Инфоурок Родная литература Научные работы"Абдулла Алиш - батырлык үрнәге"

"Абдулла Алиш - батырлык үрнәге"

Скачать материал

Укучыларның VII Бөтенрәсәй фәнни-тикшеренү конференциясе

«Алиш эзләреннән»

 

Фәнни эш

Абдулла Алиш – батырлык үрнәге

 

 

 

  

                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек

I.                   Кереш.......................................................................................  5 бит

II.                Төп өлеш. 

          1) Тормыш юлы ................................................ .................... 7 бит

              2) Иҗаты. Тыныч тормыш.............................................. 9 бит

                      3) Сугыш чоры. “Дошманга каршы”............................. 10 бит

   4) ) Алишның фронттан язган  хатлары. .......................11 бит

               5) Разведкага киткән булган............................................11 бит

     III. Йомгаклау.................................................................................... 12 бит

IV.            Әдәбият исемлеге..................................................................... 14 бит

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

          Тезис:

Тема: Абдулла Алиш – батырлык үрнәге.

Фәнни эшнең максаты: Абдулла Алишның иҗатын, батырлыгына илткән тормыш юлын өйрәнү;  татар балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлешен ачыклау.

Бурычлар:

1. Абдулла Алишның тормыш юлына кыскача күзәтү ясау.        

2. Иҗатын сугышка кадәр һәм сугыш чорындагы этапларга бүлеп өйрәнү.              3. Татар балалар әдәбиятын үстерүгә  керткән өлешен бәяләү.

          Теманың актуальлеге: Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре һәм язучылары, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Шулар арасында җәлилче легендар шәхес Абдулла Алиш та бар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан легендар язучыны батырлыкка әзерләгән фидакарълек баскычларын, халык идеалларына бирелгән иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.

            Өйрәнү материалы:  Алиш А.Г. Әсәрләр: 2 томда /Абдулла Алиш; төз., кереш сүз һәм искәрм. Язучы И.Сөнкишева, - Казан: Татар.кит.нәшр., 2008.

Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова  “Татар балалар әдәбияты”, Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты(ТаРИХ), 2009. – 383 б.

          Нәтиҗә: Абдулла Алиш – гомер буе балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган легендар шәхес.

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә Бөек Ватан сугышында татар әдипләренең Ватанны сакларга ташланулары, җиңүне якынайту өчен үз гомерләрен дә аямаулары турында сүз алып барыла. Теманың актуальлеге, максаты, бурычлары, өйрәнү материалы турында   кереш өлештә  сөйләнә.

Төп өлештә Абдулла Алишның  тормыш юлына кыскача күзәтү ясала. Иҗади эшчәнлеге дә төп өлештә өйрәнелә. 

Йомгаклау өлешендә Алишның  татар балалар                                                                әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында сөйләнелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I .Кереш өлеш.

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!

М.Җәлил.

 “Батырлыкта – матурлык” ди халык. Ләкин батырлык үзеннән-үзе генә тумый. Кеше аңа бөтен гомере буенча еллар аша килә, хәлиткеч бер мизгелдә үлемсезлеккә адым ясый. Батырлык кайдан башлана? Әниең көйләгән бишек җырларыннанмы? Әле генә тәпи йөри башлап, яшел чирәмле урамга аяк баскач, ысылдап үзеңә ташланган ата казга чыбык белән кизәнүдәнме? Әллә, усал малайларның үртәшүләренә дә исең китмичә, күрше кызын яклап чыгуданмы? Моңа төгәл җавап бирүе кыен. Кеше нинди мизгелдә, нинди уйлар белән батырлык кыла? Үз гомерен корбан итү бәрабәренә батырлык эшләүче шәхесләребез бар бит. Батырлар безнең арада, алар безнең белән яши, көн күрә.  Ниндидер бер хәлиткеч мизгелдә алар батырлык эшлиләр. Бүгенге сүзем легендар шәхес – фашист тоткынлыгында да рухи көчен җуймаган батыр язучы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш турында. Алишны батырлык эшләүгә нинди тәрбия, нинди уйлар китергән? Туган иленә, сөекле халкына мәхәббәте аны үлемсез итте. Абдулла Алиш үзенең иҗади мирасы белән дә үлемсез шәхес була алыр иде. Ләкин ул безнең өчен патриот әдип буларак та билгеле. 

Татар милләте үзенең татар теле, әдипләре  аркасында көчле.        Татар әдипләре, үзләренең каләмнәрен утлы корал итеп, Туган илләрен яклап, көрәшкә дә күтәрелделәр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан легендар язучыны батырлыкка әзерләгән фидакарълек баскычларын, халык идеалларына бирелгән иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.  Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары, батырлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Абдулла Алиш да бар. Абдулла Алиш... Дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора ул. Ватан иминлеген саклауда җанын да кызганмаган, соңгы сулышына кадәр сөйгән халкына тугры калган олы җанлы каһарман ул Алиш. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә, Абдулла Алишның исеме дә зур хөрмәт белән искә алына, әсәрләре яратып укыла. Алиш иҗаты... Кемнәр өчен, нинди аудитория өчен күбрәк язган?  Тоткынлыкта иҗат иткән әсәрләре бармы? Мин бит аның әкиятләрен укып үстем, тәрбияләндем.  Минем максатым: Абдулла Алишның иҗатын, батырлыгына илткән тормыш юлын өйрәнү; татар балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлешен  ачыклау иде. Шушы максатымны тормышка ашыру өчен, мин түбәндәге бурычларны куйдым:

1. Абдулла Алишның тормыш юлына кыскача күзәтү ясау. 

2. Иҗатын сугышка кадәр һәм сугыш чорындагы этапларга бүлеп өйрәнү.

3. Татар балалар әдәбиятын үстерүгә  керткән өлешен бәяләү.

Өйрәнү материалым:  Алиш А.Г. Әсәрләр: 2 томда /Абдулла Алиш; төз., кереш сүз һәм искәрм. Язучы И.Сөнкишева, - Казан: Татар.кит.нәшр., 2008.

Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова  “Татар балалар әдәбияты”, Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты(ТаРИХ), 2009. – 383 б.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II. Төп өлеш.

1)    Тормыш юлы.

     - Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында туган. Әтиләре Габделбари Алишев киң күңелле, үз заманы өчен алдынгы фикерле, зыялы кеше була. Солдат хезмәтендә булып кайтканга, рус телен дә ярыйсы гына белгән. Күп төрле газета-журналлар алдырган, балаларын белемле һәм хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән. Әнисе Газизә Әхмәтсафа кызы Шонталы авылы мулласы гаиләсендә туган. Ул гыйлемле, изге күңелле, шигъри җанлы, шигырь, бәет-мөнәҗәтләр чыгарырга һәвәс кеше булган. Менә шундый тату гаиләдә тәрбияләнгән Абдулла Алиш та кечкенәдән үк китапларны, әкият һәм шигырь-бәетләрне ярата. Әтисе Габдулла Тукай шигырьләрен яттан белгән, әнисе үзенең шигырьләрен балаларына укыган – менә болар барысы да кечкенә Абдуллада әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән дә инде. 8 яшеннән аны әтисе үзләреннән 15 чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдә укыган елларында халык авыз иҗаты белән мавыгып китә. Ул мәдрәсәдә 2 ел укый. 1919-1921 елларда күрше Бураково авылында ачылган рус мәктәбендә укуын дәвам иттерә. Ачлык елларында искиткеч авыр була укуы. Ләкин ул бирешми, укуын дәвам иттерә. Аннары Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбен тәмамлый (1927). Мәктәптә уку елларында А. Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән бергә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, концертлар оештыру, стена газеталары, кулъязма журналлар чыгару кебек эшләрдә башлап йөрүче була, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза. 1927-1930 елларда Казан җир төзү техникумында белем ала. Әдәбиятка тагын да ныграк тартыла, якыная бара. Үзе дә мәкалә, шигырь, хикәяләр яза, әдәбият түгәрәкләренә йөри, техникумда чыгып килгән “Кызыл җир төзүче” газетасы һәм “Яңа белгечләр” исемле журналның редколлегия члены була. Шул ук техникум студенты яшь шагыйрь Фатих Кәрим һәм башка яшь иҗатчылар белән “Әдәби поход” дип аталган очрашу кичәләренә йөри, Такташ кебек ялкынлы шагыйрьләр белән аралаша. Бу елларда республика газета-журнал битләрендә “Гаптул Алишев”, “А.Абдул”, “А.Алиш” имзасы куелган шигырь һәм хикәяләр күренә башлый. Аның “Әти, эчмә!” исемле беренче хикәясе “Яшь ленинчы” газетасының 1929 елгы 5 февраль санында басыла. Шул ук елда язылган “Тургайлар очканда”, “Бозлар аккканда”, “Отряд умартасы” хикәяләрендәге вакыйгаларның күбесе Абдулла Алишның вожатыйлык эшчәнлеге белән бәйләнгән, кайберләрендә хәтта авторның прототибын күрергә мөмкин. Анда балалар тормышы, пионерларның җәмгыятькә файдалы эшләре сурәтләнә. Менә пионерлар язгы ташу вакытында су агымын күзәтеп дежур торалар, ярдәмләшү комитетының чәчүгә әзерләнеп куелган орлыкларын саклап калуда булышалар (“Бозлар акканда”). Умартачы улы Хәким белән урманнан корт иле җыеп кайтып, мәктәп бакчасында умарта асрый башлыйлар, отрядлары белән умартачылык һөнәренә өйрәнәләр.

1930 елда Абдулла Алиш Казаннан еракта – Минзәлә кантонында хезмәт практикасын үтә - мелиоратор булып эшли. Монда аны практикант итеп кенә түгел, яшь язучы буларак та җылы каршылыйлар. Үз профессиясе буенча эшләрен уңышлы башкару белән бергә, ул тиз арада район газетасында  да үз кеше булып китә. Редакция каршында төзелгән әдәби түгәрәкнең бюросына сайлана, әдәби сәхифәләр оештыруда башлап йөри, беренче колхозлар һәм совхозлар турында мәкалә-очерклар яза, дәүләткә ашлык хәзерләү кампанияләрендә культура-агарту эшләрендә катнаша. Колхозлашу хәрәкәтенең киң колач алган чорында авылда барган үзгәрешләрнең үзәгендә була. Җир төзү техникумын тәмамлагач, 1930 елның январеннан көзенә кадәр, А.Алиш Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли, аннары, 1931—1933 елларда, Казгрэс (ТЭЦ № 1) төзелешендә гидротехника буенча десятник һәм Казан шәһәре канализация төзелешендә техник хезмәтен  башкара.


2)  Иҗаты. Тыныч тормыш.

      1934 елда яшь белгечне Казанда татарча чыга торган «Техника»                             журналының җаваплы секретаре итеп билгелиләр. 1937 елдан Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. 1937 елдан башлап, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар — язучының иң күп язган, әсәрләре белән үзен киң катлам укучыларына таныткан чор. Ул балалар өчен «Отряд Флагы», «Дулкыннар», «Ант» исемле хикәя жыентыклары, «Йолдыз», «Кечкенә тоткын» исемле пьесаларын яза. А.Алиш  зурлар өчен дә «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй (1939), «Кыйммәтле  Җәүһәр» (1940) кебек хикәяләрен, «Күршеләр» 1934; А.Әхмәт белән берлектә) исемле пьесасын яза һәм 1933 елда беренче бишьеллыклар  чорындагы Татарстан гиганты — Казгрэс төзелешендә эшләүче кешеләрнең тырыш хезмәтен сурәтләгән «Якты күл буе» исемле повестен бастырып чыгара. Бу әсәрдә “Казгрэс” төзелешендә кыенлыклар-мохтаҗлыклар шартларында эшләгән эшчеләрнең тормышы, уй-фикерләре чагыла. Әсәр реаль тормыштан алып язылган. Десятник булып Абдулла Алиш үзе эшләгән.

      Шулай да А.Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр — әкиятләр. Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте «Пионер каләме» журналының 1934 елгы 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. Шуннан соңгы елларда (1935— 1940) А. Алиш ике дистәдән артык әкият иҗат итә. Бу әкиятләр балалар психологиясенең бетен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан җыйнак, уку өчен кызыклы итеп, җиңел, музыкаль яңгырашлы, сүрәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган. Әдип әкиятләрнең балаларга тәэсирен, бу нигездә трбияләүнең  халык педагогикасында иң отышлы алым булуын аңлаган. Абдулла Алиш әкиятләре – балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясенең бөтен нечкәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга бай, уку өчен җиңел әсәрләр. Аның бигрәк тә  “Ана әкиятләре” сериясенә кертелгән әкиятләре  баланы тиешле юнәлештә тәрбия бирүдә әһәмиятле. Алиш әкиятләренең тагын бер үзенчәлекле ягын ачып була: “Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”, “Кем көчле?”, “Куян кызы”, “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” һ.б. әкиятләрендә бала төрле яктан тәрбия ала. Табигатькә сакчыл караш – тәрбияви максат, табигатьнең матурлыгын күрсәтү – эстетик максатлар әкиятләрне уку барышында тормышка ашырыла. Бу әкиятләрне укыгач, балалар өчен гомум бер нәтиҗә ясала: тырышлык, хезмәт, кешеләргә, бер-береңә яхшылык теләү үзеңә дә яхшылык булып кайта икән.

 3)     Сугыш чоры. “Дошманга каршы”.

     Бөек Ватан сугышы башлангач, А.Алиш армия сафларына1941 елның 14июль аенда алына. Бер ай чамасы Казан янындагы хәрби лагерьда була. Казанга кайткалап йөри. Казаннан 11 августта чыгып китәләр. 16 августта алар Брянск шәһәренә килеп җитәләр. Ул 16 августта язган хатында гаиләсенә болай дип яза: “ Бүген, 16 август, кич Брянск дигән шәһәрдән чыгып китәбез. Ахры, эченәдер. Смоленск юнәлеше белән барабыз, иң каты җиренә...Бик җаваплы, бик кыен эшкә җыенабыз”. Солдат-радист сыйфатында, Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә.

А.Алишның тоткынлык чоры иҗатына килсәк, аның бу елларда ике-өч блокноты булуы, шигырь һәм әкиятләр язуы турында истәлекләр сакланган    М.Җәлилнең шигырьләрен саклап калган Нигъмәт Терегулов 1946 елда А.Алишның да бер блокнотын Казанга китерә. Анда ундүрт шигырь һәм “Тормыштан хроникалар”  (әсирлектә башыннан узган вакыйгалар турында) язмасы теркәлгән булган.  Бу блокнотта Алишның соңгы теләкләренең берсе: бу шигырьләрен аның әнисе, сөеклесе һәм халык укый алса иде. “Сагынам илемне”,  “Ул төшне мин кабат күрерменме?”, “Иркәм хаты”, “Газиз анам”, “Ничек килер үлем?”, “Очрашу”, “Көтмә инде, көтмә”, һ.б.  шигырьләре туган илне ярату, якыннарны сагыну, Ватанга патриотик хисләр белән сугарылганнар.

  Аның Берлин төрмәсендә 1944 елда язылган соңгы хатында һәм блокнотындагы “Тормыштан хроникалар” дигән язмасында шул хакта әйтелә: “ 1941 елның 12 октябрендә Брянск янындагы Десна елгасы буенда чолганышта калып әсиргә төштем...”  1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый. 1943 елның августында, яшерен оешманың эше ачылып, А. Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында фашист палачлары җәлилчеләрне Плетцензее төрмәсендә  гильотинада җәзалап үтерәләр. Алишның сулышы 12 сәгать 12 минутта өзелә. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек ук, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

4) Алишның фронттан язган  хатлары.

Фәнни эшне язу барышында мин Абдулла Алишның фронттан язган хатлары белән дә таныштым. Алар бик аз, бары 5 хат. Армия сафларына 1941 елның 14 июлендә алынып,  Казаннан 11 августта чыгып киткәннән соң язган хатын да исәпкә алсак, барысы алты хат.

           5) Разведкага киткән булган.

Абдулла Алиш белән бергә сугышта булган Шәйхи Хафизов дигән сугышчының хатыннан күренгәнчә, алар Брянскидан ерак түгел Десна елгасы янындагы Жуковка станциясе тирәсендә булганнар.  12 сентябрьдә Алиш разведкага киткән һәм шуннан кайтмаган. Алишның Берлин төрмәсендә 1944 елда язган хушлашу  хатында аның 1941 елның 12 октябрендә, чолганышта калып, әсирлеккә төшүе билгеле булды. Фаразлаулар буенча, 1 ай буе Абдулла Алиш Брянск урманнарында партизаннарга кушылу нияте белән каңгырып йөргән. Һәм авыр хәлдә дошман кулына төшкән.

 

 


III. Йомгаклау өлеше.

А.Алиш зурлар, төрле яшьтәге балалар өчен иҗат итсә дә, аның төп иҗат юнәлеше иң җаваплы чор – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Алиш гаҗәеп дәрәҗәдә олы җанлы, йомшак күңелле, бала җанлы кеше булган. Менә шушы сыйфатлары аңа бала күңелен тоярга ярдәм иткән, иҗатына кызыксыну уяткан.

 Әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Фашистларга тоткынлыкка төшкәч, А.Алиш унбер көрәштәше белән бергә әсирлектә дә көрәшен дәвам итә. Аерым чыганакларга караганда, ул Берлин группасы башлыгы була. Аны үз вакытында “Мусаның уң кулы” дип йөрткәннәр. Әдипнең Шәфи Алмаска Җәлилнең бөеклеген ачып, аны үлем җәзасыннан коткарып калуын үтенеп язган хаты булу турында да материаллар бар. Җәлилнең Алишка багышлап “Дуска” исемле шигырь язуы юкка булмаган, әлбәттә. Алар икесе дә җиңүгә ышанганнар, әсирлектә килеш, җиңүне якынайту өчен барысын да эшләгәннәр. Илгә, Ватанга хыянәт итү бәрабәренә аларның исән калу мөмкинлеге булган. Тик алар андый юлга басмаган. Туган илне чиксез сөюләре, җиңүне сулышлары белән тартып китерер дәрәҗәдә көтүләре, патриотизм – аларның шигъриятен дә якынлаштырган. 

Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек ук, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.  2001 елның сентябрендә Спас районының Алиш туып үскән Көек авылында аңа һәйкәл ачылды. Алиш үзенең туган ягын ничек сагынганын менә нинди юллар белән күрсәтә:

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә,

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам, мин, дип, туган илемә...

 

Абдулла Алиш Туган иленә, туган авылына кайтты...

 

Нәтиҗә:  Фәнни эшемне язу барышында, мин  Абдулла Алиш турында түбәндәгеләрне белдем:

Абдулла Алиш кечкенәдән үк халык авыз иҗаты белән кызыксынган; Зурлар өчен язган әсәрләре заман таләпләрен чагылдырган. Иң уңышлы дип саналган әсәре: “Якты күл буе”. Бу әсәрдә кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр формалашу, төзелеш кыенлыкларын җиңү, производствода комсомолның роле киң планда яктыртылган;  Драма жанрында да эшләгән. “Күршеләр”, “Йолдыз”, “Кечкенә тоткын” пьесаларын язган; Тәрҗемә өлкәсендә дә эшләгән. Рус теленнән балалар өчен язылган хикәя, шигырь, әкиятләр тәрҗемә иткән. Бигрәк тә Б.Житковның «Мин нәрсәләр күрдем» исемле китабы уңышлы саналган;  Әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшләгән. Татар балалар әдәбияты мәсьәләләрен күтәргән. Яңа китапларга һәм дәреслекләргә рецензияләр язган. Сугыш башлангач, хәрби өйрәнүләр вакытында радист һөнәрен үзләштергән. Разведчик булган.Менә нинди өлкәләрдә эш алып барган бу легендар шәхес. Нинди күпкырлы иҗади һәм сугышчан эшчәнлек! Эшемне мин түбәндәге җөмлә белән тәмамлар идем: “Абдулла Алиш – гомер буе балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган легендар шәхес.”

 

 

 

          

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

1. Алиш А.Г. Әсәрләр: 2 томда /Абдулла Алиш; төз., кереш сүз һәм искәрм. Язучы И.Сөнкишева, - Казан: Татар.кит.нәшр., 2008.

2. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова  “Татар балалар әдәбияты”, Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты(ТаРИХ), 2009. – 383 б.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Абдулла Алиш - батырлык үрнәге""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Научный сотрудник музея

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре һәм язучылары, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте. Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Шулар арасында җәлилче легендар шәхес Абдулла Алиш та бар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан легендар язучыны батырлыкка әзерләгән фидакарълек баскычларын, халык идеалларына бирелгән иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 658 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Галимуллин Ф.Г., Мингазова Л.И., Хисматова Л.К., Гизатуллина Л.М.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

Урок родной литературы "Габдулла Тукай"
  • Учебник: «Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Абдуллина Д.М., Хисматова Л.К., Завгарова Ф.Х.
  • 23.08.2023
  • 105
  • 0

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.08.2023 73
    • DOCX 34.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шафикова Гузалия Рахимшовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шафикова Гузалия Рахимшовна
    Шафикова Гузалия Рахимшовна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 8935
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 22 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания литературы в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 466 человек

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Мини-курс

Созависимые отношения и способы их преодоления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 34 человека

Мини-курс

Эффективная работа с Wildberries: от создания личного кабинета до выбора продукта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 19 регионов

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе