Әти-әниләргә
Наркомания. Белгеч фикере. "Гаилә һәм мәктәп", №6, 2015
Бездә ГМО юк! "Гаилә һәм мәктәп", №5,2015

БДИда... ата-аналар сынала

Сүз дә юк, имтиханнар - бик тә шәхси эш, укучы комиссия белән бергә-бер кала бит. Ә әти-әнигә "нишләргә икән" дип борчылудан башка чара юк, чөнки өлкәннәр инде бу вакытта үзләреннән торганның барысын да эшдәгән була. Мәсәлән, баласына репетитор тапкан, укыткан. Әмма ата-ананың ярдәме моның белән генә бетми әле. Баланың БДИ кебек җитди сынауларга психологик яктан әзерлеген дә кайгыртырга кирәк.

Балага ничек булышырга?

Хәленә керегез. Борчулы чагында баланы аңларга һәм аңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышыгыз. Тәнкыйтьләмәгез,тавышыгызны да күтәрмәгез. Әгәр ярдәм сораса - булышыгыз, комачауламаска кушса - комачауламагыз.

Куркытмагыз. Имтиханнарның катлаулы булачагын, зур җаваплылык икәнен һаман исенә төшереп тормагыз.Бу гамәлегездән файда юк, киресенчә, балада хисләр каршылыгы тудырып, аның үз-үзенә ышанычын гына югалтуыгыз бар.

Мактагыз. Ихлас күңелегездән: "Мин сине бик яратам, син булдырачаксың", - дип ешрак әйтегез."Яхшы сүздән соң, хәтта кактуслар да яхшырак үсә",- диләр бит. Шуның кебек, мактау, тырышыбрак укуга дәртләндереп җибәрү кирәк.

Тынычландырыгыз. Аеруча имтихан алдыннан баланың борчуын киметергә тырышыгыз.

Үсендереп җибәрегез. Яхшы итеп башкарган эшләрен мактагыз. Аның көчле якларын табыгыз һәм шуңа таяныгыз.

Үз-үзенә ышанычын арттырыгыз. Бала, булдыра алмам дип, күбрәк курыккан саен хата җибәрү мөмкинлеге арта. Бер үк вакытта йомшак та, кырыс та булыгыз, әмма хөкемдарга гына әверелмәгез.

Сәламәтлеген кайгыртыгыз. Балагыз белән кызыксынып торыгыз. Аның хәле начарланып китүен, мәсәлән, артык талчыгуын сездән башка беркем дә вакытында күреп кала алмый. Имтиханга әзерләнү режимын ничек үтәвен истә тотыгыз.

Инна Идрисова, психолог.

2015-2016 уку елына "Гаилә һәм мәктәп" календаре, 161 бит

Ата-аналарга кулланма

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.