Инфоурок Другое Научные работыАдаптационная программа по татарскому языку для 10 класса татарской группы

Адаптационная программа по татарскому языку для 10 класса татарской группы

Скачать материал

Татарстан Республикасы Казан  шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

“8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе

 

 

 

 

 “Каралды”                                           “Килешенде”                                            “Расланды”

МБ җитәкчесе                                                 Директор урынбасары                                        Гимназия директоры

________Айзатуллова Э.М                              _________ Шәрәфиева Г.М.                           ____________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе №                         “___”____________2015 ел.                               Боерык №__

“___”________2015 ел .                                                                                                                “___” ______________2015 ел.

                                                                                                                                         

10 нчы  сыйныф (тат.төрк.) өчен татар теле  буенча эш программасы

(адаптацион программа)

 (сәгатьләр саны  атнага 1 сәгать, елга 68 сәгать;

17 сәг. укучы укытучы белән үзләштерә,53 сәг. укучы үзлектән үзләштерә )

                      

 

  Төзүче:  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Айзатуллова Әлфия Мөнир  кызы

 

 

 

 

Казан, 2016

 

Татар теленнән  эш программасы

10 нчы сыйныф

(34 сәг)   ( 17-17)

Аңлатма язуы

 

 

Дәреслек: Р.С.Абдуллина, Г.М.Шәйхиева, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2012 ел.

 

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.  Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре  үсте.  Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.   Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

 Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларына нигезләнеп төзелде. Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фәннәрне  тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, 10 нчы сыйныфта әдәбият фәне тирәнтен өйрәнелә, шул сәбәпле, программа гамәлдәге базис план буенча  атнага 2 сәгать исәбеннән төзелә.

Адаптацион программада  17 сәг. укучы укытучы белән үзләштерә,53 сәг. укучы үзлектән үзләштерә.

 

 

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүмалылык

        Фонетика һәм орфоэпия буенча буенча:

- татар телендәге сузык һәм тартык авазларның классификациясен, акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законнын, аңкау һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү;

- Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую; Сөйләмдә дөрес интонация куллану;

-  сүзләргә фонетик анализ ясау;

- сүзләргә транскрипция ясау;

- аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру; алфавитны белү. Татар теленең язу тарихын, орфографик принципларын үзләштерү;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

Лексикология буенча:

- татар теленең  сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү;

- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

           Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

-         Татар теленең ялганмалы (агглютинатив) табигатен аңлау. Ссүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр, нигез, кушымсчларга аңлатма бирү.

-         Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

-         Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология буенча:

-         Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

-         өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик  билгеләрен кузаллау. Ттар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.

-         Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

-          Сүз төркемнәренең төрле ысул белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча:

-         сүзтемәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

-         Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

-         Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен билгели белү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен

 

                Синтаксис һәм пунктуация буенча:

Ø Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

Ø Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

Ø Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

Ø Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

Ø Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

Ø Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

Ø Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

Ø Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

Ø Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.  Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую   Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Ø  

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

1.     репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

2.     продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

Ø Төрле эш  кәгазьләрен яза белү.

Ø Караган фильмга яки  спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

Ø Төрле китапларга аннотация язу.

Ø Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

Ø Газета-журналларга мәкаләләр язу.  Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

 

 

 

 

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

 

 

Татар теленнән  практик эшләр

 

                                             Эш төре

             Сәгать саны

1

Контроль диктант

4(2)

2

-сочинение

-изложение

6(2)

2(1)

10  нчы сыйныф татар төркеме, ТАТАР ТЕЛЕ

Укыту предметының эчтәлеге.

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүлекнең исеме

Сәгатьләр саны

 

 

 

Эчтәлекнең элементлары

(төп темалар)

 

 

 

Көтелгән нәтиҗәләр

 

бар

лы

гы

 

 

теория

Практика (кабатлау, БСҮ,

конт. эш, проектлар һ.б.)

1

Тел – аралашу чарасы., иҗтимагый һәм сәяси күренеш.

6

4

2

Телнең төп функцияләре. 

Телләрне төркемләү.

Кардәш һәм кардәш булмаган телләр.

Төрки телләр группасы.

Татар теленең төп тармаклары: фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика (морфология һәм синтаксис), орфография һәм пунктация.

 Сөйләм төрләре: телдән һәм язма сөйләм, кара-каршы  (диалог) сөйләшү һәм монолог.

Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз, җөмлә, текст.

Телнең төп функцияләрен белү; 

Телләрне төркемли алу;

Кардәш һәм кардәш булмаган телләрне истә калдыру;

Төрки телләр группасын ятлау;

Татар теленең төп тармаклары: фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика (морфология һәм синтаксис), орфография һәм пунктацияне белү;

 Сөйләм төрләре: телдән һәм язма сөйләм, кара-каршы  (диалог) сөйләшү һәм монолог төзүгә ирешү;

Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстка аера алу;

2

Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз.Фонема. Басым. Интонация

5

4

1

Аваз һәм хәреф.

Татар телендә сузык һәм тартыкларны авазларның үзгәрешләре һәм дөрес әйтелешләре.

 Трансркпиция.

 Басым.

Интонация.

 Пауза.

Сөйләм темпы.

Орфоэпия.

Сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелеше.

 Татар теле өлкәсендәге  галимнәр һәм аларның хезмәтләре.

Татар телендә сузык һәм тартыкларны авазларның үзгәрешләре һәм дөрес әйтелешләрен автоматлаштыру;

 Трансркпиция.

 Басым.

Интонация.

 Пауза.

Сөйләм темпы.

 Татар теле өлкәсендәге  галимнәр турында уку;

3

Лексикология

8

6

2

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе).

 Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү.

Синонимнар.

 Антонимнар.

 Күп мәгънәле сүзләр.

Омонимнар.

Калькалар.

Фразеологизмнар.

 Этимология.

Тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар.

Лексикография.

 

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуын тстә калдыру;

 Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуын аңлау;

Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе)н ачыклый белү;

 Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү; Синонимнар.

 Антонимнар.

 Күп мәгънәле сүзләр.

Омонимнар.

Калькалар.

Фразеологизмнар.

 Этимология.

Тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар.

Лексикография.

 

4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

4

3

1

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалары.

 Сүз ясалу ысуллары.

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше.

Татар тел белемендә сүз төзелеше, сүз ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре.

Сүзнең тамырын, нигезен һәм кушымчаларын билгели алу;

 Сүз ясалу ысулларын кабатлау;

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелешен ныгыту;

Татар тел белемендә сүз төзелеше, сүз ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләрен өйрәнү;

5

10 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

9

7

2

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикологияне кабатлау

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикологияне кабатлау.

 

Барлыгы

34с.

24с.

10с.

 

 

Тематик план 10 класс татар теле  татар төркеме (34 с.)

Адаптацион программада 17 сәг.

Дәреснең темасы

Сәг

саны

Көтелгән предмет нәтиҗәләре

Укучыларның көтелгән нәтиҗәләре

(УУД)

Контроль эш төре

Үткә

рү вакыты

Искәрмә

 

Адап.           сәг.

саны

Тел  - аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш. 6 с.

 

1

Телнең төп функцияләре. БСҮ. Туган тел.

1

Телнең төп функцияләре аера белү. 

Телебездә кулланыла торган стилләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау.

Бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

БСҮ

СЕНТЯБРЬ

1 атна

1

Укытучы б\н

2

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү.

Төрки телләр.

1

Телләрне төркемләү. Кардәш һәм кардәш булмаган телләрнең үзенчәлекләрен билгели белү. 

Төрки телләр группасын белү.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

 

2атна

 

Мөст.

3

БСҮ. Башка телләр арасында татар теленең урыны.

Татар теле белеменең төп тармаклары.

1

Татар теленең төп тармаклары фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика (морфология һәм синтаксис), орфография һәм пунктация.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлый белү. Белешмә, өстәмә, фәнни әдәбият куллану.

БСҮ

3 атна

 

Мөс.

4

Тел һәм сөйләм.

Тел – шартлы билгеләр системасы.

1

Тел берәмлекләрен сөйләмдә үзара бәйләнештә куллану белү

Әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру.

Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.

 

4 атна

 

 

Мөст.

5

БСҮ. Монологик һәм диалогик сөйләм.

Интонация һәм сүзне оештыручы иҗек басымы.

1

Сөйләм төрләре: телдән һәм язма сөйләм, кара-каршы  (диалог) сөйләшү һәм монологны аера белү. Сөйләмнең төп берәмлекләре (сүз, җөмлә, текст.) дөрес куллану

Укучыларның, үз тәҗрибәләреннәе чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү.

БСҮ

ОКТЯБРЬ

1 атна

 

Мөст.

6

Интонация һәм сүзне оештыручы иҗек басымы.

 

1

Иҗек калыпларын аера белү. Сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Сүз басымы белән логик басымны дөрес билгеләү. Сөйләмдә дөрес интонация куллану.

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.

 

2 атна

 

Мөст.

7

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.

Сузык авазларның  үзгәрешләре.

Тартык авазлар үзгәреше. Тартык авазлар охшашалану. Тартыкларның чиратлашуы.

 

 

1

Тел белеменең фонетика бүлегенең сөйләм авазларын, орфоэпия бүлегенең авазларны дөрес әйтелешен тикшерүе.

Сингармонизм законы.  Ирен гармониясе.

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану  борын ассимиляциясе дип аталу. Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазларның ирен тартыгы белән алышынуын аңлата белү.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

 

3 атна

1

Укытучы б\н

8

Контроль диктант.

“Печән өсте”

Графика. Орфография. Орфоэпия.

 

1

Татар орфографиясенең кыен очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү. Орфографик принципларын үзләштерү.

Үз-үзеңә контроль ясау Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Контроль диктант.

4 атна

1

Укытучы б\н

9

Сүзгә фонетик-график анализ, транскрипция ясау.

1

 Аваз һәм хәреф, фонема төшенчәләрен аера белү.

Фонетик  анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү

 

НОЯБРЬ

1 атна

 

Мөст.

10

Изложение.

“Көз”

1

 

Үз-үзеңә контроль ясау

Изложение.

2 атна

 

Мөст.

11

БСҮ. Фонетика өлкәсендә эшләгән галимнәр. Аларның төп хезмәтләре.

1

 

Фәнни, әдәби, белешмә әдәбият белән системалы рәвештә эшли белү

БСҮ

3 атна

 

Мөст.

Язу тарихы – 2с.

 

12

Рун язуы турында төшенчә.

Гарәп язуы  үрнәкләре.

 

Латин графикасы. Кириллица.

 

 

1

Рун һәм Уйгур язуы турында төшенчә бирә белү.

Гарәп язуын таный һәм уку белү күнекмәләрен камилләштерү

Латин язуын таный һәм уку белү күнекмәләрен камилләштерү

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү.

 

4 атна

1

Укытучы б\н

13

Татар орфографиясе принциплары.

БСҮ. Язу тарихын кабатлау

1

Татар орфографиясе принципларын үзләштерү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

Дәреслек белән эшли белү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру

 

ДЕКАБРЬ

1 атна

 

Мөст.

Лексикология – 8с.

 

14

Сүзнең лексик мәгънәсе. Күп мәгънәле сүзләр.

1

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы икәнен дәллили белү Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүен, күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булуын аңлата белү.

Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

 

2 атна

1

Укытучы б\н

15

Контроль диктант.

“Рухи тормышның бөтенлеге”

Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар.

1

Белем дәрәҗәләренең грамоталылыгын тикшерү

Үз-үзеңә контроль ясау

Контроль диктант.

3 атна

 

Мөст.

16

Хаталар өстендә эш.

Фразеология.

Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану

 

1

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмәләрне таный белү

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү. Тексттан фразеологизмнар табуны камилләштерү.

БСҮ

4 атна

1

Укытучы б\н

17

Изложение.

“Балыкка бару”

1

 

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение.

ЯНВАРЬ

1 атна

 

Мөст.

18

Хаталар өстендә эш.

Этимология турында төшенчә.

Телнең сүзлек составы.

Алынма сүзләр. Искергән, тарихи һәм яңа сүзләр

 

1

Татар  сүзләренең килеп чыгышын аңлата белү

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәпчелек сүзләре һәм атамаларны аера белү.

Телнең сүзлек составы

үзгәреп торуын дәлилли белү.

Өстәмә әдәбият белән эшли белү.

Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

 

2 атна

1

Укытучы б\н

19

Сүзләргә лексик анализ ясау

1

 

Лексик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:

 

3 атна

1

Укытучы б\н

20

Лексикография

Диктант “Тормыш турындагы җыр”

1

Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр турындагы фәннең лексикография дип аталуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү;  орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

 

4 атна

1

Укытучы б\н

21

Хаталар өстендә эш.

БСҮ. Лесикология өлкәсендә эшләгән галимнәр. Аларның төп хезмәтләре.

1

 

Фәнни, әдәби, белешмә әдәбият белән системалы рәвештә эшли белү

БСҮ

ФЕВРАЛЬ

1 атна

 

Мөст.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы – 4 с.

 

22

Сүзнең тамырын, нигезен һәм кушымчалары.

1

Тексттан кирәкле мәгълуматны таба белү 

Сүзнең тамырын, нигезен һәм кушымчаларын билгели алу;

 Сүз ясалу ысулларын кабатлау;

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелешен ныгыту;

Татар тел белемендә сүз төзелеше, сүз ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләрен өйрәнү;

 

2 атна

1

Укытучы б\н

23

Сүз ясалу ысуллары.

1

Сүзнең тамырын, нигезен һәм кушымчаларын билгели алу;

 Сүз ясалу ысулларын кабатлау;

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелешен ныгыту;

Татар тел белемендә сүз төзелеше, сүз ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләрен өйрәнү;

Өстәмә материалдан файдалана белү, вакыйгалар, фактлар турында үз фикеренне эзлекле итеп белдерү

 

3 атна

1

Укытучы б\н

24

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше.

1

Тексттан кирәкле мәгълуматны таба белү 

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

 

4 атна

1

Укытучы б\н

25

Татар тел белемендә сүз төзелеше, сүз ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре.

1

 

 

 

МАРТ

1 атна

 

 

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау – 9с.

 

26

Тестлар.

10 кл тест 1-2 вариант Күнегүләр эшләү.

1

Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес кую

 

ТЕСТ

2 атна

 

Мөст.

27

 Арлашу чарасы буларак тел. Тел – шартлы билгеләр системасы.

1

Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.

 3 атна

1

Укытучы б\н

28

Контроль диктант

“Кичке азан”

 

 

Контроль диктант

4 атна

 

 

29

Хаталар өстендә эш.

Сүзгә фонетик-график анализ, транскрипция ясау.

1

 Аваз һәм хәреф, фонема төшенчәләрен аера белү.

Фонетик  анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү

АПРЕЛЬ

1 атна

 

 

30

Лексикология тармагы.

Сүзләргә лексик анализ ясау

1

Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр турындагы фәннең лексикография дип аталуы.

Лексик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү;  орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

2 атна

1

Укытучы б\н

31

Сүзнең тамырын, нигезен һәм кушымчалары.

1

Тексттан кирәкле мәгълуматны таба белү 

Сүзнең тамырын, нигезен һәм кушымчаларын билгели алу;

 Сүз ясалу ысулларын кабатлау;

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелешен ныгыту;

Татар тел белемендә сүз төзелеше, сүз ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләрен өйрәнү;

3 атна

1

Укытучы б\н

32

Тестлар.

10 кл тест 1-2 вариат

Грамматик бирем һәм күнегүләр үшләү.

1

Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес кую

 

ТЕСТ

4 атна

1

Укытучы б\н

33

Хаталар өстендә эш.

БСҮ. Картина буенча эш.

1

Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

БСҮ

Картина буенча эш

МАЙ

1 атна

 

Мөст.

34

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

 

 

 

3 атна

1

Укытучы б\н

 

Барлыгы – 34 сәг.

 

Адап. программада 17 сәг укытучы б\н

17 сәг. мөст үзләштерүгә карала

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Адаптационная программа по татарскому языку для 10 класса татарской группы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Социальный педагог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 948 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.06.2016 454
    • DOCX 40.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Айзатуллова Эльфия Мунировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Айзатуллова Эльфия Мунировна
    Айзатуллова Эльфия Мунировна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 49507
    • Всего материалов: 32

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Нейропсихология в школе: путь к успеху и благополучию детей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Электронный архив: нормативно-правовые требования и основы оцифровки

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе