АРАДАШ
АТТЕСТАЦИЯ ЭШЛӘРЕНЕҢ ФОРМАЛАРЫ
2.1.
Арадаш аттестация эшләренең төрле формаларда булуының әһәмияте.
Төрле
характердагы грамматик биремнәр укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклау һәм тел
күнекмәләрен үстерү максатыннан бирелә. Эшләрнең күләме Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган программа нигезендә төзелә.
Белемнәрне тикшерүне төрлечә оештырырга мөмкин: фронталь сорау, тест эшләү,
контроль эш, мөстәкыйль эш, биремле диктант һ.б. Биремнәрне, сыйныфтагы
укучыларның белем дәрәҗәсенә туры китереп, укытучы үзе дә үзгәртә ала. Арадаш
аттестация укучыларның предмет буенча алган белем, осталык һәм күнекмәләренең
федераль дәүләт стандартлары һәм укыту программасы таләпләренә туры килү-килмәвен
ачыкларга ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки алга таба укучыларга белем бирүнең
яңа юнәлешләрен билгеләргә этәргеч бирә.
Укучыларның
белем дәрәҗәләрен арадаш аттестация ярдәмендә обьектив билгеләү алга таба
укытуның метод һәм формаларына, программаларына, ФДБС таләпләренә туры китереп,
төзәтмәләр кертергә дә мөмкинлек бирә. Арадаш аттестация үткәрүнең әһәмияте дә
шунда.
Яңа
федераль гомуми белем стандартын гамәлгә ашырганда, заманча фикерли белүче
сәләтле балаларны үстерү өчен, предмет буенча арадаш аттестация үткәрүнең дә
роле зур. Моңа кадәр татар теленнән арадаш аттестация үткәрү күбрәк грамматик
биремле контроль эшләр эшләүгә кайтып кала иде.
2.2.
Арадаш аттестация эшләренең яңа формалары
Мәктәпкә
арадаш аттестациянең яңа формаларын кертү – заман таләбе.
Яңа төр
арадаш аттестация материалларында иҗадилыкны таләп итә торган, телне сиземләү
һәм андагы күренешләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерү, гомумиләштереп нәтиҗәләр
ясау осталыгын үстерә торган биремнәрнең булуы да шарт.
Арадаш
аттестация биремнәре укучының логик фикер йөртү осталыгын билгеләргә ярдәм итә.
Мисал
өчен контроль эш
формасындагы аттестация эше:
Бурычлар
:
1.
Өйрәнелгән
лексик һәм грамматик белемнәрне куллану.
2.
Сүзтезмәләрне
дөрес итеп тәрҗемә итә белү
3.
Куелган
проблемага ситуатив күнегүләр чишү
4.
Бирелгән
өч тема буенча язма эш башкару.
Кулланылган
әдәбият:
Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен
контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы: Укытучылар өчен методик
кулланма/Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова – Яр Чаллы, 2014. – 115 б.
7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән
арадаш аттестация эше
(рус төркеме)
I вариант.
2.Сүзләрне тәрҗемә итегез (6балл)
1..Классный руководитель
4.Городская библиотека
2.Родной
край 5.Молодежный театр
3.Правила дорожного движения 6.Новые
учебники
1. Сүзләрнең антонимнарын языгыз (6
балл).
эшчән - ак
–
матур -
әйбәт -
тыйнак - батыр
3.Сүзләрнең синонимнарын языгыз (6
балл).
матур - суык -
булыша - тора -
дус - кечкенә –
4.Посоветуй другу: (6 балл)
- вставать рано;
- не разговаривать на перемене
громко;
- внимательно слушать учителя;
- сходить на концерт;
- аккуратно заполнять дневник;
- не опаздывать на урок;
5.Скажи,что (6балл)
1.Ты сегодня идешь в кино.
2.Мальчики вашего класса дружные.
3.Вам хочется пойти в театр.
4.Казань – столица Татарстана.
5.У вас будет урок этики.
6.Тебе нужно идти к друзьям на день рождения.
6.
Сообщи,
что: (3 балл)
1.
Казань – столица Татарстана.
2.
Габдулла Тукай
- известный поэт татрского народа.
3.
Волга – самая
большая река
7.
Нокталар
урынына алмашлыкларны куегыз. (8 балл)
______ көрәшәм
________ кулланмыйм
______ пычратасыз
________ ачуланмыйсың
_______ барабыз
________ ял итәсез
8.
Бер
теманы сайлагыз, хикәя языгыз (5-7 җөмлә). (5-7 балл).
1.
Өлкәннәр һәм
кечкенәләр.
2.
Без
Татарстанда яшибез..
3.
Без бергә ял
итәбез.
8нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән
арадаш аттестация
эшенең бәяләү нормалары:
Барлыгы - 46 балл
40 - 46 балл - "5 19 - 29 балл - "3"
30 - 39 балл - "4" 0 - 18 балл - "2"
8нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән
арадаш аттестация эше
(рус төркеме)
II вариант.
1.
Сүзтезмәләрне
тәрҗемә итегез. (6 балл)
1.
Будьте здоровы 4) Школҗный музей
2.
Урок татарского языка 5) Правила
дорожного движения
3.
Спокойной
ночи 6) Улица Каюма Насыри
2.
Сүзләрнең
синонимнарын языгыз. (6 балл)
ярдәм итә - чибәр -
тәртипле- тәмле -
җылы -
бәләкәй -
3.
Сүзләрнең
антонимнарын языгыз. (6 балл)
җавап - кыска -
салкын - пычрак -
тәртипсез - ялкау -
4.Посоветуй другу: (6 балл
-убирать постель;
-.перед уходом в школу проверять сумку;
- старательно учиться по всем предметам;
- во время заполнять дневник;
- сходить в библиотеку;
- не разговаривать на уроке даже шепотом;
5.
Спроси
у друга: (6 балл)
1.
Сколько уроков
в понедельник?
2.
Получил ли он
новые учебники?
3.
Есть ли у него
свободное время?
4.
Хорошо ли
играет в шашки ?
5.
Посещал ли он
музей им.Г.Тукая?
6.
Какие реки
есть в Татарстане?
6.
Сообщи,
что: (3 балл)
1) Казань - удивительно красивый,
исторический город.
2) Муса Джалиль - великий поэт.
3) В Казани есть Башня Сюембике.
7.
Нокталар
урынына алмашлыкларны
куегыз. (6 балл)
________ киләм
________ ятлыйсыз
________ачасыз
________ ачуланасың
________ укымыйм
________ ял итмисез
8.
Бер теманы
сайлагыз, хикәя языгыз (5-7 җөмлә). (5-7 балл)
1.Өлкәннәр һәм кечкенәләр.
2.Без Татарстанда яшибез..
3.Без
бергә ял итәбез.
8нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән
арадаш аттестация
эшенең бәяләү нормалары:
Барлыгы - 46 балл
40 - 46 балл - "5” 19 - 29 балл - "3"
30 - 39 балл - "4" 0 - 18 балл - "2"
Арадаш
аттестация эшләренең соңгы елларда гына популярлашып киткән яңа формасы – ул
проект эше яклау. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион
технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод
белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.
Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер бизнес,
музыка, театр, тел-әдәбият өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы
буларак кулланыла. Проектлар методы – нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм
гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән
укыту методы ул. Укучылар өчен проект ул:
-
иҗади
мөмкинлекләрен ачу,
-
төркемдә
эшләү күнекмәләрен булдыру,
-
үзе
сайлаган кызыклы проблеманы ачу,
-
үзенең
эшен (хезмәтен) презентацияләү.
Укытучы
темаларны йә үзе тәкъдим итә,йә укучылар үзләре өчен кызык булган теманы
сайлап алырга мөмкин. Һәр төркем үз өлешенә тигән проект эшен башкара..
Укытучы укучыларга китапларны күрсәтеп, проект эше принципларын аңлата.
Укучылар
проектны эшлиләр һәм икенче дәрестә якларга әзерләнәләр (теләге булган укучы
презентация дә күрсәтә ала). Иң мөһиме – сайлап алынган тема турында күбрәк
материал җыеп, тулы картина булдыру.
Укучылар
материалны өйдә туплый, сыйныфта үзлектән проект эшен тәкъдим итү өчен
әзерлиләр, үз эшләрен яклыйлар.
ЙОМГАКЛАУ
Рус
телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныф рус төркемнәре өчен проект
кысаларында арадаш аттестация материаллары әзерләү барышында без түбәндәге
нәтиҗәләргә килдек:
-
арадаш
аттестация форма төрлелегенә карамастан, укучыларның предмет буенча үзләштергән
белем, осталык һәм күнекмәләренең күрсәткече булып тора,
-
арадаш
аттестация үткәрү – заман таләбе.
-
татар
телен укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы
әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә
уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар, ә андый эшчәнлекнең нәтиҗәсе – белем
дәрәҗәсенең күрсәткече. Шулай булгач, проектлар яклау арадаш аттестация формасы
буларак та кулланылырга тиеш,
-
без
әзерләгән арадаш аттестация материалларының төрләре татар теле укытучылары,
югары уку йорты, көллият студентлары өчен файдалы кулланма булачак.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.