Сейчас в эфире

Консультация иммунолога-аллерголога. Индивидуальный подход к вакцинопрофилактике детей: кому, когда, как и зачем?

Перейти к трансляции
История села

Явлаштау авылы 1600 нчы елларда салына башлый. Мишә елгасы буена, көнкүреш уңайлыклары булганлыктан, Бәймәч һәм Миләч дигән кешеләр гаиләләре белән килеп йорт салганнар, яши башлаганнар. Бу беренче килеп авыл нигезләүче кешеләрне Болгардан килеп урнашкан дип сөйлиләр. Тагын берничә гаилә килеп урнашканнан соң Мазар исемле кеше дә шушында килеп үз йортын сала. Ул яхшырак тормышлы булганлыктан, монда яшәүчеләрдән өстенлек итә башлый.

Явлаштау авылы Саба районында, район үзәге Байлар Сабасыннан 15 чакрымда, тимер юл станциясе Шәмәрдәннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авылга тауларньң урнашуы буенча «ябалдаш» сүзеннэн чыгып «Яв­лаштау), дип исем биргәннәр. Чөнки авылыбыз төрле яктан таулар тезмәсе белән уратып алынган.

Явлаштау авылында XVIII йөздә 69 ясаклы татар яшәгән (Сборник 1908, №-114, 6.237). А.Артемьев белешмәсендә Явлаштау авылы турында мондый мәгълүмат бирелә. Мишә суы янына утырган бу авылның 70 хуҗалыгында 231 ир-ат һәм хатын-кыз көн иткән (список, №- 1186, 6.63) Авыл атамасы И.А. Износковның элекке Мамадыш өязе авылларын теркәгән хезмәтендә бар. 1877 елда авылда 219 ир-ат һәм хатын-кыз яшәгән (список 1884, 122), 1898 елгы китапта Явлаштау авылында татарлар яшәгәнлеге искәртелә (список 1898, №- 191, 6.32). К.П.Берстель мәгълүматларына караганда, авылда барлыгы 640 татар кешесе исәпләнгән (спи­сок 1908, №-40, 6.77).

Еллар үтү белән авылда байлыклары буенча өстенрәк гаиләләр барлыкка килә. Халык байларга, ярлыларга бүленә башлый.

Явлаштау авылы халкы күршедәге Курсабаш, Мичәнбаш, Кырбаш, Олыяз, Пүкәл, Өтернәс, Эзмә, Иске Шекше, Сәрдә, Иләбәр, Көек, Бөкмеш авыллары белэн берләшеп июнь уртасында Калатау җыены уткәргән (Бурганов 1982, 38). Җыен үткәрелгән урынны өлкән яшьтәгелэр хәзер Өчтерхан урыны дип атап йөртәләр.

1928 нче елда илдә коллективизация башлана. Явлаштау авылында да колхозлашу, аерым хуҗалыкларны берләштерү буенча агитация эшләре алып барыла. 1929 нчы елда берничә тапкыр аерым хуҗалыклар колхозга бер кереп, бер чыгып, колхоз бер оешып, бер таркалгач, ел ахырына 9 хуҗалыктан торган колхоз төзелә. Байлар да бу вакытта тик ятмый. Алар халыкны колхозга кермәскә өндилэр, сыерсыз, атсыз каласыз, алар сезне алдыйлар, дип котырталар. Колхозга кергән кешеләргә зыян салу очраклары да булган. Шундый кешелэрнең берсе Хөснетдинов Җамалый дигән кеше була. Тат. ЦИКка барып, колхозга керү мәҗбүри түгеллеген белеп кайткач, байлар тагын да котыра, халык та икеләнеп кала.

Колхозга беренчелэрдэн булып Камалый Габдрахманов, Шакиров Шакирҗан, Халиуллин Шәйхилэр керә. Шулар арасында Әхмәтгали, Мәүлетов Миннехан, Гыймранов Гайнан колхозга кергән кешеләрне «ник кол­хозга кердегез, сез динегездән яздыгыз»,-дип ачуланып йөргәннәр. Ә Камалов Габдрахман, Марданов Газизләр халыкны колхозга керергэ өндәгәннәр. 1929 нчы елның ахырына авыл халкының 40% колхозга керә. Кол­хоз рәисе итеп Халиуллин Шәйхи сайлана. Колхоз идарәсе Зариф абыйның «чуар» йортына урнаша (ул хәзерге кибет урынында була). Колхоз­га «Кызыл юл» дип исем бирелэ. Гаффан абый счетовод булып эшли. Авылга беренче трактор кайтарыла

1925 нче елда укый-яза белмәүчеләрне бетерү өстендә эш алып барыла башлый. Мәдрәсә урынына 4 еллык башлангыч мәктәп ачыла. Явлаштау авылында беренче укытучылар булып Яхия һәм Гәүһәр исемле кешеләр эшли. 1935 нче ел дан башлап Ахатова Рәшидә апа укыта башлый. Мәктәп хәзерге кибет артында (Сабиров Дамирлар каршында) була. Ул ике катлы агач бина: асты таш, өсте агач. Мәктәп җимерелергә җитешкәнче монда укыйлар. Шул вакытларда укыган балалар: «мәктәп ишелмәсен тагын дип, самолет яки вертолет үтеп киткәдә укуны ташлап тышка чыгып йөгерэ идек. Укытучылар шулай кушты. Алар узләре дә чыга иде»,- дип искә алалар. Яңа мәктәп 1964 нче елда гына төзелеп бетә һәм 1965 нче елның көзендә беренче укучыларын кабул итә. Мәктәпнең беренче укытучылары: Шаймуллин Мехәммәт, Ахатова Рәшидә , Фатыйхова Масфура, Ахметова Нурсада, Сөләйманова Наҗия, Александров Яков һәм Ямал апа, Шаймуллина Ризәлә, Хуҗина Вәсилә, Гаффанова Мансура апалар. Яңа мәктәптә мөмкинлекләр зуррак була. Балалар тагын да тырышыбрак укыйлар.

Ямьле Мишә буенда урнашкан Явлаштау авылы елдан-ел төзекләнә, матурая. Тырыш халкы узенең туган ягы турында горурланып: Кавказ кебек булмаса да, тауларың бар, Каспий кебек булмаса да, суларың бар, Тайга кебек булмаса да, урманың бар, мул уңышлар вәгъдә иткән кырларың бар, үзеңә хас матур-матур җырларың бар,- дип сөйлиләр.

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.