Инфоурок Другое Конспекты"Сүз ясалышы ысуллары" 5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

"Сүз ясалышы ысуллары" 5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать материал

Дәрес темасы: Сүз ясалышы ысуллары. Сүз ясагыч кушымча ялгану

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты «Сүз ясалышы ысуллары» темасы буенча белемнәрен арттыру, ныгыту.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат. Туган телне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирү Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: дәреслек, тест сораулары, презентация, карточкалар, модель.

Дәрес барышы

I.                   Оештыру өлеше

Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәрте.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә!

 

     ІІ.Актуальләштерү

- Исәнмесез, укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз.  Без тел белеме фәненең сүз төзелеше һәм сүз ясалышы дигән бүлеген өйрәнүне дәвам итәбез. Узган дәрестә без “тамыр һәм нигез” дигән теманы узган идек, ә өй эше итеп сезгә тест бирелгән иде.Тест эшләгәндә нинди авырлыклар булды? Булмадымы? Экранга карап тикшерегез. Кемнеке шулай? Кул күтәрегез. Кем дөрес эшләмәде. Кайда хатаң? Укучылар үзләре аңлата.

Тестлар

1.      Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен табыгыз.

1)      кай-та-лар, сү-зем-не;

2)      кит-ә-сез, эш-лә-гән-сең;

3)      ки-лер-ләр, ба-рыр-сыз.

2.      Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләрне табыгыз.

1)      элгеч, эзтабар, җиләс;

2)      сүзчән, кайтыр, уйламаган;

3)      сандугач, карлыган, яфрак.

3.      Ике мәгънәле кисәктән торган сүзләрне табыгыз.

1)      егерме, юлдашка, сөйлә;

2)      өченче, сандугачка, утырды;

3)      тиңдәшсез, санаган, кызларның.

4.      Модальлек кушымчалары булган сүзләрне табыгыз.

1)      дусларыбыз, килмәгән, сүзлекләр;

2)      татарча, өченче, акыллы

3)      өстәл, уттай, кыргыч.

5.      Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне табыгыз.

1)      кием, белгеч, йонлач;

2)      мәктәптә, яшьрәк, сигезенче;

3)      көткәннәр, балалар, җиңелчә.

6.      Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне табыгыз.

1)      бишлек, сөенеч, такталы;

2)      бишенче, сөлге, туктадык;

3)      ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.

7.      Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне әйтегез.

1)      җиденче, кызчык, укыячак;

2)      бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде;

3)      һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән.

8.      Нигезе дөрес билгеләнгән сүзләрне әйтегез.

1)      кәгазьләр-не, уйлама-ды-гыз;

2)      шәһәрчек, кошкай-лар;

3)      эшчәнлек-тә, тигезлек-не.

9.      Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез.

1)      урак, урман, урды;

2)      карга, карлы, карсыз;

3)      көйлә, көйле, көйсез.

10.  Тамыр + ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы + бәйләгеч схемасына туры килгән сүзне билгеләгез.

1)      дусларыбызның;

2)      күңелсезләнгән;

3)      сүзлекләрне.

 

   ІІІ.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:

1)     Сүзләр нәрсәләргә таркала ала?

Җавап: тамыр һәм кушымчага.

2)     Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

3)     Сүз ясагыч кушымчалар тамырга нәрсә өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

4)     Модальлек кушымчалары сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртәме?

Җавап: модальлек кушымчалары сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмиләр, алар сүзнең формасын гына үзгәртәләр.

5)     Тамыр сүз нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

6)     Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Җавап: юк

7)     Нәрсә ул нигез?

Җавап: нигез – тамырга ясагычлар кушылып ясалган өлеше.

8)     Кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз.

Мисаллар китерү.

Җавап: тамыр+сүз ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча.

IV. Яңа материалны аңлату

 Төркемнәргә карточкалар тарату

Гармунчы, башкала, Илшат, күзгә-күз, Кара диңгез, тамыр (тамыр), аң-белем, хәзер – әзер, килде-китте элмәк,  үги ана яфрагы,  пәрдә(пәрдә), калак сөяге,  та'ныш – таны'ш, күңелле, чачак – чәчәк , ТР, ай (ай), алъяпкыч, уку (нәрсә?) -  уку ( нишләү?) , көтүче (кем?)- көтүче (нишләүче?), КамАЗ, биюче (кем?)- биюче (нишләүче?), АКШ  (карточкаларда төркемнәрдә эшләү)  

-Укучылар, сүзләрнең ясалышына игътибар итегез һәм сүзләрне сигез  төркемгә бүлегез. Алар ничек ясалганнар? 

Җавап: төрлечә ясалганнар.

Экранда дөрес вариант.

-Дөрес вариант белән чагыштырыгыз. 

?

?

?

?

?

?

?

?

гармунчы

башкала

күзгә-күз

Кара диңгез

хәзер – әзер

тамыр (тамыр)

уку (нәрсә?) -  уку ( нишләү?)

ТР

күңелле

Илшат

аң-белем

Кара диңгез

та'ныш – таны'ш

пәрдә(пәрдә)

көтүче (кем?)- көтүче (нишләүче?)

КамАЗ

элмәк

алъяпкыч

килде-китте

калак сөяге

чачак – чәчәк

ай (ай)

биюче (кем?)- биюче (нишләүче?)

АКШ

 

-         Кайсы сүзләрнең  ясалышы   сезгә таныш? (Төркемнән бер кеше  бүленешне аңлата)

-         Җавап: сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр.

-         Димәк, нәтиҗә чыгарып, бу сүзләр төрле ысуллар ярдәмендә ясалган, дип әйтәбез. Кайбер сүзләрнең ясалышлары сезгә таныш түгел.

     Укучылар, бүген безнең дәресебезнең темасы: “Сүз ясалышы ысуллары. Сүз ясагыч кушымча ялгану”. Дәфтәрләрне ачабыз, числоны, теманы язып куябыз. Максатларны  әйтәм.

Модельгә игътибар итәбез.

Модельгә һәм карточкаларга карагыз. Чагыштырыгыз. Бүленештә нинди аерма бар?

Җавап: Таблицада 8 баганага бүленгән, ә модельдә 6 га.

- Ни өчен? Сорауга җавап бирер өчен кушма, тезмә һәм парлы сүзләрнең ясалышына игътибар итегез.  Нинди уртаклык бар?

Җавап: бу  сүзләр ике сүзне ( тамырны) кушып, теркәп яисә тезеп ясалганнар

-          Укучылар, бу сүзләр сүз кушылу ысулы белән ясалган.

-           Яңадан  модельгә игътибар итәбез. Димәк, сүзләр ничә ысул белән ясала? (6)  

Слайд. Сүзгә  сүз ясагыч кушымча  ялгау ысулы .

-          Дәфтәрдә эш. Слайдтагы сүзләрне дәфтәрләрдә сүз ясалышы ягыннан тикшерегез.  Алар нинди мәгънәле  кисәкләрдән тора?

Сүз – чән

Яз –гы

Татар –ча

Кыш – ын

Уй – ла

Хәйлә – кәр

Сыз - ык

     Җавап: Тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан

-          Модельгә язабыз.

Дәфтәрдә эш  "Яңа сүзләр яса"

 

     ТАМЫР:    баш, көн, аш                                   

     КУШМА:                                             

     ПАРЛЫ:                                              

     ТЕЗМӘ:                                                

ТАМЫР:    баш, көн, аш

КУШМА:  башкала, көньяк, ашъяулык

ПАРЛЫ:   өс-баш, көн-төн, аш-су

ТЕЗМӘ:    мәче башлы ябалак, хәерле көн, аш кашыгы

-          Бу сүзләр сүз кушылу ысулы белән ясалган.

Модельгә  язабыз.

☼  Ял минуты- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын кулланабыз.

- Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек,  бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

 

- Көнбагыш сүзе ничә тамырдан тора? (2)

- Урманчыларның сүзендә ничә ясагыч кушымча бар? (1)

- Сәламәтлек  сүзендә ничә иҗек бар? (4)

- Аллы- гөлле сүзендә ничә тамыр бар?(2)

- Кушымчалар сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора? (4)

 

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

 

Күзгә гимнастика ясау (кошлар сайравы яңгырый)

 

-                 Слайдтагы сүзләрне  игътибар белән карыйбыз. Яңа сүзләр ничек ясалган?

 күз – күр

 хәзер – әзер

      та'ныш - таны'ш

 чачак -чәчәк

 

1.            Бер аваз алышкан (чиратлашкан)

2.            Аваз төшеп калган.

3.            Басым үзгәргән.

4.            Калын сузык авазлары нечкәгә әйләнгән (алыштырылган)

 

-          Барысында да нәрсә белән бәйле үзгәреш күзәтелә?

          Җавап: авазлар белән бәйле үзгәреш күзәтелә.

 

-          Укучылар,  авазлар белән бәйле үзгәреш фонетик ысул дип атала

 

Модельгә язабыз.

-          Слайдтагы сүзләргә карагыз!

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар.

Рәсем конкурсына йомгак ясалды.

-Ике җөмләләрдә нинди сүз кулланылган?

Җавап: йомгак

-Мәгънәсендә аерма бармы?

Җавап: Әйе. Клубок (җеп чорнамы)-йомгак (гомумиләштерү (итог)

-Димәк, бу сүзләрнең мәгънәсе үзгәргән. Мәгънә үзгәрү ысулы белән дә сүзләр ясала.

Ай сүзен төрле мәгънәдә кулланып, җөмләләр төзегез.

Нәтиҗә: нинди ысул булды бу?

Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы

Модельгә язабыз.

- Игътибарыбызны алдагы слайдка юнәлтәбез

    i (2)                                i (3)  

буяу (нәрсә?)- исем                  буяу ( нишләү?)- фигыль

сорау  (нәрсә?)- исем               сорау ( нишләү?)- фигыль

карт    (кем?)- исем                   карт (нинди?) – сыйфат

-Укучылар, монда берүк сүзләр бирелгән. Аерма нәрсәдә?

Җавап: Сорауларда. Сүз төркемнәрендә.

-          Әйе, укучылар, бу ысул сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы дип атала.

-          Модельгә язабыз.

 

       

-          Сез санап үткәннәрдән тыш тагын бер сүз ясалыш ысулы бар. Нинди юл икән ул, укучылар? Без бу сорауга җавапны, мөгаен, менә бу ребусны чишкәч белербез.

(Ребус чишү. Ребустан кыскарту сүзе чыга.)

- Бирелгән тезмә сүзләрдән кыскартылма сүзләр ясалган.  Кыскартылма сүзләрне генә сайлап языгыз. Алар ничек ясалган? Нәтиҗә ясагыз.

Татарстан Республикасы - ТР, драма түгәрәге – драмтүгәрәк,  Кама автомобиль заводы - КамАЗ, музыка факультеты - музфак, Казан дәүләт университеты - КДУ,  профессиональ-техник училище - ПТУ, Америка Кушма Штатлары - АКШ.

- Әйдәгез, эшнең дөреслеген тикшерик

ТР, драмтүгәрәк,  КамАЗ,  музфак, КДУ,  ПТУ, АКШ

(Слайдка карап эшне тикшерү).

Модельгә язабыз.

Хәзер эшлисе биремебезне Конерс (почмаклар) структурасы ярдәмендә башкарырбыз. Бүлмәнең дүрт почмагында дүрт сан язылган. Сезнең алдыгызды варианлап карточкалар таратылган.  Сез ясалма сүзләр санына нигезләнеп, үз почмагыгызны сайлыйсыз.

КДУ – илебезнең иң өлкән уку йортларының берсе. Студентлар педпрактикадан кайтты. (2)

Мәрди белән Нәби, педучилищены тәмамлагач, туган мәктәпләренә кайтырга булдылар. ТР президенты – Рөстәм Миңнеханов. Автоинспекторлар юл йөрү кагыйдәләре буенча конкурс игълан иттеләр. (3)

Россия җыелма командасы Финляндия, Швеция, АКШ белән очрашырга тиеш. БВС елларында һәлак булган каһарманнарыбызны онытмыйк! Быел 100 т ашлык җыеп алынды.  Кәрим музфакны тәмамлады. (4)

Колхозлар әкрен генә югала бара. 11 сыйныф укучылары БДИ тапшыра. 5нче сыйныф укучылары, кызыксынып, драмтүгәрәккә йөриләр. Дамирның әтисе АЭС эшли. Ләйлә, мәктәпне тәмамлагач, медуниверситетка укырга керә. (5)

Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолики) структурасы  ярдәмендә үтәячәкбез.

- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар(№3) куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

Сез хәзер сүзләрдән (сүз ясалышы, сүз ясагыч , модальлек, тамыр, кушымча, нигез,  парлы, тезмә, кушма)3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.  Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь , яки вертикаль, яки диагональ буенча.

 Башка сүзләр өстәргә ярый.

Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз. Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

-Укучылар, бүгенге дәресне ничек үзләштерүегезне тикшерер өчен, тест эшлибез.

Тест

1.Тезмә сүзләр күрсәтелгән рәтне билгеләгез

  1. Җир(җиләге), ял(ит),туган(ил)

  2. Ара(тирә), аш(су), хатын(кыз)

  3. Кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер)

  4. Юл(чы), утын(лык), оял(чан)

2. Кушымчалау юлы белән ясалган сүзләр рәтен билгеләгез

  1. Кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер)

  2. Юл(чы), утын(лык), оял(чан)

  3. Бакча, бармак, атла

  4. Туган көн, очкылык тоту, бал корты

3. Фонетик ысул белән ясалган сүзләр рәтен билгеләргә.

  1. Умартачылык, чынбарлык, ташбаш

  2. Савыт-саба, бала-чага, тирә-як

  3. Идән буяу, буяу алу, китап уку, уку дәресе

  4. Хаҗәт-әҗәт, хикәят-әкият, гамәл-әмәл

                        4. Ямьле, комлык, эшлә, озынча сүзләре нинди ысул белән ясалганнар?

  1. Сүз ясагыч кушымча өстәү юлы белән

  2. Сүзләрне кушу юлы белән

  3. Сүзләрне кыскарту юлы белән

  4. Сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

                    5. Ераклыктан сүзенең нигезен билгеләгез

  1. Ерак          

  2. Ераклык

  3. Ер

  4. Ераклыкта

6. Бүлмәдәшне  сүзен сүз төзелеше буенча тикшерегез.

Слайдка карап тикшерәбез.

Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез?

 - Укучылар дәресебез шуның белән ахырына якынлашты. Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин бик канәгать калдым. Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән ......... бишле, .........дүртле билгеләре куям.

Өйгә эш: Сүз ясалу ысулларының һәрберсенә икешәр җөмлә уйлап языгыз Чыгарга мөмкин . Сау булыгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Сүз ясалышы ысуллары" 5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 111 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.02.2016 8701
    • DOCX 1.9 мбайт
    • 57 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Янгирова Лейсан Фирдаусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Янгирова Лейсан Фирдаусовна
    Янгирова Лейсан Фирдаусовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 19501
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Введение в экономическую теорию и практику

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Путь к осознанным решениям и здоровым отношениям

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 102 человека из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Финансовые ключи экспертного успеха

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе