Аңлатма
язуы
1. “Россия
Федерациясендә Мәгариф турында”гы федераль законы, 2013
(2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде)
2.
“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013(Закон Республики
Татарстан»Об образовании»№68-ЗРТ от 22.07.2013г.,ст8)
3.
“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан
Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан
Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь)
4.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус
мәктәпрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту”
гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты
5.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән
стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа:“Рус телендә сөйләшүче балалар өчен
татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем
мәктәбе, төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан, 2013
6. Төп
гомуми белем бирүнең Федералҗ дәүләтбелем бирү стандарты(Россия Мәгариф һәм
фән министрлыгында 2010нчы елның17 декабрь боерыгы1897нче номер белән
расланган,РФЮстицистрлыгында 19644нче регистрацион номеры белән2011нчеелның1нче
февралендә теркәлгән)
7. “10
нчы гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү
программасы
Эш программасының белем бирүнең
максатлары:
1. Рус
мәктәбенең 4 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга Федераль
дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик
(тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик
(мәдәниятлылык) компетенцияләре булдыру.
2. Гамәли
максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен , укучыларга
гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем
бирү һәм күнекмәләрен үстерү.
3. Логик
фикерләү сәләтен һәм акыл эшчәнлеген активлаштыру өчен шартлар тудыру.
4. Мәдәниятара
һәм шәхесара бәйләнешләрне үстерү һәм ныгыту.
Бурычлар:
1. Укучыларның 1-3 нче
сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
2. Татар этикеты тәгъбирләрен
кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
3. Программада күрсәтелгән лексик
темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
4. Татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү,
текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
5. Татар телендәге сөйләмне
фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
6. Халыкларның үзара аңлашып,
тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;
7. Укучыларның татар телен
өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.
Предметка
характеристика
Коомуникатив
технология нигезендә укытуның нигезендә телдән иркен аралашу ята, шуңа күрә
гомуми белем мәктәбендә әдәби уку дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә
юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау,сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма
сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.
Аерым
сүзләрне, җөмләләрне тыңлап, дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны аңлап,
эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы
сөйләмне аңлап аралаша белү белән беррәттән, сорау һәм җавап репликаларын дөрес
кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр
укучының репликалар саны 3-4тән ким булмаска тиеш); укылган(тыңлаган) текстның
эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү
(җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш) предметның әһәмиятле якларыннан санала.
Гаилә-көнкүреш
һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение
язу һәм тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап
бирү; аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу
предметның төп үзенчәлекләре булып тора.
Укыту
фәненең уку планында тоткан урыны
Дәреслектә
әдәби укуга атнасына 2 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында каралганча,
методик берләшмә утырышы карарына таянып, әдәби уку дәресләре өчен эш
программасы атнага 1 сәгать исәбеннән, елга 35 сәгатькә төзелде. Дәресләр
җиңелрәк үзләштерелә торган материаллар исәбенә кыскартылды.
Укытуның
планлаштырылган нәтиҗәләре
Төп
гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда
татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар
формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка
мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә
тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Предмет нәтиҗәләре:
Укучыларның коммуникатив
компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр
белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру.
Коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә
белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,
сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш
булу.
“Татар теле һәм әдәбияты” предметынакарата
уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның
алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Метапредмет
нәтиҗәләр:
Төп белем бирү
баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту,
танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади
сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны
хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып
белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.
Укучыларда
мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар
текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле
коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән
эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория
алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка
чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын
куллана алукүнекмәләре формалаша.
Танып белү
нәтиҗәләре:
–
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр:
логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли
белү;
–
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы
билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
–
объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак
билгеләрне билгеләү;
–
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган
мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
–
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия,
белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив
нәтиҗәләр:
–
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели
белү;
–
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле
эш алымнарын таба белү;
–
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
–
билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя
бирә белү;
–
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,
анализлый белү;
–
ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне
формалаштыру;
–
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар
белән дөрес эш итә белү;
–
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм
тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив
нәтиҗәләр:
–
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек
җавап бирә белү;
–
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
–
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык,
хислелек, эмпатия хисләре);
–
парларда һәм күмәк эшли белү;
–
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
–
әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә,
тәмамлый белү.
Шәхси
нәтиҗәләр:
Төп гомуми белем
бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге
кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси
кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
–
шәхесара
һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны
яхшы өйрәнү теләге тудыру;
–
әхлакый
кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
–
әдәби
әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә
гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
–
“гаилә”,
“туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата
түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
4
нче сыйныф
Укыту
предметының төп эчтәлеге
Предмет
буенча билгеләнгән тематик эчтәлек.Барлык сәгатьләр саны - 35.
|
Тема
буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,
|
Белем
бәйрәме (4сәгать)
Яңа
уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным.
Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.
|
Беренче
сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән
котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу
әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди
предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга
чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.
|
Туган
як табигате (4 сәгать)
Нәрсә ул
табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем
канатлы дустым.
|
Нәрсә
ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава
торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош
исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү.
Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат
бирә белү.
|
Хайваннар
дөньясында (4 сәгать)
Йорт һәм
кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.
|
Йорт,
кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар
буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.
|
Кышкы
уеннар
(4сәгать)
Кышкы
табигать. Кышкы
уеннар.
Кар
бабай ясау.
Яңа ел бәйрәменә барабыз.
|
Кышкы
табигать турында
сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү,
чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар
бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын,
бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр
пешергәнне сөйли белү.
|
Минем
дусларым (4 сәгать)
Дуслар
арасындагы мөнәсәбәтләр.Чын дуслык.
|
Дустың
турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын
дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен
әйтә белү.
|
Дүрт
аяклы дусларыбыз (5 сәгать)
Дүрт
аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата
мөнәсәбәт.
|
Дүрт
аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы
дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау,
ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.
|
Язгы
бәйрәмнәр (2 сәгать)
Язгы
табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы.
|
Язгы
табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче
март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында
сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә
катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.
|
Минем
туган илем (4сәгать)
Татарстанның
дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз.
Татарстан шәһәрләре.
|
Татарстанның
символларын әйтә, сөйли белү. Татарстанда
яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр
күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф
мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен
атый, аларны сөйләмдә куллана белү.
|
Чәчәкле
җәй, ямьле җәй (4сәгать)
Җәйге
табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.
|
Җәйге
табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү.
Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.
|
Әдәби
укудан укучыларның белем һәм осталыгы күнекмәләрен бәяләү формалары
|
1 нче
яртыеллык
|
2 нче
яртыеллык
|
Еллык
|
Дәрес
|
|
|
35
|
Теманы
өйрәнү
|
|
|
24
|
Бәйләнешле
сөйләм үстерү
|
|
|
10
|
Контроль эш (арадаш
аттестация
эше)
|
|
|
1
|
Мөстәкыйль эш
|
|
|
3
|
Проект
эше
|
|
|
3
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.