Число
|
Тип
|
Текст
|
20.09.
2021
|
Изложение-сочинение
|
Зирәк карга
Көннәр
җәйгә авышкач, күлләвекләр кибеп, тирә-юнь яшеллеккә күмелгәч, кешеләр
ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Себерделәр, казыдылар, яңа үлән чәчтеләр.
Чүп савытларының да тирәлеген чистартып, өсләренә ныклап япкач, кошларга
ризык табу тагын авырлашты.
Бүген безнең таныш ала каргага исә жай чыкты: тирәк агачы янындагы утыргычта
бер сабый үзе кимереп йөргән сохариен онытып калдырган. Карга шуны,
чукый-чукый, җиргә төшерде, ләкин сохари һич кителми — чукыган саен катылана
гына бара кебек иде. Озаграк азапланырга туры килгәнлектән, зирәк карга
бәхетенә башкаларның да күзе төште. Җыйналды карга, чыкты шау-шу, китте
төрткәләш, тарткалаш.
Безнең зирәк каргага бу хәл ошамады. Ул горур гына читкә тайпылды. Читтән
генә күзәтергә булды. Карга дуслар нихәтле сохарины шакылдатсалар да, томшык
авыртудан битәр һич нәтиҗәгә ирешә алмыйлар иде. Каты ризык, һич кимемичә,
элекке хәлендә кала бирде. Сабыр гына көткән зирәк каргада соңыннан гына өмет
чаткысы кабынды. Гаугалашып арыган каргалар, томшыклары сызлаганчы интеккәч
һәм бернинди уңышка ирешмичә таралышкач, читтәрәк торган карга инде беркемне
кызыктыра алмаган сохарины сулы савытка салып куйды. Тиз арада йомшаган икмәк
белән рәхәтләнеп көндезге ашын үткәрде. Бүтән каргалар бу вакытта тагын
кайдадыр тарткалаша, төрткәләшә, чукыша иде бугай. (175
сүз) (Ә.Баян буенча )
|
|
Кереш
контроль диктант №1
|
Урманның әһәмияте
Халык
хуҗалыгында урманның әһәмияте бик зур. Ул безгә ягулык, төзү материаллары,
кәгазь һәм башка кирәк-яраклар бирә.
Урманда
кошлар, төрле җәнлекләр яши. Без урманнан гөмбә, чикләвек һәм җиләкләр
җыябыз.
Урман
үзенең яшел яфраклары белән һаваны сафландыра, сәламәтлегебезне саклый. Шуңа
күрә шифаханәләрне, ял йортларын урман тирәсенә корырга тырышалар.
Урман
корылыкка каршы көрәшергә, иген уңышын күтәрергә булыша. Шуңа күрә дә урманны
саклауга бик нык игътибар итәргә кирәк. (66 сүз)
Бирем. А)
Билгеләнгән җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.
Б) Сәламәтлегебезне,
үзенең сүзләренә морфологик анализ ясарга.
|
|
Диктант
№2
|
Туган як.
Хуш
исле, яшь, саф яфраклы каен урманы кинәт икегә ачылап китте. Киң, тигез юлдан
җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән
басуга килеп чыкты. Тау астында инде зур беравыл җәелеп ята иде. Аның куе
яшел агачларына, агачлар арасыннан күренгән өй түбәләренә, чәчәккә күмелеп
утырган бакчаларына кояш нурлары төшкән. Авыл артыннан, бакчаларга сыенып,
көзге төсле ялтырап. Борыла-сырыла елга сузылып үткән. Аның очы, ямь-яшел
булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. (А. Шамовтан) (74
сүз)
Бирем. Сыйфат
фигыльләрне билгеләргә, бер сыйфат фигыльгә морфологик анализ ясарга.
|
|
Контроль
диктант №3
|
Үз-үзеңне тәрбияләү.
Син
үзеңдә булган кимчелекләрне яхшы беләсеңме? Беренче
карашка бу сорау бик сәер тоелырга мөмкин.
Без
һәркайда үзара аралашып яшибез. Аралашу – тормышны, кешеләрне, иптәшләреңне
һәм үз-үзеңне аңлау өчен менә дигән мәктәп, олы бер дөнья. Безне төрле-төрле
хәлләр, вакыйгалар, үзара мөнәсәбәтләр сыный. Без һәр адымда үзебезнең кем
икәнлегебезне раслап яшибез. Чыннан да, кем соң без, нинди кеше? Тырышмы яки
ялкаумы, яхшымы яки яманмы, гаделме яки алдакчымы? Кечкенәләрне
рәнҗетмибезме, өлкәннәрне хөрмәтли беләбезме?
Шуны
әйтергә кирәк: үз-үзеңне тәрбияләү берәүгә дә ансат кына бирелми. Моның өчен
теләк, тырышлык, ныклы ихтыяр көче, гаделлек һәм матурлыкка даими омтылыш
кирәк. (92 сүз)
Бирем.
Хәл һәм исем фигыльләрне табарга, тәрбияләү сүзенә
морфологик анализ ясарга.
|
|
Диктант
№4
|
Кичке елга.
Кичке
елга гаҗәп серле, матур. Таллар арасында чут-чут кошлар сайрый. Кошларның
сайравыннан көнләшкәндәй, бакалар берән-сәрән тавыш биреп куя. Тал
ботакларына башын салып, җил йоклый. Җилне йокысыннан уятмагаем дип, талгын
гына, сак кына елга ага. Каяндыр ерактан, караңгылык эченнән, гармун моңы
сөзелеп килә. Әйтерсең гармун моңаймый, ә елга шулай көй чыгара. Шушы тынлык
эчендә гәүдәң эри, бары тик җаның гына биеклеккә күтәрелүдән рәхәтлек табып
талпына, очып йөри.
Менә
бервакыт, агач яфракларын учы белән сыпырып, җил узып китә. Табигать бер
халәттә озак торырга яратмый, аңа гел үзгәреш кирәк.
(86 сүз)
Ф. Яруллиннан.
Бирем. Билгеләнгән
җөмләләрне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә. Чут-чут, серле,
сайрый сүзләренә морфологик анализ ясарга.
|
|
Диктант
№5
|
Җәй.
Җәй!
Исеменнән үк ниндидер бер рәхәтлек, яктылык, җылылык бөркелә аның. Җәй диюгә
үк, хәтердә салават күперле җылы яңгырлар, чәчәкле болыннар, кайнар комлы
елгалар яңара. Колакларга кошлар сайравы ишетелгәндәй була. Телләрдә җиләк,
бал тәмнәре сизелә. Җәй иң күңелле, иң рәхәт фасыл дисәк, каршы килүче
табылмас, шәт.
Җәй
озын-озак яллар, каникуллар да әле ул. Хыялларның да канат җәйгән, илһамның
да күңел кылларын чирткән вакыты. Шуңадыр инде, җәйне һәркем ел буе сагынып
көтә.
(71
сүз.)
Бирем. Кисәкчәләрне
табарга, дөрес язылышын аңлатырга.
|
|
Еллык
контроль диктант №6
|
Татлы җиләк
Июль.
Тиздән кура җиләге өлгерер.
Кура
җиләге – шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп үсемлек ул. Борынгы заманнарда
ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар.
Кура
җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның
ашказаны, эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур. Кура җиләген юкә
чәчәге, үги ана яфрагы белән кушып кулланырга да була.
Кура җиләге
июль-август айларында өлгерә. Җиләкләрне өлгергән вакытта күбрәк ашап калырга
тырышыгыз. Урманда үскән кура җиләге аеруча файдалы.
Кура
җиләгеннән варенье, төрле эчемлекләр ясарга мөмкин.(75 сүз)
Бирем. 1)Билгеләнгән
җөмләләрне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.
2) Кура
җиләген сүзенә морфологик-синтаксик анализ ясарга.
|
|
Изложение
|
Шәфкатьсезлек
Яратам
мин урманны. Андагы бөҗәкләрнең сәер гадәтләренә, кош- кортларның җитди
кыяфәт белән үзләренә генә хас әллә ниткән эшләр майтарып йөрүләренә сокланып
бетә алмыйм.
Шулай да
мин ул көнне үземнең иң яраткан әйберләремә, табигатькә карата зур
игътибарсызлык күрсәттем. Аннан соң байтак вакыт үтсә дә, әнә шул
игътибарсызлыгым өчен үкенүдән, күңел әрнүеннән арына алганым юк.
Әйткәнемчә,
урман буйлап акрын гына атлап киләм. Бер читтә бәхәсләшеп торган өч малайга
күзем төште. Кулларында рогаткалар да күргәч, сагаеп калдым, алар исә минем
агачларга поса- поса килгәнне сизмәделәр, бәхәсне дәвам иттерә бирделәр.
-
Булдыра алмыйсыз сез, ата белмисез. Ә мин менә бишне бәреп төшердем, -диде
озын буйлы, сары чәчлесе, аяк астына күрсәтеп. Яхшылабрак карасам...
малайларның аяк асларында үтерелгән кошлар аунап ята. Сары чәчле малай
кошларны алдына ук өеп куйган. Мин ул өемдә ике чыпчык, песнәк һәм сыерчыкны
танып алдым.
...
Билгеле, шуннан артыгын мин тыңлый алмадым. Малайларның аяк асларындагы
үтерелгән кошчыкларга карадым да каттым. Әнә бер сыерчык. Ул быел гына оядан
очып чыкканбала кош әле. Көзгә кадәр тамагымны ныграк туйдырыйм, канатларымны
ныгытыйм,әле минем алда ерак илләр, зур диңгезләр кичәсем бар, дип, урман
буена килгәндер ул. Әнә бер песнәк ачылган томшыгын да ябарга өлгермичә һәлак
булган. Шунда ук бер кызгылт кошның җансыз гәүдәсе аунап ята. Аның ачык
күзләре түп-түгәрәк, зәп-зәңгәр.
...Хәзер
мин шул малайларга бер генә сүз дә әйтә алмый калуыма үкенеп бетә алмыйм.
Миңа ул малайлар әле һаман да рогатка белән гаепсез кошларны атып йөриләрдер
шикелле. (229 сүз) ( Г. Рәхимнән)
|
|
Контроль
изложение
|
Тылсымлы сүз
Уйларыма
бирелеп атлый торгач, урам чатына килеп җиткәнмен икән. Каршы якка үтәргә
теләп, тирә-юнемә каранып торганда, урам аша чыгып килүче кечкенә буйлы малай
белән әбине күреп, ирексездән тукталып калдым.
Малайның
бер кулында төенчек, икенчесе белән әбине җитәкләгән. Әбекәй әледән-әле
карана. Күрәсең, машина-фәлән бәрдереп китмәгәе дип борчыла. Малайның йөзе
тыныч, чөнки ул-бу булмасын яхшы белә. Урам чатындагы светофорның яшел күзе
чекерәеп янып тора.
Ниһаять,
малай белән әби мин басып торган урынга җиттеләр. Зур төенчек әби кулына
күчте. Карчыкның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан.
-
Рәхмәт, улым. Кул-аягың сызлаусыз булсын, - дия-дия, ул кечкенә юлчының
аркасыннан сөйде. - Рәхмәт яусын үзеңә.
Малай да
бәхетле елмая. Әнә малай саубуллашты да, әбигә хәерле юл теләп, ары китте.
Бу
күренеш күптән булган бер вакыйганы хәтеремә төшерде.
...Ул
чакта миңа да шушы малай кебек ун-унбер яшьләр чамасы булгандыр. Ашыга-
кабалана мәктәптән кайтып барышым. Телевизордан маҗаралы кино күрсәтәчәкләр,
мин шуңа ашыгам. Менә кайтып җитәргә дә күп калмады. Шулчак мине бер абый
туктатты.
- Энем,
Батырлар урамына ничек барырга икән?
- Ул
монда түгел бит. Сезгә икенче якка барырга кирәк. Әйдәгез, озатып куйыйм,
алайса, - дидем мин.
Юлда
барганда, абый үзенең ерактан килүен, безнең калада әле беренче тапкыр гына
булуын әйтте. Сөйләшә-сөйләшә, Батырлар урамына килеп чыкканыбызны сизмидә
калдык.
-
Рәхмәт, энем, - диде абый, эзләп-эзләп тә таба алмаган урамда басып тору
шатлыгын яшерә алмыйча.- Зур рәхмәт сиңа!
Ул чакта
маҗаралы киноны карарга соңардым соңаруын. Әмма мин борчылмадым. Тик таныш
булмаган абыйга юл күрсәтүем, аннан ишеткән рәхмәт сүзе, шатлыклы елмайган
йөзе әле дә истә, хәтердә саклана. Тылсымлы сүздер ул рәхмәт сүзе, дип уйлап
калдым мин кечкенә буйлы малай артыннан. (251 сүз) (Р. Гыйззәтуллиннан)
|
|
Изложение
|
Кошлар
Кошлар
көз көне җылы якка очып китәләр – урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар
тагын кире кайталар – күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп
матур бу тормыш.
Безнең
Җир өстеннән шау-шулы тормыш болыты агыла. Кошлар монда, безнең янда
булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә,
диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый
чакта сагынабыз һәм көтә башлыйбыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын
күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебезне тиргибез. Ләкин вакыты җитә дә,
безнең урманнарда тагын тормыш дулкыны чайкала.
Кошлар
дулкыны – су килү һәм су кайту кебек ул: я килә дә каплый, я артка чигенә.
Һәм шушы тере болытлар, чын болытлар кебек, я таралып, сирәкләнеп куялар, я
яшенле болыт шикелле, куерып, караңгыланып торалар. Әгәр бу болыт кибеп юк
булса? Көннәрдән беркөн парга әйләнсә? Чын болытлар да таралып юкка чыга
бит!
Уйласам
котым алына. Су дулкынының яз саен үзеннән-үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр
бервакыт ул артмаса?
Җир
өстендә болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир
мөлаеммы соң? (168 сүз)
|
|
Изложение
|
Бала үз
язмышы белән туа, диләр. Язмышның да бик мөһим өлеше — әти-әниләрдән,
бабай-әбиләрдән яшь буынга биреп калдырылган генетик мирастыр. Югыйсә, әтисен
бөтенләй күрмәгән, өч яшендә әнисез дә, туганнарсыз да калып, үз гомерендә
җиде ят хатын-кызга «әни» дип эндәшергә мәҗбүр булган Тукаебыз, татар
халкының өмете, сөекле улы булып танылыр өчен, үзенә гаҗәеп зур яшәү
энергиясе өстәрлек көчне кайдан алыр иде?
Әлбәттә, һәр баланың яшәгән мохите, уку, эшләү шартлары, аның тырышлыгы,
ниятләренең изгелеге, хыялларының матурлыгы, омтылышларының бөеклеге,
һичшиксез, язмышына да зур йогынты ясыйдыр. Әйтик, Габдуллабыз Кырлайда,
гомерендә беренче мәртәбә гаилә җылысы күргән Сәгъди абзыйларда калган
булса?.. Бәхетебезгә, янәшәсендәге шәфкатьле, кайгыртучан кешеләр,
Габдуллабызны Җаек (Уральск) шәһәренә алдырып, язмышында бөтенләй башка
мөмкинлекләр ачалар: танылган «Мотыйгыя» мәдрәсәсе һәм аның киң карашлы
мөдире, урысча да укып алу, типографиядә эшләү, редакцияләр белән
хезмәттәшлек… Инде ул, «өметле» шагыйрь булып танылып, Казаныбызга кайта һәм
халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга әверелә. Ә Казанга кайтмаган
булса?..
Димәк, һәр кеше үз язмышын булдыруда үзе төп рольне башкара. Аның сыйфаты
тормыш юлында кемнәр очраудан һәм аларның карашларыннан, ярдәм күрсәтә
алырлык теләк-гамәлләреннән тора. Илдәге сәясәтнең дә шул ил кешеләре
язмышында үз тәэсирен калдырганын онытмаска кирәктер. (183 сүз) (А.Зыятдинов
буенча)
|
|
Изложение
|
Быел яз
көне алар, башка керпеләр шикелле, наратлык белән болын тоташкан җирдә
бурсыклардан бушаган бер өнне үзләренә оя итеп сайладылар. Болын тирәсендә
ризык табу җиңелрәк — юллар такыр, үләннәр коры һәм сирәк, бөҗәкләр күбрәк,
җиләкләр тәмлерәк, ләкин бу тирәдә кешеләр күбәя башлады. Әле кар сулары
бетеп, җир ныгып та өлгермәгән иде, кешеләр килеп, болында казыклар кагып
йөренә башладылар, өзлексез ызгыштылар, төзелеш материаллары ташыдылар.
Кайчакларда бу тирәдә кешеләр шулкадәр күбәя — кичекмәстән ояны күчерергә
кирәк, ләкин ана керпе йөкле иде, шуңа күрә җайлы ояны ташлап китәргә һаман
тәвәккәлли алмадылар.
Аларның биш баласы туды. Бәхеткә каршы, кешеләр урманны бик борчымадылар,
вакытлары бик тар иде бугай — һәркайсы, ашкынып, дача төзи. Бу ояда,
балаларның күзләре ачылганчы гына, ике-өч атна яшәп булыр әле. Аннан соң
күченерләр — урман зур, биш балалы керпе гаиләсе генә сыяр.
Алар, үч иткәндәй, ауга парлашып киткәннәр иде. Төн шундый тыныч, җылы. Кыр
тычканнарын куа-куа, шактый юл үттеләр алар. Кинәт аларның оясы янында машина
үкергән тавыш ишетелде. Кайтсалар, оя өстендә кара, шыксыз олы
машина туктаган да бер яшь наратны тамырлары белән йолкып маташа. Ике кеше
төз наратның каерылган ботакларын өзә. Авыр машинаның арткы көпчәге астында
оя, ә ояда күзләре дә ачылмаган, энәләре дә тыртаймаган биш бала… (192
сүз) (К.Кәримов буенча)
|
|
Изложение
|
Биологлар,
җитди төстә, этләр көлә белә, тик без аларны һәрвакыт аңламыйбыз гына, дип раслыйлар.
АКШтагы хайваннарны яклау үзәкләренең берсендә эшләүче фәнни хезмәткәр
Патрисия Симонет озак еллар буена хуҗасыз калган этләрне асрый торган йортта
эшли икән. Ул йорт этләренең хуҗаларына ияреп һавага чыгарга хәзерләнгәндәге
авазларын аудиотасмага язып алган һәм язманы үз тәрбиясендәге этләргә
тыңлаткан.
— Алар хәтта ашауларыннан туктадылар, — дип сөйли Патрисия. — Аннары мин
тавышны көчәйтә төштем. Нәтиҗә шаккаттырды. Этләр, йөгереп килеп, яныыма
җыелдылар. Берәр минуттан соң алар йорт этләренә җавап биргәндәй өрә
башладылар һәм тегеләрнең тавышын төгәл кабатладылар.
Икенче көнне язманы радио аша яңгыраттык һәм язмадагы тавышка хуҗасыз калган
бездәге этләр дә шатлыклы чиный башладылар. Тикшерүләр аша без әнә шун
шатлыклы авазларның боек этләрнең күңелен күтәргәнен, ә борчылганнарны,
ярсыганнарны тынычландырганын белдек.
Соңгы еллардагы ачышлар галимнәрне безнең дүрт аяклы дусларыбызның гадәтләре,
үз-үзләрен тоту серләре турында торган саен ешрак уйландыра, хайваннар
физиологиясе фәненең күп кенә битләрен яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә. (149
сүз) (Ә.Хәсәнов буенча)
|
|
Изложение
|
Җил һәм Кадыйр
Кадыйр
бүген чаңгыда җил белән узышырга булды. Нигә җил белән дисезме? Чөнки авылда
ул узышмаган малай инде калмады. Җилне узу җиңел булмавын белә Кадыйр, шуңа
күрә чаңгысын яхшылап майлады, җиңелчә киемнәр сайлады. Курткасы өстеннән
әнисенең халатын да киеп куйды. Халат озын иде, итәге кардан сөйрәлә. Моны
күреп, җил куанды. Кадыйр болай озак бара алмас, итәгенә абынып егылыр, дип
уйлады.
Авылны чыкканчы, алар тигез бардылар. Тигез дип, җил, малайның әле алдына,
әле артына төшеп, аяк кыздырып барды. Ярыш башында ук узасы, бу кызыкны тиз
генә бетерәсе килмәде бугай җилнең. Кадыйр тау менгәндә калышты. Ул тау
итәгенә күтәрелгәндә, җил, сызгыра-сызгыра, тау башына менеп җитте. Хәзер ул
ял итеп алыр, көрткә утырыр, ә җил, аны кар белән күмәрмен, дип уйлады,
куанычыннан бөтерелеп алды. Кадыйрның ял итәргә исәбендә дә юк икән: тауның
бер очыннан менүгә, икенче очыннан выжт итеп төшеп тә китте. Җил аның
артыннан йөгереп тә карады, хәтта очып та карады — куып җитә алмады.
Авылның икенче башына терәлгән тау итәгендә генә тигезләштеләр. Урамга барып
керергә күп калмады. Хәзер юл тигез, күз ачып йомганчы узам, дип уйлады җил,
алга ыргылды. Кадыйр шуны гына көткән икән: халатын җәеп, җилкән ясады да
беренче булып авылга керде.
— Хәрәмләште! — дип ризасыз выжылдады җил. Мине җилкәненә җигеп җиңде!
Әмма Кадыйрны күккә чөйгән малайлар аны ишетмиләр иде инде. (208
сүз) (Н. Каштанов буенча)
|
|
Контроль
диктант
|
Сәламәт булырга теләсәң.
Икенче
ел инде иртән тору белән трусиктан гына, яланаяк ындыр артына кадәр йөгереп
кайтам. Быел җәй велосипед спидометры белән үлчәп караган идем, төгәл алты
йөз метр чыкты.
Әнә шул
араны йөгергәндә, миңа һәрвакыт күршеләрнең Актабаны иярә. Әллә аның да
гадәтенә керде инде, капкадан чыкканны көтеп кенә тора. Мин йөгерәм, Актабан
чаба, кайвакыт өрә-өрә авылның башка этләре дә кушыла, Каршыга җилләр исә,
суык көннәрдә тын куырыла, бураннарда чәчкә кар кереп адаша, ә без
узыша-узыша йөгерәбез.
Йөгереп
кайту белән өйгә кермим. Ашыкмыйча гына физик күнегүләр ясыйм. Миннән пар
бөркелә, яланаякларым баскан урында, кар эреп, чокыр ясала. Күнегүләр
тәмамлангач, кар белән уынасы яки коедан су тартып коенасы гына кала. Аннан
шадра сөлге белән тәнең бурлаттай кызарганчы сөртәсең.
(Нур
Әхмәдиевтән)
Бирем:
1.
Күршеләрнең, куырыла сүзләрен төзелеше ягыннан тикшерегез.
2. Быел
сүзенә морфологик анализ ясагыз.
|
|
Биремле
диктант.
|
Ямьле Агыйдел буенда.
Без
авылдан чыгып киттек. Сул ягыбызда Агыйдел җәйрәп ята. Ул дөньяның матурлыгы,
яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Куе
яшел урман белән капланган ул таулар җирнең серләре турында тын гына
әкият сөйлиләр. Тар юлыбызда Агыйдел эченә үк кереп киткән ярты утраулар
очрый. Алар куе сары тал һәм киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар
арасына кеше керә алмаячак. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Кеше күзенә
күренми торган кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су
өстенә чыгачак чабакларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә ябылган калын
юрган төсле яшел урманны ертып чыккан ялангач кыялар очрыйлар. Ул кыяларга
кеше менә алмас. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрен
ашыйлар, ауга шуннан очалар. (110 сүз, М.Әмирдән)
Бирем: Фигыльләрнең
нинди җөмлә кисәге булуын, заманын, затын күрсәтегез.
|
|
Контроль
диктант
|
Сәламәтлек чишмәсе.
Һәркемгә
билгеле: сәламәтлек- тормышның яме чибәрлекнең нигезе. Кеше өчен иң
кадерле, мөһим нәрсә – сәламәтлек, шуңа күрә һәркем аны сакларга һәм
ныгытырга тырыша.
Физкультура
һәм спорт белән дәвамлы шөгыльләнергә кирәк, чөнки ул – сәламәт тәнле, саф
акыллы булу өчен төп шарт.
Физкультура
һәм спорт ни сәбәптән шундый тылсымлы көчкә ия соң? Моның сере шунда: физик
күнегүләр кешенең тәнен чыныктыра, сәламәтлеген ныгыта. Даими рәвештә физик
күнегүләр ясарга гадәтләнгән кешенең кан йөреше җиңеләя, шуның аркасында кеше
җитез һәм җиңел хәрәкәтле була. Өстәвенә, сулыш киңәя – үпкә эшчәнлеге
яхшыра. Физкультура һәм спорт кешенең сәламәтлеген саклауда, аны физик
чыныктыруда менә шундый әһәмиятле урын тота, шуңа күрә сәламәтлек чишмәсе дип
атыйлар.
(105
сүз, Ш.Сайкин)
Бирем: 1
аналитик иярчен җөмләне синтетик иярчен җөмләгә әйләндереп язарга.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.