Татар әдәбияты дәресләрендә сөйләм күнекмәләрен формалаштыруда
әдәби текстның тел байлыгын куллану
Мәктәпкә
килгәч, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә телебезнең байлыгын мөмкин кадәр
файдалы, уңышлы итеп кулланырга кирәк, дип саныйм. Аерым алганда, гадәттә,
татар әдәбияты дәресләрендә әдәби әсәрләрне укып чыгабыз, ләкин текстта булган
тел байлыгын бер дә үстермичә калабыз, ул дәрес кысаларында гына кала.
Беренчедән, әдәби текст телебезнең барлык байлыгын үзенә туплаган чыганак булып
тора. Икенчедән, ул һәрвакыт кул астында, аны телдән дә, аудиоязмасында
кулланырга була.
Мәсәлән,
6 нчы сыйныф татар төркемендәге татар әдәбияты дәреслегендә урын алган Әмирхан
Еникинең “Матурлык” әсәре мисалында тел байлыгын ничек сөйләм теленә кертергә
була соң?
Әдәби текст
бирелә. Тексттан соң түбәндәге сораулар күрсәтелгән:
1.
“Матурлык” дигәндә, сез нәрсәләрне күз
алдына китерәсез?
2.
Сезнең күзаллау белән хикәядә сурәтләнгән
матурлык туры киләме?
3.
Беренче кат укып чыгуга, әсәрдәге нинди
матурлык исегездә калды?
4.
Хикәядә нинди матурлык турында сүз бара?
5.
Бәдретдиннең әнисе башта шәкертләрдә нинди
тәэсир калдыра? һ.б.
Һәр сорау эчтәлеген ачыклый торган сораулар. Алар әдәбият укыту
принципларыннан чыгып дөрес төзелгән, әлбәттә. Әмма минем максат исә:
коммуникациягә чыгару, текстта булган тел байлыгын ничек тә булса укучының
сөйләменә кертү.
1 нче этап – сүз өстендә эшләү. Һәр абзацны карыйбыз, укучылар
өчен авыр булачак, аңлашылмаячак сүзләрне алдан билгелибез. Мәсәлән,
Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр
холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая
да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше
юк — андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде.
Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә
сорарга яратмый иде.
Холыклы сүзен ничек аңлаулары турында укучылардан
сорыйбыз. Холык – характер, холыклы – холыклы (сдержанный, уравновешенный)— с. 1. Холкы яхшы булган,
характеры уңай булган 2. Кешенең холкын ача торган сыйфат сүзләр белән килеп, шул сыйфатка ия булуын белдерә: сабыр холыклы.
2 нче этап – сүзтезмәгә чыгабыз. Сабыр холыклы,
яхшы холыклы, начар холыклы. Мөмкин кадәр күп итеп мисаллар китерәбез.
Этаплар эзлекле булырга тиеш. Эзлеклелек
булмаса, сүз байлыгы артмый, үсми, текстта бирелгән телебезнең матур лексикасы
дәрес кысаларында гына кала.
Түбәндәге этапларны үтәргә кирәк: сүз – сүзтезмә
– кыска җөмлә – фикер белдерә алырлык озын җөмлә (“высказывание”) – монологик
сөйләм (текстны сөйләү – логик яктан теманы ачып бирү - фикереңнең дөрес булуын
дәлилли белү)
Һәр җөмләгә әйе, юк җаваплары көтелә торган
гомуми сорау бирәм. Бала текстның эчтәлеген аңласын өчен, үз телендә сөйләшсен
өчен, миңа тексттагы сөйләм байлыгын аның сөйләменә кертергә кирәк:
Табигате белән үк ул шундый тигез, сабыр яки
сабырсыз холыклы бер егет идеме?
Табигате белән үк ул шундый тигез, сабыр холыклы бер
егет яки бер кыз идеме?
Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлымы яисә бай
булмасынмы?
Ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде
яки сорарга ярата идеме?
Һәр җөмләгә мөмкин кадәр күбрәк сораулар уйларга
кирәк. Укучы текстка кабат-кабат кайтырга мәҗбүр була, кат-кат кабатлый. Шуннан
соң гына текст буенча эчтәлеген ача торган махсус ачык сораулар бирелә. Сүзне
мөмкин кадәр төрле очракта кулланыла алуын күрсәтергә кирәк. Сораулар күп
булырга тиеш, мөмкин кадәр күбрәк кабатларга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.