9 нче сыйныф
курсы буенча татар теленнән тикшерү эшенә аңлатма язуы
1. Тикшерү эшенең билгеләнеше: арадаш
аттестация кысаларында 9 нче сыйныф укучыларының татар теленнән гомумбелем
әзерлеген бәяләү.
2. Тикшерү эшенең структурасы.
Эшнең
максаты: бирелгән курс буенча 9 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә
куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм
күнекмәләрен тикшерү.
Эш тест формасында еллык
календарь графикка туры китереп үткәрелә.
3. Эшнең үтәлеше: 45 минут.
4. Эшне бәяләү нормалары:
Тест 30 биремнән тора.
Эшне башкарганда, дәреслектән, эш дәфтәреннән, грамматик белешмәләрдән,
орфографик сүзлекләрдән һәм башка белешмә материаллардан файдаланырга рөхсәт
ителми.
Биремнәрне бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш ителә. Аларны үтәү барышында
кыенлык туса, биремне калдырып торып, алдагысына күчәргә була. Вакыт калган
очракта, бу бирменәргә кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге бар.
Биремнәрдә дөрес җавап биргән укучыга берәр балл куела. Җавап ялгыш булса, яки
бөтенләй булмаса, 0 балл куела. Биремнәргә дөрес җавап биргән өчен укучы җыярга
мөмкин булган иң югары бар – 30.
Тест
түбәндәгечә бәяләнә:
“5”
– 95-100% үтәлсә;
“4”
– 80-94% биремнәргә җавап бирелсә;
“3”
– 51-79% биремнәр үтәлсә;
“2”
– дөрес җавап 51% тан да кимрәк
булса.
Тест
1. Исем фигыль
кергән җөмләне табыгыз.
а) Имтиханга әзерләнү бик мөһим
эш.
б) Кичә көндез кунаклар
килде.
в) Ул тиз генә хатны укып чыкты.
г) Ул укырга дип килгән иде.
2. Тәртип саны
кергән җөмләне табыгыз.
а) Мин тугызынчы сыйныфта
укыйм.
б) Монда кычкырып сөйләшергә ярамый.
в) Һәр класста утызар бала
укый.
г) Җидешәр еллык агачлар үсә.
3. Бәйлек кергән
җөмләне табыгыз.
а) Әтинең эше бик авыр.
б) Гармунның тавышы матур.
в) Илдар укытучыга каршы сүз
әйтте.
г) Мансур әнисен бик ярата.
4. Иярчен ия җөмләне
табыгыз.
а) Минем бик кызыклы китабым
бар.
б) Балалар китап күргәзмәләре
оештыралар.
в) Тиздән мәгарә ишеге ачылыр.
г) Кем намус белән хезмәт итә,
шул зур хөрмәткә ия була.
5. Билгесез
үткән заман хикәя фигыльнең кушымчасын табыгыз.
а) – ды, -де, - ты,-те
б) –ган,-гән, -кан,-кән
в) –а,-ә, -ый,-и
6. Сыйфат фигыль
кергән сүзтезмәне табыгыз.
а) Җиңүче егет
б) Кызыл алма
в) Бала йоклый.
7. Шарт фигыльнең
кушымчасын табыгыз.
а) – у, -ү
б) –са, -сә
в) - ырга, - ергә.
8. Сүзнең
антонимын табыгыз. Елый.
а) Әнием ак күмәч пешергәч,
сеңлем белән кайнар чәй эчтек.
б) Минем дустым мин әйткән
сүзләрдән көлә.
в) Төзелештә зур агачлар
төягән йөк машиналары күренәләр.
г) Ерак җирләрдән туган
якларына кайтканнар.
9. Чама саны
кергән җөмләне табыгыз.
а) Бәйрәмдә йөзләп кеше бар
иде.
б) Бүген алтынчы дәрес
булмады.
в) Миңа хәзер уналты яшь.
г) Әлегә берәү генә эшли.
10. Хәл фигыль кергән
җөмләне табыгыз.
а) Мин агачтан алма өзеп
ашадым.
б) Минем өйдә каласым
килә.
в) Ул укырга тырыша.
г) Нәгыймә иртән торып
укырга китте.
11. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне
күрсәтегез.
а) – Әнкәй, әйдә, тау
елгасына төшеп юынып меник.
б) Кардан арчылып
кына килгән бакчаның капкасы ачык калганмы, ишегалдыннан чыгып тайганмы –
бүген-иртәгә бәрәнлисе сарыклары ниндидер могҗиза белән аръякка чыккан.
в) Кыз үз-үзен
белештермичә сикереп торды да басмага таба атлады.
г) Шул мизгелдә ул
әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, “Кермә!” дип
эндәшкәнен ишетте.
12. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә
кулланылган җөмләне күрсәтегез.
а) “Мине кадерләгән
кебек, үз балаларыгыз сезне кадерләсен” – ананың юл догасына изге
теләк-фатихасы да кушылды.
б) Кызы эндәшмәде.
в) –
Бәрәне җәл бит, балам, өшеп үлә бит.
г) Әнкәсенең, суга карамаска тырышып, аягын шуыштыра-шуыштыра ипләп
кенә атлавы, җилкәдәге сарыкның тыпырчынып куюы, бу икәүне үз кочагына алырга
теләгәндәй, инеш суының гөрелдәп агуы кызның котын очырды.
13.
Тиңдәш хәбәрләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Кеше зарын уртаклашу, (1) аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята,
(2) күңелеңне пакьләндереп җибәрә. (3)
а) 1,2
б) 1,3
в) 2,3
г) 2
14.
Охшату-чагыштыру рәвеше кергән җөмләне табыгыз.
а) Гомәр әкрен генә урыныннан кузгалды.
б) Менә хәзер үзем сиңа хат язам.
в) Улым татарча матур итеп сөйләшә.
г) Югарыда бөркет очып йөри.
15. Билгесезлек алмашлыгы кергән
җөмләне табыгыз.
а) Ул апа өчен кемнеке, нәрсәнеке мөһим түгел иде.
б) Кемдер рәттән өч мәртәбә атып җибәрде.
в) Беркайчан булмаган хәл бит бу.
г) Барчагызга да бик күп итеп сәлам җибәрәм.
16. Җөмләнең грамматик нигезен
табыгыз.
Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың.
а) Син газаплана башлыйсың
б) Кызганып газаплана
в) Син егетне кызганып
г) Сугыштан башлыйсың
17. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Көн тәртибе
күрсәтелмәгән булуга карамастан, халык эшнең нәрсәдә булганлыгын чамалый иде
инде.
а)
иярченле кушма җөмлә
б)
гади җөмлә
в) катнаш кушма җөмлә
г) күп иярченле кушма җөмлә
18. Тезүле бәйләнештәге җөмләләр арасына куелган номерны языгыз.
Дуамалланып, (1) ярсып аккан елганың боздай салкын суында
бит-кулларын югач, (2) арыган тәннәренә мизгел эчендә көч, (3) сихәт
өстәлгәндәй булды, (4) ананың ирен читендәге буразналарына якты елмаю эленде.
(5)
а) 1,2
б) 3,4
в) 1,4
г) 1,3
19. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен,
берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган. Шул җөмләне табыгыз.
а) Кызның кайгыларын уртаклашканда, мин дошман пулясы тар-мар иткән нәселдән
нинди даһи кешеләр чыккан булачагы турында уйлыйм.
б) Сугыш егетнең үзен генә үтермәде.
в) Фашист пулясы егеттән туасы балаларны, тумый калган оныкларын, алар эшлисе
эшләрне, аларның теләкләрен, бәхетләрен тар-мар итеп китте.
г) Кеше зарын уртаклашу, аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята,
күңелеңне пакьләндереп җибәрә.
20. Инкяр җөмләне табыгыз.
а)
Алмагачлар чәчәккә бөрелгән.
б)
Күңелгә ятарлык бер җылы сүз дә юк.
в)
Әле ярый, урманда чыршы күркәләре бар.
г)
Шәхәрдән кунаклар кайта.
21.
Иялек килешендәге сүз
булган җөмләне табыгыз.
а) Вагон эченә төн тынычлыгын бозмыйча гына җыр тавышы саркып керә.
б) Җыр
сугыш кырында калган егетен сагынучы кыз турында иде.
в) Көй
дулкыны, җырның сүзләрен куәтләндереп, кыз кичергән газапларны тыңлаучыга
ирештерә.
г) Хискә
сугарылган моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп тибрәтә, бәгырьләрне тырмый.
22.
Тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз.
а)
күңелдә
б)
әтиең
в) бакчалар
г)
кешегә
23.
Уртаклык юнәлешендәге фигыль булган җөмләне табыгыз.
а)
Ул бүлмәне бизәде.
б)
Бүлмә бизәлде.
в)
Ул бүлмәне бизәтте.
г)
Ул бүлмәне бизәште.
24.
Бер составлы исем җөмләне (атау җөмлә) табыгыз.
а)
Ә синең нишләп йөрүең иде соң?
б)
Әбине дә онытасым юк.
в)
Төн. Тирән тынлык.
г)
Бу көннәрдә бик арыла.
25. Синтетик иярчен җөмләне табыгыз.
а)
Чана юлы төшкәч, ул базарга китә торган иде.
б)
Җир ап-ак булган, әйтерсең аңа ак юрган ябылган.
в)
Быел кар күп яуды, шуңа күрә язгы ташу бик көчле булды.
г) Бүген
юк алып кайтыгыз, юкса соңга калабыз.
26. Бу нинди җөмлә?
Егет ашыкмады; әллә кыюлыгы җитмәде, әллә ышанып җитмәде.
а)
Теркәгечле тезмә кушма җөмлә
б)
Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
в)
Гади җөмлә
27. Әхмәди: “Башланды, егетләр, башланды!” – дип, башкалар артынна
йөгерде. Бу
җөмләнең схемасын табыгыз.
а) А:
“Т!”.
б)
“Т!! – а.
в)
А: “Т!” – а.
28. Фразеологизмны табыгыз.
а)
Яфрак җыю
б)
Китап уку
в)
Күз төшерү
г)
Яңгыр ява
29. Көчле тойгы белән әйтелгән җөмләдән соң нинди тыныш билгесе
куела?
а)
нокта
б)
сорау
в)
күп нокталар
г)
өндәү
30. Орфография нәрсәне өйрәнә?
а)
дөрес әйтү, уку кагыйдәләре җыелмасын
б)
тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләре җыелмасын
в)
дөрес язу кагыйдәләре җыелмасын
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.