2051630
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалыТатар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановнага бәяләмә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановнага бәяләмә

Авторский видеокурс

«творческая работа с детьми от 3 до 10 лет»

Заказать видеокурс
библиотека
материалов


Балык Бистәсе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановнага

БӘЯЛӘМӘ


Вафина Валентина Ивановна Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1998 нче елның 15 августыннан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Әлеге мәктәптә эшләү дәверендә ул үзен сәләтле, зиһенле, тырыш, үз эшен яратучы укытучы, тәртипле хезмәткәр итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Валентина Ивановна дәресләргә бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Валентина Ивановнаның укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәшчесе дә.

Валентина Ивановна район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен һәрдаим ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. “Язмышыма кырыс карашым”, “Бер күрешү -үзе бер гомер” , “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең” дип аталган сыйнытан тыш чаралар , “Рәвеш төркемчәләре”, “Аергыч һәм аның белдерелүе” дигән темаларга ачык дәресләр, “Якташ язучыларның материалларыннан файдалану” исеме астында үткән фәнни-гамәли конференциядә " Укучылар белән эзләнү эшен оештыру" һ.б. чыгышлары укытучыны үз эшенең остасы итеп танытты.

Валентина Ивановнаның укучылары төрле сочинение, шигырь сөйләүчеләр , иҗади эшләр конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар: “Туган телем-серле телем" республикакүләм конкурсында 3 нче дәрәҗәдәге Дипломга Мифтахова Айзилә, район күләмендә Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шигырь укучылар конкурсында 3 нче дәрәҗәдәге Дипломга Хәбибуллина Нәфисә, Г.Тукай исемендәге 3 нче Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабында 3 нче урынга Минзаһирова Алсу, Г. Исхакый истәлегенә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашып Степанова Валерия II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар.

Валентина Ивановна үз эшендә яңа технологияләрне уңышлы файдалана. Алдынгы эш тәҗрибәсен гомумиләштереп , аны матбугат битләре аша яктыртуга зур игътибар бирә. Үзе районның “Авыл офыклары” , ә укучылары “ Көмеш кыңгырау” газетасының актив хәбәрчеләре.

Укытучы укучыларын тарихи-эзләнү һәм проект эшләренә җәлеп итә. Мәктәптә Валентина Ивановнаның тырышлыгы нәтиҗәсендә “ Мәшләк авылы җирлеге тарихын өйрәнү” музее оештырылды.

Тырыш хезмәте, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен 2011, 2012, 2013 нче һәм 2014 нче елларда Район мәгариф бүлеге һәм Район балалар иҗат үзәгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Валентина Ивановна үз эшенең остасы, укучыларына маяк булырдай укытучы. Яңалыкка омтылучан, һөнәри осталыгын күтәрү өстендә даими эшләүче югары культуралы педагог. Хезмәт вазифаларын намус белән башкара һәм иҗади эшләргә ярата. Сыйныф җитәкчесе буларак ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора, аларга төрле педагогик темаларга лекцияләр укый.

Укытучы Вафина Валентина Ивановна тырыш хезмәте, тынгысыз җаны белән хезмәттәшләре,укучылары һәм ата-аналарның хөрмәтен һәм ихтирамын казанды.

Югары әйтелгәннәрдән чыгып, Вафина Валентина Ивановнаны ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашырга лаек дип табабыз.


Балык Бистәсе районы Мәгариф бүлеге мөдире Садиков Илсур Мансурович


Балык Бистәсе районы ИМҮнең татар теле һәм әдәбияты методисты Касыймова Ильвира Ширьяздановна




Курс профессиональной переподготовки
Учитель английского языка
Курс профессиональной переподготовки
Учитель немецкого языка
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

     Вафина Валентина Ивановна  Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1998 нче елның 15 августыннан  бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Әлеге мәктәптә эшләү дәверендә  ул үзен сәләтле, зиһенле, тырыш, үз эшен яратучы укытучы,  тәртипле хезмәткәр итеп танытты.  Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Валентина Ивановна  дәресләргә бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Валентина Ивановнаның  укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәшчесе дә. 

ВНИМАНИЮ УЧИТЕЛЕЙ: хотите организовать и вести кружок по ментальной арифметике в своей школе? Спрос на данную методику постоянно растёт, а Вам для её освоения достаточно будет пройти один курс повышения квалификации (72 часа) прямо в Вашем личном кабинете на сайте "Инфоурок".

Пройдя курс Вы получите:
- Удостоверение о повышении квалификации;
- Подробный план уроков (150 стр.);
- Задачник для обучающихся (83 стр.);
- Вводную тетрадь «Знакомство со счетами и правилами»;
- БЕСПЛАТНЫЙ доступ к CRM-системе, Личному кабинету для проведения занятий;
- Возможность дополнительного источника дохода (до 60.000 руб. в месяц)!

Пройдите дистанционный курс «Ментальная арифметика» на проекте "Инфоурок"!

Подать заявку
26-28 октября 2019 I МЕЖДУНАРОДНЫЙ ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ «ИНФОФОРУМ» «Современные тенденции в воспитании и социализации детей» Подать заявку Очное участие Дистанционное участие Курс повышения квалификации (36 часов) + Сертификат участника “Инфофорума”

Авторский видеокурс

«творческая работа с детьми от 3 до 10 лет»

Заказать видеокурс
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
17 курсов по пожарно-техническому минимуму
Обучение от 2 дней
дистанционно
Удостоверение
Программы актуальны на 2019 г., согласованы с МЧС РФ
2 500 руб. до 1 500 руб.
Подробнее