Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок по татарской литературе " Ризаэддин Фәхреддин һәм ислам дөньясы"

Урок по татарской литературе " Ризаэддин Фәхреддин һәм ислам дөньясы"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

С.С. Алтынбаева

Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе “Азнакай шәһәре 2нче урта белем бирү мәктәбе”,

Азнакай шәһәре.

Ризаэддин Фәхреддин һәм Ислам дөньясы


Динилек һәм миллилек – ике канатыбыз.

Хатыйп Миңнегулов .

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме -әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләрне шул кануннар буенча яшәсеннәр, җирдә җәбер-золым кылмасыннар өчен яраткан, һәм пәйгамбәрләре аша ислам динен җиткергән. Дини кануннарны өйрәнү, шулар буенча гына яшәү – һәркемнең бурычы. ( “Иман дәресләре”, Вил Казыйханов).

Илебездә дин иреге бирелгәнгә дә 27 ел вакыт узып киткән. Әлхәмдүлилләһ, Татарстандагы мәчетсез авыллар бик әз калды. Шөкер Ходайга, соңгы елларда без үзебезнең нинди хәлдә икәнлегебезне өлешчә булса да аңлый башладык. Димәк, киләчәккә өмет - ышаныч бар.

Ислам дине безгә авыр елларда, аеруча колониаль изелү чорларында рухи терәк була. Безнең әби-бабаларыбыз, бик зур югалтулар бәрабәренә булса да, телебезне, гореф-гадәтләребезне, моңыбызны, милли барлыгыбызны саклап, алдагы буыннарга җиткерә алган. Бу игелекле хәрәкәтнең, эш-гамәлләрнең башында шул чорның дин әһелләре торган. Моның өчен без аларга мең рәхмәтле.

Татар тарихы, күп гасырлык тереклек тәҗрибәбез шуны күрсәтә: дин һәм миллилек – яшәешебезнең ике канаты кебек. Шуларның табигый берлеге безне саклаган, инкыйраз афәтләрен исән-имин кичерергә ярдәм иткән. Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек, гыйлемле затларыбыз нәкъ әнә шул хакыйкатьне тирәнтен тоеп эш иткән. Р.Фәхреддин үз повестьларында тәрбияви-әхлакый темаларны ислам дине белән бәйләп, киң планда яктыртып, үзебезнең тәрбия ысулларынүзебезгә үк шифалы яңгыр кебек иң кирәкле чара булуын искәртә.

Дин гыйлеме аның гыйльми эшчәнлегенең башыннан азагына кадәр яшел тасма булып сузыла. Тәүге китабының берсе - “Китабы мөкәддимә” (1888) ислам киңәшләре белән язылса, иң соңгысы, төп китабы “Асар” (4нче томы) дин әһелләренең тәрҗемәи хәлләрен язуга барып тоташа.

Р.Фәхреддин бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә, тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, мәктәп-мәдрәсә шәкертләре өчен дәреслекләр, методик кулланмалар булдырырга омтылучы һәм бөтен теләкләрен диярлек уңышлы рәвештә гамәлгә ашыручы данлы шәхес буларак тарихка керде.

Дин – һәркемнең вөҗдан эше. Кешелек тудырган кыйммәтләрнең нигезе диннән икәнлеген барыбыз да беләбез кебек. Бу хакта галимебез менә нәрсәләр яза: “Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кая барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы, вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – диндер...”

Моннан чыгып, бөек галим әхлакны дини - әхлак кануннарына һәм дөньяви әхлак-сагыш кагыйдәләренә бүлә. Беренчесе - мәңгелек канун, икенчесе - үзгәртеп торыр, камилләшә барыр кагыйдәләр. “Ислам дине - балаларны яхшылыкка өйрәтү дине”, - дип раслый ул.

Риза мөфти гомеренең соңгы көненә кадәр халыкка хезмәт итә. Әлеге язмамны Ризаэддин Фәхреддиннең соңгы вәгазе белән тәмамлыйсы килә. “Аллаһы Тәгалә аркасында борынгы бабаларыбыз ислам динен кабул иткәннәр, безне дә шул юлга күндергәннәр, ислам тәрбиясе биргәннәр, мәңге бәхетле булуыбызга сәбәп булганнар. Ошбу дингә иярүебезгә сөенергә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиешбез. Ислам динен кабул итүләре өчен борынгы бабаларыбызга дога кылырга бурычлыбыз. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар.Дин һәм дөньягызны төзек кылыгыз.Үзләребезгә һәм барча әһле исламга тәүфыйк, һидаять бирсен”.


Кулланылган әдәбият


  1. Р.Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән. Казан: Мәгариф, 2005.

  2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Р.Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II кисәк.- Казан, 2006.

  3. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. Казан: Мәгариф, 2003.

  4. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы. Казан: Мәгариф, 2002.

  5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. Казан: Мәгариф, 2001.





Автор
Дата добавления 26.08.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров204
Номер материала ДA-017062
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх