Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Татар теле "Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше" 3 класс

Татар теле "Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше" 3 класс


  • Начальные классы

Название документа АЛМАШЛЫК.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар теле.

Тема. Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты.

Максат. 1. Зат алмашлыклары турындагы белемнәрен

тирәнәйтү;берлек сандагы зат алмашлыкларының

килеш белән төрләнешен аңлату;

2. Аларны сөйләмдә дөрес куллана белүгә ирешү, укучыларның игътибарлылыгын, ишетү сәләтен үстерү;

3. Укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык, әдәплелек, әхлаклылык хисләре тәрбияләү,белем алуга кызыксыну уяту.

Җиһазлау., компьютер, карточкалар, тест,презентация.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәтү.

Методлар: әңгәмә, индивидуаль эш, эзләнү.


Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

Уңай халәт булдыру.

-Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле,матур гадәтле.

Дөрес,матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик. (Слайд)

Иң башта танышып китик, мин –Венера Рафаиловна булам. Бүген сездә дәресне мин алып барачакмын.

-Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

2.Актуальләштерү.

Укучылар монда бирелгән хәрефләргә күз салыйк әле.(Слайд)

Ачкычы: татар телендә генә очрый торган хәрефләр.

Ә А Л Ө М Ү А Җ Ш Ң Л Һ Ы К (АЛМАШЛЫК)

-Нинди сүз килеп чыкты? (АЛМАШЛЫК)

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (Бүгенге дәрестә АЛМАШЛЫК турында сөйләшәбез) -Бик дөрес.

Сорауларга телдән җавап бирелә.

  1. Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килгән? (алмаштыру)

  2. Ә нинди сүз төркемнәрен алмаштыра соң ул? (Исемне)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Шигырь уку.

1) Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә? (Н.Дәүли)

-Бу шигырьдә нинди алмашлыклар бар?(Син,синең)

2) -Сез тагын нинди алмашлыклар беләсез? (Мин,син,ул,без,сез,алар)

- Сөйләүче зат кайсысы? (мин )

  • Тыңлаучы затны әйтегез. ( син )

-Ул турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул сөйләмдә катнашмый )

(Мин,син,ул,без, сез,алар) нинди алмашлыклар?

(Зат алмашлыклары )(Слайд)

1з.алмашлыклары – мин,без.

2з.алмашлыклары – син,сез.

3з.алмашлыклары – ул,алар.

4. Проблема кую.

-Укучылар нинди сүз төркеме килешләр белән төрләнде?(Исем)

Башта килешләрне искә төшереп китик әле. Алар ничә һәм ниндиләр?

Сезнең алдыгызда карточкалар, алардагы сүз төркемнәренең исемнәрен килеш белән төрләндерегез. Тикшерәбез.(1 вариант – исем,2 вариант – алмашлык)

Б.к. нәрсә? исем алмашлык

И.к. нәрсәнең? исемнең алмашлыкның

Ю.к.нәрсәгә? исемгә алмашлыкка

Т.к. нәрсәне? исемне алмашлыкны

Ч.к. нәрсәдән? исемнән алмашлыктан

У.в.к.нәрсәдә? исемдә алмашлыкта (Слайд)

4)Берлек сандагы зат алмашлыкларын әйтегез? (Мин,син,ул) Дөрес.

Бүгенге дәрестә без Мин, син һәм ул алмашлыкларының да килешләр белән төрләнешен, аларның җөмләдә кулланылышын карарбыз, сүзлек составын баетырбыз.Карточкаларда вариантлап мин, син алмашлыгын төрләндерү.

Ул алмашлыгын бергәләп төрләндерү.

Б.к. кем? мин син ул

И.к.кемнең? минем синең аның

Ю.к. кемгә? миңа сиңа аңа

Т.к. кемне? мине сине аны

Ч.к. кемнән? миннән синнән аннан

У-в.к. кемдә? миндә синдә анда (Дәфтәргә язу)

(Кайсы зат алмашлыгы төрләнгәндә үзгәрә?)

-Зат алмашлыклары төрләнеше белән исемнәрнең төрләнеше арасында аерма бармы? (Иялек һәм юнәлеш килешендә)

5.ФИЗМИНУТКА

6.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сүзлек диктанты.

Кеше,мин,дус,син,әни,ул,укучы,без,апа,сез,әби,алар.(Бүген өйрәнгән алмашлыклар астына сызыгыз)Афәрин,балалар!

Тикшерү. (слайд) МИН,СИН,УЛ.

-Ә хәзер шул сүзләр белән бик матур җөмләләр уйлап карагыз.

(Иртә белән торгач әти-әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтәсез?)

Әйе,укучылар бик дөрес.Яхшы сүз ул - җанны җылыта,аны ишеткәннән соң кеше көне буе сөенеп,рәхәтләнеп йөри.Ә начар сүз күңелне әрнетә.Начар сүз әйткәнче башта уйларга кирәк.Бер кешене дә рәнҗетергә ярамый.


7.Тест белән эшләү

1.Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштырып килә?

а) исемне алмаштырып килә

б) предметның билгесен белдерә

в) предметны белдерә

2. Миннән алмашлыгы нинди килештә килгән?
а) иялек килеше
б) чыгыш килеше
в) баш килеш

3. 2 зат алмашлыклары рәтен билгелә

а) мин,ул

б)алар,син

в)син,сез

4.Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәндә,нинди алмашлыкны кулланырга кирәк:

а) син

б)Сез

в)сиңа

8.Йомгаклау.

Балалар, сезгә бүгенге тема аңлашылдымы?

Нәрсәләр турында өйрәндек?

Дәрес ошадымы?

Молодцы!Рәхмәт!

Название документа Дәрескә үзанализ.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәрескә үзанализ.

Укытучы: Галиуллина В.Р. «Сафин Ф.Ә.исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Татар теле . 3 нчы сыйныф.

Дәреснең темасы: Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты.

Дәреснең темасы программада “Алмашлык ” бүлегенә кертелгән. Алмашлык темасын өйрәнүгә 5 сәгать, ә Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты темасын өйрәнүгә 1 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты ” темасы өченче дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым. .Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

3.Яңа теманы аңлату.

4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

5.Йомгаклау.

Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

1. Зат алмашлыклары турындагы белемнәрен тирәнәйтү;берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен аңлату;

2. Аларны сөйләмдә дөрес куллана белүгә ирешү, укучыларның игътибарлылыгын, ишетү сәләтен үстерү;

3. Укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык, әдәплелек, әхлаклылык хисләре тәрбияләү,белем алуга кызыксыну уяту.

Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Теманы ныгыту максатыннан тест эшләнде.

http://r.caiel.ru/favicon.gif?7154http://v2.atnant.com/s/6/0/0/2/3672http://r2.retark.com/stat?action=show&ad=705&hash=7b355c3f5ed2ee81e40119968d692387&time=1423848113652&s=0&g=449&utime=1423848112808

Название документа Татар теле.pptx

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар теле 3 нче сыйныф Тема: Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән...
Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз сез әд...
Ә А Л А Ү Ө М Җ Ш Ң Л Һ Ы К 1.Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килгән? 2....
Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә син үзең андый ях...
ЗАТ АЛМАШЛЫКЛАРЫ МИН,СИН,УЛ,БЕЗ,СЕЗ,АЛАР I зат алмашлыклары – мин,без. II зат...
ИСЕМ АЛМАШЛЫК алмашлык алмашлыкның алмашлыкка алмашлыкны алмашлыктан алмашлы...
Б.к. мин И.к. минем Ю.к. миңа Т. к. мине Ч.к. миннән У.в.к. миндә син синең с...
ФИЗМИНУТКА
Сүзлек диктанты Кеше, мин, дус, син, әни, ул, укучы, без, апа, сез, әби, алар...
ТЕСТ Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштыра? а) исемне алмаштыра б) предметның...
Тест Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштыра? а) исемне алмаштыра Миннән алмашл...
РӘХМӘТ!
1 из 12

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татар теле 3 нче сыйныф Тема: Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән
Описание слайда:

Татар теле 3 нче сыйныф Тема: Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты Питрәч муниципаль районы «Сафин Ф.Ә.исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Венера Рафаиловна

№ слайда 2 Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз сез әд
Описание слайда:

Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз сез әдәпле, Тәрбияле, матур гадәтле. Дөрес, матур утырыйк, Тырышып җавап бирик.

№ слайда 3 Ә А Л А Ү Ө М Җ Ш Ң Л Һ Ы К 1.Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килгән? 2.
Описание слайда:

Ә А Л А Ү Ө М Җ Ш Ң Л Һ Ы К 1.Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килгән? 2.Ә нинди сүз төркемнәрен алмаштыра соң ул?

№ слайда 4 Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә син үзең андый ях
Описание слайда:

Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә син үзең андый яхшы сүзне Әйтәсеңме башка кешегә? Н.Дәүли.

№ слайда 5 ЗАТ АЛМАШЛЫКЛАРЫ МИН,СИН,УЛ,БЕЗ,СЕЗ,АЛАР I зат алмашлыклары – мин,без. II зат
Описание слайда:

ЗАТ АЛМАШЛЫКЛАРЫ МИН,СИН,УЛ,БЕЗ,СЕЗ,АЛАР I зат алмашлыклары – мин,без. II зат алмашлыклары – син, сез. III зат алмашлыклары – ул, алар.

№ слайда 6 ИСЕМ АЛМАШЛЫК алмашлык алмашлыкның алмашлыкка алмашлыкны алмашлыктан алмашлы
Описание слайда:

ИСЕМ АЛМАШЛЫК алмашлык алмашлыкның алмашлыкка алмашлыкны алмашлыктан алмашлыкта Б.к. исем И.к. исемнең Ю.к. исемгә Т. к. исемне Ч.к. исемнән У.в.к. исемдә

№ слайда 7 Б.к. мин И.к. минем Ю.к. миңа Т. к. мине Ч.к. миннән У.в.к. миндә син синең с
Описание слайда:

Б.к. мин И.к. минем Ю.к. миңа Т. к. мине Ч.к. миннән У.в.к. миндә син синең сиңа сине синнән синдә ул аның аңа аны аннан анда МИН СИН УЛ

№ слайда 8 ФИЗМИНУТКА
Описание слайда:

ФИЗМИНУТКА

№ слайда 9 Сүзлек диктанты Кеше, мин, дус, син, әни, ул, укучы, без, апа, сез, әби, алар
Описание слайда:

Сүзлек диктанты Кеше, мин, дус, син, әни, ул, укучы, без, апа, сез, әби, алар. МИН, СИН, УЛ.

№ слайда 10 ТЕСТ Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштыра? а) исемне алмаштыра б) предметның
Описание слайда:

ТЕСТ Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштыра? а) исемне алмаштыра б) предметның билгесен белдерә в)фигыльне белдерә Миннән алмашлыгы нинди килештә килгән? а) иялек килеше б) чыгыш килеше в) баш килеш 3. II зат алмашлыклары рәтен билгелә. а) мин, ул б) алар , син в) син, сез 4. Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәндә, нинди алмашлыкны кулланырга кирәк? а) син б) Сез в) сиңа

№ слайда 11 Тест Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштыра? а) исемне алмаштыра Миннән алмашл
Описание слайда:

Тест Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштыра? а) исемне алмаштыра Миннән алмашлыгы нинди килештә килгән? б) чыгыш килеше 3. II зат алмашлыклары рәтен билгелә. в) син, сез 4. Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәндә, нинди алмашлыкны кулланырга кирәк? б) Сез

№ слайда 12 РӘХМӘТ!
Описание слайда:

РӘХМӘТ!


Краткое описание документа:

Максат. 1. Зат алмашлыклары турындагы белемнәрен

                тирәнәйтү;берлек  сандагы зат алмашлыкларының

                  килеш белән төрләнешен аңлату;

2. Аларны сөйләмдә дөрес куллана белүгә ирешү,        укучыларның игътибарлылыгын, ишетү сәләтен үстерү;

3. Укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык,  әдәплелек, әхлаклылык хисләре тәрбияләү,белем алуга кызыксыну уяту.

 

 

 

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик  технологияләр дә кулландым. .Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген  күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Автор
Дата добавления 23.04.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров1640
Номер материала 494104
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх