Инфоурок Другое Другие методич. материалыУрок "Билгеле киләчәкзаман"(8 класс)

Урок "Билгеле киләчәкзаман"(8 класс)

Скачать материал

ТЕМА: Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Максат:Киләчәк заман фигыль төрләрен һәм формаларын ныгыту, телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. Киләчәктә үзләренә ошаган һөнәр сайлауга этәргеч бирү, төрле һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау:Дәреслек, һөнәр турында рәсемнәр, карточкалар, китап басмалары.

 

 

 

I.                    Дәресне оештыру.

-Укучылар, бүген кышның беренче көне-1 декабрь. Салкын кыш килеп тә җитте.Кышның беренче ае – декабрь, икенче ае нинди? Өченче ае нинди?

-Кыш айлары салкын айлар. Әйтегез әле, бүген урамда һава торышы нинди?

-Укучылар, киләчәктә һава торышы нинди булыр, сез ничек уйлыйсыз?

-Көн салкын булуга карамастан, кәефләрегез ничек?

-Авырмыйсызмы?

           

 

II.        .Фонетик зарядка.

-ү ә җ ө һ ң авазларын кабатлап, алар белән сүзләр һәм сүзтезмәләр төзү.

            җитәкче...................иң яраткан дәрес

            һөнәр.......................үтелгән тема

-Бүлмәдә нинди әйберләр, җиһазлар бу авазлар белән әйтелә, санап чыгарга.

           

 

III.       Бүгенге дәресебезнең темасы “ Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль”. Без сезнең белән киләчәк заман фигыль төрләрен һәм формаларын искә төшерербез, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез. Киләчәктә үзегез сайлаган һөнәрләр турында фикер алышырбыз

IV.              Дәрес барышы.

1.-Укучылар, әйдәгез әле киләчәк заман фигыль төрләрен искә төшерик: 3 төрле

            а) билгеле киләчәк заман

            -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк.                    булачак

            б) билгесез киләчәк заман

            -ар, -әр, -ыр, -ер, -р              булыр

            в) киләчәк үткән заман        киләчәк иде, булыр иде.

-Киләчәк үткән заманга алдагы дәресләрдә күбрәк тукталырбыз. ( Таблицаны күрсәтү)

(Укучыларның мисаллары тыңлана)

2.-Укучылар, билгеле киләчәк заман зат-сан белән төрләнәме?

            ( Бер укучы 1 сүзне телдән төрләндерә)

            ( Таблицаны күрсәтү)

            ( Бер укучы булачак сүзен тактада төрләндерә)

-Билгеле киләчәк заман фигыльләре белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә.

-Укучылар, билгеле киләчәк заман фигыленең нинди формалары бар?

            Барлык формасы, юклык формасы

-Искә төшерик әле, юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала?

            -ма, -мә.

            булачак                                булмаячак

(Карточкалар белән эш; юклык, барлык формаларына мисаллар китерергә)

-Юклык формасы шулай ук зат-сан белән төрләнә.

(Бер укучы тактада төрләндерә)

3.-Ә хәзер китапларны ачып (86 нчы бит) 1 нче күнегү өстендә эш. (Тексттан берәр җөмлә укып, аларны тәрҗемә итергә һәм фигыльнең заманнарын ачыкларга)

4.-Укучылар, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны языгыз, сыйныф эше, 2 нче күнегү.

            (Фигыльләрне билгеле киләчәк заманда төрле затларга кулланып язырга. Алар белән 3 җөмлә телдән төзәргә)

5.Төркемләп эш. (Карточкалар өләшергә) Рәт буенча карточка биреп русчадан татарчага тәрҗемә итергә.

6.-Киләчәк заман булгач, безнең киләчәк тормышта сайлаячак һөнәрләр дә бар бит әле. Әйдәгез әле, сезнең булачак һөнәрләрегез турында сөйләшеп үтик әле.

            а) Нинди һөнәрләрне беләсез? Санап чыгыгыз әле.

            б) Плакаттагы һөнәрләрне укып, аларны тәрҗемә итергә.

            в) Син кем булачаксың? (Балалардан сорауга җавап тыңлау)

-Сезгә өй эше итеп, үзегез сайлаячак һөнәрләрегез турында кечкенә хикәя язып, аны сөйләргә өйрәнеп килергә кирәк иде. (Укучыларның өй эшләрен тикшерү, тыңлау)

-Сезнең хикәядә билгеле киләчәк заман кулланылганмы? Шул җөмләләрне табып укып китегез әле.

7.Сайлаган һөнәр турында бер-берегез белән әңгәмә төзегез әле. Киләчәк заман фигыль кушымчаларны кулланырга.

8.Тормышыбызда һөнәрләр бик күп, без аларның кайберләрен сезнең белән санап үттек. Һәрбер һөнәр үзенә бер төрле яхшы, кирәкле, файдалы. Тикмәгә генә әйтмәгәннәр бит “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

-Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

-Һөнәр турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

            Һөнәрләр турында мәкальләр генә түгел, аның турында җырлар, шигырьләр дә бик күп. Хәтта кроссвордлар да чишәләр. Укучылар, әгәр дә без бу кроссвордларны чишсәк, бер һөнәр иясенең исеме чыгар.

1.                  халат

2.                        дару

3.                          бинт

4.                       шифаханә

5.                          белем

1.Шифаханәдә кия торган кием.

2.Авырганда даруханәдән алалар.

3.Яраны бәйли торган материал.

4.Больница ничек тәрҗемә ителә?

5.Яхшы табиб булу өчен нәрсә кирәк?

-Мәктәпне бетергәч, сезнең кайсыгыздыр медицина институтын тәмамлап, табиб булыр. Табиб кем ул? Шул турыда тыңлап алыйк әле.

-Табиб нинди сыйфатларга хас булырга тиеш?

        Белемле, акыллы, зирәк, кешегә ягымлы карашлы, уңган, эшчән, чиста һ.б.

-Бу сыйфатларга табиб булган кеше генә хасмы? (Җаваплар тыңлана)

-Әйе, бу сыйфатлар барлык һөнәр ияләренә дә хас булырга тиеш. Ул сыйфатлар безгә дә хас булырга тиешләр. Без аларны онытмаска, истә тотарга тырышырбыз.

-Әйеме?

            V. Өй эше. Язылган хикәяләрне кулланып, аларны тулыландырып “Минем булачак һөнәрем” дигән темага сочинение язып килергә.

            VI. Йомгаклау.

а) киләчәк заман хикәя фигыльләрнең төрләрен әйтергә.

б) нинди кушымчалар бар?

в) юклык формасы нинди кушымчалар белән әйтелә?

Укучыларга рәхмәт әйтү, аларга билгеләр кую.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок "Билгеле киләчәкзаман"(8 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 158 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.05.2016 772
    • DOCX 18.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдрахманова Гульнара Хадисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6139
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Стрессоустойчивость и успех в учебе: практические методики и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек