Уку белән хезмәт янәшә
Укытучылар арасында гадәттә ир-атлар күп
булмый, шуңа күрә дә без-хезмәт укытучыларын, малайлар ярдәмгә килергә әзер
торучы өлкән иптәшләре дип хис итеп, гел безнең яныбызда бөтереләләр. Бергәләшеп төп хезмәт күнекмәләрен алабыз. Укыткан
һәр малай кадак та кага, кисә, юына, шомарта да, металл белән дә эш итә,
пластик материалны да үз итә ,
җир дә дә хезмәт куярга өйрәнә. Нурлат
гимназиябезнең ишеген ачып керү белән сул якта урнашкан шахмат тактасы каршы
ала. Такта дигәне – идәнгә ясалган рәсем, ә менә фигукалары чып-чын.
Фигуркаларны гиназинең укучылары үзләре ясады. Алар шактый зур, ике кул белән
генә күтәрәсе. Монан
тыш дәресләрдә һәм түгәрәкләрдә балалар белән шахматның кечерәк вариантларын
да, урындык, терле вариантлардагы өстәл
һәм башка бик күп кирәк-яраклар иҗат итәбез, ясыйбыз.
Урындыкларга килгәндә аларны терле формада ясарга
тырышабыз. Дөрес, аны ясауның, беренче карашка, әллә ни кыенлыгы юк сыман. Әмма
бу беренче карашка гына. Аны ясау өчен дә шактый тырышлык кирәк. Балаланы
эшләргә, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтү, эш барышының беренче этабы
булып тора . Нинди генә эш булмасын, балаларны күтәренке күңел белән
дәртләндерергә кирәк. Агач эшләреме, слесарьлыкка кагылышлымы - барысы турында
да тәфсилләп аңлату да эшнең унышлы нәтиҗәсенә китерә. Беренче тапкырдан
төшенеп җитмәүче балалар да була, аларга дифиринциаль якын килеп, берничә
тапкыр кабатлаган, аңлаткан чаклар да еш була. Дәрестә укучылар игътибар белән
тыңлыйлар, һәр әйткән биремне, эшне төгәл үтәргә тырышалар, минем таләпчән,
төгәл, гадел кеше булуымны алар яхшы беләләр.
Практик дәресләр
башланыр алдыннан һәрвакыт хезмәт куркынычсызлыгы һәм производство санитариясе
кагыйдәләрен ятлауны һәм җиренә җиткереп үтәүне таләп итәм. Хезмәт дәресләрендә
балалар узел һәм агрегатларның хәрәкәт итү принципларын ачыклау өчен кирәкле
биремнәр башкарабыз, укучыларның физика, математика, химия, сызым фәннәреннән
алган белемнәре бик зур файда китерә. Көнкүрештә куллану өчен уңайлы итеп
эшләнгән аппаратлар, станоклар, карап торышка гади генә булсалар да, куллана
башлаганч – уникаль җиһазлар булып куялар.. Балаларга да аларның киңкырлы
кулланылышын, тормышта, булачак ир-атлар буларак, ярдәмчеләре булачагын
аңлатам. Үзем кебек хезмәтнең фанаты итеп тәрбияләргә тырышам.
Балаларга әйткән һәр
сүзеңне, эшеңне исбатлап күрсәтерә кирәк бит. Аларның дәресләрдә башкарган
эшләренең нәтиҗәсе булып үзләре ясаган кирәк-яраклар, мәсәлән, тукмак, уклау,
терле формадагы кашыклар. Шулай ук конкурсларда, олимпиадаларда катнашып
ирешкән югары уңышлар да укучыларны канатландыра, рухландыра.
Соңгы елларда
“үзебез ясаган” сериягә кергән пеноплас кисә торган станокны эшләтеп
күрсәткәч, балаларның күзләре янды, нәрсәләр ясап була дип кызыклы фикерләрен
җиткерә башладылар. Куп кенә уйланылган эшләр тормышка да ашты. Чөнки төрле
калынлыкта һәм тип-тигез итеп кисеп бирә торган бу станок вакытны
экономияләргә, сыйфатны яхшырту ягыннан бик уңышлы. Бик кирәкле эш коралы
булды. Нәрсә ясарга алынсак та, күп вакыт чималны үзебезгә табасы. Кирәк
калынлыкта пенопласны да табып бетерепбулмый. Ә станок булгач, үлчәмне көйлисе
дә тиешле озынлыкта, калынлыкта кисеп аласы гына кала. Бик уңайлы. Менә шушы
компрессок һәм пенопласт кисү станогы белән күп кенә бәйгеләрдә катнаштык.
Шундыйларның берсе Әлмәт шәһәрендә ел саен оештырылган нефть чыгаручы
районнарның сәләтле балалары өчен бәйге. Гимназиябезнең егетләре дүрт ел рәттән
шунда үзләре ясаган җиһазлар белән катнаштылар. Биш тапкыр беренче урын алдык.
Чөнки бер елны ике укучым да беренче урынны яуладылар. Моннан тыш,
укучыларымның һәркайсының дистәдән артык республикалүләм, хәтта рәсәйкүләм
призлы урыннары да бар. Әмма минем төп максатым конкурсларда урын алу түгел.
Укыткан малайларымның киләчәктә көндәшлеккә сәләтле, үзләрен кирәкле кешеләр
итеп хис итеп, хезмәт дәресләрендә алган белемнәренә алар тормышта кулланыш
табып - әти-әниләренә булышып, үзләренең осталыклары һәм эшли белүләре белән
сөендеререп җәмгыяткә файдалы кешеләр булырлар дигән өметтә хезмәт итәм.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.