Инфоурок Другое КонспектыТема: Әдәбият дәресләрендә проект методы куллану этаплары

Тема: Әдәбият дәресләрендә проект методы куллану этаплары

Скачать материал

Хәмитова Фәндәлия Әзһәр кызы

Яр Чаллы шәһәре

26 нчы гимназиянең югары категорияле 

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тема: Әдәбият  дәресләрендә проект методы куллану этаплары

Максат: Әдәбият  дәресләрендә проект методы куллану этаплары белән таныштыру һәм проект методы куллануның әһәмиятен күрсәтү, әдәбият  фәненә  кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, балалар эшләре белән папка, тарату материаллары.

 

    I.            Мастер классны оештыру.

·        Исәнләшү;

·        Кунаклар белән таныштыру (семинарга килгән укытучылар);

·        Укучылар белән  таныштыру (7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары).

 II.            Тема һәм максат белән таныштыру:

Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Бүген без әдәбият  дәресләрендә проект методы куллану этаплары турында сөйләшербез. Бүгенге җыелуның максаты: әдәбият  дәресләрендә проект методы куллану этаплары белән танышу һәм проект методы куллануның әһәмиятен күрсәтү.

-          Укучылар, искә төшерик  әле,  проект сүзен сез ничек аңлыйсыз?

-         Җавап: Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:
1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;
2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;
3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

-         Укытучы: укучылар, бүгенге көндә җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы укучы    җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Проект сүзен бүгенге көндә даими ишетеп торабыз. Нинди генә проектлар уйлап чыгарылмый хәзерге көндә. Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итәргә тиеш.

-         Укытучы:  әдәбият дәресләрендә без сезнең белән  проект сүзен кулланып эшли башладык. Аның асылы нәрсәдә соң?

-         Җавап: укучыларның  укытучы җитәкчелегендә  эзлекле рәвештә   проектлар эшләве,   өстәмә    мәгълүмат туплау һәм  һәр этапка рефлексия ясау.

-         Укытучы: Укучылар, әйдәгез без сезнең белән эшне нәрсәдән башлаганыбызны искә төшерик.

-         Укучылар: тема сайладык, проект эшенең нинди этаплардан торуын өйрәндек. (Һәр укучыга проект эшенең этаплары бирелде)

 Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

-         тема тәкъдим ителә;

-          юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;

-          үтәү вакыты билгеләнә;

-          башка сыйныф  укучыларының иң яхшы  эшләре  күрсәтелә;

-          проект эшенең планы төзелә;

-          укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;

-          укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;

-          йомгаклау дәресендә проект эше ялгана;

-          чыгышларның планы төзелә;

-          проект эшен яклау оештырыла.  

-         Укытучы: 7 нче сыйныф укучылары өчен “Сугыш чоры әдәбияты” темасы тәкъдим ителде. Фатих Кәримнең сугыш чорында иҗат иткән шигырьләрен, тормыш юлы турында мәгълүмат алып килергә кушылды. Кемнәр нинди шигырьләр тапты, шуларны санап чыгыйк.

-         Укучылар: “Ант”, “Ватаным өчен”, “Сибәли дә сибәли”, “Туктатыйк”, “Иптәшкә” шигырьләре, “Гөлсем” поэмасы.

-         Укытучы: 10 нчы сыйныф укучыларының темаларын карыйк.

-         Укучылар:”Фатих Әмирхан иҗатында олылар һәм яшьләр мөнәсәбәте”, “Каюм Насыйри – фольклорчы”, “Ш. Бабич – халыкка нур чәчүче талант”, “Таң вакыты” шигыре С. Рәмиев иҗатының таҗы”, “Г. Камал – драматург”, “Татар театры тарихы”,  “М Фәйзинең “Галиябану” –драмасында  мәхәббәтнең көче”, “Дәрдмәнд – кабатланмас шәхес”, “Һәр халыкның үз традицияләре, гореф-гадәтләре бар”- Гаяз Исхакый иҗаты буенча.

III.             Укучылар чыгышы:

-         1 укучы: Мин Фатих Кәримнең тормыш юлын өйрәндем. Ул Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында 1909 елның 9 гыйнварында  мулла гаиләсендә 11нче төпчек бала булып дөньяга килгән.

Бәләкәй чакта  табигатьтә, Дим буйларында йөрергә, тугайларда җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңларга яраткан.   Яшьли әтисез калган.

Әтиләре исән чакта указлы мулла булган.  Әтисе бик юмарт, кешелекле булган.  Әниләре дә бик йомшак күңелле кеше булган, әкиятләрне, бәетләрне яттан сөйләгән. Гаиләдә һәр кеше шигырьгә гашыйк булган. Кечкенә Фатих әнисен елата-елата Сак-Сок бәетен укыган. Апасы Мәрьям, абыйсы Габдулла да шигырьләр язган.   “Ватаным өчен” шигырен,  “Гөлсем” поэмасын таптым.

Кереш өлешне эшләдем. Максат итеп шигырьләрен укып, анализлауны алдым. Бурычлар билгеләдем.

-         2 укучы: “Ант” шигырен таптым. Биографиясен өйрәндем.

-         Укытучы: Димәк, укучылар сез кереш өлешне эшләп бетердегез. Максат һәм бурычларны куйдыгыз. Алга таба нинди этап тора?

-         Укучылар:Туплаган материалны өйрәнү, анализлау, нәтиҗәләр ясау.

-         Укытучы: Төп өлешне язу. Куйган максатны ачыклау. Максатка ирешү.

-         10 нчы сыйныф укучылары чыгышы: “Каюм Насыйри – фольклорчы”.  “Татар театры тарихы”,  “М Фәйзинең “Галиябану” –драмасында  мәхәббәтнең көче”.

-         Укучыларның фикерләре тыңлана:(3-4 укучы) Ни өчен бу тема? Тема буенча нәрсәләр таптың? Материалларны кайлардан алдың? Кайсы этапны эшләү авыр булды? Нинди нәтиҗәләр ясадың? (Эшләрнең үтәлү этабына карап, чөнки укучылар эшне тулысынча 4 чирек  ахырына гына тапшырырга тиеш.)

-         Презентацияләр белән танышу (7 нче сыйныф укучыларының презентацияләрен карау, фикерләр).

IV.            Йомгаклау.

-         Укытучы: Укучылар, бүгенге эшебезгә нәтиҗә ясап куйыйк. Әдәбият  дәресләрендә проект методы куллану этаплары белән таныштырырга һәм проект методы куллануның әһәмиятен күрсәтергә теләгән идек. Без максатыбызга ирештекме?

-         Укучылар: Әйе. Чөнки бу проектлар эше безгә бик ошый. Без хәзер үзебездә мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдырабыз. Беренчедән, проект эше буенча кирәкле материалларны табабыз, чыганакларны өйрәнәбез. Икенчедән, өйрәнгән, укыган әсәрләрне анализлый алабыз, нәтиҗәләр чыгарабыз. Өченчедән, презентацияләрне дөрес ясарга өйрәнәбез, проект эшенә куелган таләпләрне үтәргә кирәклеген аңлыйбыз. Бу безгә киләчәктә кирәк булачак.

-         Укытучы:  Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән  вакытта, кирәген сайлап ала белергә,тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәнү  - зур уңыш. Әгәр сез теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлыйсыз икән, әлбәттә, сезнең белемегез ныклырак, төплерәк була. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен сезнең белем сыйфатыгыз да үсә (укучылар китә).

 

Укытучы чыгышы:

Татар  әдәбияты дәресләрендә
проект методы куллануның әһәмияте

Проект методы нәрсә соң ул? Эшне нидән башларга? Бу сораулар бик күп укытучыларны борчуга салгандыр. Мин сезгә проект методына кыскача төшенчә биреп китәм.

         Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.

Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә.

Бүген педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр. Аларны 3 кә бүлеп йөртергә мөмкин булыр иде:

1) пассив; 2) актив; 3) интерактив

Дәрестә пассив методларны кулланганда укытучы төп (үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә үтә. Укытучы кирәкле (информацияне) мәгълүматны алдан төзелгән план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек күрсәтүе яки яңа тәкъдимнәр кертүе, алдан уйлап куелган планнан читкә китү дип карала. Мондый дәресләрдә балалар укытучы йогынтысына пассив бирелүчән объект буларак кына катнашалар.  

Ә дәрестә укытуның актив методларын кулланганда нинди дә булса бер проблема буенча әңгәмә оештыру; диалог оештыру;

Бу очракта да укытучы төп рольне уйнаучы булып кала. Әмма укучылар инде пассив тыңлаучылар түгел, алар сорау бирергә, үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми. Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.

Бүгенге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе - интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны тәкъдим итә. Укучы актив - укытучы моның өчен шартлар тудыра. Бүген без сезнең белән шундый методларның берсе булган - проектлар методын татар   әдәбиятын укыту процессында куллану турында сөйләшербез.

(ПРЕЗЕНТАЦИЯ)

 Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. “Кешегә бетмәс –төкәмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “, - дип язган Л.Н.Толстой.

 Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакытындагы кебек уңай нәтиҗә гарантияләнә. Яңалыкны тормышка ашыру җиңел эш түгел, чөнки ул, гадәттә, каршылыклы кабул ителә. Кайбер кешеләрнең яңалыкка мөнәсәбәтен И.В.Гете болайрак бәяли: ”...башта - “бу юк сүз” , аннары –“анда нәрсәдер бар ахры”, һәм соңыннан әлеге идея аңлашылып үзләштерелгәч, “ бу инде яңалык түгел!” – диләр “

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт  – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы .

Проект методының асылы: укучылар педагог җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлексия ясыйлар.

Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.

Иҗади проект – укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыручы методларның берсе.

 Проект эшчәнлегенең уңай яклары:

Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;

Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Педагог эшчәнлеге :

·        укучылар эше белән идарә итү;

·        планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;

·        тиешле төзәтмәләр кертү;

·        гомуми юнәлеш бирү;

·        шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

          Укучы өчен проект нәрсә ул?

·        иҗади мөмкинлекләрен ачу;

·        төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;

·        үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;

·        үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

         Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

·        тема тәкъдим ителә;

·        юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;

·        үтәү вакыты билгеләнә ;

·        башка сыйныф укучыларының иң яхшы эшләре күрсәтелә;

·        проект эшенең планы төзелә ;

·        укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;

·        укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;

·        йомгаклау дәресендә проект эше ялгана;

·        чыгышларның планы төзелә;

·        проект эшен яклау оештырыла.

         Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм рефлексия.

Проектлау биремен эшләү. Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, проектны үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана,эш планы төзелә.

Проектлау биремне үтәү өстендә эшне үз эченә ала, мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә, педагог укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә, вакытында үтәүгә һәм эш сыйфатына контрольлек итә.

Гомумиләштерү – проектлау планында каралган материалларны эшләү. Бу этапта укучылар материалларны бергәләп эшлиләр.

Проектны яклау – иң тирән эз калдыручы этап. Проектлар яклау сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга тиеш.

Рефлексия проект яклау барышында бирелгән сорау һәм тәкъдимнәрне, тәнкыйть сүзләрен искә алып ясала, проект тагын да камилләштерелә.      

Проект методын кулланып белем бирүнең бурычларын мин түбәндәгеләр дип уйлыйм:

·        укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

·        укучының танып белү активлыгын үстерү ,

·        иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,

·        белемнәрен тирәнәйтү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

(Укучылар эшләгән проектлар тупланган папка белән таныштыру).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тема: Әдәбият дәресләрендә проект методы куллану этаплары"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Хранитель музейных предметов

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 079 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.01.2017 1268
    • DOCX 48.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хамитова Фандалия Азгаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хамитова Фандалия Азгаровна
    Хамитова Фандалия Азгаровна
    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13025
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 22 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Мини-курс

Специальная реабилитация: помощь детям с особыми потребностями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Семантическое ядро: теория и практика сбора

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы психологических трансформационных игр

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 33 человека