Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте
2 слайд
Бала ак кәгазь кебек,
аңа төрле нәрсә язарга мөмкин.
Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә,
яман юлга алып бара торган
бозык тәрбияне дә кабул
итәргә мөмкин.
Р. Фәхреддин.
Яшүсмерләрнең күчеш чорының
үзенчәлекләре һәм авырлыклары
3 слайд
Яшүсмернең үсеше ул –
үз – үзен өйрәнә, үзендә булган сыйфатларны күрә башлавы
шәхес буларак үсеш юлы
4 слайд
Баланың үсешендә яшүсмер чоры түбәндәге атамаларда чагыла
- «күчеш»
- «сыгылмалы»
- «авыр»
- «каршылыклы»
5 слайд
Атамаларда бу яшьтә үсеш процессының, тормышның бер чорыннан икенчесенә күчүгә бәйле рәвештә, мөһим яклары һәм авырлыклары теркәлгән.
Балачактан зурлар тормышына күчү иҗтимагый, әхлак һәм физик үсешнең бар яклап та үзгәрешен таләп итә.
6 слайд
Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә
бар юнәлешләрдә дә үзгәрешләр бара:
организмда,
үзаңда,
өлкәннәр һәм иптәшләр белән аралашканда,
кызыксынуларда,
укуда һәм танып белү эшчәнлегендә ,
баланың тәртибенә, эшчәнлегенә һәм мөнәсәбәтләренә шарт буларак, мораль һәм этик нормалар эчтәлегендә.
7 слайд
Үзгәртеп кору яшүсмернең эчке халәтенә, кәефенә йогынты ясый һәм бу еш кына аның тотрыксызлыгына, кызып китүчәнлегенә сәбәп була.
Яшүсмер чоры каршылыклы һәм авыр санала. Чөнки үзгәрешләр, кайвакыт, сүз тыңламау, каршы килү, дорфа эндәшү, үз эченә бикләнү формасында бара.
8 слайд
Өлкәннәрнең яшүсмерләргә баласытып каравы, гадәттә, конфликтка китерүче төп сәбәп булып тора.
Шулай ук конфликт өчен сәбәп булып, яшүсмерләр белән өлкәннәрнең мөстәкыйльлек һәм холык турында карашлары чагышмавы да тора.
9 слайд
Баланың шәхес буларак үсешендә үз яшьтәшләре белән мөнәсәбәте дә зур роль уйный
Яшүсмерне еш кына төрле һәм башка капма – каршы караштагы балалар җәлеп итә.
Яшүсмер еш кына үзенә сөйкемле булган яшьтәшенең карашларына җиңел бирелә.
Өлкәннәргә, бигрәк тә ата –аналарга, бу чорда баласының кемнәр белән аралашуын белү, аны начар йогынтыдан саклап калу мөһим.
Яшьтәшләренең яшүсмергә карата хөрмәте һәм аны танулары балада аларның уйларына һәм билгеләренә карата сизгерлек уята.
Яшүсмернең иптәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре арасына керү , гадәттә, тискәре йогынты бирә.
Яшүсмернең үзара мөнәсәбәтләрен үзгәрткәндә сак, түзем һәм сабыр булырга кирәк.
10 слайд
Күчеш чорының иң иң мөһим мәсьәләсе булып, малайлар белән кызлар арасындагы мөнәсәбәт тора.
Яшүсмерләрдә бер – берсенә карата кызыксыну , бер – берсенә ошыйсы килү теләге туа; ә моның белән бәйле рәвештә үзләренең тышкы кыяфәтләренә карата кызыксыну арта: кызларда матур булу теләге, малайларда ярдәм итү, яклау, иң яхшы булу теләге туа.
Яшүсмер чорында туган беренче мәхәббәт балага үзен яхшы якка үзгәртүгә яисә киресенчә тискәре үзгәрешләр барлыкка китерүгә сәбәп була ала.
11 слайд
Яшүсмернең ата – анасы аның тормышында иң мөһим кешеләр. Алар һәрвакыт авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә тиеш.
Яшүсмер көрәшә:
бала булудан туктар өчен;
яшьтәшләре арасында үз кеше булыр өчен;
аның физик өлгерешенә карата кисәтүләргә, кимсетүләргә каршы.
12 слайд
аралашу,аңлашу
түземлелек
ышаныч
кайгыртучанлык
үзен ничек бар, шулай кабул итүләрен
Яшүсмер тормышының авыр чорында
өлкәннәрдән, әти – әнисеннән нәрсә көтә?
ярату
ярдәм
13 слайд
Сөйләшкәндә тавыш күтәрмәгез , тыныч , сабыр булырга тырышыгыз .Үз хисләрегезгә хуҗа булы -гыз , балагызны кимсетмәгез, кимсетү онытылмый .
Әгәр балагыз сезнең белән сөйләшергә теләк белдерсә ,аны тыныч кына игътибар белән тыңлагыз ,тавыш күтәрмәгез .
Гаиләдә балаларны аермагыз : берсен икенчесеннән яки калганнарыннан өстен куймагыз .
Гаиләдәге мөһим мәсьәләләрдән баланы читтә калдырмагыз, бергәләп уртаклашыгыз . Ул үзе белән якыннарының исәпләшүен даими тойсын .
Яшүсмерләр белән аралашуда 7 киңәш
14 слайд
Яшүсмернең сезнең һәр киңәшегезне яки теләгегезне бер каршылыксыз үтәмәвенә әзер торыгыз , өметегез акланмауны авыр кичерүегез бар.
Аңлашылмаучылык вакытында бала ,уйламыйча , дөреслеккә туры килмәгән сүзләр әйтергә мөмкин (мин сине яратмыйм, син иң начары ,күралмыйм һ.б.). Алдан нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки бу сүзләр хисләр йогынтысында гына әйтелә.
Истә тотыгыз! Кимчелексез кеше булмый, һәркем хата ясарга мөмкин. Ләкин үз-үзеңне гаепләп кенә торырга ярамый. Кыюсызлык кирәкле вакытта дөрес нәтиҗә кабул итәргә комачаулый.
15 слайд
Вакытында чарасын күреп, балага яхшы тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау – ата–ананың баласына бирә ала торган бүләкләрнең иң кыйммәтлесе.
Р. Фәхреддин.
16 слайд
Уңышлар телибез!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 049 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.