй эчкәч, арулар беткән кебек була да, без кичке уенга чыгып китә идек. Моны гаепләп тә булмый, без дә бит яшьләр. Арыганлык бөтенләй онытыла. Җырлар, биюләр, уеннар...

Сезгә без кичергәннәрне күрергә язмасын, күгегез һәрвакыт аяз булсын, шулай бәхетле булып яшәгез, яхшы укыгыз, хезмәтне яратып үсегез!”

Укытучы сүзе:

Ак яулыклы татар әбисе!

Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме: синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз укыйсың син, сиңа сокланабыз. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, балаларыңның саулыгын сорап, Ходайдан ялварасың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле ак яулыклы татар әбисе!

Укытучы сүзе:

Сугышлар илебезнең төрле почмакларында һаман да бара.Бу сугыш яралары һаман да төзәлми.Әфганистан,Чечен,Украина...

Кешеләр сугыша,кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Безнең авылда да Әфган сугышында катнашучылар яши.Алар белән горурланырга кирәк.

Исламның чыгышы:

-Минем әтием, Әхмәтов Фәрит–Әфган сугышы ветераны.Армия сафларына хезмәт итәргә киткән җиреннән аны сугышка алалар.Ике ел буена ул сугышта була.Күп авырлыклар күрә әтием,ләкин түзем була.Туган авылга исән-имин әйләнеп кайта.Әфганчылар безнең авылда җиде.Мин әтием белән горурланам,аңа охшарга тырышам.

(Укучылар үзләре туплаган материаллар белән Бөек Җиңүгә багышланган газета чыгаралар һәм эшләренә үзбәя куялар)

Укучылар чыгышы.

Айсинә

Май кояшы нигә юмарт дисез,

Бөек җиңү ае ләбаса!

Мәйданнарда мәңгелек ут дөрли,

Ветераннар сафларга баса.

Ильвина

Сугыш үтте,канлы хәтирәсе

Күңелләрдә калды уелып.

Һәлак булганнарны искә алыйк

Барчабыз да бергә җыелып.

Укытучы

  Сугыш газап һәм кайгылар алып килүе белән беребез дә теләмәгән куркыныч бер вакыйга. Безнең бабаларыбыз туган җирне саклау, халкыбызны фашизмнан коткару өчен зур батырлыкларга бардылар, сугыш кырларында гомерләрен бирделәр. Каһарманлык күрсәтеп вәхшилек, кансызлыкны җиңделәр, Ватаныбызны дошман явыннан сакладылар.  Шушы каһарманлыклары — Ватанны саклаганнары  һәм илебезгә тынычлык алып килгәннәре өчен мәрхүм сугыш ветераннарын исебездән чыгармыйк.

Айсылу

Без,шәфкать туташлпры да,

Озын,авыр л үтеп,

Солдат гомерләрен саклап,

Берлинга барып җиттек.

Ислам

Әнә шулай бердәм булып,

Дошманны аттык,кырдык.

Үз өненә кадәр куып,

Җиңү таңын аттырдык!

(“Дружба”җырын Виктория башкара.)

Азалия

Ватан гына булсын,

Ватан гына.

Без дә әзер аны сакларга!

Кирәк икән нәкъ бабайлар кебек,

Явыз дошманнардан якларга.

(Укучылар “Һәрвакыт булсын кояш!”җырын башкаралар)

Дәресне йомгаклау. Үзбәя.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "2 сыйныфта "Без тынычлык яклы!"дигән темага класс сәгате."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 151 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.11.2016 1814
    • DOCX 23.4 кбайт
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Салимова Гульнара Габделнуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6497
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой