Инфоурок Другое Другие методич. материалыСтатья "Шәхескә иҗади якын килү технологиясен тормышка ашыруда эш алымнары"

Статья "Шәхескә иҗади якын килү технологиясен тормышка ашыруда эш алымнары"

Скачать материал

Педагогик тәҗрибәмнең темасы: “Шәхескә иҗади якын килү технологиясен тормышка ашырудагы эш алымнары”.

Үзгәрешләр җиле

Без үзгәрешләр чорында яшибез. Шул сәбәпле бүгенге көн өчен үзгәреш темпларына яраша торган гына түгел, ә үз алдына яңа бурычлар куеп, аларны чишә алучы җәмгыять кирәк. Мәгариф югары дәрәҗәдәге җәмгыять формалаштыруда мөһим роль уйный. Хәзер  илебездә мәгариф тирәлегенә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу укыту-тәрбия процессына зур үзгәрешләр кертә. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерүгә юнәлтелеп, фән һәм икътисад үсеше проблемалары хәл ителә. Укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы – педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора. Шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешене әхлакый формалаштыруга зур әһәмият бирелә.

   Элек укытуның нәтиҗәсе булып, укытучы өйрәткән барлык тармак буенча алган белем, күнекмә, осталыкка ия булган укучы саналса, хәзерге көндә укытуның нәтиҗәсе булып билгеле бер өлкәдә төпле белемле шәхес тора.

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикеләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен үз шәхесеңә тәнкыйди караш, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килү сорала.

“Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”, – дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү – ул укучыда  фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү. Шушы максатларны күздә тотып, мин  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхескә иҗади якын килү технологиясен куллануның әһәмияте”дигән тема өстендә эшлим.

Теманың актуальлеге.

                                                                                                                         

 Бүгенге көндә илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк.  Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга, үзбилгеләнүгә ия булган иҗади шәхес булырга тиешлеген бөтенебез белә. Һәр укучының сәләтен ачыклау һәм үстерү, рухи яктан бай, ирекле, сәламәт, киң карашлы, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә юнәлтелгән гомумимәдәни ихтыяҗлары һәм кызыксынулары булган шәхес тәрбияләү өчен өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләүдә шәхескә иҗади якын килү (укучыга юнәлдерелгән) технология куллану ярдәм итә. “Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән , тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә.  “Кешегә бетмәс –төкәмәс иҗат чыганагы  салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый  тормышта урынын  табарга булышырга , аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “,- дип язган  Л.Н.Толстой.

Татар теле һәм әдәбиятын шәхескә иҗади якын килү технологиясен   кулланып укыту,  белем бирү процессын яңарту – үзгәртү  алымнарын файдаланып гамәлгә ашырырга  мөмкинлек тудыра.

          Педагогик эшчәнлегемнең төп максаты: укучыларның аралашу эшчәнлеген формалаштыру, үстерү, телне практикада куллану.

  Максатыма ирешү өчен, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны  куям:

1.        Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен психолог киңәшләре ярдәмендә өйрәнү.

2.       Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә уңай мотивацияләр тудыру өчен үзенчәлекле форма, методлар сайлап алу.

3.       Сайлап алынган форма,  методларның нәтиҗәләрен анализлау, алга таба уңышлыларын гына куллану. 

 4.    Укучыларга әхлакый кыйммәтләрне аңлату; толерантлык һәм үз милләте өчен горурлану хисе тәрбияләү.

Педагогик эшчәнлеккә шартлар .

Балаларда кызыксыну уятып, үз фәнең белән мавыктыру өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Барысыннан элек, аларга бирәсе материалны нечкәләп өйрәнергә;  балаларның дөньясын аңларга, аны үзең аша үткәрергә, алар күңелендәге барлык яхшылыкны күрә белергә кирәк. Үзеңнең һөнәреңне яратырга, бертуктаусыз үз белемеңне күтәрү өстендә эшләргә кирәк.Ә иҗади шәхес булу өчен, башкаларның тәҗрибәләрен өйрәнергә, үзеңнең уңышларыңны,  җитешсезлекләреңне анализларга кирәк. Моннан тыш, укытучы уйлап табучы осталыгына,  ышандыру сәләтенә дә ия булырга тиеш.

 

Хезмәттәшлек педагогикасы. 1980 елларда совет мәктәбенең иң яхшы традицияләрен (С.Т.Шацкий, В.А.Сухомлинский, А.С.Макаренко) һәм педагогика фәненең уңышларын (К.Д.Ушинский, Л.Н.Толстой, Я.Корчак һ. б.) җыеп, гомумиләштереп, бер төркем педагоглар тәкъдим итә. Хәзерге "Россия Федерациясендәге гомумбелем бирү концепцисе" шуңа нигезләнә. Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнә. Ул укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота. Традицион педагогикада укытучы-педагогик барышның субъекты, ә укучы-объекты буларак карала. Яңа технологиядә бу укучыны да субъект итеп карау кирәклеге хакындагы кагыйдә белән алыштырыла. Шуңа күрә педагогик барышта ике субъбергәләп эшләргә, хәрәкәт итәргә, дуслык һәм хезмәттәшлек мәнәсәбәтләре урнаштырырга тиеш булалар.

Хезмәттәшлек педагогикасының асылы:  Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә сыйныфтан тыш эшчәнлектә дә кулланыла.

Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла:
- балага гуманлы-шәхси якын килү;
- активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс;
- тәрбия концепциясе;
- әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.

Балага гуманлы-шәхси якын килү - укучыларның эшчәнлеген активлаштыручы методларның берсе.

Шәхескә иҗади якын килү технологиясенең уңай яклары:

-           Укучы ирекле рәвештә сайлап  алган өлкәдә кызыксынып  эшли;

-           Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү  хисе белән башкара.

Әйе, шәхескә иҗади якын килү технологиясен кулланып  эшләү  укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә.  Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант  яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

Педагог эшчәнлеге :

        укучылар эше белән идарә итү;

        планлаштыру һәм  үтәлешне контрольдә тоту;

        тиешле төзәтмәләр кертү;

        гомуми юнәлеш бирү ;

        шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

Укучы өчен шәхескә иҗади якын килү технологиясе нәрсә ул?

        иҗади мөмкинлекләрен ачу;

         эшләү күнекмәләре булдыру, сәләтен үстерү;

        үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;

        үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Шәхескә иҗади якын килү технологиясен  кулланып белем бирүнең бурычларын мин  түбәндәгеләр дип уйлыйм :

-укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

-укучының танып белү активлыгын үстерү ,

-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү, сәләтен үстерү

-белемнәрен тирәнәйтү,

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу педагогик технологтяне куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә төп этәргеч булып тора. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Бу   ысул  төрле өлкәгә караган белемне яңа идеяләргә баетып тормышта кулланырга мөмкинлек бирә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда һәр яктан камил шәхес тәрбияләү өстендә эшлим. Үсеп килүче буынны тормышка, хезмәткә әзерлим; Ватанны яратырга, эшли белергә, кешеләргә, хайваннарга мәрхәмәтле булырга өйрәтәм.

Укытучы мәктәптә балаларның иҗади сәләтләрен формалаштырырга, логик фикерләүләрен үстерергә, томышка яраклаша белергә өйрәтергә тиеш. Нәтиҗәдә ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, дөрес максат куеп, юл күрсәтеп, укучыларын зур дөньяга чыгарып җибәрүче остаз булырга тиеш.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Статья "Шәхескә иҗади якын килү технологиясен тормышка ашыруда эш алымнары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по безопасности

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 373 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.05.2018 484
    • DOCX 22.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Загидуллина Энзе Габдулхаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Загидуллина Энзе Габдулхаевна
    Загидуллина Энзе Габдулхаевна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6490
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 157 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 500 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 335 человек

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие когнитивных способностей у младших школьников

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Робототехника в школе: конструирование и программирование

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека
Сейчас в эфире

Консультация юриста. Защита работников по трудовым спорам

Перейти к трансляции