Хуснутдинова Альбина Анваровна
2 года назад

Мин - Укытучы!

Мин – укытучы. Укучыларымның киңәшчесе һәм сердәше, авыр чакларында таянырдай терәге, аларның күңеленә үтеп кереп, матурлык, изгелеклелек, миһербанлык орлыклары чәчүче, тормышның матурлыгын тоя белергә өйрәтүче, аларның күңел кылларына үтеп, балалардан сәнгать үрнәге ясау хокукы алган белгеч мин.

Мин – укытучы, мин – тәрбияче, мин – мөгаллим, мин – иптәш, мин – үрнәк, мин – ышаныч һәм таяныч. Бу исемне йөртүем, шушы сыйфатларга ия булуым белән чиксез горурланам мин. Нинди тирән мәгънә, күпме наз, күпме җаваплылык, күпме ышаныч һәм өмет бу сүзләрдә!

Мин – укытучы. Белгәнемне башкалар белән бүлешүче, гомер буе яңалыкка омтылучы, заман белән бергә атлаучы, эшләгән эшемнән тәм табып, рухи азык алып яшәүче шәхес мин!

Мин – укытучы. Гомер буе гыйлем байлыгы туплаучы, эзләнүчән, иҗади, яңа туган һәр көнемне нарасыйларга багышлаган илаһи зат мин!

“Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр”, - дип язган Ризаэтдин Фәхреддин. Үз эшемдә шушы канатлы сүзләрне тормыш девизы итеп сайлаган гади дә, шул ук вакытта күпкырлы һәм иҗади зат мин!

Поделиться:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.