Инфоурок Родная литература Другие методич. материалыАлтыпочмаклы укыту технологиясен куллану буенча мастер- класс эшкәртмәсе

Алтыпочмаклы укыту технологиясен куллану буенча мастер- класс эшкәртмәсе

Скачать материал

Тәнкыйди фикерләүнең бер алымы буларак алтыкырлы (алтыпочмаклы) укыту технологиясе

(Мастер- класс)

Балык Бистәсе МР МБГБУ «Зур Мәшләк урта мәктәбе»нең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Фәридә Солтангали кызы

 

 Мотивлаштыру Исәнләшү.Бал корты һәм чебен турында хикәят

Чебеннән   тирә-якта чәчәкләр бармы дип сорасыгыз, ул бөтен чүп-чар җыелып ятучы шакшы урыннарны санап чыгачак, ә бал кортыннан “тирә-якта пычрак урыннар бармы?”- дип сорасагыз, ул болай дип җавап бирәчәк:

- Нинди шакшылык? Беркайда да күрмәдем. Монда хуш ис бөркеп торучы чәчәкләр генә,- диячәк.

 Димәк, берсе  чәчәкле болында  иң пычрак урын табачак, ә икенчесе сазлыкта да да хуш исле чәчәк табып, аннан нектар җыячак.

 Без үзебез теләгәнне табабыз.

Федераль белем бирүнең нигезенә системалы эшлекле якын килү салынган. Шуның өчен дә укытучының дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлеге  укучыларда танып- белүгә кызыксыну уятуга нигезләнгән. Укучы белем алу процессы белән кызыксына, логик фикерли, чагыштыра, классификация ясый белә һәм гомумиләштерә алырга тиеш. Шушы универсаль уку гамәлләре белән эшли белүе аның танып-белүенең формалашуы турында сөйли. Укытучы дәресне балаларда эзләнү, иҗади активлык үстерү, булган белемнәрне куллану, яңа материалны аңлауга  ярдәм итә торган метод һәм алымнар кулланып проеклаштырырга тиеш. Укытучының эш юнәлешенең бер төре булып укучыларда тәнкыйди фикерләүне үстерү тора.

Тәнкыйди фикерләүнең бер алымы буларак алтыпочмаклы укыту технологиясе бар. Алтыкырлы(алтыпочмаклы) укыту бүгенге көндә Бөекбританиядә актив кулланыла. Ә Россиядә әле ул киң кулланылышка кермәгән. Э бит нәкъ менә шушы алым пассив тыңлаучыдан укучыларның актив рәвештә эшләвенә һәм дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә зур роль уйный. Элеге методиканың авторы булып инглиз укытучысы Рассел Тарр тора.

Россия педагогларын элеге алым белән Армавир дәүләт педагогия академиясе галиме, тарих фәннәре кандидаты Георгий Аствацартуровның “Белем бирү  технологиясе буларак алтыкырлы(алтыпочмаклы) укыту” дигән мәкаләсе таныштырды. Ул укытучылар алдында торган күп санлы сорауларга, ягъни ничек бирелгән вакыт эчендә материалларны гомумиләштерергә һәм системага салырга, төп төшенчәләр һәм вакыйгаларның бәйләнешләрен табарга, исбатларга һәм алгоритм төзергә, группа белән ничек эшләргә, дәрестә укучыларның эшчәнлеген ничек активлаштырырга  дигән күп санлы сорауларга туктала.

Һәрбер укытучы үзенең эш нәтиҗәсе белән кызыксына. Алтыпочмаклы укыту файдалы  пространство(парта), төзелеш материалы(кәгазь) һәм укучыларның хезмәтен экономияләргә мөмкинлек бирә. Алтыпочмаклы карточка гекс дип атала. Һәрбер алтыпочмаклы карточка ул  ниндидер бер өлкәгә, темага караган белем, мәгълумат. Бөтен алтыпочмаклы карточкалар үзара эчке бер бәйләнеш буенча бер-берсе белән тоташа. Алтыпочмаклы карточка үрнәген Тарр Рассел төзегән шаблоннан (https://www.classtools.net/hexagon/) алырга мөмкин.

         Моның өчен беренче тәрәзәгә теманы, икенчесенә укучылар өчен инструкция, ә өченчесенә алтыпочмаклар өчен терәк сүзләр языла. Бу сүзләр бөтенесе дә аерым бер юлга языла. Һәрбер яңа юл – икенче алтыпочмак( гекс).

 Шуннан соң үзеннең дәрес үрнәген  өч вариантта саклап калырга була:

 Аерым ссылка белән, QR- код  һәм аерым веб бит буларак.

Гексларны укыту максатларыннан чыгып ак кәгазьдә дә, һәм төсле кәгазьдә дә чыгарып була.

         Моның белән әлеге сайтның мөмкинлекләре бетми эле. Укытучы теләсә кайсы теманы кертергә һәм укучыларга сайтта ук классификация белән шөгыльләнергә мөмкин. Моның өчен бары тик тычканны гына йөртергә кирәк. Гексларны киметеп, төсен үзгәртеп тә була.

         Укучыларның эшчәнлеге  алтыпочмакларны берсе белән берсе бәйләнештә булган категорияләргә булергә һәм мозаика төзүдән гыйбарәт. Эш ахырында укучылар нәтиҗәне исбатлап, үз фикерен яклап әйтергә, сөйләргә тиеш. Моның өчен аларга  текстны аңлау, уку проблемасын табу өчен  вакыт бирелә. Бары шуннан соң гына үз нәтиҗәләрен җиткерәләр.

Алтыпочмаклы укыту технологиясен куллану вариантлары

1.     Уку материалын гексларга язу, аларны кисеп укучыларга тарату. Укучылар монда бары әзер материалдан пазл җыя. Төрле вариантлар булырга мөмкин. Гексларга сүзләр, сүзтезмәләр, тест язырга була. Укучы биремне үти һәм алтыпочмакларны тоташтыра. Монда рәсем, тескт та кулланырга була.

2.     Алтыпочмакларны буш калдырабыз. Укучылар бирелгән проблема буенча үз фикерләрен җиткерергә тиеш. Бу очракта тема өстендә эшләгәндә һәрбер категориягә пуктлар өстәүне күз алдында тота. Бу материалны өйрәнүгә вакыт күп бирелгән очракта кулай. Аны яңа дәрес өйрәнгәндә дә, кабатлау дәресендә дә кулланырга була.

3.     Индивидуаль яки группа  белән эшләгәндә дә кулланып була. Һәрбер группа үз гексын тутыра. Аннан соң группалар берсе белән берсе алыштырышалар да, иптәшләренең мозаикасын җыярга тырышалар. Төрле бәйләнешләр чыгарга мөмкин.

4.     Төсле гекслар кулланганда һәрбер төс аерым категориягә караган  материал була. Укучылар бу категорияләргә караган материалдагы уртак якларны табарга тиеш. 

5.     Гекслар рәсемле булырга мөмкин. Укучылар коллаж җыя.

6.     Укучыларга текстан иң әһәмиятле өзекне табарга яки әзерләп бирергә. Һәрбер өзеккә туры килгән  өйрәнелгән яки өйрәнеләчәк төшенчәләрне табарга кушу.

7.     Бирергән категорияләр арасыннан иң әһәмиятлесен табу һәм сыйныф алдында аңлату.

8.     Бирелгән гекс буенча хикәя яки эссе төзү.

 

Эш барышында укучы  уку материалын анализлап, куелган уку мәсәләсенең  классификациясен , приоритетларын сайларга һәм аны нигезләп бирергә тиеш. Гексны тутырганда укучылар ничек тоташтырасын үзләре хәл итә. Төрле вариантлар , ромашка, сызык, кәрәзләр һәм башка фигуралар чыгарга мөмкин. Яңа материалны аңлатканда көтелмәгән, ләкин дөрес нәтиҗәләр чыгарга мөмкин.

https://www.classtools.net/hexagon/download.php?loc=201903-H35Xe8

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Алтыпочмаклы укыту технологиясен куллану буенча мастер- класс эшкәртмәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по гимнастике

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 710 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татар ?д?бияты (Татарская литература ) (для обучающихся на русском языке, изучающих татарский язык как родной)», Хабибуллина З.Н., Фардиева Х.Г., Хисматова Л.К.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

План-канспект урока па тэме "Максім Гарэцкі. Апавяданне "Роднае карэнне""
  • Учебник: «Беларуская літаратура. Вучэбны дапаможнік для ўстаноў агульнай сярэдняй адукацыі з беларускай і рускай мовамі навучання», Пад рэдакцыяй В. У. Праскаловіч, В. П. Рагойшы
  • Тема: Максім Гарэцкі
  • 14.03.2022
  • 6235
  • 363
«Беларуская літаратура. Вучэбны дапаможнік для ўстаноў агульнай сярэдняй адукацыі з беларускай і рускай мовамі навучання», Пад рэдакцыяй В. У. Праскаловіч, В. П. Рагойшы
Проектная работа на тему: "Габдулла Тукай" (8класс)
  • Учебник: «Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Валиуллина Р.Х.
  • 13.03.2022
  • 258
  • 2
«Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Валиуллина Р.Х.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.03.2022 263
    • DOCX 25 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Фәридә Солтангали кызы. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 19307
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 22 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания литературы в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 466 человек

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 104 человека из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 72 человека

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек

Мини-курс

Личность в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов