Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Вахит Имамов әсәрләрендә тел - сурәтләү чаралары
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Вахит Имамов әсәрләрендә тел - сурәтләү чаралары

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе

II республика “Туган телем – шагыйрьләр теле” фәнни-тикшеренү конференциясе






Вахит Имамов әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре

(“Магикан” повесте буенча)






Авторы: Мөслим муниципаль районы

Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең

7 нче сыйныф укучысы Хафизов Нәфис Фәнис улы


Фәнни җитәкче: Олы Чакмак төп гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәфигуллина Наилә Мәкәрим кызы


Эчтәлек

Кереш.............................................................................................................3-4

Вахит Имамов әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре......................5-7

Йомгаклау......................................................................................................8

Кулланылган әдәбият исемлеге ..................................................................9















Кереш

Илһам килеп, язучы – әдип ак кәгазьгә иелгәндә, үзе патша да, үзе кол да була ала. Шундый илаһи мизгелдә ул үзен дөньяларны кузгатырлык кодрәт иясе итеп тоя, вакыт – вакыт чарасыз калып, күңелендә туган вакыйгалар авырлыгыннан сыгылып та төшкәли.

Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән.

Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе.

Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

Татар әдәбияты меңьеллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән әдәбият. Менә шушы бай мираслы әдәбиятка өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Вахит Имамов та бар.

Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итте ул. Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли.

Теманың актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел, ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзләре табылмый. Бик күп туры килми торган сүзләр, пауза-тукталышлар килеп чыга. Димәк, безгә матур әдәбиятны укып, сүз байлыгын арттырырга кирәк. Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы язучының дөньяга карашын, иҗат ысулының юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа да сүзнең мәгънәлелеген, тәэсирлеген, синонимнарын, антонимнарын табу сүз белән эшләүнең бер төре булып тора.

Һәм югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, тикшеренү эшенең актуальлеге В.Имамов әсәрләрендәге тел-стиль үзенчәлекләренең хәзерге көндә дә ачылып бетмәве белән билгеләнә.

Тикшеренү объекты – Вахит Имамовның “Магикан” әсәре.

Фәнни – тикшеренү эшенең максаты – автор кулланган тел-стиль чараларының төп үзенчәлекләрен күрсәтү.

Максатыбызга ирешү өчен, түбәндәге бурычларны үтәргә туры килде: а) Ф.М. Хатиповның “Әдәбият теориясе”, Ф.С. Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле”, Д.Ф. Заһидуллинаның “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы;

б) В.Имамовның әсәрләрен укып, тел-стиль чараларына бәя бирү, анализап, гомумиләштерүләр ясау, әдипнең әсәрләрендә аларның нинди урын алып торуларын күрсәтү.

Без аларны төркемләп, аерым мисаллар ярдәмендә бәяләргә тырыштык. Эш барышында файдаланылган цитаталардагы тыныш билгеләре автор үзе куйганча калдырылды.

Фәнни теоретик – методологик нигезен “Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”, Фәрит Хатыйповның “Әдәбият теориясе”, Д.Ф. Заһидуллинаның “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”, хезмәтләре тәшкил итә.

Тикшеренү методлары. Әсәрне анализлау методы.Һәм ул үз эченә материалны өйрәнү, гомумиләштерү, чагыштыру, интерпретацияләү, классификацияләү методларын алды.

Тикшеренү эшенең фәнни – практик әһәмияте хәзерге татар әдәбияты өчен тикшеренү нәтиҗәләрендә Вахит Имамовның иҗатын анализлау шәхес язмышын, телен тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Фәнни – тикшеренү эшенең структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.





Вахит Имамов әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре


Сузыклар өлкәсенә караган үзенчәлекләрдән түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин.

_ Улым, тугызынчы класска Әҗмәкәйгә барасыңмы соң, әллә Чаллыдагы берәр “сыпыту”га кереп карыйсыңмы? – дип, әтисе сүз кушкач, Вәлит боргаланмый – нитми генә җавап бирде:

  • Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер... [4;22]

Алмашлыкларга кушымчалар өстәп әйтү күзәтелә.

  • Магикан күп кешегә ияләнгәнмени?! Теләнче шултиклем халык диңгезем беренче кат күрде, шуңа өреккәндер. [4;22]

Әдәби әсәрләрдә әдәби тел нормаларына туры килмәгән тагын бер күренеш – рус алынмаларын татар сөйләменә яраклаштырып куллану. Мондый сүзләр шулай ук персонажлар телендә генә очрыйлар һәм шактый нык үзгәртелеп әйтеләләр, башлыча фонетик үзгәрешләр кичерәләр. Аерым бер диалектка яки сөйләшкә генә карасалар да, әлеге сүзләрне, һәр төбәктә үзенчә әйтелгәнгә күрә, шартлы рәвештә диалекталь күренешләр рәтенә кертергә мөмкин.

Ә төзүчеләргә ашарга пешергән өчен һәрбер хәзәйкегә акча түләнәчәк. 26

  • Сәвит бирә торган биш кубәмитер утынны кайтарасы иде, Чингачкукны кытырдатам әле.

  • Кичә Чаллыдан испалкумнар килгән. [4;16]

  • Мал буенча бик зур духтыр икән. Җитез кыйлан, давай.[4;27]

Югарыда телгә алынган язучының әсәрендә алып фигылендәге – ып кушымчасы төшеп кала һәм аналитик фигыль кыскартылып кулланыла:

Чингачкук аларны Метрәй яланына аппарып сыйлаган, ди [4;16]

Мугиканны монда апчыгале, давай.[4;27]

Киң таралган фонетик күренеш – иде ярдәмче фигылендәге д авазы төшеп калып, аның урынына й авазы куллану. Еш кына бу сүз алдагы төп фигыльгә яки башка сүзгә кушылып, берегеп тә әйтелә.

Мин Кече Шилнәдән кайтып киләдерием [4;38]

Билгеле булганча, урта диалектның күпчелек сөйләшләре өчен җ – ләштерү, ягъни й авазы урынына җ тартыгы куллану хас булып тора. Бу үзенчәлек Башкортостанның һәм Татарстанның Ык буенда урнашкан районнарында күзәтелә. Ул урта диалектның минзәлә сөйләшенә кертеп карыйлар.

Карыйм, Арлувка җанында бер милиция тәре синең Мугиканны куып җөри... Җаман сызгырып, һау-һаулап кына калсалар бер хәл. Җук бит, пушкаларыннан һавага да атып җиппәрәләр. [4;38]

Стиль сүзе телнең нинди максатларда һәм ничек кулланылышын белдерә. Язучы үз әсәренең үзенчәлекләреннән чыгып, төрле тел чараларын сайлый һәм аларны үзе теләгәнчә файдалана. Сүзләр мәгънәви яктан күп төрле. Үзләре үк образга әйләнгәннәре (символлар), күчерелмә мәгънәлеләре (метафора, метонимия, сынландыру, гипербола, юмор), предметлы сурәтләү чаралары (синонимнар, антонимнар, эпитет, чагыштыру), әдәби нормаларга туры килмәгән лексик чаралар (диалекталь, гади сөйләм, арго һәм жаргон сүзләр, варваризмнар) бар. Телдә фразеологизмнар да иркен кулланыла. В.Имамов – әнә шул тел-стиль чараларына җан кертеп, аларны иң оста кулланып язучыларның берсе.

Телдәге сүзләр беркайчан да аерым гына яшәмиләр. Алар үзләрен чолгап алган сүзләр белән бәйләнешкә кереп, төрле үзгәрешләр кичерәләр, күренешләрне тулырак чагылдыралар, сөйләмгә матурлык өстиләр, аны җанландырып җибәрәләр.

Һәр язучы да чагыштыруларны яратып куллана. “Чагыштыру – танып белүнең анасы”, - дигән борынгылар. Чагыштыру нәтиҗәсендә предметлар һәм күренешләрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклап була.

Могикан халык диңгезенә атылган ук шикелле якынаеп килә. [4;35]

Болар тактикасының сере кәбестә күчәнедәй катлы катлы түгел, аны һәркем чамалады, әлбәттә.[4;33]

Ә колхоз техникасы өчен Чаллыдан ягулык китерү беткәч, алар “яшел елан” кочып юандылар. [4;24]

Сынландырулар да әсәрдә төрле максат белән кулланылалар. Аларның кайберләре геройларның хис-кичерешләрен тирәнәйтеп күрсәтсә, икенчеләре юмористик төсмер бирә.

Автор авылны, аның табигатен ярату кебек хисләрне белдерү өчен дә сынландыру кулланган. Авыл аның йөрәгенә якын, ул аны җанлы итеп күрә.

Шоңкар, күз алмасы кебек, карап торган бердәнбер аргамак иде дәбит, кадерен белмәделәр... Менә шуларны искә төшереп алгач, Вәлит авызына су капты.

Вәлит әүвәл китапның тышлыгына күз салды.[4;12]

В. Имамов иҗатының тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге бар. Автор сөйләм телендә кулланыла торган битараф сүзләрне дә бик үзенчәлекле һәм иркен файдаланган. Битараф сүзләр ярдәмендә иң истә кала торган образлар һәм күренешләр языла. Тик алар туры мәгънәләрен югалтып, күчерелмә мәгънәдә килгәннәр һәм әсәрдәге образларның эчке кичерешләрен, характерларын тулырак күрсәтү өчен кулланылганнар. Бу сүзләр аша авторның төрле вакыйгаларга биргән бәясен дә тоеп була. Мәсәлән, “урды” сүзен укыды мәгънәсендә файдаланганда, аны күз алдына китерү кыен түгел, әмма бу сүзгә аерым басым ясап, аның мәгънәсе бөтенләй икенче якка үзгәртергә мөмкин.

Ә Вәлит яңа китапны урды гына [4;14]

Алынма сүзләрне бозып әйтү нигезендә дә гади сөйләм сүзләре барлыкка килә. Алар ярдәмендә автор образларының гадилеген, хәйләсез наданлыкларын ача алган. Алар белемнәре аз яисә бөтенләй надан булсалар да, үзләрен белдекле күрсәтү өчен, русча “сөйләшәләр”.

  • Ну. Шәпме колын?

  • Шәп, кәнишне. [4;15]

Варваризмнарны – чыганак телдәге үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзләрен куллану, гомумән, В.Имамовка хас үзенчәлекләрнең берсе.

  • Ә мин бер Могикан белән генә тукталмыйм. – Вәлит инде ачыктан-ачык үҗәтлеккә күчте. – Америкада әле тагын майя, ацтек ирокез, делавар, минг, гурон,тускарорһәм тагын әллә нинди кабиләләр булган... [4;15]


















Йомгак

Карап үтелгән күпсанлы мисаллардан күренгәнчә, В.Имамов сүзнең бөек көчен, тасвирлау мөмкинлекләрен тоеп, үзенә генә хас иҗат стилен тудырган, сүзнең үзенчәлекле мәгънә төсмерләрен тоеп сурәтли бергән. Аның әсәрләре халыкчанлыгы белән аерылып тора. Кешеләрне, туган җирне ярату кебек хисләрне В. Имамовча итеп сурәтли белүчеләр күп түгел. Минемчә, бу фикерне раслау өчен, Ә. Еники сүзләре бик тә урынлы булыр. “Без әдәби осталык турында күп сөйлибез. Ләкин әдәби осталыкны беренче чиратта тел осталыгы, телгә байлык, телне дөрес куллана белү дип аңларга кирәк. Язучы кешедә телгә карата аеруча бер сизгерлек булырга тиеш, ул һәр сүзнең тулы мәгънәсен аңлау гына түгел, аның эчке аһәңен, кай урында ничек яңгыравын, ниһаять, сүзләрнең үзара бәйләнешен тоя белергә тиеш”. (Ә. Еники. Язучылык хезмәте турында.)

Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим икән бит! Дөрес, әдәбиятыбызның аксакаллары Нурихан Фәттах һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Әмма Вахит Имамов — икенчерәк характердагы язучы. Гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, мирасханәләрдә утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. [5]









Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б.

  2. Зәкиев Мирфатыйх, Сафиуллина Флера. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

  3. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод.кулланма. –Казан.Мәгариф, 2000.-335 б.

  4. Вахит Имамов Магикан. “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый җурнал 11.2011ел. 11-39б

  5. Фаяз ХУҖИН, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул – тарихчы – галим дә. "Мәйдан" № 6, 2002 ел.

  6. Хатипов Фәрит. Әдәбият теориясе. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 05.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров652
Номер материала ДВ-031688
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх