Укытучы
|
Алиева
Фәния Нургәли кызы
|
Предмет
|
Татар
теле . Рус төркеме.
|
Тема
|
Р.Вәлиева
“Туган көндә” хикәясе
|
Планлаштырылган
нәтиҗәләр
|
Шәхескә
кагылышлы: Өлкәннәргә,
туганнарга, дусларга карата ихтирам хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә
эшләгәндә башкаларны тыңлый белү
Метапредмет:
Танып-белү
УУГ:
Тыңлап аңлау, аңлап уку. Нәтиҗәләр чыгара һәм гомумиләштерә белү.
Коммуникатив
УУГ:
Әңгәмәдә катнаша, үз фикереңне дөрес, ачык, төгәл итеп җиткерә белү,
башкаларның да фикерләрен исәпкә алу, аралашу вакытында үз фикереңне
формалаштыру һәм дәлилләү.
Регулятив
УУГ:
Дәреснең темасын, максатын формалаштыру, эшчәнлеккә үзбәя бирү.Укытучы һәм
сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү. Хаталарны төзәтә, таба белү.
Предмет
буенча:
“Туган көн” хикәясенең эчтәлеген белү, лексик-грамматик материалны сөйләмдә
куллана алу.
|
Дәреснең
тибы
|
Яңа
теманы үзләштерү дәресе.
|
Төп
төшенчәләр
|
Ризыклар,
искиткеч, иске, карт, борчулы
|
Предметара бәй-ш
|
Рус теле
, Татар әдәбияты
|
Эшне
оештыру
|
Фронталь, төркемдә, парларда,
индивидуаль
|
Чыганаклар
|
1.Дәреслек
.Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 6 нчы сыйныф. – Казан:”Татармультфильм” нәшрияты,
2014.- Б. 82-84
2. Рус
телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 6 нчы сыйныф.
Укытучылар өчен методик кулланма/ Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова – Казан:
“Татармультфильм” нәшр., 2014. – 76б.
|
Җиһазлау
|
Рәсем,
презентация, проектор, ноутбук.
|
Дәрес этаплары
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру
Мотивлаштыру (1-2 мин)
|
Уңай
психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру.
|
Сыйныф эшкә әзерләнә
(укытучыны
сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)
|
Шәхескә
кагылышлы
нәтиҗәләр: әдәп-әхлак кагыйдәләрен белү,бер-берсенә уңышлар тели белү.
|
Белемнәрне
актуальләштерү
|
Өй эшен
тикшерү.
-Балалар
сез Шәвәлигә нинди киңәшләр бирдегез?
(Тактага
өстәл артында утыручы балалар рәсеме эленә)
-Балалар,
рәсемгә игътибар белән карагыз һәм әйтегез, алар нинди бәйрәмдә?
(Балаларга
шул сорауга җавап бирдерү)
Слайдта
төрелгән тартма рәсеме һәм букет рәсеме чыга.
|
Үзләренең җавапларын
бирәләр:
-Шәвәли, мактану малайларны
бизәми, дигән фикергә килү
-Яңа ел бәйрәме
-8 нче Март бәйрәме
-Туган көн....(башкаларны
тыңлыйлар һәм үз вариантларын өстиләр)
|
Шәхескә
кагылышлы
нәтиҗәләр: мактану сыйфатын бәяли алу
Танып-белү:
тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу, нәтиҗә чыгару
Коммуникатив:
диалогта катнашу, аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү
|
Уку мәсьәләсен
кую
|
Уку
мәсьәләсен билгеләтү
|
Тема
буенча фаразлар ясыйлар. Уку мәсьәләсен билгелиләр.
|
Танып-белү: Уку
мәсьәләсен аңлау
Регулятив: иптәшең
һәм укытучы белән эшчәнлекне планлаштыру, фаразлау.
|
Уку мәсьәләсен
адымлап чишү
|
Текстны
тыңлата,яңа сүзләр белән таныштыра, өлешләргә бүлеп тәрҗемә иттерә, тексттан
табып татарча әйттерә, сорауларга җавап бирдерә.
Физкультминутка
эшләтү,укучыларны ял иттерү.
|
Текстны
тыңлыйлар, яңа сүзләр белән танышалар,өлешләргә бүлеп тәрҗемә итәләр,
тексттан табып татарча әйтәләр, сорауларга җавап бирәләр
Физкультминутка
эшләү, татар бию көенә хәрәкәтләр ясау.
|
Шәхескә
кагылышлы:
сөйләмне
камилләштерүгә омтылу.
Танып-белү:
төп
төшенчәләрне аеру, аңлап һәм ирекле сөйли белү.
Коммуникатив:
өйрәнелгән сөйләм калыпларын актив файдалану, төркемнәрдә эшли белү, уку
хезмәттәшлеген оештыру.
Регулятив:
дәлилләү.
Предмет
буенча:
тема
буенча текстны укый һәм тәрҗемә итә алу, тема буенча лексик минимумны
арттыру, яңа сүзләрнең эчтәлеген белү
|
Яңа теманы ныгыту
|
Дәреслектәге
күнегүләрне эшләтү.
Туган
көнне ничек үткәрү турында сорау.
Дустыңны
туган көнгә чакыра белү.
83 бит,
7 нче күнегүне эшләттерү.
|
Күнегүләрне эшлиләр, лексик
берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар.
Әңгәмәдә катнашу.
Диалог төзү.
|
Шәхескә
кагылышлы:
хезмәттәшлек итә белү
Танып
белү:
нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр ясау.
Коммуникатив: әңгәмәдә
катнашу, диалог төзи белү. Фикерне дөрес һәм төгәл итеп җиткерү, парларда
эшли белү.
Регулятив: эшчәнлекне
оештыра белү. Җавапларны бәяли белү.
|
Өйгә эш бирү
|
Өй эше
биремен аңлату?
1.Фэридә
үз хатасын аңлады, әнисеннән гафу үтенде, әнисе аны гафу итте, дип уйласак,
хикәя ничек дәвам итәр, язып килергә.
2. 84
нче бит 11 нче күнегү – сорауларга җавап бирергә.
3.
Дустыңа үз кулың белән бүләк ясарга
|
Өй эшен язып алу. Өй эше биременең
аңлашылып бетмәгән өлешләрен ачыклау.
|
Танып-белү: Биремне
аңлау.
Регулятив:
эшчәнлекне оештыра белү.
|
Рефлексия
|
Дәрес,
дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның
эшенә бәя бирә.
|
Үз
эшчәнлеген һәм сыйныфташларының эшчәнлеген бәяләү.
|
Шәхескә
кагылышлы
нәтиҗәләр: үз уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау.
Коммуникатив:
фикерләрне дәлилле итеп җиткерә белү.
Регулятив: үзбәя,
җавапларны дөресли белү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.