3 нче Б сыйныфында татар теленнән
үткәрелгән
дәрес
эшкәртмәсе.
Дәреснең темасы:
Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
Максатлар:
1.Белем бирү максаты: Укучыларны берлек
сандагы исемнәрне күплек санга куярга һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү.
2.Фикерләү сәләтен үстерү: Логик фикерләү
сәләтен,иҗади активлыкларын,орфографик сизгерлекләрен үстерү.
3.Тәрбияви максат: Татар теленә
ихтирам,аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау:
ноутбук,экран,проектор,карточкалар,тестлар,кышкы табигать күренешләрен
тасвирлаган рәсемнәр,дәреслек.
Дәрес тибы:
Яңа
материалны өйрәнү.
Предметара бәйләнеш:
Әдәби
уку.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.Уңай
психологик халәт тудыру.
1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен
тикшерү.
-Исәнмесез укучылар,хәерле көн!
-Исәнмесез хәерле көн,имин булсын бу көн!
-Рәхмәт укучылар.Бүген безнең дәресебезгә
районыбызның төрле мәктәпләрендә эшләүче укытучылыр килде.Әйдәгез алар белән дә
матур итеп исәнләшик.
-Исәнмесез кадерле кунаклар!
-Хәерле көн дуслар сезгә,хәерле көн
һәммәгезгә!
Татар телен өйрәнүдә уңышлар булсын безгә.
Гел бишлеләр алып торыйк,өлкәннәрне
сөендерик,
Шушы изге теләк белән хәзерге дәресебезгә
керик.
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
-Бүген сыйныфта кем дежур?
-Бүген сыйныфта мин Ләйлә дежур.
-Бүген ничәнче число?Атнаның кайсы көне?
-Урамда нинди һава торышы?
-Ләйлә урамда кар явамы,шул турыда
Гөлназдан сора әле!
-Гөлназ бүген урамда кар явамы? Һ.б.
-Укучылар сез Гөлназ белән килешәсезме?
3. Кышкы табигать турында әңгәмә.
-Әйе,чыннан да табигатьтә кыш фасылы
башланды.Әйдәгез кыш фасылына керүче айларны санап чыгыйк әле.
-Кышкы табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?
-Хайваннар,кошлар тормышында нинди үзгәрешләр
бар?
-Кыш көне балалар нинди уеннар
уйныйлар?һ.б.
4. Матур язу.
- Әйдәгез укучылар, экранда язылган
җөмләне укып чыгыйк әле
Туг ягыма кыш килде.
Шушы җөмләне матур итеп дәфтәребезгә
күчерп языйк әле. Дәфтәрләрне ачабыз,числоны,көн исемен , җөмләне язабыз.
Язганчы тылсымлы сүзләребезне әйтәбез.
Дөрес итеп утырам, язам, җайлап матурлап,
Ярамый бит дәфтәргә төшерергә кара тап!
Ручканы мин дөрес тотам, дәфтәрне авыш
итәм,
Хәрефләрне дә язамын, чистаһәм матур итеп.
-Ә хәзер биремне үтибез. Җөмләдәге калын
әйтелешле сүзләргә бер сызык, нечкә әйтелешле сүзләргә ике сызык сызабыз.
(Тикшерәбез, аңлатабыз.)
-
Ә без тагын нинди сузык авазларны
беләбез?
Парлары белән әйтеп чыгабыз. Нәтиҗә
чыгарабыз.
Димәк, татар телендә сузыклар ике төркемгә
бүленә: калын һәм нечкә әйтелешле сузыклар.
II. Актуальләштерү.
1. Мәкальләрне искә төшерү.
-Укучылар, сез мәкальләр беләсезме? Әйдәгез
тикшереп карыйк әле. Хәзер без бер уен уйнап алырбыз. Уен “Ахырын тап” дип
атала.
Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез
ахырын дәвам итәргә тиеш буласыз.
-Тел күрке-...
-Тел ул-...
-Теле барның-...
-Сөйдергән дә тел-...
- Әйе, укучылар җир йөзендә яшәгән
халлыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда
яхшырак белгән, үзенә генә хас булган бер тел була. Шул телдә аның
әти-әнисе,туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә бу телне туган тел-ана теле дип
атыйлар. Менә тиздән 21нче февральдә бөтен дөнья күләмендә туган тел көне
билгеләп үтелә.
2. Сорауларга җавап бирү.
- Ә безнең туган телебез нинди тел соң
укучылар?
- Әйе, татар теле. Ул безнең ана телебез. Без
үз телебезне яратырга һәм онытмаска тиешбез. Ә тел ярдәмендә нәрсәне дә булса
хәбәр итү, әңгәмә алып бару нәрсә дип атала соң?
-Сөйләм дип атала.
-Сөйләм нәрсәләрдән тора соң?
-Сөйләм җөмләләрдән тора
-Җөмләләр нәрсәдән төзелә?
-Җөмлә сүзләрдән төзелә.
-Сүзләр нәрсәдән төзелә?
-Сүзләр иҗекләрдән төзелә.
3.”Кайсы артык уены”
-Укучылар, хәзер экрандагы сүзләрне
игътибар белән укып чыгыгыз әле, алар арасында бер артык сүз яшеренгән. Моның өчен
һәр сүзгә сорау куеп чыгарга кирәк.
-Кызыл сүзе артык. Ни өчен? Ул нинди сүз
төркемен белдерә.
-Ә калган сүзләр нәрсәне белдерә?
Димәк,
нәрсә ул исем? Нәтиҗә чыгару.
Исем предметны белдерә. Кем? Нәрсә? сорауларына
җавап бирә. Кем? соравы рус теленнән аермалы буларак бары тик кешеләргә карата
куела.
III. Яңа теманы аңлату.
Экрандагы җөмләләр буенча эш.
-Әйдәгез экрандагы җөмләләрне игътибар
белән укып чыгыйк әле. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә
керәләр? Аларга нинди сораулар куябыз?
Машина-машиналар, имән-имәннәр, чишмә-чишмәләр
сүзләре
-Исем турында нинди яңалык белдек?
Димәк,
исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр.
-Берлек сандагы исемнәр ничә предметны, күплек
сандагы исемнәр ничә предметны белдерәләр?
Димәк,
бүгенге дәресебезнең темасы ничек атала инде
-Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе
дип атала.
Дәреснең модулен бер укучы тактада төзи
һәм аңлата.
IV. Ял минутлары.”Кояшлы
ил” җыры музыка астында күнегүләр белән башкарыла.
V. Табышмаклар әйтү.
-Укучылар, әйдәгез табышмаклар әйтеп
белемнәребезне ныгытып алыйк әле. Җавапларыгызны дәфтәрегезгә күплек санга куеп
языгыз.
1. Кешенең дусты,йортның сакчысы(эт)
2. Урманнан чыгар,койрык асты чуар(төлке)
3.”Алма”дисәңдә алалар,ни була ул
балалар(алма)
4. Ак мамык кебек,ялтырый алмаз
кебек.(кар)
5. Агач башы тукылдык,тукый,тукый тук
булдык(тукран)
6. Багана яна,көле юк.(шәм)
7. Бөтен җирне кызылга буяр,ләкин канга
буямас,
Кайчан гына атса да ул, беркем дә куркып
уянмас.(таң ату)
-Ә хәзер кушымчаларның астына сызыгыз. Җилкәдәш
күршегез белән дәфтәрләрегезне алышынып җавапларыгызны тикшерегез.
Сүзләрне укыйлар, кушымчаларны аңлаталар. Нәтиҗә
чыгаралар.
Димәк,
калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, нечкә әйтелешле сүзләрә нечкә
кушымчалар ялгыйбыз.
VI.Өйрәнелгән
материалны кабатлау этабы.
1. Конрэс структурасы буенча эшлибез.
Карточкага сүз язылган, сүзгә тиешле күплек сан кушымчасын ялгарга һәм үзеңә
тиешле почмакка барып басырга, ни өчен монда басканыңны аңлатырга.
2. Дәреслек буенча эш.
154нче күнегүне язмача эшлибез. Күплек сан
ясаучы кушымчаларның тиешлесен куеп башта калын әйтелешле сүзләрне,аннары нечкә
әйтелешле сүзләрне язабыз.
3. Тестлар белән эш.
VII. Өй эше турында мәгъләмат бирү.
Iв. 152нче күнегү.
IIв. Уку китабыннан 5кош һәм 5җәнлек исеме
табып күплек санга куеп язарга.
IIIв. Сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар
исемен күплек санга куеп язарга.
VIII. Рефлекция. (Дәрескә йомгак ясау)
-Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
-Дәрестә нәрсәләр эшләдек? Нәрсәләр
өйрәндек?
-Нәрсәләрне авыр үзләштердек? Нәрсәләр
аңлашылмады?
IX. Үзбәя.
-Ә хәзер алдыгыздагы түгәрәкләргә
үзегезнең исемнәрегезне
языгыз.Тактада эленгән рәсемнәрне
игътибар белән карагыз.
Кем бүгенге дәресне тулысынча аңладым дип
уйласа, түгәрәкне
Кояшка куйсын,ә кем тулысынча аңлап
бетермәдем дип уйласа,ул укучы түгәрәкне Айга куйсын,әкем бетенләй аңламадым
дип уйласа Малай рәсеменә куйсын.
-Ә хәзер рәсемнәрне кабат карыйк һәм
нәтиҗә чыгарыйк
-Шуның белән дәресебез тәмам.Сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.