ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУДА ПРОЕКТ
МЕТОДЫ
Хәбибуллина Клара Альбертовна, туган тел
һәм әдәбияты укытучысы
Казан шәһәре Совет районының «161 нче
урта гомуми белем бирүче рус-татар мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет
учреждениесе (Казан
шәһәре Совет районының “161 нче мәктәбе” ГБМБУ)
Бүгенге көндә укытуның интерактив
методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнаша, белемне, мәгълуматны
чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны тәкъдим
итә. Укучы актив, укытучы моның өчен шартлар тудыра. Шундый методларның берсе -
проектлар методы.
Проект
эшчәнлеге – уку эшчәнлегенең бер формасы буларак уку процессын укучы өчен
әһәмиятле итәргә сәләтле, проект эшчәнлегендә укучы үзенең иҗади потенциалын
тулысынча ача ала, үзенең фантазиясен, активлыгын, мөстәкыйльлеген,
тикшеренү-эзләнү сәләтләрен күрсәтә ала. Проект нигезендә төп проблеманы
чишүдә табылган ахыргы нәтиҗәгә юнәлеш ята. Аның өстендә эшләү барышында
укучылар мөстәкыйль рәвештә белем-мәгълүмат тупларга өйрәнәләр.
Проект
методының төп максатлары:
-
укучылар коллективында аерым
укучыларның сәләтләрен, белем-күнекмәләрен ачып күрсәтү;
-
тема, проблема буенча
кызыксынуларны тормышка ашыру;
-
укучыларның укытылганлылык
дәрәҗәсен күрсәтү, эзләнү, чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү.
Проектның
формалары төрле - коллектив проектлар, индивидуаль проектлар, язма проектлар,
телдән проектлар һәм башкалар. Проектның нәтиҗәсен репортаж, газета, реферат,
эзләнү-тикшеренү эше, слайдлар рәвешендә ясап була. Аларның тематикасы дәрес
темасы белән бәйләнә ала.
Проектлар өстендә эшне
оештырганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:
·
Проектның темасын
(проблемасын) формалаштырганда аны төрле информация чыганакларыннан
файдаланырлык, фәннең төрле өлкәләрен чагылдырырлык булырга тиешлеген истә
тотарга,
·
Проект өстендә эшләүгә мөмкин
кадәр күбрәк укучыны тартырга, һәркемгә белем дәрәҗәсен исәпкә алып биремнәр
бүлеп бирергә. Бу күпкырлы мәгълүмат җыярга мөмкинлек бирә.
Югарыдагылардан
чыгып проект өстендә эшне берничә этапка бүлеп карап була: проектны планлаштыру,
информация эзләү, туплау. Җыелган информация арасында бәйләнешне билгеләү. информацияне
гомүмиләштерү, системага салу, нәтиҗәләр чыгару. документлаштыру. (реферат,
презентация, доклад, газета һ.б., эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлау
Укучыларның проект эшчәнлеген оештыру җиңелләрдән түгел: укучыны
кызыксындыру, аның өчен кызыксындырырлык тема тәкъдим итү, укучылар белән
китапханәдә булып, кирәкле фәнни әдәбият сайларга ярдәм итү, китап белән
эшләргә өйрәтү, тема буенча интернет материалларына күзәтү ясау мөһим. Дөрес
оештырылганда бу эш үз гыйлемнәрен камилләштерергә омтылган укучыларга иҗади
мөмкинлекләрен үстерергә, фәнни эшне оештыруда беренче практик күнекмәләр
формалаштырырга, профессиональ юнәлеш бирүнең эчтәлеген баетырга мөмкинлек
бирә. Укытучының төп максаты – проблемага кызыксыну уяту, бары тик шул вакытта
гына проект эше максатка юнәлешле була, ә уку материалын үзләштерү аңлап укуга
китерә, укучылар эшчәнлеге танып-белү күнекмәләрен үстерә.
Проект эше үзәгендә укучы тора. Бу эштә катнашу укучылардан да
күпне таләп итә. Укучы мөстәкыйль эшләү күнекмәсенә ия булырга – кирәкле
информацияне туплый, өстәмә материаллардан файдалана, компьютер технологияләрен
куллана, үз эшен планлаштыра, әңгәмә кора, карарлар кабул итә, эзләнә, эшнең
нәтиҗәсен бәяли, үз фикерен әйтә алырга тиеш. Проект эше укучыларда үз эшенә,
коллектив эшенә җаваплылык хисе, тапшырылган эшне ахырына җиткерү сәләте
тәрбияли.
Яңа
стандартлар кертү сәбәпле туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методы куллану
бик отышлы. Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә,
мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.
Проект эшчәнлегенең уңай
яклары: укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап
алган тема өстендә эшли; үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән
башкара. Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланырга
була: “Сөйлә миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр -
өйрәнермен”.
Проект
методикасы куллану укучыларда эш барышында телне өйрәнүгә теләк уята.
Проект эшен оештыру барышында алар үзара аралаша, укытучы
тикшерүче ролен түгел, киңәшче ролен үти. Шулай ук әлеге
метод укучыны билгеле бер тема өстендә иҗади
эшләргә, төрле чыганакларны кулланып, үзаллы мәгълүмат табарга өйрәтә, уку
эшчәнлеген активлаштыра. Бөтен уку процессы укучыга юнәлтелә, аның кызыксынуы, тормыш
тәҗрибәсе, шәхси сәләтләре искә алына.
Проектлау,
укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була
алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр: проектлау биремен
эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм
рефлексия.
3 нче сыйныф
укучылары белән “Исемең матур – кемнәр куйган” проекты өстендә эшләү бик
кызыклы һәм файдалы рәвештә узды. Иң беренче чиратта укучылар белән “Уку
китабы” дәреслегендә бирелгән Гайсә Хөсәеновның “Исем” текстын укыдык.
Дәреслектә бирелгән кайбер татар исемнәренең мәгънәләре белән таныштык.
- Ә син үз
исемеңнең мәгънәсен беләсеңме? Сиңа исемне кем сайлаган? Балага исем
сайлаганда, әти-әниләр нәрсә турында уйлый? Татар баласына нинди исем килешле
булыр дип уйлыйсың? Кайсы эш катлаулырак: исем сайлаумы, әллә аны аклаумы?
Түбәндәге сорауларга җавап эзләгәндә бик кызыклы җаваплар ишетелде һәм баларның
әлеге тема буенча тагын да тирәтен мәгълүматлар эзләү, туплау теләге туды. Шул
максаттан чыгып сыйныф берничә төркемгә бүленде. Һәр укучы үз исемен генә
түгел, ә гаиләдәге һәр кешенең дә исеменең мәгънәсен ачыкларга дигән бирем
алды. Беренче төркем укучылары материалны презентация рәвешендә, икенче төркем
укучылары реферат формасында, ә өченче төркем буклетлар ясадылар. Шунысы бигрәк
тә кызыклы әлеге эшкә укучыларның ата-аналары да бик теләп кушылдылар,
балаларга ярдәм иттеләр, ә инде нәтиҗәдә укучылар үзләренең эшләре белән
ата-аналар җыелышында чыгыш ясадылар. Татар балаларына нинди исем килешле булыр
дип уйлыйсың? Исемне аклау кем эше? Әлеге сорауларга җавап ата-аналар белән
бергәләп эзләнде.
4 нче
сыйныфта укучыларга “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать” дигән темага
проект эшләргә тәкъдим ителде. Проект өстендә эш барышында алар туган як
табигатен сурәтләгән әсәрләрне (Г.Тукай “Ай һәм кояш”, ”Фатыйма белән
сандугач”, “Шүрәле”, М. Гафури “Болын”, М.Җәлил “Яңгыр”, “Чишмә”, А.Алиш “Кемгә
кирәк, кемгә кирәкми”, Н.Дәүли “Бала болыт”, Р.Бәшәр “Сандугачлы Ак инеш”,
С.Әхмәтҗанова “Саклыйк, әйдә, җир-ананы”) укып өйрәнделәр, рәссамнарның
(Б.Әлменов “Шүрәле”, Ф.Васильев “Яңгыр алдыннан”, “Юеш болын”, И.Грабарь
“Февраль зәңгәрлеге”) картиналары белән таныштылар, интернеттан материаллар
эзләп, карточкалар, иллюстрацияләр, презентация эшләделәр. Туган як табигате
турында язучы авторларның тормыш юллары белән кызыксындылар. Алар өйрәнелгән
шигырьләр, хикәяләр, картиналар арасыннан үзләренә күбрәк ошаганын ачыкладылар,
бу әсәргә үз мөнәсәбәтләрен белдереп “Туган як табигате” дип аталган рәсем
конкурсында катнаштылар. Иң ошаган әсәр урнашкан китап тышлыгын ясадылар. Иң
яхшыларыннан рәсем күргәзмәсе оештырылды, проектның презентациясенә дә
кертелде. Эшнең нәтиҗәсе булып китаплар, репродукцияләр, рәсемнәр һәм
балаларның үз куллары белән ясалган эшләрдән күргәзмә оештыру һәм кече
конфенциядә чыгыш ясау булды.
8 нче сыйныф
укучылары белән сугыш чорында төрле милләт халыклары шагыйрьләренең иҗатын
өйрәнү һәм чагылдыру максаты куелды. Шулай ук төркемнәргә бүленеп, һәр төркем
үзенә тема һәм язучыны сайлады. Шагыйрьләрнең сугыш чынбарлыгын гәүдәләндерүе,
герой – шагыйрь Муса Җәлил, башкорт Җәлиле – Хәйретдин Мөҗәй, рус шагыйре
Костантин Симонов – укучыларга түбәндәге темалар тәкъдим ителде. Иң беренче
чиратта укучылар элеге әдипләрнең иҗатлары белән таныштылар, тормыш юлын
өйрәнделәр, Муса Җәлил һәм Костантин Симонов иҗаты белән укучылар инде таныш,
Ә менә Хәйретдин Мөҗәй белән күбесе яңа гына танышты, интернет чыганаклар аша
да һәр язучы турында бик күп материал, фотолар тупланды. Һәр төркем үз язучысы
турында презентация һәм буклет ясады һәм чыгыш ясады. Аеруча кызыксынган
укучылар әлеге теманы тагын тирәнтен өйрәнүне дәвам итеп шәһәр һәм республика
күләмендә оештырылган конфенцияләрдә чыгыш ясап призлы урыннарга да лаек
булдылар.
Проект җитәкчесенә берничә киңәш тәкъдим итәргә була: эшне
оештыруга иҗади якын килегез, укучылар инициативасын чикләмәгез, укучылар
мөстәкыйльлеген мактагыз, турыдан-туры күрсәтмәләр бирмәгез, эшне бәяләгәндә
онытмагыз: бер кат юкка тәнкыйтьләгәнче ун кат юк өчен мактагыз, предметара
бәйләнешләрне ачыкларга өйрәтегез, укучы үзе генә дә булдыра алган очракларда
ярдәм итүдән сакланыгыз,эш барышында укучылар тәрбиясе турында да онытмагыз.
Гомумән,
проектлау технологиясенең кулланылу даирәсе бик киң, аны дөрес һәм урынлы
кулланганда ул укытучыга ышанычлы ярдәмче функциясен үти ала,ә проект
укучыларның белем алуда активлыгын тәэмин итү, туган тел һәм әдәбияты өйрәнүгә
кызыксыну уяту, төпле белем бирү чарасы булуын истән чыгарырга ярамый.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.