Инфоурок Русский язык Другие методич. материалыТатар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге (чыгыш)

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге (чыгыш)

Скачать материал

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге

 

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы заманча технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

• предметара (берничә предметка нигезләнү).

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.

1. Әзерлек этабы:

а) тема сайлау;

ә) күләмен билгеләү;

б) укытучы белән бергә эш планы төзү;

в) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

2. Проектны төзү этабы:

а) план буенча эш башкару;

ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.

3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).

4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).

 

Тикшеренү проекты билгеле бер темага фәнни-тикшеренү эшләре башкаруны күз алдында тота. Бу вакытта укучылар фәнни стиль белән эш итәргә өйрәнәләр. Аларга билгеле бер тема бүлеп бирелә. Укучылар шул тема буенча мәгълүмат эзлиләр, аларны анализлыйлар һәм фәнни эш язалар. Гадәттә, ул доклад яки реферат характерында була. Бу вакытта тикшеренү проектының түбәндәге төп элементлары ачыклана:

- хезмәтнең актуальлеге нигезләнә,

- тикшеренүнең максаты куела,

- бурычлар билгеләнә,

- бурычларны чишү юллары күрсәтелә,

- кулланылган чыганакларга астөшермәләр ясала һ.б.

Мәсәлән, укучыларга түбәндәге темаларга тикшеренү уздырырга тәкъдим ителә ала: “Татар телендә сүз төркемнәре”, “Кушымчаларны төркемләү турында карашлар”, “Матур әдәбиятта сыйфат сүз төркеме”, “Поэзиядә эндәш сүзләр” һ.б. Тикшеренү проектының темасы дәреслектә мәгълүмат аз бирелгән өлкәләрне иңләп алса уңышлы. Яки программа буенча аз сәгать бирелгән темаларны мөстәкыйль анализларга тәкъдим итү яхшы. Беренчедән, бу укучыларны өстәмә чыганаклар белән кызыксынуга китерсә, икенчедән, аз вакытта зур өлкәне иңләп алырга ярдәм итә.

Тикшеренү дәреслектән тыш материал белән эш итүне сорый. Шуңа күрә балаларга кирәкле әдәбиятны табу кыенлык тудырмый торган темаларны гына тикшеренү темасы итеп чыгарырга мөмкин. Бу тема буенча әдәбият төгәл хәбәр ителергә тиеш.

Тикшеренү темасы укучыларның яшь үзенчәлекләренә нигезләнергә тиеш. Әлбәттә, аларны 8-9 нчы сыйныфлардан үткәрә башлау уңышлы. Кечерәк сыйныфларда рефератлар яздыру, чыгышлар әзерләү кебек күренешләр булырга мөмкин. Әмма алар әзерлек ягыннан көчлерәк укучыларга аерым темаларны бүлеп бирү рәвешендә барса, максатка ярашлы. Бу сыйныфларда укучыларга әңгәмәгә әзерләнеп килергә кушарга мөмкин. Ә зуррак сыйныфларда исә тикшеренү үткәрү отышлырак та, чөнки дәресләрдә, бигрәк тә әдәбият дәресләрендә, обзор характердагы темаларны укытучының гына сөйләве тиз арыта, ә укучыларны бу эшкә тарту исә аларны активлаштырырга мөмкинлек бирә.

Тикшеренү нәтиҗәләре белән чыгыш ясалган вакытта, ахырдан, мәҗбүри рәвештә фикер алышу үткәрелергә тиеш. Әңгәмә вакытында укучыларның материалны аңлау-үзләштерү дәрәҗәсе тикшерелә. Шулай ук ахырдан сорауларга җавап бирергә кирәклеге укучыларның игътибарын читкә җибәрмәскә ярдәм итә.

Чыгышларның төгәл регламенты булырга тиеш. Һәр укучыны тыңлау, бүлдермәү таләп ителә. Сораулар туган очракта, аларны чыгыштан соң бирергә рөхсәт ителә. Болар укучыларда бер-беренә хөрмәт тәрбияли.

Әлеге проект еш кына укучылар белән семинарлар үткәрү рәвешен ала. Семинар укучыларга алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гамәли мөстәкыйль куллана белү күнекмәләре бирүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләре белән тыгыз бәйләп алып барыла. Семинарга әзерләнгәндә, укучыларга тәкъдим ителә торган тема, сораулар, биремнәр, әдәбият алдан әйтелә һәм алар, шуңа нигезләнеп, мөстәкыйль рәвештә чыгышлар әзерләргә тиеш булалар. Димәк, тикшеренү проекты башкарыла.

Иҗади проект укучыларның иҗади фикерләвен үстерүгә хезмәт итә. Бу вакытта алар кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, сочинение планын төзү, мәктәп газетасы яки вакытлы матбугатка мәкалә язу кебек эшләрне башкара ала. Моны балаларга төркемләп бүлеп бирергә дә мөмкин. Мәсәлән, билгеле бер темага багышланган кичәгә сценарийны ике-өч төркемнән төзетеп, аның иң уңышлы дип саналганын сәхнәләштерергә була.

Мәгълүмати проект түбәндәге этаплардан тора:

1) билгеле бер темага караган мәгълүматны җыю,

2) әлеге мәгълүматны катнашуычыларга тәкъдим итү,

3) алар белән фикер алышу,

4) йомгаклау.

Күренеп тора, бу проект тикшеренү проекты белән шактый охшаш һәм якын. Шунлыктан, аны башкару тикшеренү проектына куелган таләпләрне үтәүне дә күздә тота. Шул ук вакытта, мәгълүмати проект белән эшләү дәрес төрен дә үзгәртүне нигезли, ягъни дәресләр дәрес-бәхәс, дәрес-әңгәмә рәвешен ала. Бу вакытта укучыларны мөстәкыйль яки төркемләп эшләтергә мөмкин. Гадәттә, төркемләп эшләгәндә, һәр төркемнән берәр укучы уртак нәтиҗәләрне әйтеп чыгыш ясый һәм шуннан соң фикер алышу бара. Димәк, мәгълүмати проект укучылар өчен кызыклы, аларның һәрберсенә дә таныш теманы иңләргә тиеш. Чөнки шулай булганда гына, дәрестә бәхәс, әңгәмә яки диспут нәтиҗәле һәм җанлы үтә ала.

Шунысын әйтергә кирәк: мәгълүмати проектка нигезләнгән дәрес үткәрер алдыннан, консультация бирергә тиешле. Консультация вакытында укучыларның сорауларына җавап бирелә, дәрескә әзерлек дәрәҗәсе тикшерелә, мәгълүмат барлана. Болай эшләмәгәндә, дәрес вакытында укучыларның күпчелеге теманы аңламаулары ачыклануы һәм аларның катнашмыйча утырулары мөмкин.

Мәгълүмати дәресләр алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлауга гына кайтып калмасын, бәлки аны укучыларның аралашу һәм сөйләм культурасын үстерерлек, материалны үзләштерергә һәм тикшеренергә өйрәнерлек итеп оештырырга кирәк. Ул укучыларга масса алдында чыгыш ясарга өйрәнергә дә ярдәм итәрлек булсын. Моның өчен, гел бер балалардан гына сөйләтү практикасына нигезләнмәскә, барлык укучыларны да эшкә тарту мөһим. Шулай ук укучыларның сөйләм хаталарын да төзәтеп бару кирәк.

Рольле проект укучыларның мөстәкыйль фикерләвен генә түгел, ә бәлки аларның иҗади фикерләүләрен дә үстерә. Бу очракта, проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар билгеле бер роль алалар, шул рольне башкаралар.

Предметара проектлар дигәндә, ике яки берничә предметка нигезләнгән технологияне күз алдында тоталар. Әлбәттә, иң беренче чиратта, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең үзара бәйләнешен искә алырга кирәк. Бу вакытта укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге әлеге ике предметны үзара тоташтыра, бәйли. Мәсәлән, тел дәресләрендә тикшеренү эшләре әдәби әсәрләр нигезендә алып барыла ала, реферат, доклад темалары тел күренешләрен әдәбият мисалында аңлатуны максат итеп куя ала.

Шулай ук татар һәм рус телләрен дә үзара бәйләнештә карау уңышлы. Мисал өчен, билгеле бер тел күренеше турында рус теле белән чагыштырып мәгълүмат тупларга мөмкин. Мәсәлән, “Татар һәм рус телләрендә хикәя фигыль заманнары”, “Татар һәм рус телләрендә сүзьясалыш үзенчәлекләре” һ.б.

Шунысы мөһим: нинди генә проект сайланмасын, тел дәресләре укытучының күзәтүе астында алып барылырга тиеш. Балалар мөстәкыйль эшләсә дә, контроль һәм бәяләү функциясе укытучы өстендә кала. Моны истә тотарга кирәк.

.

 

Проект буенча эшләү этаплары

Максат

Бурычлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Әзерлек этабы

Укучыларны проект эшчәнлегенә әзерләү

- проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;

- проблеманың әһәмиятен нигезләү;

- проект өстендә эшләү өчен укучыларны, шәхси теләкләрне искә алып, төркемнәргә бүлү

Тема сайлый һәм укучыларга тәкъдим итә;

укучыларга проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итә; укучыларда кызыксыну уята; куелган максатларны тормышка ашыру юлларын эзләшә; кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә

Укытучы белән берлектә теманың актуальлеген билгелиләр; өстәмә мәгълүмат алалар; төркемнәрдә максатка ирешү ресурсларын барлыйлар, куелган максатны тормышка ашыру алымнарын билгелиләр

 

Эшчәнлекне планлаштыру

Анык гамәлләрен, нәтиҗәләрен, вакытын һәм җаваплы кешеләрен билгеләү

Хәбәр чыганакларын билгеләү; аны җыю һәм туплау; алымнарын барлау; төркемнәрдә вазифаларны бүлү

Укучыларга эш юнәлеше күрсәтә; җыелган мәгълүматны туплау һәм эшкәртүнең төрле ысулларын тәкъдим итә; төркемнәрдә рольләрне бүлүдә ярдәм итә, проектның нәтиҗәләрен күрсәтү формаларын уйлаша

Мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру этабына үзбәя бирәләр

Проблеманы чишү эшчәнлеге

Проектны эшкәртү

Укучыларның төркемнәрдә үзаллы эшләре; башкарылган эшләр буенча фикер алышу

Күзәтә, киңәш бирә, эшчәнлекне җитәкли, укучыларда туган сорауларга җавап бирә, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерә

Планлаштырган эшләрне үзаллы башкаралар, кирәк чакта укытучы белән киңәшәләр

Проектны тормышка ашыру

Эшне төгәлләү һәм тикшерү

Анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү.

Күзәтә, киңәш бирә, анализ ясауда дөрес юнәлеш күрсәтә, укучыларны уңышка дәртләндерә

Проектны бизиләр, күмәк эшчәнлектә үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, үз рольләрен бәялиләр, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар; нәтиҗә чыгаралар

Проект яклау

Материалларны, нәтиҗәләрне күрсәтү

Презентация материалларын әзерләү, чыгыш әзерләү

Презентацияне оештыра, портфолио әзерләүдә булыша, укучылар белән проект яклауны кабатлый; эксперт роленә керә, отчет кабул итә, нәтиҗә чыгара, бәяли

Проектны яклау формасын сайлыйлар, презентация әзерлиләр, портфолионы тутыруны дәвам итәләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр

Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы

Проект эшчәнлегенң нәтиҗәләрен бәяләү

Проектның нәтиҗәләрен күмәк тикшерү, проект эшчәнлегенә үзанализ

Укучыларның башкарган эшләрен, мөмкинлекләрен бәяли

Эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр


Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә
булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге (чыгыш)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге

 

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы заманча технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

 

• предметара (берничә предметка нигезләнү).

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 068 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.01.2015 1328
    • DOCX 26 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Клара Бариевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарипова Клара Бариевна
    Гарипова Клара Бариевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22866
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель русского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 88 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 254 человека

Курс повышения квалификации

Методика обучения русскому языку в образовательных организациях в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 481 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 5 634 человека

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Русский язык")

Учитель русского языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии B2B маркетинга: от анализа до продаж

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе