Укытучым
Кинәт кенә гарасат
купты! Әллә каян гына көчле җил чыкты, тузан күтәрелде. Койма башындагы буш
чиләкләр очып төште. Нәрсәләрдер шапылдап ауды һәм коеп яңгыр яварга тотынды.
Ишеп яуган
яңгыр озакка бармады, шып туктады. Ялтырап кояш чыкты. Гарасатның эзе дә
калмады. Бары тик балчыкка буялган чиләкләр генә тәгәрәшеп яталар.
Безнең Миләүшә
апа гарасаттан соң ялтырап чыккан кояш төсле.
Ду килеп,
әүмәкләшеп, тузан туздырып котырабыз. Шул вакыт сыйныф бүлмәсенә Ул килеп керә. Бөтенебез шым булабыз. Малайлардан пар бөркелә. Без дә,
кызлар, алардан калышмыйбыз. Ә Миләүшә апа елмая, хәтта ачуланмый да. Тыныч
кына дәресне башлап җибәрә. Аның ягымлы тавышына ияреп, таулар, елгалар
гизәбез. Әллә нинди колак ишетмәгән, күз күрмәгән илләрдә йөрибез.
Сәяхәтләребез берсеннән – берсе кызыклы, мавыктыргыч.
Әле яңа гына
чүпрәк атышып сугышкан Диләрә белән Сәйдәш тә, төз атлап йөрергә өйрәнүче
Айзирә дә; аны бар көченә этеп җибәреп, башыннан китапларын ишеп төшергән,
шуннан кызык табып эче катып көлгән Игорь да тын калган. Берән – сәрән борын
тартып куюлар гына ишетелә.
Укытучының ара
– тирә биргән сораулары, безнең торып җавап бирүебез дә бу сихри тынлыкны
бозмый. Киресенчә, тулыландыра гына. Әкиятнең чынлыгына ныграк ышандыра бара.
Кинәт, дәрес
бетүен искәртеп, кыңгырау тавышы ишетелә. Сихри дөньядан айнып, чынбарлыкка
кайтабыз. Миләүшә апаны сорауларга күмеп ташлыйбыз: « Иң биек тау түбәсе
кайда?», «Анда кем менгән?», «Иң тирән күлне кем күргән?», «Анда Албасты
бармы?», «Кояш сүнәчәкме?»…
Көтүебез белән
Миләүшә апаны озата барабыз. Ул бүлмәсенә кереп киткәч тә таралышмый торабыз.
Һәм бер минут эчендә, шаян көчекләр кебек әүмәкләшергә, чинашырга керешәбез.
Гарасат куба,
тузан күтәрелә. Тагы биш минут – давыл тыначак. Елмаеп,
Миләүшә апа керәчәк. Барысы да кабат башлана: Тукай, Абдулла Алиш, Мусса
Җәлилләр… Бу юлы инде без - геройлар!..
Башлангыч
сыйныфта укыган елларыбыз күз ачып йомганчы үтеп тә киткән.Бер –бер артлы еллар
үтә тора. Быел инде сигезенче сыйныфта
укыйбыз. Ә Миләүшә апаны, аның дәресләрен сагынабыз. Еш кына янында кунак
булабыз. Үзе дә безне онытмый.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.