- 18.10.2021
- 171
- 0
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Бүген без дәрестә сингармонизм законын, аның төрләре турында сөйләшербез. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше, дәреснең темасын язып куегыз. Язып бетергәч ручкаларыбызны куябыз.Хәзер экранга күз салыгыз әле укучылар, сез анда нинди сүзләр күрәсез?Зөһрә укып китсен әле безгә.у: Туган, авыл, урам, озын, акыл.Үрдәк, печән, түгәрәк, өлеш.Зөһрә, менә бу сүзләрдә сузык авазларның калынмы- нечкәме икәнен әйтеп кит әле.у: Туган үзендә, [у] да, [а] да калын сузык авазлар, ә үрдәк сүзендә [ү] дә, [ә] дә нечкә сузык авазлар.У: Дөрес, Зөһрә.Татар сүзләрендә сузык авазлар үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашалар, ягъни, сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалар.Сүзләрне төрләндергәндә һәм алардан яңа сүз ясаганда, аларга сүздәге сузык авазларның калынлыгына- нечкәлегенә бәйле рәвештә, я калын сузыклы, я нечкә сузыклы кушымча ялгана. ( презентациядә күрсәтелә)Мәсәлән: Туганнар, авылдаш, урамда.печәндә,түгәрәктә, өлешләр.Сузыкларның, бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.Укучылар, бу билгеләмәне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.Сингармонизмның ике төре була:Сузык авазларның үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашуы.Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән: Гөлшат, төнбоек, телеграмма, турнир. Мондый сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузыкның яки сүз ахырындагы тартыкның калынлыгына- нечкәлегенә карап ялгана.( презентациядэ күрсәтелә)Мәсәлән: телеграммасы, турнирга, төнбоеклар.
6 672 863 материала в базе
«Татарский язык (Татар теле): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке.», Харисова Ч.М., Максимов Н.В., Сайфутдинов Р.Р.
Больше материалов по этому УМКНастоящий материал опубликован пользователем Абдюшева Альфия Шайхетденовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/144/180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Мини-курс
7 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.