“Хәзерге
заман
хикәя
фигыль”
4
нче сыйныф татар төркеме өчен дәрес
Тема. Хәзерге
заман хикәя фигыль.
Максат. Укучыларны
хәзерге заман хикәя фигыль белән таныштыру; аның ясалу ысуллары белән
таныштыру; Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның ана телендә
фикерләү сәләтләрен үстерү; язма һәм сөйләм телләрен үстерүне дәвам итү.
Җиһазлау. Татар
теле дәреслеге, проектор, мультимедиа тактасы,
индивидуаль карточкалар.
Дәрес
тәртибе. Яңа теманы аңлату.
Дәрес методы. Катнаш,
укучыларның мөстәкыйль рәвештә танып – белүләренә нигезләнеп теманы ачу.
Дәрес
планы
1. Дәресне
оештыру.
2. Дәресне
актуальләштерү.
3. Яңа
теманы аңлату.
4. Яңа
күнекмәләр, практик төшенчәләр булдыру.
5. Кире
информация.
6. Дәресне
йомгаклау.
7. Өй
эше.
Дәрес
барышы.
Оештыру өлеше.
-
Дәфтәрләрегезне, ручкаларыгызны әзерләгез.
Китапларны ябып куегыз. Дәресне тыңлау өчен ни дәрәҗәдә актив булсагыз, кызурак
фикерләрсез, дәрес тә шулкадәр нәтиҗәлерәк булыр һәм яхшырак билгеләр алырсыз.
Дәресне актуальләштерү.
Укучыларны яңа теманы
кабул итәргә әзерләү.
-
Без нинди зур теманы өйрәнә башладык?
-
“Фигыль” темасын.
Без бу теманы тиз генә
искә төшерик, кабатлап үтик. Моның өчен тактадагы җөмләләргә игътибар итик.
Бу өзек Әхмәт Фәйзинең
“Тукай" романыннан алынган. (Бер укучы өзекне тактадан укый).
“Көн кызганнан кыза. Инеш
өстендә карт тирәк ботакларын су астына асылындырган. Су өстен каз, үрдәк
төркемнәре чуарлый, хәтта чуар тавык та инеш буенда йөри. Кызыл бозау үз
шәүләсенә үзе исе китеп, суга карап тора. Нәни Апуш күлмәк –штаннары белән вак
балык сөзә...
-
Тимә, тимә! Теге якка чык!
-
Тизрәк ал! Күтәр!
(тактада бер укучы фигыльләрнең
астына сыза. Икене укучы фигыльнең билгеләмәсен әйтә, аерым укучылар фигыльнең
сорауларын кабатлыйлар).
-
Без кайсы фигыльне
өйрәнгән идек?
-
Боерык фигыльне.
-
Боерык фигыль нинди мәгънә белдерә?
-
Ул эш кушу, чакыру, боеруны белдерә.
-
Аның нинди төрләре була?
-
Юклык, барлык төре.
-
Юклык төре ничек ясала?
-ми, -мә, -ма кушымчалары
ярдәмендә ясала.
Яңа теманы аңлату.
-
Укучылар, без бүгенге дәрестә фигыльләрне
өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәресебезнең темасы – “Хикәя фигыль». Димәк, бүгеннән
башлап бу фигыльне өйрәнә башларбыз, аның рус телендә изъявительное наклонение
дип йөртәләр. Тактадагы кыза, чуарлый, йөри, тора, сөзә, фигыльләре кайсы
вакытта эшләнгән эшне белдерәләр?
-
Хәзерге вакыттагы эшне.
-
Димәк, без бу фигыльнең кайсы заманын
өйрәнәбез?
-
Хәзерге заман.
-
Бик дөрес... Әйдәгез, дәфтәрләргә бүгенге
числоны, тема исемен язып куегыз.
-
Укучылар, бүгенге дәресебезнең максаты хәзерге
заман хикәя фигыльнең ясалышын, барлык һәм юклык формаларын өйрәнеп, практикада
дөрес куллана белер өчен, төрле күнегүләр эшләрбез.
-
Бүгенге дәрес өчен кайсы сүз яңа?
-
Хикәя сүзе.
-
Искә төшерик әле, бу сүз белән кайсы
дәрестә эш очрашабыз?
-
Әдәбият дәресендә. Нинди дә булса бер
вакыйга хикәяләп бирелә.
-
Татар теле дәресләрендә бу фигыль белән
җөмләләр төзибез.
-
Тактадагы тексттан, укучылар, хикәя фигыльләрне
дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз., ә кушымчаларын шакмаклар эченә алыгыз. (Бер
укучы тактада эшли).
Шакмакларга алынган
кушымчалар без өйрәнгән кайсы фигыльгә карый икән?
-
Хикәя фигыльгә.
-
Фигыльләрне кушымчасыз гына укып карыйк
әле.
-
Кыз, чуарла, йөз, тор, сөз.
-
Бу кушымчалар кайсы фигыльгә ялганганнар?
-
Боерык фигыльгә.
-
Дөрес, хикәя фигыльнең хәзерге заманы 2
нче зат боерык фигыльгә нинди кушымчалар ялганып ясалды?
-а, -ә, -ый, -и.
(укучылар әйткән
кушымчалар мультимедиа тактасында ачыла).
-
Без фигыльләрнең барлык һәм юклык төрдә булуларын
беләбез. Хәзерге заман хикәя фигыль дә барлык һәм юклыкта кулланыла. Әлеге
фигыльләрне юклык төргә куеп кырыйк әле. Алар ничек ясалырлар?
Кыза -а
кызмый -мый
Чуарлый – ый
чуарламый –мый
Йөри -и
йөрми -ми
Сөзә –ә
сөзми -ми
-
Димәк, хикәя фигыльләрнең юклык төре нинди
кушымчалар ярдәмендә ясалды?
-
Мый, - ми.
Тактада бу кушымчалар
ачыла.
-
Хикәя фигыльнең
барлык төре ничек ясалды?
-
-а, -ә, -ый, -и кушымчалары белән ясала.
Нишли? соравына җавап булып килә.
-
Юклык төре ничек ясалды?
-
-мый, -ми кушымчалары белән һәм нишләми?
Соравына җавап була.
Дәреслек белән эш.
-
Укучылар, дәреслекнең 95 нче битен ачыгыз
әле. Кагыйдәне өлешләп укып чыгыйк.
(Укучылар өч өлешкә бүлеп
укыйлар).
-
Бүгенге тема буенча кемдә нинди сораулар
булыр?
Теманы ныгыту.
1) Укучылар
дәреслектәге күнегүләрне эәлиләр һәм фигыльләрне табалар, сораулар куялар,
асларына сызалар.
2) Диктант
язу.
Минем
берничә нигезгә баш иясем килә. Беренчесе – Кушлавыч, Тукай туган нигез. Ул
шунда туа, шунда дөньяга килә. Яшь Габдулланың “сәяхәте” шушы авылдан башлана.
Икенче
нигез – Кырлай, Кырлай табигате. Табигать булачак шагыйрьнең күңелен нечкәртә,
сафландыра, баета.
(Фигыльләрнең
асларына сызалар, юклыкта ясыйлар, бер – берсенең эшен тикшерәләр, билге
куялар).
3) Мультимедиа
тактасында Тукай шигырьләреннән өзекләр күрсәтелә, балалар укыйлар һәм сораулар
куялар, шигырь исемен әйтәләр.
4) Карточкалар,
төсле рәсемнәр белән мөстәкыйль иҗади эш, укучыларның сәләтләренә карап, төрле вариантларда
тәкъдим ителә.
Кире
информация.
-
Без бүген нинди теманы өйрәндек?
-
Хикәя фигыльне ни өчен өйрәнәбез?
Сөйләмдә,
язма эшләрдә дөрес куллана белү өчен.
Дәресне
йомгаклау, билгеләр кую,өй эше бирү.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.