“Минем методик табышларым” дигән темага эссе
Халкым
минем үз телен Ана теле дип әллә кайчан канунлаштырып
куйган. Бүтән бер милләттә дә шулай зурлап Ана теле дип йөртелми ул.
Татар
дигән бөек милләтнең бер вәкиле булуым белән чиксез горурланам. Бу – олы бәхет,
зур табыш. Үз телемдә уйлыйм, сөйлим. Тормышымда ак-караны аерырга да үз
телемдә өйрәндем. Күңелемә рухи азыкны да туган телдә таптым. Сайлаган һөнәрем
дә - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Яшь буынга туган телебезнең,
әдәбиятыбызның асыл байлыкларын җиткерәм. Укучыларыма халкымның тарихын,
үткәнен, бүгенгесен аңларга ярдәм итәм.
Даими
рәвештә яшь белгечләргә методик яктан ярдәмләшеп эшлим. Алдынгы укыту
методикалары белән заманча технологияләр белән танышып, өйрәнеп фикер
алышабыз.Үз эшчәнлегебездә максатчан куллануга ирешәбез.
Укыту тәрбия
эшендә компьютер технологияләре кулланып ачык дәресләр үткәрәм, дәресләрне
анализлап, тәҗрибәләрем белән уртаклашам.
Укытучы
буларак, халкыбызның мирасын барлауны, саклауны, укучыларга милли рух бирүне үз
бурычларым дип саныйм. Һәркөнне үз алдыма милләтем, телем исән булсын өчен
ни-нәрсә эшли алам дигән сорау куям. Максатым – гореф-гадәтләребезне,
йолаларыбызны, телебезнең ямен, үзенчәлекләрен саклап, буыннан-буынга тапшыру,
яшәтү, укучыларымда милли үзаң тәрбияләү.
Дәресләрдә
укучыларым белән туган телебезнең милләт яшәеше булуын төшенәбез. Туган тел ул
– халкыбызның иң зур байлыгы. Ул буыннан буынга күчә килгән иң кадерле мирас.
Туган телеңне югалту милли үзаңыңны, горурлыгыңны, үз халкыңның әхлак
чишмәләрен югалту дигән сүз.
Милли
үзаң, милли хисләр тәрбияләүдә әдәби мирасыбызның өлеше чиксез зур. Әдәби
әсәрләрнең үзәгендә кеше, аның эш-гамәлләре, эчке дөньясы, теләк-омтылышлары
ята. Нәкъ менә әдәбият дәресендә укучыларымның табигатькә һәм тормышка, үз
йөрәгендәге тойгылар хәрәкәтенә күңел күзе ачыла. Аңында, хисләрендә матурлык
һәм күркәмлек өлгесе барлыкка килә. Укучыларымда ямьсезлекне бетерү, матурлык
өчен көрәшү максаты туа.
Татар
теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәрбия бирүне иң беренче планга куйдым.Кешенең
шәхес булып формалашуында тәрбия бик зур роль уйный, ә тәрбия эше һәркемнең үз
ана телендә алып барылса гына уңышка китерә.
Тәҗрибәмнән
чыгып әйтә алам: әдәбият белән кызыксынган, китап укыган балаларның тел байлыгы
күпкә югары, алар үз фикерләрен тулы, аңлаешлы итеп җиткерә белә.
Укучыларның
иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү максатыннан иҗади
өй эшләре бирәм.Иҗади өй эше укучының белемен баета, эчке матурлыкка омтылу
кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, үзлегеннән белем алырга омтылыш тудыра,
әдәбият белән кызыксынуын арттыра.
Укыткан
фәнем укучыларыма кызыклы булсын өчен, заманча технологияләрдән файдаланам,
презентацияләр ясыйм, интерактив тактада дәресләр күрсәтәм.
Аудио-видеокассеталар, дисклар, видеофильмнар кулланам. Һәр дәресемнең заман
сулышы белән җанлы үтүенә ирешәм.
Компьютер
– үз белемемне күтәрүдә ярдәмчем. Интернет аша кирәкле мәгълүматны бик тиз
табып алам. Кайвакытта бер сорауга җавап табу өчен, меңләгән бит укырга кирәк,
ә интернетта бер фразага басам да, үземә кирәкле мәгълүмат бик тиз табыла.
Интернет-ресурслар файдалану укыту процессында эшне тизләтә. Заманча
компьютерлаштырылган, интернетка тоташтырылган эш-урыныбыз бар, класс-кабинетларда
белем бирәм.
Хезмәтемдә
зур табышым – татар халкын дөньяга таныткан бөек шәхесләр биргән Чүпрәле
төбәгендә яшәвем. Тамырлары Чүпрәле төбәгенә килеп тоаташкан якташларым:
Габделҗаббар Кандалый, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Шиһап Әхмәров, Гариф
Чокалый, Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Шамил Рәкыйпов, Кыям Миңлебаев, Ринат
Таҗетдинов, Рафаэль Ильясов, Габдулла Рахимкулов, Харис Якупов һ.б. белән
чиксез горурланам.
Үземнең
хезмәтемдә ата-аналар белән эшләүне дә бурычларымның берсе дип саныйм. Чөнки
тәрбияләү мөһим урын алып тора. Халкымда гаилә күптәннән мәдәниятне һәм әхлакый
кыйммәтләрне саклаучы булып саналган, алар буыннан - буынга күчкән.
Үземнең
эшемдә гаиләнең тамырларына һәм тарихи хатирәләренә мөрәҗәгать итәм. “Минем
гаиләм”, “Көчле нәсел мәңге яши” дип исемләнгән язма эшләр яздырам. Сыйныфларда
әңгәмәләр үткәрәм. Укучыларым “Минем нәсел агачым” дип, әби-бабаларының
тамырларын теләп өйрәнәләр, горурланып шәҗәрәләр төзиләр. Өйдә ата-аналар
балаларына ярдәм итә, нәтиҗәдә алар мәктәптәге эшләр барышы белән кызыксыналар.
Ата-аналар белән бердәм ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.
Безнең
бабаларыбыз татар халкы булып сакланып кала алган икән, димәк, алар дөрес
тормыш, дөрес яшәү рәвеше алып барганнар. Киләчәк буынны тормышка дөрес итеп
әзерләгәннәр. Шуңа да укучыларны халык педагогикасына таянып тәрбияләүне максат
итеп куйдым. Татарлар өчен әхлак тәрбиясе бирүдә иң элек Ризаэддин Фәхретдин
иҗаты тора. Анда әхлакның бөтен яклары ярылып ята. Үземнең эшемдә халкымның
гасырлар дәвамында җыелып килгән милли хәзинәсен кулланам.
Хезмәтемдә
әдәбиятның-әхлак тоткасы булуын истә тотып эшлим.Ул аң һәм хисләргә беръюлы
тәэсир итеп, әхлак нормаларын һәм эстетик карашларны тәрбияли. Димәк, кешене
кеше итә. Әдәбиятны сөйгәннәр итәгатьле, әхлаклы тирән белемле булалар.
Максатым эш сөючән кешелекле әхлаклы шәхес тәрбияләү. Тормыш итәргә сәләтле
шәхесләр тәрбияләү турыдан туры әдәбият дәресләрендә, әдәби әсәрләр аша
тормышка аша.
Халкымнын тарихы бик
катлаулы. Укучыларыма дөреслекне җиткерү өчен, күп эзләнәм, күп укыйм. Һәр
дәресемдә газета-журналларда җыентыкларда чыга торган, һәр мәсьәлә буенча тирән
эчтәлекле фәнни-публицистик материалларны кулланырга тырышам. Бу укучыларны
инандырырга, үз фикерләрен булдырырга ярдәм итә. Әдәбиятны тарихтан башка,
тарихны әдәбияттан башка өйрәнеп булмый. Бу ике фән бер-берсенә нык бәйләнгән.
Ерак һәм якын үткәннәрне үз зиһенең, фикерләрең йөрәгең аша үткәргәндә генә
максатка ирешеп була. Дәресләремдә өстәмә материаллар кулланып, киң карашлы,
фикерле, вакыйгаларны анализлый белә торган укучылар тәрбияләүне максат итеп
куеп эшлим. Укучылар иң беренче чиратта иҗади эшләргә, вакыйгаларга үз бәясен,
үз фикерен белдерә алырга тиеш. Үз фикеремне көчләп такмыйм. Теге яки бу
вакыйга турында берничә фикер әйтеп, укучылар шуларның үзе дөрес итеп тапканын
сайларга, яисә тулысынча үз фикерен әйтү мөмкинлеген булдырам.
Язмышыма
чиксез рәхмәтлемен, чөнки бәхетемне шушы хезмәттә таптым.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.