Инфоурок Сайты учителей Минһаҗева Айсылу Мәлик кызы Страницы Эссе "Үткән белән горурланабыз, киләчәкне төзибез"
Эссе "Үткән белән горурланабыз, киләчәкне төзибез"

Эссе

Үткән белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.

Мин киләчәккә кагылам. Мин укытам.

Криста МакОлифф (1948-1986, АКШ укытучысы, астронавт)

Мөгаен, бернинди һөнәр вәкилләре дә киләчәккә кагыла алу мөмкинлегеннән шатлык һәм шул ук вакытта әлеге киләчәккә ныклы нигез сала алуга җаваплылык хисләрен кичерә алмыйдыр. Әйе, башка бернинди хезмәт ияләре дә шушы үзара үрелгән ике хисне барлык төсмерләрендә тоймый... укытучы, тәрбияче, мөгаллимнәрдән башка...

... Укытучы – ул гади халык арасыннан күтәрелгән, үз кул астында тәрбияләнүчеләрнең, белемгә туенучыларның күңел төпкелендә ниләр кайнавын, тормыш амбицияләрен нечкә тоемлаучы гади психолог та, һәм шушы үсеп килүче буыннан үз куллары белән тормыш нигезләренә беренче ташны салдыртучы оста төзүче дә. Әйе, гади халык дип игътибар юнәлтүем юкка түгел. Шанлы үткәнгә борылып карасак, халкыбызның бөеклеген күрсәтә торган бихисап күренешләрне атарга була. Бары үз үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган халык кына безнең илебездәй көчле дәүләтне төзи алган һәм М.И.Кутузов, Г.К.Жуков кебек батыр хәрбиләрне, И.П.Кулибин, С.П.Королев шикелле сәләтле конструкторларны, Ю.А.Гагарин кебек галәмне иңләргә әзер кыю очучы-космонавтларны, М.В.Ломоносов, Д.И.Менделеев сыйфатында фәнгә тирән мәхәббәт белән караучы чын галимнәрне, А.С.Макаренко, В.А.Сухомлинский, М.И.Мәхмүтов шикелле халкының киләчәге өчен чиксез борчылып, педагогика өлкәсендә зур хезмәт куйган укытучы-педагогларны, Г.Р. Державин, Г.Тукай шикелле халык күңелен ачып салучы талант ияләрен, П.И.Чайковский, С.Сәйдәшев кебек нәфис музыкаль әсәрләр иҗат итүче композиторларны, И.И.Шишкин, Х.А.Якупов, Б.Урманчы кебек эчке кичерешләрне, гүзәл табигатьне картина-сыннары аша җиткерә алган мәшһүр затларны тәрбияли алган. Киләчәк хакына тудырылган әлеге сәнгать әсәрләренең һәм ачышларның, кылынган каһарманлыкларның чишмә башында туган халыкка, газиз Ватанга чиксез мәхәббәт ята. Әйе, шушы әйтеп бетергесез ватанпәрвәрлек хисе һәм якты, өметле киләчәк төзүгә омтылыш шушы халыкны җиңүче дә итте. Бит XX гасырда илебез өстенә төшкән фашизм дип исемләнгән иң куркыныч дәһшәтне җиңү җиңел генә бирелми... Без, хәзерге буын вәкилләре, моны шанлы тарих битләреннән генә укып беләбез. Бүгенге көнебез өчен, аяз күк йөзен күзәтә алу мөмкинлеге, үз илебездә иркенләп сулау һәм тынычлап йоклау бәхетенә ия булуыбыз белән без шушы җиңүче халыкка – әби-бабаларыбызга, абый-апаларыбызга чиксез рәхмәтле һәм бурычлы.

Бу хәзерге көнне тудыручылар алдында бурычыбыз булса, киләчәкне тәрбияләүче укытучылар буларак, инде XXI гасыр яшьләре өчен мәгънәсе һәм әһәмияте бераз тоныклана барган ватан, ватанпәрвәрлек, каһарманлык кебек төшенчәләрнең эчтәлеген үткәндәге мисаллар белән яңарту, киңәйтү – икенче мөһим бурычыбыз. Бу очракта укытучының вазифасын үткән белән киләчәкне тоташтыручы чылбыр рәвешендә күзалларга мөмкин. Һәм әлеге чылбыр боҗраларында бөек илебез кичергән нинди генә вакыйгалар урын алмаска мөмкин: СССР дигән дәүләтнең төзелүе, фән-техника өлкәсендә илебезне данлаган ачышлар, пионер һәм комсомол отрядларының, лагерьларның шаулап эшләве, яшьләрне берләштергән БАМ төзелеше һ.б., һ.б. Хәер,саный китсәң, илебезнең, халкыбызның бөеклеген дәлилли торган андый вакыйга-фактларга бай тарихыбыз.

XXI гасырда тәрбия, уку-укыту эшләре алып баручы мөгаллим сыйфатында мин ватанпәрвәрлек хисләрен тарихтан нәкъ менә шундый хәл-күренешләрне торгызу аша яңарту ягында. Ә туган тел һәм әдәбият укытучысы буларак, үз йөзебезне формалаштыра торган кешелек һәм рухи кыйммәтләргә әледән-әле мөрәҗәгать итү өметле киләчәк тәрбияләргә ярдәм итәр дигән карашны яклыйм. Әйе, бу җаваплы эшкә мин дә үземнән өлеш кертә алам! Мин дә киләчәккә кагыла алам,чөнки мин – укытучы!

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.