Инфоурок Другое Другие методич. материалыВнеклассное мероприятия "Минем Ватаным - Татарстан"

Внеклассное мероприятия "Минем Ватаным - Татарстан"

Скачать материал

Буа районы Әлки төп гомуми белем мәктәбе

 

 

 

 

Сыйныф сәгате

“Минем Ватаным – Татарстан”

(5-6 сыйныфлар өчен)

 

 

 

 

 

                                                                               Әзерләде : 5 нче сыйныф җитәкчесе

                                                                             Шарипова З.М

 

 

 

 

 

2016

Тема: Минем Ватаным- Татарстан.

Максат:1)  укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү

2)   патриотлык, гражданлык сыйфатлары тәрбияләү, яшәгән төбәк белән горурлану хисен тәрбияләүне дәвам иттерү, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

3)балаларның сөйләм телләрен ныгыту.

Җиһазлау: компьютер, презентация проект.

Дәрес барышы: I Оештыру моменты: сыйныфы 3 төркемгә бүлү.

Психологик уңай халәт тудыру.

Исәнмесез балалар!

Исәнмесез кунаклар!
Матур үтсен көнебез! 
Көләч булсын йөзебез! 
Булыйк һәрчак әдәпле, 
Отыйк матур гадәтне. 
Дөрес, матур утырыйк, 
Тырышып җавап бирик. 

Укучылар ! Сезне  күрүемә мин бик шатмын. Елмаеп карагыз әле бер-берегезгә Безнең  сыйныф сәгатебездә кунаклар да бар, әйдәгез аларга да елмаеп сәлам бирик. Бүгенге сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.Бүген сездә сыйныф сәгатен мин Әлки мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе Шарипова Зөлфия Мәсгүт кызы алып барачакмын. Бергә бердәм, тату эшләрбез дип ышанып калам.

Кәефләрегез ничек?Һәрвакыт шулай яхшы булсын

Укучылар, сезнең алдыгызда сүзләр бар, шул сүзләрдән җөмләләр төзегез әле. Нинди җөмләләр килеп чыкты? (җаваплар) Һәм тактага төзеп куыйк әле.Димәк без сезнең белән бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?  (җаваплар)

Укытучы: Дөрес, балалар. Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә - ул Ватан. Ватан-ана!  Кешенең анасы бергенә булган кебек ,Ватаны да бер генә.

Слад 1 (“Минем Ватаным – Татарстан”)

II.Төп өлеш

.Укытучы: Тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле. Нәрсә килеп чыеты?(җаваплар) Әйе флаг рәсеме.

Ә сез Татарстан флагы турында нәрсә беләсез? Слад 2 (“Флаг)

Укытучы: Тагын нәрсә әйтә аласыз.Татарстаныбызның  гербы бар.

Герб турында нәрсә беләсез?Слайд 3 (Герб)

Укытучы: Татарстанның үз гимны бар Слайд( 4 Гимн)

Беренче президенты кем иде? Слайд 5

Хәзергесе вакытта кем? Слайд 6

-         Укучылар тагын нәрсә әйтә аласыз?

 Безнең Татарстанбыз 18 шәһәр, 43 район бар слайд 7( карта)

Нинди елгалар ага безнең Татарстаныбызда? (Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман)

-         Укучылар әйтегез әле быел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде?

Әйе , Быел Татарстанда “ Сулыкларны саклау елы “ – дип игълан ителде

- Сез нинди шәһәрләрне беләсез?

Балалар: Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Казан һ.б.

Укытучы: Алар арасында иң зурысы нинди шәһәр?

Балалар: Казан. Слайд 8 Казан

Укытучы : Дөрес, балалар. Казан турында сез нәрсәләр беләсез?

1 укучы: Казан- Татарстанның башкаласы. Аның тарихы бай. Казанны Кремль, Сөембикә манарасы бизи.Слайд 9 (Истәлекле урыннары)

Укытучы: Туган илебез – Татарстан дибез. Ә туган илебез кайдан башлана? Әлбәттә үзебезнең туган җиребездән, йортыбыздан, әти – әнидән, балалар бакчасыннан, укыган мәктәбебездән. Сезнең кече Ватаныгыз – Буа районы. Сез монда тугансыз әти- әниегез, дусларыгыз бар һәм менә шушы мәктәптә укыйсыз, белем аласыз. Сезнең өчен кече Ватан шуннан башлана.

Ә менә сез үзегезнең Буа районы турында нәрсәләр әйтә аласыз? Слайд10  ( Туган ягым - Буа

-         Укучылар җавабы.

Әйе, укучылар Буаның да үз флагы  бар Слайд 11 (Буа флагы)

Флаг турында сөйләү

Алтын башак авыл хуҗалыгының үсешен символлаштыра. Кырның яшел төсе – табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше символы.  Алтын – муллык, хөрмәт һәм уңыш символы. Көмеш төргәк Буа җиренең күренекле шәхесләре: язучылар, шагыйрьләр, рәссамнарның туган җире булуы турында сөйли. Көмеш – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара килешү символы. Зәңгәр төс – намус,  яхшылык, рухи байлык,  су киңлекләре символы, чөнки район территориясе буйлап Зөя, Карлы, Бола, Чынлы кебек елгалар ага.

-          гербы бар.                 Слайд 12 ( герб)

-         Кырның яшел төсе – табигать, сәламәтлек һәм тормыш, авыл хуҗалыгы үсеше символы.  Алтын – муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм уңыш символы. Аграр символика үсеш һәм алга китү өчен әһәмиятле булган  тормыш җылылыгын һәм яктылыгын символлаштырган алтын кояш рәсеме белән тулыландырылган. Көмеш төргәк Буа җиренең борынгыдан күренекле шәхесләрнең – язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, сәяси эшлеклеләрнең туган җире булуы турында сөйли. Көмеш – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара килешү символы. Зәңгәр төс – намус,  яхшылык, рухи байлык, су киңлекләре символы, чөнки район территориясе буйлап Зөя, Карлы, Бола, Чынлы кебек күп санлы елгалар ага.

-         Ә безнең районыбызның җитәкчесен Беләсезме? Слайд 13

-         Буа районы картасы. Слайд 14

-         Буа районы Татарстанның көнбатышында урнашкан.Район 1930 нчы елның 10 августында төзелә.

-         Мәйданы – 1543 кв. км.

-         Барлыгы 44267 кеше яши.

-         Татарлар – 65,9 %

-         Руслар – 13 %

-         Чуашлар – 20 %

-         Буа районы үзенең Шикәр заводы, спирт заводы, май – сыр комбинаты, машина төзү заводлары белән дан тота. Игенчелек һәм терлекчелек алга киткән. Районыбыз һаман үсеш – үзгәрештә:яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният үзәкләре ачыла.

-          Буа - промышленность үзәге слайд 15

-         Укучылар сез бу биналарны таныйсызмы? Слайд 16

-         Димәк без үзебез яшәгән туган җиребез белән горурлана алабызмы?

-         Әйдәгез үзебезнең районыбызны башка шәһәр мәктәбендә укучы балаларга да  җиткерик Аның өчен мин сезгә кечкенә проект эшләргә тәгъдим итәм.

-         (Карточкалар , проект шаблоны адреслар бирелә) Балалр музыка астында эшлиләр

-         Укытучы: Балалар сез бүген сыйныф сәгатендә нәрсәләр белдегез, нәрсәләргә өйрәндегез? Тагын нәрсә өсти аласыз?

 

Туган җиребезне яратмый мөмкин түгел. Без моңа бүген тагын бер тапкыр ышандык. Шулай итеп, укучылар, безнең республикабыз, районыбыз нинди бай икән, халкы талантлы, уңган икән. Ә иң зур байлыкларның берсе – бу татулык, дуслык. Дус булсак, калган байлыклар барыбызга да җитә. Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз.

Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә!

Кояшлы көн телим барыгызга.

 Һәм иминлек телим илемә.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятия "Минем Ватаным - Татарстан""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Таргетолог

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 630 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.12.2016 997
    • DOCX 23.8 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарипова Зульфия Масгутовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарипова Зульфия Масгутовна
    Шарипова Зульфия Масгутовна
    • На сайте: 9 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1540
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой