Сәфәрова Алсу Габделхак кызы
4 года назад

Мөгаллимә сүзе

Мин язучы түгел, тик шулай да

Иҗат диңгезендә йөзәм мин.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Хаклык энҗеләре сибәм мин.

Табиб түгел, ләкин савыктырам

Зәгыйфь күңелләрнең ярасын.

Мең шифалы туган телебездән

Эзләп табып сихәт-дәвасын.

Җырчы яки артист булмасам да,

Җырсыз-моңсыз ничек яшим мин.

“Тәфтиләү”сез, “Рәйхан”, “Әллүки”сез

Ана назын җуйган ятим мин.

Укытучы, әйе! Тик әүвәле

“Ана” дигән изге атым бар.

Чит балага, үз әнкәсе кебек,

“Балам” диеп дәшәр хакым бар.

“Алай булгач, Сез укытучы түгел,

Бөек зат”, - дип, миннән көлмә син.

Мин бер гади укытучы түгел,

Бөек телнең мөгаллимәсе –

Татар теле мөгаллимәсе.

Сания Әхмәтҗанова "Оч иреккә, җырым"- "Мөгаллимә сүзе" - 69 бит

Поделиться:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.