Укытучы эшчәнлеге
|
Укучыларның эшчәнлеге
|
Формалаштырылучы УУГ (УУД)
|
1. Оештыру
өлеше (психологик уңай халәт тудыру) Исәнләшү, укучыларның дәрескә хәзерлеген
барлау.
Слайд Матур язгы көннең
фоторәсеме.
Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә
матур итеп елмаеп, хәерле көннәр теләп дәресебезгә керешик! (Укучылар
бергәләп:)
Хәерле
көн, агачлар!
Хәерле
көн, кошлар!
Хәерле
көн, дуслар!
Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә
тиеш? Ничек эшләсәк кенә безнең дәресебез уңышлы чыгачак?
|
Дәрескә
хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм психологик уңай халәт тудыруда катнашу.
(Укучылар бер-берсенә карап елмаялар, басып шигырь юлларын бергәләп күңелдән
әйтәләр )
-
җаваплар тулы, төгәл , аңлаешлы булырга тиеш.
-актив
эшчәнлек булырга тиеш.
|
регулятив:
дәреснең
һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;
шәхси: укчыларның
үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары чагылуы
|
2.
Белемнәрне актуальләштерү.
Укучылар, безнең
дәресебездә сезгә юл күрсәтүчеләр, булышып сезне 1 нче сыйныфтан башлап
озатып йөрүчеләр дә килгән бит. Кемнәр алар таныйсызмы? Әйе Әмир белән Әминә.
(Әмир белән Әминәнең курчаклары тактага эленеп куелган була) бүген
дә сезгә аларның сораулары бар, әйдәгез карап китик әле.
-Без кайсы Республикада
яшибез? Безнең районыбызның исеме ничек? Туган авылыбыз ничек атала?
Авылыбызда нинди милләт кешеләре яши? Без кайсы телдә аралашабыз? Әминә белән
Әмирнең туган авылы ничек атала?
-Укучыларның җавапларын тыңлау.
-Слайдта
укучыларның җавапларыннан төзелгән текст барлыкка килә. Балалар текстка ничек
итеп исем куяр идек? Текстта туган якның табигате сурәтләнгәнме, әллә
башкачарак нәрсәләргә игътибар иттегезме?
|
Укучыларның
җаваплары тыңлана.
Укучылар
парларда эшлиләр
узара
киңәшләшеп җавап әзерлиләр (2-3 минут вакыт бирелә).
Балаларның
җаваплары тыңлана. Һәр пардан берәр укучы телдән җавапны әйтә.
|
регулятив:
дәреснең
һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;
танып-белү
күнекмәләре:
дәреслектә
һәм күргәзмә, тарату әсбапларында бирелгән тамгаларны аңлау, чагыштыра
белү, классификацияли белү;
коммуникатив:
үзеңнекеннән
аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү;
предмет
буенча: исемнәрнең дөрес язылышын белү
|
3.
Дәреснең темасын, максатын ачу.
Слайд. Туган як
күренеше.Авылыбызның исеме.
Дәрес
нинди темага багышланыр инде?
-
Бүгенге дәрестә без нәрсәләргә өйрәнергә,нинди максат куярга, нинди белемнәр
үзләштерергә тиеш булабыз икән, яле, чамалап карагыз !
|
Укучылар
сорауларга җавап бирәләр: туган ягыбыз турында сөйләшәчәкбез.Туган
авылыбызның исеме аның килеп чыгышы турында булган белемнәребезне
тирәнәйтербез.
|
регулятив:
дәреснең
һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;
танып-белү
күнекмәләре:
бирелгән
сорауларга аңлап җавап бирү
|
4.Яңа
белем информациясен аңлау.
1) Дәреслек
белән эш.
(93
– 95 нче битләр)
Шәһәр ,
авыл исемнәренең килеп чыгышы белән кыскача танышу. Мәсәлән 1000 ел элек
диярлек князь Ярослав Мудрый Ярославль шәһәренә нигез салган.
-Балалар,
безнең авылыбызның исеме каян килеп чыккан соң, бу турыда риваятьләр нәрсә
сөйлиләр микән соң?
|
Укучылар
дәреслектә бирелгән материал белән кыскача танышалар.
Бер
укучы авылның килеп чыгу тарихы белән кыскача гына таныштырып китә.
Нәтиҗә
ясыйлар: Чура исеме каян килеп чыккан дигән сорауга җавап бирәләр.Якын тирә
авылларның исемнәрен беләләрме, балаларга сораулар бирелә.
|
регулятив:
дәреснең
һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;
предмет
буенча: авылыбызның каян килеп чыкканын белү;
танып-белү
күнекмәләре:
өйрәнелә
торган күренештә сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләрен табу
|
5.Яңа
белемнәрне аңлап үзләштерү.Дәреслек белән эшләү. Укучылар ничек
уйлыйсыз, җир йөзендә бернинди исем дә булмаса , кешеләрнең дә авылларның да
исемнәре булмаса нэрсә булыр иде? Бер- берләребез белән ничек аралашыр идек?
Барасы җиребезне ничек аңлатыр идек? (Балаларның җаваплары тыңлана).
-Балалар
әйдәгез әле туган тел дәресен искә төшереп бер кызыклы гына бирем эшләп
алыйк әле. Эшне эшлибез төркемнәрдә, дәреслектәге авыл исемнәре арасында
кушма исемнәр бар микән? Табып карыйк әле?
Нинди
хәрефтән башлап яздыгыз? Ни өчен?
Авыл,
бистә, республика исемнәре һәрвакытта да баш хәрефтән башлап языла. Молодцы.
Укучылар
кушма исемнәрне дә искә төшердек, хәзер тагын бер сорауга җавап биреп карагыз
әле. Авыл сүзеннән нинди тамырдаш суз ясарга мөмкин?
Дөрес, авылдаш
сүзе килеп чыга. Бер авылда туып бер авылда үскән кешеләр, кайсы шәһәрдә
яисә илдә яшәсәләр дә бер- берләренә кем булалар?
|
Төркемнәрдә
эшләү.Укучылар дәреслекнең 94-95 нче битләрендәге авыл исемнәрен табып язып
алалар.
Һәр
төркем үзенең ничә исем тапканын укый. Шул авыл исемнәре арасында кушма
исемнәрне билгелиләр. (Кирмән+таш, Кала+тау, Таш+чишмә)
Укучылар
индивидуаль дәфтәрдә эшлиләр, бер- берләренең эшләренә бәя бирәләр.
|
регулятив:
дәреснең
һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе;
предметара
бәйләнеш: туган тел фәнендә өйрәнгәннәрне куллана белү,
кушма сүзләрнең язылышын , баш хәрефнең кайда кайчан язылуын куллана белү.
|
6.Физкультминутка.
Без әле бераз
ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны борабыз алга,
Ә аннары артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Кулларны биетәбез,
Күңелле ял итәбез.
|
Шигырьнең
эчтәлегенә карап, төрле хәрәкәтләр ясыйлар.
|
шәхси:
мәктәпкә һәм укуга уңай караш
|
7. Уку
материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру
Слайд. Курчак
театрының атказанган артисты Юрий Чуктиев катнашында әкияттән өзек күрсәтелә.
-Юрий
Чуктиев та безгә кем була инде? Әйе, авылдашыбыз була. Аның катнашында тагын
нинди әкиятләрне беләсез ?Караганыгыз бармы? Кайда ?
Төркемнәрдә эш. Сезнең һәрберегезнең дә алдында
берәр карточка ята. Шушы карточкаларга дә нинди дә булса, берәр белгән
әкиятегезне языгыз.
|
Авылыбыздан
чыккан танылган шәхесләребезнең берсе булган артистыбызны таныйлармы? Аларга
сораулар бирелә, җаваплары тыңлана
Укучылар
карточкаларга язган әкият исемнәрен укыйлар , әгәр дә дөрес икән башка
төркемнәр кул чабалар, ялгыш икән чапмыйлар.
|
регулятив:
укытучы
яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле
төзәтмәләр кертү;
танып-белү
күнекмәләре:
коммуникатив:
үзара
килешеп эшләү, уртак фикергә килә белү;
предмет
буенча:
үз
авылдашыңның кем булуы хакында белү
|
Слайдта
бирелгән табышмаклардан бистә һәм шәһәр исемнә исемнәрен билгелиләр.
1. Матур-матур
киез итекләрне кайсы бистәдә җитештерәләр?
2. Биючеләрнең
аягында кайсы бистә читекләре?
3. Электричка
белән Казан шәһәренә бару өчен кайсы бистәгә барабыз?
Һәр авылның ,
бистә яисә шәһәр нәрсә белән дә булса данлыклы була, мәсәлән, Оренбургның-
шәлләре, Жостовоның- поднослары, Вологданың –челтәрләре һ.б.(дәреслекнең
96-97 битләре)
|
Мөстәкыйль
эшләү күнекмәләрен үстерәләр.Табышмакларга җаваплар бирәләр.
|
регулятив:
укытучы белән яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү,
кирәкле төзәтмәләр кертү;
танып-белү
күнекмәләре:
бирелгән
сорауларга аңлап җавап бирү;
коммуникатив:
үз
белемеңнең, тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрергә омтылу, үзбәя;
предмет
буенча:
бистә
исемнәрен дөрес белү
|
8.Дәресне
йомгаклау. Рефлексия
-
Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? -Дәрес сезгә нәрсә
бирде?
-Дәрестә
нәрсә өйрәндек?
Укучыларга
өй эше бирү. “Авылым- горурлыгым” темасына хикәя язып килергә.
Тырышлык булса, уңышлар да булыр!
Сау булыгыз, укучылар!
|
Укчылар
максатка ирешү-ирешмәү турында әйтәләр:
Бүгенге
дәрестә мин:
-Мин күп
нәрсәләр белдем.
- Миңа
әле өйрәнергә кирәк.
-Мин әле
өйрәнәчәкмен.
|
регулятив: укытучы яки
сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү;
коммуникатив:
үзеңнекеннән
аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.