Инфоурок Родной язык Другие методич. материалыТуган телдән мастер-класс. Уку-күңел нуры (Буктрейлер ясау турында)

Туган телдән мастер-класс. Уку-күңел нуры (Буктрейлер ясау турында)

Скачать материал

 

                                      Уку-күңел нуры

                                                     

Мастер- классның максаты:  Китап укуга кызыксыну уяту, китап укуның файдасын һәм кирәклеген төшендерү.

Бурычлары:

- балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуга юнәлтү;

- китап укуның файдалы якларын ачу;

-танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту.

 Мастер классның әһәмияте, актуальлелеге: балаларда  китап укуга кызыксыну уятуда заманча алымнар куллану.

                            Мастер класс барышы

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!Үземнең чыгышымны яраткан шагыйрем Г.Тукай шигыреннән өзек белән башлап җибәрәсем килә:

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз - үземне күралмыйча рухым төшсә...

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

     Аның изге сәхифәләрен актарам.

–Нигә нәкъ менә бу шигырь? Сүз нәрсә турында булыр? (Китап) Әйе, бүген сүзебез китап уку, ничек итеп балаларда китап укуга кызыксыну уяту, китапка мәхәббәт тәрбияләү турында.

Без шундый катлаулы, авыр заманда яшибез, халкыбызның буыннан-буынга тапшырыла торган иң кадерле, иң изге мирасы-телебезгә булган караш үзгәрде. Бу күңелебезне бик борчый, иң авырткан бер сызлавык булып, йөрәкне әрнетә. Ә туган телгә, халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләргә ихтирам китаплар, әдәби әсәрләр аша  тәрбияләнә. Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк: “Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле. Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш. Китапсыз күңел-буш күңел, китапсыз йорт-нурсыз йорт, китапсыз милләт-киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!Әлегә...”

Балаларыбыз китап укудан бизеп бара. Алар компьютер, интернет дөньясына кереп чумган. Кулына китап тотып укучылар саны көннән-көн кими. Китап укымаган баланың фикерләү сәләте түбән, күңеле, эчке дөньясы , шулай ук сүзлек хәзинәсе дә бик ярлы була.

Ничек итеп балаларда китап укуга кызыксыну уятырга? Бу сорау безне – укытучыларны бик борчый. Бүген үзем теләп куллана торган бер алымга тукталасым килә. Буктрейлер (китапнамә) ясау турында сөйләп китәргә телим.

Нәрсә соң ул буктрейлер?(англ.booktrailer). Кыскача һәм гади итеп әйткәндә, китапка реклама ясый торган видеоролик. Әйе, китапка да реклама кирәк хәзер. Тарату өчен менә дигән канал-Интернет, ә популяр форма булып видеоформат санала.

Әйдәгез, 2 төркемгә бүленик. Буктрейлер ясау тәртибе белән танышыйк һәм кәгаздә булса да ясап карыйк.

Эшне нәрсәдән башларга? План төзибез.

1.Китап сайлау.

2.Буктрейлер өчен сценарий төзү. Сюжетны уйларга һәм текст язарга кирәк. Сюжетны шундый итеп төзергә кирәк, укучыда кызыксыну барлыкка килсен, әсәрдәге вакыйгаларның дәвамын белү теләге тусын. Ә моны китапны укып кына белеп була.

3.Алдагы этап-сюжетка туры килерлек материал туплау.

-фото, видеоматериал;

-әсәрдән цитаталар;

-музыка;

-китап тышлыгы, язучының портреты.

4.Текстны яздыру. Алдан уйларга: текстны аудио белән бирергәме, яки слайдларда субтитрлар беләнме.

Төркемнәрдә эшлибез.1 нче төркем башлангыч сыйныфлар өчен, ә 2 нче төркем 5-11 сыйныфлар өчен китапнамә ясый. (Китапны, өзекләрне сайлыйсыз, урнаштырасыз, портретны, китап тышлыгын куясыз, бизисез)

Буктрейлер ясау өчен нинди техник чаралардан файдаланабыз?

1.Микрофон, камера.

2.Эшләү өчен Windows Movie Maker программасы.

Буктрейлерлар төзү әле модага гына кереп килә, шулай да аны ясауның гомуми принциплары  инде барлыкка килде .

1.Ролик озын булмаска, 3 минуттан артмаска тиеш.

2.Бер төрле генә рәсемнәр куллану яхшырак: ясалган, фото яки анимацион.

3. Роликта интрига булырга тиеш. Моның өчен яхшы цитаталар, өзекләр сайлау мөһим.

4.Шрифт аңлаешлы һәм укырлык булсын.

5.Укучыларның яшь үзенчәлекләрен , нинди аудитория өчен эшләнгәнен истә тоту мөһим.

Мин үзем буктрейлерларны ясыйм һәм балаларга тәкъдим итәм. Аларның үзләрен дә әкренләп бу эшкә тартам. Башта кәгазь вариантта, аннары презентация рәвешендә, зуррак классларда видеоролик рәвешендә ясарга өйрәнәбез. Китапнамә ясау өчен, китапның эчтәлеген белергә кирәк. Шулай итеп, балалар китапны укып чыгарга тиеш булалар.

-Хәзер үзем ясаган буктрейлерны күрсәтеп китәргә телим.

-Төркемнәрнең эшләре белән дә танышып китик.

Китап укуга тартуның башка юллары да бар. Вконтакте челтәрендә Белем.ру порталы җитәкчесе  Раил Гатауллин  “Әдәби марафон” проекты оештырды.21 көн буена үзеңә ошаган әсәрне укып, өзекләр сайлап куеп барасың. Бу да реклама булып чыга инде. Мин үзем дә “Әдәби марафон”да катнаштым, бик ошады. Китап укуга кызыксыну туа. Вакыт та табыла икән, теләк кенә булсын. ТР Милли китапханәсендә “Әдәби алан” клубы эшли башлады. Анда әдәбият һәм китап турында сөйләшүләр, язучылар белән очрашулар үткәрелә.

Сүземне якташыбыз К.Насыйри сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул болай дигән: “Китап-бакча ул. Андагы язулар шул бакчаның гөлләре.”

Шушы китап дигән бакчадагы матур гөлләрне үзебезнең күңел бакчабызга алып, күңелләребезне нурландырсак иде.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Туган телдән мастер-класс. Уку-күңел нуры (Буктрейлер ясау турында)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Проректор

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 747 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.01.2021 1190
    • DOCX 43 кбайт
    • 41 скачивание
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Замалиева Лилия Ильгизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Замалиева Лилия Ильгизовна
    Замалиева Лилия Ильгизовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 10495
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Русский язык и литература")

Учитель русского языка и литературы

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 62 человека

Курс повышения квалификации

Родной (русский) язык: теория и методика преподавания в образовательной организации

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 39 человек

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Маркетинг и продажи: стратегии и инструменты для успешного бизнеса

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация иммунолога-аллерголога. Индивидуальный подход к вакцинопрофилактике детей: кому, когда, как и зачем?

Перейти к трансляции