Муниципальное бюджетное
общеобразовательное учреждение «Габишевская
СОШ им. М.А.Гареева»
Лаишевского муниципального района
Республики Татарстан
Разработка урока по родному (татарскому
языку)
для учащихся-татар школ с русским языком
обучении
Тема урока:
“Фразеологизмнар”
5 класс
Миннуллина Лилия Рашитовна,
учитель
высшей
квалификационной категории
Габишево-2021
Дәреснең
максаты.
Белем бирү: фразеологизм
төшенчәсе белән таныштыру, текстта фразеологизмнарны танып белергә, аларны
телдән һәм язма сүздә кулланырга өйрәтү.
Үстерелешле: фразеологизмнарны телдән һәм
язма сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү; фразеологик әйләнешләрнең
үзенчәлекләрен билгеләү күнекмәләрен формалаштыру, аларны сөйләм агымында башка
сөйләм берәмлекләреннән аеру; укучыларның иҗади сәләтен һәм образлы фикерләвен
үстерү; укучыларның сүзлек запасын баету.
Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, аның
матурлыгына һәм күп мәгънәлелегенә мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр:
Шәхескә
кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; эшне җаваплы,
аңлап башкару; татар телен белүнең әһәмиятен аңлау; татар теленең лексик
байлыгын, тел өчен горурлык хисен аңларга; сөйләм камилләшүенә омтылырга.
Метапредмет: сөйләм эшчәнлеге
төрләренә ия булу; алган белем, осталык һәм күнекмәләрдән иркен файдалану; тел
нормаларына таянып, үз фикереңне төгәл, аңлаешлы әйтә алу .
Предмет буенча: фразеологизмнарның
лексик әһәмиятен һәм грамматик төзелешен белү; фразеологик сүзлектә
фразеологизмнарны билгеләү ысулы; татар теленең фразеологик сүзлекләре турында;
сәнгать әсәрләрендә фразеологизмнарны куллану үзенчәлекләре турында белү;
фразеологизмнарны аларның билгеләре буенча танып белү; фразеологизмнарның
лексик әһәмиятен билгеләү; фразеологизмнарны сөйләмдә куллану.
Универсаль
уку гамәлләре:
Регулятив: дәреснең
максатын ачыклый алу; эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү;
эшчәнлеккә үзбәя бирү;
Танып-белү: кирәкле
мәгълүматны эзләп табу; сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү; уй-фикерне язма
һәм әйтмә формада аңлап оештыру.
Коммуникатив УУГ: аралашу
вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен
тыңлап, уртак фикергә килү.
Дәреснең тибы: яңа белемнәр
формалаштыру.
Предметара
бәйләнеш: әдәбият, рус теле
Укыту
методы: проблемалы ситуация тудыру, тикшерү.
Эшне
оештыру формалары: күмәк, индивидуаль, төркемдә эшләү.
Дәреслек:
Шәмсетдинова
Р.Р., Һадиева Г.К.,Һадиева Г.В.
(Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек
(электрон) 5 нче сыйныф. Казан, “МӘГАРИФ-Вакыт” нәшр., 2017.
Җиһазлау: проектор,
ноутбук, презентация, экран, карточкалар; Р.К.Сәгъдиева, Д.Х.Хөснетдинов.
Татар теленнән презентацияләр. "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты.
Дәрес
барышы
I.
Мотивлаштыру.
-
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, яхшы кәеф телим сезгә.
II.
Актуальләштерү.
-
Укучылар, без телнең кайсы бүлеген өйрәнәбез?
Көтелгән җавап:
-Лексикология бүлеген.
-
Яхшы, төп эшкә керешкәнче өй эшен тикшереп китик.
-
Бүген без ике төркемгә бүленеп эшләрбез.
Өй
эшен тикшерү. Һәр төркемнән берәр укучы Вакытлы
матбугат, Интернет материалларыннан табып язган яңа сүзләр, ягъни неологизмнарны
укый, лексик мәгънәләрен аңлата.
III.
Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
- Укучылар, тактадагы
рәсемнәргә игътибар итик әле. Бирелгән предметларның беренче хәрефләрен
җыйсагыз, бүгенге дәресебезнең темасы килеп чыгар.
Шул ук вакытта сүзлек эше дә
башкарыла. Орчык – веретено.
- Нинди сүз килеп чыкты?
Көтелгән җавап:
- Фразеологизм.
- Бик дөрес. Димәк, бүгенге
дәресебезнең темасы - Фразеологизмнар. Яхшы. Хәзер текст укыйбыз.
- Илһам белән Айнур бик күптәнге дуслар. Берсе авызга су капкан
кебек дәшмәс булса, икенчесе авызы белән кош тота. Шулай булса да, уртак тел
таба беләләр иде. Бер көнне бу ике дус, ташбака адымы белән урам буйлап
киттеләр. Карасалар, бер урында таптанып, сыйныфташлары Азат басып тора. Аның
чебеннән фил ясарга яратканын белсәләр дә туктарга булдылар. Азат тагын теле белән
тузга язмаганны сөйләргә тотынган иде, дуслар аңа кул селтәп китеп бардылар.
- Текст нәрсә турында? Сезгә барлык сүзләрнең
мәгънәләре аңлашыламы?
-
Җаваплар.
- Укучылар, күчерелмә мәгънәдә нинди
сүзләр бар?
- Җаваплар.
- Хәзер тексттан күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне
эзләп карыйбыз һәм мәгънәсен аңлатабыз.
Авызга су капкан кебек - дәшмәү
Авызы белән кош тота – оста сөйли
Уртак тел – бер уйда
Ташбака адымы - әкрен
Бер урында таптану – бер җирдә
басып тору
Чебеннән фил ясау – әзне
күбәйтеп күрсәтү
Тузга язмаганны сөйләү – кирәкмәгәнне сөйләү
Кул селтәү – кирәксезгә санау
- Укучылар, сезгә аңлаешлырак
булсын өчен, экранда тәрҗемәсен дә карап китик.
Авызга су капкан кебек –
набрать в рот воды
Авызыннан кош очырта - соловьем петь
Уртак тел табу – найти
общий язык
Ташбака адымы белән –
черепашьими шагами
Бер урында таптану –
топтаться в одном месте
Чебеннән фил ясау –
делать из мухи слона
Тузга язмаганны сөйләү -
сплошная чепуха
Кул селтәү – махнуть рукой.
- Бу сүзләр сүзтезмәләргә
охшаганнармы?
Көтелгән җавап:
- Әйе, охшаганнар.
- Аларны аерым кисәкләргә таркатып
буламы?
Көтелгән җаваплар:
-Мәгънәсе бозыла.
- Икенче төрле әйтеп була.
- Димәк, укучылар, бу сүзләрне бер
сүз белән, икенче төрле әйтеп була икән. Аерым кисәкләргә таркатып булмый.
- Бу сүзләрне ничек атап була?
Көтелгән җавап:
- Фразеологизмнар.
- Фразеологизмнар ничек барлыкка килә
соң?
- Аларның бай чыганагы халык сөйләме:
мөгезсез сыер, куркак куян, сатлык җан. Фразеологизмнарның кайберләре төрле
әкиятләрдән алынган: су анасы, кәкре каенны терәткән. Татар теленә рус теленнән
кергән фразеологизмнар: делать их мухи слона – чебеннән фил ясау, золотые руки
– алтын куллар.
Дәреслек белән эш.
270 нче күнегү.
Фразеологизмнарны мәгънәләре туры килгән сүзләр белән парлап, күчереп язарга.
Экранга карап эшләрне
тикшерәбез. Үзбәя.
Физминутка, төшеп калган
сүзләр урынына хайван исемнәрен куярга, ым, ишарә (мимика, жест) ярдәмендә
күрсәтергә.
Ач ... кебек (бүре)
Хәйләкәр ... кебек (төлке)
Куркак ... кебек (куян)
Кабаручан ... кебек (күркә)
Сүлпән ...
кебек (аю)
Кире ...
кебек (ишәк)
Сәламәт … кебек (үгез)
Чәнечкеле ... кебек (керпе).
Рәсемнәргә карап, фразеологизм
әйтергә. Ике төркемдә эшлиләр.
Тикшерәбез. Үзбәя.
Укучылар синквейн төзиләр. Төркемнәрдә
эш. Мәсәлән:
Фразеологизм.
Кызыклы, тормышчан
Белдерә, бизи, булыша
Сүз ачык һәм эмоциональ.
- Фразеологизм турында сөйләштек. Без тагын нинди сүзләр беләбез?
Көтелгән җавап:
- Антоним, синоним, омоним, яңа сүзләр.
- Мисаллар китерәбез. Күчерелмә мәгънәдәге
сүзләрне фразеологизмда кулланып булганны аңладыгыз. Ә менә антоним, синоним
сүзләрне кулланырга мөмкинме?
- Җаваплар.
- Балтасы суга төшкән, түбәсе күккә тигән. Болар
нинди сүзтезмәләр?
- Фразеологизмнар.
- Бу сүзләр бер-берсенә нинди мәгънәдә?
- Капма-каршы, антоним булалар.
- Яхшы.
Карточкалар белән эш. Беренче
төркем “Алдалау”, икенче төркем “Шатлану” сүзләрен туры килгән фразеологизмнар
язалар.
Авызы колакка җитү, тишек
көймәгә утырту, стенага борчак ату, җиденче кат күктә булу, түбәсе күккә тию,
күз буяу, кәкре каенга терәтү.
- Бер-берегезнең эшен
тикшерергә. Бәя куярга.
- Укучылар, шатлану – яхшы
нәрсә, ә менә алдашу әйбәтме?
- Җаваплар.
- Бер
ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар. Килешәсезме?
- Җаваплар.
- Карточкада нинди мәгънәдәге сүзләр булды, уйлап
карагыз әле? Көтелгән җавап:
- Синонимнар.
- Булдырдыгыз.
- Фразеологизмнар телдә бик
күп. Сез ничек уйлыйсыз, аларның мәгънәләре турында каян белергә була?
- Җаваплар.
- Әйе, аңлатмалы һәм
фразеологик сүзлекләрдән белергә була. Зурлардан сорарга була. Татар телендә Н.
Исәнбәтнең ике томдагы фразеологик сүзлеге, Ф.Сафиуллинаның фразеологик
сүзлекләре бар.
- Әйдәгез, укучылар хәзер экраннан
фразеологизмның кагыйдәсен укыйк.
- Фразеологизм – ике яки берничә сүздән төзелгән,
күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзләр тезмәсе. Фразеологизмнар сөйләмдә бер мәгънә аңлаталар, бер җөмлә кисәге
булалар, аерым кисәкләргә таркалмыйлар.
Фразеологизм сүзеннән
кроссворд төзеп карыйбыз, безгә моның өчен баягы сүзләр ярдәмгә килер, кем
исендә калдырды икән? Үз сүзләрегез дә ярый.
ф
|
и
|
л
|
|
р
|
о
|
я
|
л
|
ь
|
|
а
|
ю
|
|
з
|
е
|
б
|
р
|
а
|
|
е
|
л
|
а
|
н
|
|
|
о
|
ч
|
к
|
ы
|
ч
|
|
л
|
а
|
м
|
а
|
|
|
о
|
р
|
ч
|
ы
|
к
|
|
г
|
ө
|
л
|
|
и
|
ш
|
ә
|
к
|
|
з
|
о
|
н
|
т
|
|
м
|
а
|
й
|
м
|
ы
|
л
|
IV.
Рефлексия.
Фразеологизмнарның
телдә нинди әһәмияте бар?
-
Фразеологизмнар безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Алар кара-каршы сөйләшкәндә,
җанлы сөйләмдә, матур әдәбиятта кулланыла.
- Шулай итеп, фразеологизмнар дип без
нәрсәгә әйтәбез?
Көтелгән җаваплар:
-
Алар ике яки берничә сүздән тора.
-
Күчерелмә мәгънәле була.
-
Аларны аерып булмый.
-
Аларны бер сүз белән алыштырып була.
-
Сүзтезмәләргә охшаганнар.
-
Укучылар, фразеологизмнар нәрсә өчен кирәк?
Көтелгән
җавап:
- Фразеологизмнар сүзне бизи,
аны матур, образлы итә.
- Чынлап та, укучылар, сүзлек
запасы никадәр бай булса, кеше үз фикерен шулкадәр кызыграк, яхшырак белдерә.
V.
Өй эше.
1)
275 нче күнегү. Фразеологизмнарны күчереп язарга; мәгънәләрен аңлатырга.
2)
Бу фразеологизмнар белән җөмләләр язарга, яки әдәби әсәрдән фразеологимнар
табып язарга.
VI.
Йомгаклау.
- Дусларыгызның
сезне тын да алмыйча тыңлауларын теләсәгез, үз сөйләмегездә төз, кыска һәм образлы
гыйбарәләрне кулланырга өйрәнегез. Сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.