Инфоурок Другое Другие методич. материалыӘти, Әни һәм мин -тату гаилә.

Әти, Әни һәм мин -тату гаилә.

Скачать материал

                Тема: Әти, Әни һәм мин -тату гаилә.

Максат: Әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү. Гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияляренә җәлеп итү.

Җиһазлау: Стендгазеталар, плакатлар аудио касcеталар, дисклар, магнитофон, карточкалар, сораулар.

Алып баручы: Хөрмәтле, әти-әниләр! Кадерле балалар, кунаклар! Бүген без сезнең белән “Әти, әни һәм мин-тату гаилә” исеме астында Гаилә бәйрәменә җыелдык.

     Гаилә-тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар-гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң бер-берегезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк! Без бүгенге кичәбезгә әти-әниләрне чакырдык. Алар белән бергәләп без бүген рәхәтләнеп ял итәрбез.

Бала: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

          Күңелсездер Сезгә дә,

          Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

          Бәйрәмнәр кирәк Сезгә дә,

          Кирәк һәммәбезгә дә!

          Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

          Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

          Бабай белән әбигә!

          Бәйрәмнәр бик күп болай да,

          Ә шулай да, ә шулай да

          Иң шәп бәйрәм-балачак!

          Бездән калмый барачак!

          Барлык кеше дә җиргә

          Бала булып туачак!

Җыр: “Бәйрәм бүген”.

Бала: “Җирдә миңа ни кирәк?”

                  Җирдә миңа ни кирәк?

                  Әти дә, әни кирәк!

                  Җирдә миңа ни кирәк?

                  Без яшәгән өй кирәк!

                  Җирдә миңа ни кирәк?

                  Әллүкиле көй кирәк!

                  Җирдә миңа ни кирәк?

                  Тукай туган тел кирәк!

                  Җирдә миңа ни кирәк?

                  Туган-үскән ил кирәк!

                  Җирдә миңа ни кирәк?

                  Мәңге имин Җир кирәк!

Алып баручы: Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә-тормышыбызда иң изге урын ул. Анда без яраткан, үрнәк алган, кайгыртучанлык күрсәткән якын кешеләр яши. Гаилә мәхәббәте, бер-береңә хөрмәт күрсәтү, йолаларны саклау белән көчле.

   Гаилә ул-җылы учак. Менә без бүген бәйрәмебез түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Ә хәзер гаиләбездәге хөрмәткә лаеклы әниләрне котлап җыр башкарыла.

Җыр: “Әниемә”.

Алып баручы: Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс-төкәнмәс бәхет, шатлык китерә. Бу бәхетне, шатлыкны без барыбыз да үзебезнең башыбыздан кичердек дисәк ялгыш булмас. Менә безнең арада да “Иң яшь гаилә” ләр бар. Бу кичерешне алар әле яңа гына башларыннан уздырдылар. Ильмирны мәктәпкә озатканда сез бәхетле идегезме? Шул турыда берничә сүз: (Әти-әниләренә сүз бирү).

    Ә хәзер сезнең өчен бию (татар халык биюе).

Алып баручы: Арабызда 3-5 бала тәрбияләп үстерүче гаиләләр дә бар. Күп балалы гаилә буларак, безнең аларга бер ничә соравыбыз бар:

“Ишле гаилә тормышының уңай һәм кыен яклары нинди?” (Ата-аналарның җаваплары).

  Безнең районыбызда 3, аннан да күбрәк 18 яшкә кадәрге 211 гаилә исәпләнә. Хәзерге тормышның кыенлыкларыннан курыкмыйча 3-5 бала тәрбияләп үстерүче гаиләләрне, сәламәтлек, уңышлар теләп, алар хөрмәтенә

Җыр: “Үз җырыбыз” Ф.Галимов көе, Ә.Яруллина сүзләре.

Алып баручы: Бүгенге бәйрәмебездә тагын бер гаиләгә тукталып үтәсе килә. Сүз Җәләлетдинов Рөстәмнең әти-әнисе, дәү әнисе, дәү әбисе турында бара. Бу гаиләдә без 4 буынның тату тормышын күрәбез. Рөстәм бик бәхетле-ул һәрчак игътибар үзәгендә. Шуңа да карамастан, ул якты чырайлы, киң күңелле бала булып үсеп килә. Бу-буыннарның үзара аңлашып, тату яшәүләренең нәтиҗәсе. Хөрмәтле әти-әниләр! Безнең мәктәп коллективы барыгызга да бәхетле тормыш тели; олыларга карата мәрхәмәтле, кече күңелле балалар тәрбияли алсак иде, дигән теләктә калабыз. Шушы теләкләрне хуплап музыкаль номер.

  Җыр: “Тылсымлы сүзләр” З.Минһаҗева көе, Йолдыз сүзләре.

Алып баручы: Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрәче кеше-Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: “ уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың.” Юкка гына районыбыз үзәгенә Ана һәйкәле куелмады бит! Ул һәйкәл яныннан узганда Ана кешенең бөеклегенә, аның зур ихтирамга лаеклыгына тагын бер кат төшенәсең.

   Ә хәзер, барлык әниләрне дә котлап музыкаль номер.

             Рус халык биюе.

Алып баручы: Гаилә бәйрәменең иң таралганы-туган көннәрне билгеләп үтү. Бу көнне кечкенәләр дә, өлкәннәр дә көтеп ала. Без укучылар, әти-әниләр арасыннан барлап чыктык та кайбер әти-әниләребезнең туган көне икән. (Әйтеп үтү).

   Аларны туган көннәре белән котлап җыр: “Әниемне яратам”. Ф.Илаева сүзләре. Н.Муртазин көе.

Алып баручы: Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй диләр. Чыннан да үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, хезмәт ияләре, мактауга лаеклы Ибрагимовлар гаиләсе. Әти-әниләренә рәхмәт йөзеннән Ниязга сүз (нәфис сүз).

Алып баручы: Ә хәзер бераз зиһенебезне ныгытып, тапкырлыгыбызны сынап карыйк әле:

                           Балалар өчен:

1.     Бер түбә астында яшәүче ата, ана, бабай, әби, бала. (гаилә)

2.     Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни).

3.     Һәр кешенең яшәү урыны. (туган йорты).

4.     Ул елга бер тапкыр гына килә. Аны һәркем ярата һәм көтеп ала. (туган көн).

5.     Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан аны һәркем ярата. (бала).

6.     Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. (әби).

7.     Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (уенчык).

8.     Кеше булмасалар да, аларны өйдә һәркем ярата. (йорт хайваннары).

 

          Музыкаль номер.

 Алып баручы: Туйлар-халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе. Менә туйлар уза. Күпмедер вакыттан соң, тормыш мәшәкате белән барысы да онытыла. Әмма кешеләр туйларны искә төшерү юлын уйлап тапканнар. Шулай итеп, бергә гомер итүнең аерым чорларын билгели торган туй юбилейлары барлыкка килгән. Шул юбилейларны сез беләсезме икән? Хәзер шуны тикшереп карыйк. ( Әти-әниләр өчен).

   Шушы кәгазьгә туй юбилейларының исемнәре язылган. Тик аларның кайсысы ничә елдан соң уздырылганы күрсәтелмәгән. Сезгә шуларны билгеләргә кирәк булачак.

        Кәгазь туй                 (1 ел)

        Ситсы туй                  (5 елдан соң)

        Гөлле туй                    (10 ел)

        Бәллүр туй                  (15 ел)

        Бронза туй                  (20 ел)

        Көмеш туй                  (25 ел)

        Зөбәрҗәт туй              (30 ел)

        Алтын туй                   (50 ел)

        Бриллиант туй            (60 ел)

 Ә хәзер кайсы туй кайсы гаиләгә туры килә. (барлау).

 Алар өчен музыкаль номер.

 Бию: “Их алмасы” җырына.

Алып баручы: Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. Ә хәзер, әйдәгез, матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк. Матур, йомшак, иркәләү сүзләре бигрәк тә балаларга кирәк. Ул аны көнгә кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш. (сүзләр әйттерү).

     Балаларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә безгә-әти-әниләргә-гомер буе балаларыбыз янәшәсендә яшәргә язсын. Һәр ата-ананың үз теләге кабул булсын! Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр генә әйтешеп яшик.

        Музыкаль номер. “Күбәләкле болында” җыры. Ф.Илаева сүзләре, Н.Мортазин көе.

Алып баручы: Хөрмәтле балалар, әти-әниләр,әбиләр! Кичәбез ахырына якынлашты. Сезгә бүгенге кичәбездә актив катнашуыгыз өчен, безнең белән һәрвакыт элемтәдә булуыгыз өчен зур рәхмәт!

                 Сезгә булган безнең хөрмәтебез

                 Урын алсын йөрәк түрендә!

                 Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

                 Юлдаш булсын сезгә гомергә!

               Гомер юлларыгыз озын булсын!

               Тигез томыш аны бизәсен!

               Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

               Авырлыклар мәңге килмәсен!     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әти, Әни һәм мин -тату гаилә."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер-постановщик

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 023 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.04.2017 957
    • DOCX 22 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шигапова Наджия Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шигапова Наджия Наиловна
    Шигапова Наджия Наиловна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9621
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой