Инфоурок Английский язык Статьи"Выявление и особенности работы с одаренными детьми на уроках английского языка (обобщение опыта работы)"

"Выявление и особенности работы с одаренными детьми на уроках английского языка (обобщение опыта работы)"

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Выявление и особенности работы с одаренными детьми на уроках английского языка (обобщение опыта работы)

 

 

 

 

 

 

 

 

                     Хусаинов Зиннур Зуфарович, учитель английского языка,          

                                   Муниципальное бюджетное общеобразовательное                           учреждение – Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан,                                               

         

 

 

 

Аннотация

      В современном российском обществе возрастает потребность в творческих, активных людях, способных нестандартно решать поставленные задачи и формулировать новые, перспективные цели. В этих условиях поддержка, развитие и социализация одаренных детей, несомненно, становится одной из приоритетных задач системы образования. Процесс выявления, обучения и воспитания одаренных детей, талантливых детей составляет новую задачу совершенствования системы образования, так как обучение одаренных детей сегодня – это модель обучения всех детей завтра. В своей статье я обобщил опыт работы с одаренными детьми. Вырастет ли из ребёнка с признаками одарённости талантливая личность, зависит от множества факторов. Но главной целью для меня на сегодняшний день в процессе выявления одаренных детей и работы с ними является развитие творческих способности обучающихся. 

Ключевые слова: социализация, одаренные дети, инновация, иноязычный, межкультурный, разноуровневые тесты, уровень обученности, разноуровневые технологии,

 

Кешенең сәләтле булуы - җирдән чак кына шытып чыккан һәм үзенә аерым игътибар таләп итә торган кечкенә буйлы үсемлек кебек. Үсеп җитсен һәм мул уңыш бирсен өчен, аны тәрбияләргә кирәк.

                                                                                 В.А.Сухомлинский

   Заманча Россия җәмгыятендә, куелган бурычларны стандарт булмаган рәвештә хәл итәргә һәм яңа, перспектив максатлар формалаштырырга сәләтле иҗади, актив кешеләргә ихтыяҗ арта. Бу шартларда сәләтле балаларга ярдәм итү, аларны үстерү, һичшиксез, мәгариф системасының өстенлекле бурычларының берсенә әверелә. Сәләтле балаларны ачыклау, укыту һәм тәрбияләү процессы белем бирү системасын камилләштерүнең яңа бурычын тәшкил итә, чөнки бүгенге көндә сәләтле балаларны укыту  киләчәктә барлык балаларны  укыту моделе булып тора. 

   «Чит тел» - аралашу һәм чит мәдәниятне танып белү чарасы . Ул шәхеснең һәрьяклап үсеше өчен зур потенциалга ия. Димәк, хәзерге заман мәктәбе алдында баланың индивидуальлеген, аның сәләтен үстерү, аның потенциаль мөмкинлекләрен тормышка ашырыру бурычы тора. Киләчәктә бу сәләтләр аларның казанышларына әверелсен өчен, бөтен көчне куярга кирәк.

   Чит телгә өйрәткән вакытта сәләтле балаларны ачыклау һәм укыту кысаларында аларны үстерүнең махсус траекториясен төзү турындагы мәсьәлә актуаль булып кала. Минем шикелле кечкенә генә авыл мәктәбендә укыткан укытучылар да, шул 50 бала арасында сәләтле балаларны эзләп табып, алар белән ныклап торып шөгыльләнә икән, бу -  минемчә, зур казаныш.  Сәләтле балалар бөтен әйберләрнең һәм күренешләрнең асылына керергә омтыла, алар кызыксынучан була, күп кенә сораулар бирәләр, барысы турында да җентекләп белергә телиләр һәм өстәмә мәгълүмат чыганакларын таләп итәләр. Алар тиз арада төп мәгълүматларны таба һәм аерып чыгара, оригиналь чишелеш тәкъдим итә белә. Башка укучылар белән чагыштырып караганда, алар үз белемнәрен практикада мөстәкыйль куллана алалар.

   Минемчә, мондый балалар белән эшләүнең төп максаты - сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны оптималь үстерү өчен шартлар тудыру, бала шәхесен иҗади яктан тәрбияләү, сәләтләргә туры китереп, һөнәри үзбилгеләнү мөмкинлеген тәэмин итү.  Төп принцибы - баланы башта ук холкының үзенчәлекләре һәм сыйфатлары, темпераменты, стандарт булмаган фикерләүче зат буларак кабул итү. Баланың сәләтенә карата һәр педагогның позициясе фәнне, уку темаларын тирәнтен өйрәнүне; укуда һәм тикшеренүдә мөстәкыйльлекне тәэмин итүне; педагогик оптимизмны, бүләкләүне; уңыш ситуацияләрен тудыруны; психологик-педагогик ярдәмне, бүләкләүне күз уңында тота. Балага үз нәтиҗәләрен бәяләргә ярдәм итәргә кирәк: «Бу турыда син үзең нәрсә уйлыйсың?»; "Үзеңә ничек тоела?" "Син ничек теләр идең?" кебек сораулар бирергә мөмкин. Педагогка сәләтле балаларның теләсә нинди башлангычларын хупларга, үз өметен һәм укучыга ышанычын күрсәтергә кирәк: «Бу җиңел түгел, әмма синең һичшиксез килеп чыгачак»; "Син барысын да дөрес эшлисең"; «Эшләгән эшең өчен рәхмәт»; «Зур рәхмәт, синең ярдәмең өчен»; "Күрәм, син бик тырышкансың!" "Син бу биремне бик яхшы башкардың!" «Молодец!» һ.б.

  Монда мин бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның сүзләрен үрнәк итеп күрсәтәсем килде: «Әгәр мәктәптә укучы үзе бернәрсә дә эшләргә өйрәнмәгән икән, ул тормышта да һәрвакыт башкаларга охшарга, калганнар артыннан кабатларга гына өйрәнәчәк... Һәр балада мөстәкыйльлеккә омтылыш бар һәм аны юк итү зарарлы".

  Чит тел дәресе сәләтле балаларны үстерү өчен уңайлы мәдәни мохит булып тора. Әмма, минемчә, телләрне өйрәнүгә сәләтле һәм мотивлаштырылган балаларны ачыклау 5 нче сыйныфтан түгел, ә башлангыч мәктәптә үк башлана. Чит телләрне үзләштерү өчен кирәк булган сенситив чор мәктәпкәчә яшьтә була. Мәктәптә балалар чит телне 1 нче сыйныфтан өйрәнә башлыйлар, димәк, предметка сәләтле балаларны укытуның иң иртә баскычларында ачыкларга кирәк. Чит телне өйрәнү һәм аны җиңел узләштерү сәләте балаларда укытуның башлангыч чорында ук ачыклана. Мондый укучылар яңа материалны җиңел үзләштерәләр, актив; аларны эшкә иҗади якын килү, танып белүгә һәм мөстәкыйль тикшеренүгә омтылыш аерып тора. Алар, эш барышында оригиналь, креатив чаралар кулланалар. Мондый укучылар белән укытучыга эшләргә җиңел дә, шул ук вакытта кыен да. Алар үзләренә аерым игътибар таләп итә.

  Мин тәкъдим иткән сәләтле балалар белән эшләү системасы катгый структурага ия һәм өч төп аспектны үз эченә ала:

 1. Сәләтле балаларны барлау.

 2. Сәләтле балаларны төрле яклап үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудыру.

3. Сәләтле балалар белән эшнең нәтиҗәлелеге һәм аларның потенциаль мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру.

  Сәләтле балаларны ачыклау - конкрет баланың үсешен анализлауга бәйле дәвамлы процесс. Моның өчен мин сәләтле балаларны укыту процессында акрынлап, этаплап эзләүгә бөтен көчемне куйдым. Дүрт чирек дәвамында  белем бирү порталлары һәм учреждениеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган олимпиадаларда укучыларның катнашу планы төзелде. Минем уйлавымча, укучыларның олимпиадаларда катнашуы һәм нәтиҗәләре аларның сәләтен ачыкларга гына түгел, барлык балаларны да тел өйрәнүгә этәрергә сәләтле.

   Мәсәлән, 9-11 сыйныф укучылары ТР Спорт министрлыгы һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе тарафыннан  уздырыла торган Х төбәкара «Learn to win» конкурсында катнаштылар. 9 класс укучысы Мортазина Г. Р. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты (КФУ) оештырган Республикакүләм лингвистика форумында катнашты. Ул шулай ук ел саен "Олимпка юл" диеп аталган инглиз теле буенча мәктәп укучыларының Республика олимпиадасы призеры булып бара. Ел саен 9-11 сыйныф укучылары КФУ тарафыннан уздырылган инглиз теле буенча тоталь диктантта катнашалар һәм призерлары булалар. (1нче кушымта)

  Сәләтле балалар үсеше һәм аларга ярдәм итү бурычы белем бирү программаларын үзләштерүне тәэмин итүдән генә түгел, бәлки балаларның белемен ныгыту һәм үстерүдән дә тора. Минем инглиз теле укытучысы буларак өстенлекле функциям -  әлеге өлкәдә белем алучы һәр баланың сәләтен ачу һәм үстерү. Сәләтле һәм югары белемле балалар белән эшләү бөтен уку процессы дәвамында системалы характерда булырга тиеш. Ул, дәресләр үткәргәндә, укучылар төркеме белән дә, индивидуаль рәвештә дә тормышка ашырылырга тиеш.

 Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә мин түбәндәге эшчәнлек төрләрен кулланам:

 - проблемалы-үсештәге укыту;

 - кече төркемнәрдә эшләү, проект;

- тикшеренү эшчәнлеге;

 - уен технологияләре;

 - сәләтне үстерү һәм танып белү мотивациясен камилләштерү өчен мәгълүмати-коммуникатив технологияләр (төрле дәрәҗәдәге тестлар, презентацияләр);

- иҗади һәм стандарт булмаган характердагы биремнәр .

  Дәресләрдә иҗади сәләтләрне дә үстерү бик мөһим. Укучыларның иҗади сәләтен үстерергә миңа түбәндәге эшчәнлек төрләре ярдәм итә:

 1. Укучыларны проект һәм тикшеренү эшләренә җәлеп итү укыту процессын кызыклы итә; уку процессына динамика һәм җәлеп итүчәнлек бирә; укучылар иҗади тикшеренүчеләргә әйләнә; эштән канәгатьлек ала. 2021-2022 уку елында минем җитәкчелегем астында 10 сыйныф укучылары, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу өчен, фәнни-тикшеренү эшләре яздылар. Мәсәлән, 10 сыйныф укучысы Зарипова Н. А. Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында “Чит тел - мәдәният диалогы” исемле мәктәп укучыларының төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды (Буа, 2022 ел). Шулай ук 10 сыйныф укучысы Фәрхуллина И.А. Каюм Насыйри исемендәге ХХ Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясенең (КФУ, 2022 ел) II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Ул шулай ук Л. Толстой исемендәге V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә тәкъдим ителгән тикшеренү эше өчен катнашучы дипломын алды. (КФУ, 2021 елның 2 декабре) (2 нче кушымта).

 2. Дәрестә иҗади процессны активлаштыручы рольле уеннардан файдалану  фикер алышу өчен дискуссия оештырырга мөмкинлек бирә. Бу процесс шулай ук формаль булмаган аралашуны күздә тота. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча барлык башлангыч сыйныф укучылары Раштуа һәм яңа ел темасына инглиз телендә театральләштерелгән зур булмаган тамаша әзерләделәр һәм ул мәктәп күләмендә күрсәтелде.

 3. Иҗади биремнәрне куллану, мәсәлән, комикс төзү, табышмак уйлап табу; кроссворд, ребуслар чишү; иншалар конкурслары; тәрҗемәчеләр конкурслары; бирелгән тема буенча quiz балалар өчен шулай ук кызыклы.                   2 нче сыйныф укучылары «Минем йорт хайваны» темасына иң яхшы китап-брошюра конкурсында катнаштылар.

 4. Фән буенча предмет атналары уздыру; олимпиадалар, форумнар, халыкара конференцияләрдә катнашу; инглиз традицияләрен өйрәнү бәйрәмнәре, марафоннар, кичәләр үткәрү һәр укытучының еллык планына кертелә. Бу уку елында Хэллоуинга, Әниләр көненә, Раштуага һәм Яңа елга, Изге Валентин көненә, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм 1 апрельгә багышланган чаралар планлаштырылды һәм уздырылды. Апрель башында 9-11нче сыйныф укучылары «Who wants to be a millionaire» уенында катнаштылар, анда алар билгеле бер темалар буенча үз белемнәрен тирәнәйттеләр. Тагын 15нче  апрель көнне “Телләрне һәм мәдәниятләрне берләштерү” дигән чара үткәрелде. Укучылар бөтен дөнья буенча таралган блогерларның теләкләрен һәм открыткаларын укыдылар. Әлеге проект кысаларында мәктәбебез укучыларына Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка, Австралия, Европа һәм Азия илләреннән, шулай ук Яңа Зеландия, Мадагаскар, Исландия һ.б. утрауларыннан открыткалар килде. Гомумән алганда, укучылар 50 илдән 150дән артык хат алды. Барлык блогерлар да үз хатларында чит телләрне өйрәнүнең мөһимлеген ассызыкладылар. (3нче кушымта).

Чит тел буенча белем бирүнең сыйфатын, инглиз телен белү дәрәҗәсен күтәрү, укучыларның коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру максатларында безнең районда шулай ук ел саен иҗади конкурс уздырыла. Конкурс берничә номинация буенча уздырыла: вокаль әсәрне башкару һәм шигъри әсәрне декламацияләү. Белүебезчә, җыр һәм шигырьләр - теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше ул. Укучылар инглиз телендә язылган әсәрләрне сәнгатьле итеп башкаралар, шул ук вакытта үзләренең артистлык һәм иҗади сәләтләрен, чит телне белү күнекмәләрен үстерәләр. Һәр бала үзен бердәм коллектив әгъзасы һәм укучыларның бердәм командасы әгъзасы итеп күрә. Ул хата ясарга һәм канәгатьләнерлек булмаган бәя алырга курыкмый, аның чит тел буенча дәресләр барышында туа торган психологик киртәләре һәм үз-үзенә ышанмавы юк. Әлеге чараларның төп максатлары булып инглиз телле илләр мәдәнияте белән кызыксынуны активлаштыру, укучыларның иҗади потенциалын үстерү, аларның социомәдәни дәрәҗәсен күтәрү, белем бирү проекты кысаларында инглиз телен өйрәнүгә кызыксынуны булдыру, заманча инглиз җыры жанрында балалар иҗатын үстерү, сәләтле балаларны ачыклау, аларның интеллектуаль-иҗади сәләтләрен һәм оригиналь фикерләүләрен үстерү тора.

 Иҗади фестиваль шулай ук кайбер мөһим бурычларны хәл итә һәм заманча инглиз теленең дөрес әйтелешен һәм интонацион модельләрен популярлаштыруга ярдәм итә; сөйләм конструкцияләрен автомат куллану күнекмәсен формалаштыруга; алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга ярдәм итә. Ә иң мөһиме: укучыларның иҗади һәм актерлык сәләтен үстерә. Мәсәлән, бу уку елында минем 5 укучым үзләренең яшь категорияләрендә “Шигъри әсәрнең декламациясе” номинациясендә җиңүче булды. (4 нче кушымта).

 Минем фикеремчә, чит телгә өйрәтү процессы шәхес үсеше өчен шартлар тудырылган уку дәресләрендә, ягъни балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре, предметлы белем дәрәҗәсе һәм тулаем белем дәрәҗәсе исәпкә алынган дәрестә барырга тиеш. Дәрес сәләтле балалар белән эшләү өчен нигез булып тора, ләкин бу очракта ул башка композицияне, башка эчтәлекне һәм укучыларның танып-белү эшчәнлеген башкача оештыруны таләп итә. Сәләтле балалар белән эшләүдә төп дүрт алым бар: тизләнеш, тирәнәйтү, баету, проблемалаштыру. Барлык санап кителгән алымнар дәреснең стандарт булмаган формаларын таләп итә. Бу очракта дифференциацияләнгән алым -  менталь операцияләрнең санын, сыйфатын һәм эзлеклелеген, биремнәрен, бурычларын билгеләү дигән сүз. Һәм алар барысы да бер юнәлештә эшли, мәсәлән, текст уку, тормыш ситуациясе турында, гадәти булмаган очраклар, гамәл турында фикер алышу.    

   Төрле дәрәҗәдәге технологиягә килгәндә, ул сәләтле, алдынгы һәм гади балалар белән эшләүне күз алдында тота. Уку хезмәттәшлегенә, коллектив-иҗат эшчәнлегенә, ягъни командада яки төркемдә эшләүгә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта һәр төркем бертөрле бирем ала. Шул ук вакытта биремне үтәүдә һәр укучының роле әйтелә. Көчле укучы укытучы ролен үти: укылган, грамматик структураны, лексиканы аңларга ярдәм итә, кирәк булган очракта хаталарны төзәтә. Эшчәнлекнең мондый төре һәркемгә үз мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә; үз эшчәнлеге продуктын күрергә һәм тоярга ойрәтә, башка сүзләр белән әйткәндә, һәр укучы коллективта иҗади эшчәнлек ярдәмендә шәхес буларак үсә, үзен башкалар белән анализлый һәм чагыштыра, киләчәккә планнар кора - башкалардан ким булмаска тырыша.

  Алда әйтелгәннәрнең барысын да йомгаклап, шуны әйтәсе килә: укытучы укучыларның  танып белү, коммуникатив, иҗади эшчәнлеген оештыручы һәм рухландыручы буларак таныла. Аның, үз осталыкларын камилләштерү өчен, уртак эшчәнлек процессында укучыларның шәхесара аралашу мөмкинлекләрен кулланып, уку процессын дифференциацияләү мөмкинлеге барлыкка килә. Сәләтле балалар белән педагогның эше ул -  катлаулы һәм беркайчан да туктатылмый торган процесс. Ул укытучыдан шәхес буларак үсүен, сәләтле балалар белән системалы эш алып баруны таләп итә. Мин бу таләпләргә туры килергә тырышам. Шул максаттан чыгып, мин Татарстан Республикасының алдынгы белгечләре тарафыннан үткәрелә торган сәләтле балалар белән эшләүгә багышланган семинарларда даими катнашам. “Сәләт билгеләр булган” балаларны үстерү һәм укыту процессы - минем педагогик эшчәнлегемдә бербөтен система.

 Сәләтлелек билгеләре булган баладан талантлы шәхес үсүе күпсанлы факторларга бәйле. Әмма бүгенге көндә минем өчен төп максат - сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү процессында укучыларның иҗади сәләтен үстерү. Теләсә кайсы балага өмет белән карарга кирәк. Киләчәк, уйлаганга караганда, күпкә якынрак, ул бөтенләй янәшәдә генә.  Безнең киләчәк  ул - укучы балалар! Бүген аларның киләчәк язмышы гүя бездән генә тора. Иртәгә хәл тамырдан үзгәрәчәк. Балалар тиз үсәләр. Әгәр бүген без аларның сәләтләрен һәм талантларын үстерергә ярдәм итсәк, алар мөстәкыйль һәм нәтиҗәле яши алачак. Ә һәр талантлы бала үзенә күрә бер шәхес. Аеруча сәләтле, талантлы балаларны эзләү һәм тәрбияләү - бик мөһим мәсьәлә. Талантлы кешеләр - җәмгыятьнең төп байлыгы.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Выявление и особенности работы с одаренными детьми на уроках английского языка (обобщение опыта работы)""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по безопасности

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Процесс выявления, обучения и воспитания одаренных детей, талантливых детей составляет новую задачу совершенствования системы образования, так как обучение одаренных детей сегодня – это модель обучения всех детей завтра. В своей статье я обобщил опыт работы с одаренными детьми. Вырастет ли из ребёнка с признаками одарённости талантливая личность, зависит от множества факторов. Но главной целью для меня на сегодняшний день в процессе выявления одаренных детей и работы с ними является развитие творческих способности обучающихся.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 667 430 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.04.2023 78
    • DOCX 26.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хусаинов Зиннур Зуфарович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хусаинов Зиннур Зуфарович
    Хусаинов Зиннур Зуфарович
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 6838
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 175 человек из 48 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель английского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 393 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 471 человек

Курс повышения квалификации

Психологические методы развития навыков эффективного общения и чтения на английском языке у младших школьников

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 176 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 821 человек

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе