Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок внеклассного чтения "Ф. Яруллинның "Сандугач оясы" хикәясе"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Урок внеклассного чтения "Ф. Яруллинның "Сандугач оясы" хикәясе"

библиотека
материалов





6 нчы сыйныфта Ф. Яруллинның”Сандугач оясы”хикәясе буенча класстан тыш уку дәресе












Тема: укучыларның әсәр эчтәлеген аңлап үзләштерүләренә һәм аңа дөрес бәя бирә алуларына ирешү; үз фикереңне дәлилләргә өйрәнү; бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләүне баету; әниләргә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: әдипнең портреты, китаплары күргәзмәсе, сандугач рәсеме, магнитофон, әсәрдән цитаталар язылган плакат.

Дәрес тибы: яңа материал.


Дәрес барышы:

1. Дәресне оештыру.

2. Актуальләштерү.

  • -Укучылар, без бүген сезнең белән класстан тыш уку дәресе үткәрербез. Класстан тыш уку өчен алган әсәребезнең авторы-Республикабызның халык шагыйре, Татарстанның Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Ф. Яруллин. Әйдәгез, башта автор турында бераз мәгълүмат алып китик. 3. Яңа тема.

  • -Бер укучы Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыра

-Әйе, укучылар, чыннан да, Ф. Яруллин-күпкырлы талант иясе. Ул шагыйрь дә, прозаик да, драматург та, әкият остасы да. Инде ничәмә еллар коляскага беркетелгән хәлдә яшәсә дә, яшәр өчен генә түгел, иҗат итәр өчен дә үзендә рухи көч тапкан бу әдипкә сокланмый мөмкин түгел. Дүрт саны төгәл сау-сәламәт кешеләр дә зарланып туя алмаган бу дөньяның матурлыгын тоеп яза Ф. Яруллин .Моның шулай икәненә без бүгенге дәрестә тагын бер кат инанырбыз, дип уйлыйм.

-Без Ф. Яруллинның “Сандугач оясы” исемле хикәясе белән укып таныштык. Әйдәгез, хикәя жанры турында искә төшереп китик әле. Хикәя жанрына нинди үзенчәлекләр хас? Без укыган әсәрдә бу үзенчәлекләр чагылыш табамы? (укучыларның җавабы тыңлана)

- Ә хәзер, әйдәгез, хикәянең кыскача эчтәлеген искә төшереп китик. (бер укучы эчтәлекне кыскача сөйли).

4. Ныгыту.

-Укучылар, хәзер хикәя буенча сөйләшүгә күчеп, әсәр геройларын күздән кичерик. Хикәянең төп герое кем? Ул сезгә ошадымы? Аңа кайсыгыз характеристика биреп китәргә тели? (бер укучы Нәҗипкә характеристика бирә)

-Нәҗип нечкә күңелле, хис-кичерешләргә бай малай. Ул кышны ни өчен яратмый? Кыш аен ничек тасвирлый? (укучылар әсәрдән өзекләр китерәләр)

-Белгәнебезчә, Нәҗип әтисе белән генә яши. Кем аның әтисе, аңа нинди сыйфатлар хас? Нәҗипнең әтисенә мөнәсәбәте нинди?

(“Әти “образына характеристика бирелә, фикерләр әсәрдән цитаталар белән дәлилләнә)

-Без хикәядә Нәҗипнең әнисен күрмибез, чөнки ул аларны ташлап киткән. Ләкин әсәрнең башыннан ахырына кадәр ул төп геройның янәшәсендә барган кебек, чөнки әнисе Нәҗипнең уйларында яши. Ничегрәк кабул иттегез бу “әни” образын? Аның хакында нәрсәләр әйтер идегез? Нәҗип үзе аны нинди хатирәләр белән искә төшерә? (укучылар сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен хикәядән мисаллар белән дәлиллиләр)

-Әйе, укучылар, аналык хисләрен таптап, баласын ташлап китсә дә, “әни” сүзен әйтергә тилмереп яшәсә дә, Нәҗип үз әнисен барыбер ярата, сагына, аны көтә. Шулай якын һәм кадерле шул безгә әниләр. Әниләр-дөньядагы иң гүзәл затлар. Аларны данлап һәм яратып күпме шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Әйдәгез, шул җырларның берсен тыңлап, ял минуты ясап алыйк.

(Магнитофон язмасында З. Минһаҗева башкаруында “Иң назлы кешем син” җыры тыңлана)

-Ә менә Нәҗипнең “иң назлы кешем син” дип әйтер кешесе аны ташлап, ана назыннан мәхрүм итсә дә, аны алыштырырдай кеше табыла. Ул-Әнсәрия. Автор бу образны бик яратып, үз итеп тасвирлый. Әнсәрия турында кайсыгыз әйтеп китәр?

(Укучылар образга характеристика бирәләр, шулай ук әсәрдән өзекләр китерәләр)

-Хикәянең исеме-“Сандугач оясы”. Нинди сандугач оясы турында сүз бара? Аның эчтәлек белән бәйләнеше ни дәрәҗәдә? Нәҗип ни өчен бу кошны сандугач итеп күрергә тели?

(Укучыларның җавабы тыңлана)

-Ә сезнең сандугачны күргәнегез, аның моңлы сайравын ишеткәнегез бармы?

(Сандугач рәсеме күрсәтелә, магнитофон язмасында аның тавышы тыңлана)

-“Сандугач кебек сайрый” дип кемнәр турында әйтәләр? Халкыбызның нинди җырчы-сандугачлары бар?

(Татар халкының күренекле җырчыларын искә төшерү )

5. Йомгаклау.

- Ф. Яруллинның бу хикәясендә тирән мәгънәле, мәкаль булып китәрдәй юллар бар. Әйдәгез, берничәсенә игътибар итик әле. “Әйе, кешене елатуы гына җиңел, елмайтуы авыр икән. Шуңа күрәдер, ахры, начарлыкны теләсә нинди рухи гарипләр дә эшли ала, ә яхшылыкны исә рухлары таза, җаннары сафлар гына кыла. Чөнки яхшылык үзеңнән нәрсә дә булса өзеп бирүне-я артык сынык икмәгеңне, я иркеңне, я җан җылыңны сорый.”

Әйе, укучылар, кешене елатуы авыр эш түгел, ә менә син кешегә изгелек, яхшылык эшләп, аның боек күңелен эретеп, елмайтып кара! Монысы, чынлап та, җиңелләрдән түгел. Күпме сабырлык, түземлек кирәк моның өчен. Әмма Әнсәрия кебек изге күңелле, саф җанлы кешеләр моны эшли ала. Ә безнең әниләребез-безнең өчен иң күп яхшылык эшләүче, кирәк булса, җаннарын да бирергә әзер торучы кешеләр. Яратыгыз әниләрегезне, кадерләгез! Сез Нәҗиптән бәхетле, чөнки газиз әниләрегез сезнең белән янәшә. Аларга үзегезнең мәхәббәтегезне, яратуыгызны һәрчак белдереп, сиздереп торыгыз. Кайчак тел белән әйтеп булмаганны кәгазьгә төшерүе җиңелрәк. Әйдәгез әле, әниләрегезгә булган матур сүзләрегезне кәгазь битләренә төшереп, “Минем әнием” дигән кечкенә хикәя языгыз. Бу сезгә өй эше булыр.

Ә бүгенге дәрестәге активлыгыгыз, матур уй- фикерләрегез өчен барыгызга да рәхмәт. Дәресебез шушының белән тәмам.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-227808

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"