Яшел Үзән районы
Васильево 1 нче кадет мәктәбе
Туган җирем.
Аның урамнары..
(4 нче к сыйныфта ачык дәрес)
Үткәрде:Татар теле һәм әдәбият
укытучысы
Гыйзәтуллина Л.М.
2012ел
Максат: 1. Укучыларның туган як турындагы
белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
2.
Аларның тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
3.
Телләр өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыгын арттыру.
4.Туган якны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: магнитлы такта, компьютер, мульти - медиялы
күрсәткеч, карточкалар.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
1)Дежур укучы белән
әңгәмә.
1 нче слайд
Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру
-Исәнмесез ,укучылар.Без бүген Татарстан темасын дәвам итәбез.Дәрестә
туган ягыбыз турында сөйләшербез.Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез кирәк
булачак.
2 нче слайд
II.Белемнәрне актуальләштерү.
1)Сүзләрне дөрес әйтү: туган як ,туган
ил,Ватан , дәүләт теле,сурәтләнгән,милләт, Татарстан башкаласы
2)Шушы ук сүзләрне татарчадан русчага тәрҗемә
итү.
3 нче слайд.
Татарстан символлары.
Татарстан турында сөйләү.
Сорауларга җавап бирәбез .
-
Татарстан нинди ил?
-
-
Безнең башкалабыз - ... .
-
-
Татарстанда нинди
милләтләр яши ?
-
-
Алар ничек яши ?
-
-
Татарстанда нинди шәһәрләр
бар?
-
-
Татарстанның беренче
президенты кем?
-
Безнең туган илебез ничек
атала?
-
Ә Васильево безнең туган илебезме? Ни өчен? Ул шәһәрме ?
4-23 нче слайдлар
Презентация “Васильево бистәсе” Укучы
чыгышы
Физ.минутка.
Урам турында.
Безнең урам.
Безнең урам – зур урам,
Мин шул урамда торам.
Тирә-якта күршеләр –
Бар да уңган кешеләр.
Барый абый – бакчачы,
Сара апа – кибетче,
Дамир абый – тимерче,
Тимербикә – пешекче.
Гөлнур апа укыта,
Батырҗан балык тота,
Нурмый абый йорт сала.
Мөхәррәм такта яра.(Хәләф Гарданов)
-
... син нинди урамда
яшисең? Иптәшеңнән сора әле: ул нинди урамда яши икән?
-
Васильевода нинди урамнар
бар?
-
Муса Җәлил
,Волостнов,Ленин ,Спорт,Габдулла Тукай һәм башка урамнар .
-
24 -29 слайдлар
-
Кем ул Муса Җәлил ? Аның
нинди шигырьләрен беләсез?
-
Кем ул Габдулла Тукай?
-
Менә бу язучыларның
Казанда музейлары бар. Ә бездә нинди музейлар бар?
-
К.Васильев музее.
Укучы чыгышы . Презентация “К.Васильев музее”.
30-41 слайдлар.
-Димәк укучылар урамнарга ник бу кешеләрнең исемнәре бирелгән ?
-Алар атаклы кешеләр.
Ситуатив күнегүләр
эшләү.Отдыхаете в лагере .Несколько детей не местные .
Они распрашивают о
поселке.
Остальные дети им
отвечают.
IlI. Йомгак ясала. Рефлексив бәяләү.
-
Дәрескә йомгак ясала.
-
Бүген сез бик тырышып,
кызыксынып эшләдегез: бик эчтәлекле, тирән, мәгънәле диалог һәм монологлар
төзедегез.
Өй эше “Без дәрестә
нишләдек? 5-6 җөмлә язарга яки диалог төзергә .
-
Шуның белән дәрес тәмам.
Туган як турында җыр белән дәрес тәмамлана“Яратыгыз туган илегезне”.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.