Инфоурок Другое Другие методич. материалыАвторская программа на тему "Милли хәзинә"

Авторская программа на тему "Милли хәзинә"

Скачать материал

“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы гомуми урта белем бирү бюджет муниципаль учреждениесе 5 нче гимназия»

 

 

 

 

 

 

Милли хәзинә

 

 

 

 

Әдәби уку фәне буенча  дәрестән тыш эшчәнлек өчен төзелгән авторлык программасы ( 1 – 4 нче сыйныфлар).

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор төзүчеләр:

 

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы гомуми  белем бирү бюджет муниципаль учреждениесе 5 нче гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучылары:

1.     Бикмуллина Рәмилә Гарифулла кызы

2.     Зиганшина Җәмилә Хаҗиәхмәт кызы

 

Бәяләмә бирүче:

 Р. Р.Гатауллин,  Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль   районы гомуми белем бирү бюджет муниципаль учреждениесе 5 нче гимназиянең

директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты.                             

 

 

                                                                    2014 нче ел

Эчтәлек

 

1.     Программага аңлатма  язуы.................................................................3-4

2.     Программаның максаты һәм бурычлары......................................................5

3.     Программаның юнәлешләре...........................................................................6

4.     Программаны тормышка ашыру шартлары...........................................6

5.     Эшчәнлекнең форма һәм методлары........................................................7

6.     Эшчәнлекнең нәтиҗәсе...............................................................................8

 7. Программаның эчтәлеге.............................................................................9

 

 8. Программаның укыту-тематик планы.......................................................10

          1  нче сыйныф............................................................................................12

          2  нче сыйныф............................................................................................13

          3  нче сыйныф...........................................................................................14

          4  нче сыйныф............................................................................................15

     9. Әдәбият..............................................................................................................16

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы.

          Әдәби уку фәне буенча  дәрестән тыш эшчәнлек өчен төзелгән “Милли хәзинә” программасы Г. М.  Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, Ф. Ф. Хәсәнованың “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку предметын укыту” программасына нигезләнеп, федераль дәүләт белем стандарты таләпләренә туры китереп,  Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә  тәрбияләнүче 1 – 4 нче сыйныф укучылары өчен атнага 1 сәгать хисабыннан төзелде.

          Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Шушы максаттан чыгып, программада халык авыз иҗатына күбрәк өстенлек бирдек. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.

Кече жанрларның күпчелеге уен характерында. Табышмаклар аша табигать турындагы әһәмиятле мәгълүматлар истә кала. Эндәшләрдә шулай ук табигатькә мөрәҗәгать итү, үтенү чагыла. Санамышлар иң борынгы санауның серләрен ача. Хайваннар турындагы әкиятләрдә геройлар уйдырма образлар аша бирелә. Ә тылсымлы әкиятләрдә җәнлекләр төп геройларның булышчылары итеп сурәтләнә. Әкиятләр аша яшь кешенең төрле каршылыклар аша үтеп үсү юлы күрсәтелә.

Язучы әсәрләрендә тарихи вакыйгалар кеше кичерешләре белән үрелеп бара. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөнья күрсәтелә, һәм вакыйгалар һәрвакытта да уңай сыйфатларга ия булган геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар – чагыштыру, каршы кую һ.б. белән таныштырырга кирәк. Шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтү дә зарур. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

        укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;

– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;

–  әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;

        төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;

        кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;

        укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

        сүзлек, энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;

4.        төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү. [4. Сафиуллина Г. М.  , Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г.,

Хәсәнова Ф. Ф., Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы  // Казан: Мәгариф – Вакыт нәшр., - 2010. – 27 бит.]

         

      Әмма хәзерге вакытта укытучылар алдында бик кыен мәсьәлә килеп туа. Әдәби уку дәресләре уку планы буенча атнага  1 нче сыйныфларда 1 сәгать, 2 – 4 нче сыйныфларда 2 сәгатькә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә без программа таләп иткән нәтиҗәләргә ирешә алмыйбыз. Чөнки балалар урамда , мәктәптә иптәшләре белән  күбрәк рус телендә генә аралаша. Гаиләдә дә  күбесенең  ана телендә аралашу мөмкинлеге юк. Чын татар балаларының катнаш гаиләдә тәрбияләнүче балалар белән бер сыйныфта белем алуы да кыенлыклар тудыра. Тел белмәүче балаларга татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Шуңа күрә, укучыларны  фән белән кызыксындыра белү, аларда татар телендә аралашу ихтыяҗы тудыру мөһим максат булып тора.

        Без  бу максатны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә булдык.  Халык традицияләрен белем бирү процессында куллануның тәрбияви роле дә бик зур. Татар халкы борын-борыннан авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Халкыбызның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе:  мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга менгезә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Шуңа курә балаларга халык авыз иҗатын, гореф гадәтләрен өйрәнү бик  кирәк. Безнеңчә, нәкъ шушы материалда тупланган белем бирү кунекмәләре балаларыбызны халыкча тәрбияләнгән диеп тоярга ярдәм итәр.  Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин традицияләр төрле булуга карамастан, максаты барысының да бер: киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү. Халыкның иң күркәм гореф-гадәт һәм йолаларының милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге катлаулы чорында дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып торуын һәркем ачык белә. Тема бүгенге көндә бик актуаль.

 

 

 

 

 

Программаның максаты:

      Ба­лаларга үз халкының милли һәм рухи байлыкларын өйрәтү; киләчәктә халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, җырларын, гореф-гадәтләрен торгызуга күпмедер нигез, таяныч бу­лырлык белемнәрне бирү; эстетик зәвыклы, креатив, иҗади шәхес тәрбияләү.

 

                                     Программаның бурычлары:

·        сөйләм телен үстерү, коммуникатив дәрәҗәсен күтәрү, социальләштерү.

·        кирәкле мәгълүматны таба белергә өйрәтү;

·        фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру;

·        эстетик зәвыклы, креатив, иҗади шәхес тәрбияләү;

·        халык авыз иҗатына, йолаларына  кызыксыну тәрбияләү.

·        гаилә тәрбиясе һәм милли мохит булдыру;

·        балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләу;

·        татар халкының гореф-гадәтен дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Программаның юнәлешләре:

·        Дәрестән тыш эшчәнлек.

·        Ата – аналар белән эш.

·        Укытучы предметниклар белән эш.

 

Программаны тормышка ашыру шартлары :

 

·        Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм барлык практик шөгыльне үтәү.

·        Һәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.

·        Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларыннан файдалану.

 

 

 

 

 

Форма һәм методлар

         Әгәр дә без сөйләүчене нәтиҗәле, ышандырырлык, юатырлык, тынычландырырлык яки нинди дә булса гамәл белән җәлеп итәрлек дәрәҗәдә аралашырга өйрәтергә телибез икән, балалар дәреселәрдә үзләре күбрәк сөйләшергә тиешләр. Моның өчен,   балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәгеләр  кулланыла:

·        уеннар;

·        китапханәдә өстәмә әдәбият белән эш;

·        әңгәмә;

·        экскурсияләр (мөмкинлек буенча);

·        кичәләр, бәйрәмнәр;

·        ата – аналар һәм әби – бабайлар  белән берлектә иҗади биремнәр үтәү.

       Балаларның матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикерләү, фикерләрен дәлилли алу осталыгын үстерү һәм тирәнтен өйрәтү максатыннан, түбәндәге материаль-техник чараларны файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

·        халык авыз иҗаты үрнәкләре;

·        тарихи чыганаклар;

·        сынлы сәнгать әсәрләре;

·        тема буенча музыкаль әсәрләр;

·        күрсәтмә әсбаплар;

·        мультимедиа укыту программалары;

·        электрон дәреслекләр;

·        Интернет материаллары;

·        электрон китапханә;

·        компьютер программалары;

·        укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;

·        сүзлекләр;

·        белешмә материаллар;

·        татарча сайтлар: ”Тазбаш”, “Белем.ру”, “Татарча мультфильмнар”, “Сабыйга”;

·        балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

·        яңа әдәби китаплар;

·        аудио-һәм видеоәсбаплар;

·        интерактив тикшерү программалары;

 

 

Эшчәнлек нәтиҗәсе:

·        укучыларның  бер-берсе белән туган телдә аралашуы;

·        төрле мәгълүмат чаралары  белән эшләргә өйрәнү;

·         фәнни-тикшеренү эшләре алып бару;

·        татар халкының гореф-гадәтен дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану;

·         үзләренең иҗади эшләрен яклау һәм газета – журналларда бастыру;

·         “Зирәк тиен” конкурсында катнашу;

·        ата – аналар һәм балалар беләнт берлектә проектлар төзү.

 

Программаның эчтәлеге

 

Тема

1 сыйныф

2 сыйныф

3 сыйныф

4 сыйныф

 

1.

Балалар фольклоры.

8

5

6

6

2.

Татар халык әкиятләре.

5

5

5

4

3.

Мәзәкләр..

1

2

2

2

4.

Татар халык җырлары.

3

3

3

3

5.

Татар халык бәйрәмнәре.

2

3

2

2

6.

Татар исемнәре.

2

3

2

3

7.

Милли киемнәр

2

3

3

4

8.

Өстәл әдәбе.

5

3

4

4

9.

Татар телендә нәшер ителүче балалар журналлары.

2

3

2

2

10

Иҗади эшләргә корылган дәресләр

3

4

5

4

 

 

33

34

34

34

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1.     Балалар фольклоры.

      Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, китаплар белән таныштыру. Тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар,  хәрәкәтле такмаклар,мәкальләр җыю. (Хәрәкәтле такмакларның максаты – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, хәрәкәтләрне такмаклау гамәле белән координацияләү, хәрәкәтләр сайлаганда балаларга иҗат өчен мөмкинлекләр бирү, оялу, киеренкелек хисеннән котылу өчен шартлар тудыру). [ 6. Ягъфәров Р.И., Татар халык уеннары // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1998. – 156 бит.]

2.     Татар халык әкиятләре.

     Татар халык әкиятләре белән танышу. Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки курчак театры оештыру, түгәрәк җитәкчеләре белән элемтәдә булу.

3. Мәзәкләр. Татарча мәзәкләр уку. [3. Кукшин Р., Татар балалар антологиясе // Казан: Татар. кит. нәшр., -1983. - 3 бит.]

4. Татар халык җырлары.

    Татар халык җырлары белән танышу. Музыка укытучылары Мөхәммәдиева Л. Б. һәм Әбелханова Э. М. белән тыгыз элемтәдә эшләү.

5.Татар халык бәйрәмнәре..

     Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бару. [1. Әхмәтов С., Уйныйбыз да, җырлыйбыз да... // Яр Чаллы: КамАЗ акционерлык җәмгыятенең газета – кит. нәшр., - 1991. -9 бит. ]

6.Татар исемнәре.

     Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү. Шәҗәрә төзү. Тарих һәм әдәбият укытучылары белән берлектә эшләү.

7.Милли киемнәр.

    Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Кием әдәпләре турында әңгәмә оештыру. Технология укытучысы Ибраһимова Н.Х. белән берлектә проект эшләре төзү. [4. Нүрзия, Татар сынлы сәнгате // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. – 16бит.]

 

8.Өстәл әдәбе.

     Татар халык ашлары турында әңгәмә оештыру. Табын әдәпләре. Кунак чакыру, кунакка бару темасына диалоглар. Мәктәп ашханәсе пешекчесе Садрыева Р.М. белән тыгыз элемтәдә булу. [6. Фәхретдин Р., Тәрбияле бала // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. — 7бит. ]

9.Татар телендә нәшер ителүче балалар журналлары.

     “Сабыйга”, “Салават күпере” журналлары белән таныштыру, мөхәррирләр белән очрашу, иҗади эшләрне бастыру.

10.Иҗади эшләргә корылган дәресләр бәйрәмнәр үткәрүгә, яисә эзләнү, фәнни-тикшеренү эшен оештыруга бирелә.

                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тематик планлаштыру.

1 нче сыйныф – 33 сәгать.

Тема

Сәгать саны

1

Кереш дәрес.

1

2

Табышмаклар

1

3

Тизәйткечләр

1

4

Әйтешләр. Әйтемнәр.

1

5

Мәкальләр.

1

6

Санамышлар.

1

7

Сынамышлар

1

8

Татар халык уеннары.

1

9

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да...

1

10

Тормыш-көнкүреш әкиятләре

1

11-12

Тылсымлы әкиятләр

2

13

Хайваннар турындагы әкиятләр

1

14

“Әкият”тә кунакта.(Казан шәһәренә бару)

1

15

Көлке көлә килә, арттан куа килә.

1

16

Татар халык җырлары.

1

17

Кызлар исеменә багышланган җырлар

1

18

Җырларга мин бик оста.

1

19

Татар халык бәйрәмнәре

1

20

Сабантуйга барабыз

1

21

Исемең матур, кем кушкан?

1

22

Минем гаиләмдәге исемнәр.

1

23

Милли киемнәр белән танышу

1

24

Милли киемнәр рәсемдә

1

25

Өстәл янында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре.

1

26

Ашаү әдәбе.

1

27

Табын әзерләү серләре

1

28-29

Татар халык ашлары

2

30

Гаилә бәйрәме

1

31

Татар телендә нәшер ителүче журналларга күзәтү

1

32

“Сабантуй”да кунакта

1

33

Иҗади дәрес.

1

                               

                                                      

 

 

                        

                      2 нче сыйныф – 34 сәгать.

 

Тема

Сәгать саны

1

Хәрәкәтле такмаклар.

1

2

Әйтем-сүзнең бизәге.

1

3

Хикмәтле сүзнең бер төре – мәкаль.

1

4

Чагыштыру, табышмаклар.

1

5

Сынамышлар, санамышлар.

1

6

Әкиятләр безне нәрсәгә өнди?

1

7

Татар халык әкиятләре. Алдавычлар.

1

8

Әкиятләрнең төрләре.

1

9

Кем әкият укый белә?

1

10

Әкият бездә кунакта!

1

11

Иҗади дәрес. Әкиятләр кичәсе.

1

12

Мәзәкләрнең кеше тормышындагы роле.

1

13

Мәзәк сөйлим, син тыңла!

1

14

Җырсыз, моңсыз кеше яши алмый.

1

15

Җырлы – биюле уеннар.

1

16

Әбием янчыгыннан. (Борынгы татар халык җырлары)

1

17

Җырчы гаиләләр бәйгесе.

1

18

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә...

1

19

“Нәүрүз” бәйрәме кайчан үткәрелә?

1

20

Безнең гаиләдә бәйрәмнәр ничек үтә.

1

21

Исеменә күрә җисеме.

1

22-23

Борынгы һәм яңа исемнәр.

2

24

Бабамның түбәтәе, әбиемнең калфагы.

1

25

Төсле кәгазьдән аппликация. “Читек”

1

26

Заманча милли кием.

1

27

Мәктәп ашханәсендәге милли ризыклар.

1

28

Кунак ашы – кара-каршы. Табын әдәбе.

1

29

Минем әнием – татар халык ашлары остасы!

1

30

Мин – нәни пешекче! (Иҗади дәрес)

1

31

Балалар журналы ничек барлыкка килә?

1

32

“Салават күпере” – иң кызыклы журналларның берсе!

1

33

Минем беренче шигырем.

1

34

Иҗади дәрес.

1

 

 

 

 

                                  

                                  

 

                          3 нче сыйныф – 34 сәгать.

Тема

Сәгать саны

1

Балалар фольклоры нәрсә турында сөйли?

1

2

Синең телең баймы?

1

3

Тапкырга -  табышмак.

1

4

Татар халык сынамышлары.

1

5

Тематик мәкальләр җыю.

1

6

Бәетләр.

1

7

Әкиятләр. Аларның төрләре.

1

8

Әкиятне ничек башларга һәм ничек тәмамларга?

1

9

Әкият язам утырып, кәгазь битен тутырып.

1

10

Әкиятләр уку бәйгесе.

1

11-12

Без – нәни артистлар! (Курчак театры әзерләү.)

2

13

Сүз куәте нинди була? Мәзәкләрне урынлы куллану.

1

14

Хуҗа Насретдин кем ул?

1

15

Кем катырак көлдерер? (Көлдергечләр уку бәйгесе.)

1

16

Җыр – кемнәрнең иҗат җимеше?

1

17

Татар халык җырларында кеше исемнәре.

1

18

Зеленодол шәһәре музыка һәм сәнгать мәктәбендә кунакта.

1

19

 Татар халык бәйрәмнәре.

1

20

Татар халкының дини бәйрәмнәре һәм йолалары.

1

21

Гаилә бәйрәме “Аулак өй”

1

22

Татар халкында исем кушу йоласы.

1

23

Борынгы исемнәр тарихы.

1

24

Милли киемебезне бизәүче элементлар.

1

25

Этнография музеена экскурсия.

1

26-27

Курчакка милли күлмәк тегү.

2

28

Татар халык ашларының күптөрлелеге.

1

29

Кунак булсаң, тыйнак бул!

1

30

Кунакларны каршы алу һәм озату.

1

31

Күчтәнәч серләре.

1

32

“Ялкын” журналы - минем дустым!

1

33

Почта бүлегенә экскурсия. Балалар өчен иҗат ителгән газета-журналларга язылу.

1

34

Йомгаклау дәресе.

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 нче сыйныф – 34 сәгать.

 

Тема

Сәгать саны

1

Тизәйткеч – тел шомарткыч.

1

2

Эндәшләр.

1

3

Халык әйтсә, хак әйтә! (Мәкаль, әйтем, сынамышлар.)

1

4

Куен дәфтәре ясау. (Иң кызыклы табышмаклар җыелмасы.)

1

5

Бәетләр.

1

6

Такмаклар, такмазалар.

1

7

Әкият – минем балачак дустым!

1

8

Әкияттәге уңай һәм тискәре образлар.

1

9

“Кем күбрәк белә?” (Татар халык әкиятләре буенча уен - дәрес.)

1

10

Казан шәһәре курчак театрына экскурсия.

1

11

Хикмәтле сүз- мәзәк.   

1

12

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!

1

13

Моң керде күңелләргә! Татар халык җырлары.

1

14-15

Татар халык җырларын башкаручы артистлар.

2

16

Һәр халыкның үз бәйрәме.

1

17

“Каз өмәсе”.

1

18

Без бәйрәм яратабыз. Кичә.

1

19

Заманча исемнәр модасы.

1

20

Булачак баламның исеме нинди булыр һәм ни өчен?

1

21-22

Гаиләм шәҗәрәсе. Әби-бабаларым ни атлы булган? (Проект)

2

23

Татар халык киемнәрендә орнаментлар.

1

24

Татар халкының бизәнү әйберләре.

1

25-26

Мин – дизайнер! “Киләчәк буынга заманча милли кием” проектын төзү.

2

27

Милли музейга экскурсия.

1

28

Милли ризыкларларның төрлелеге..

1

29

Милли ризыкларның файдасы һәм зарары.

1

30-31

“Татар халык ашлары” проектын төзү һәм яклау

2

32

Газета, журнал битләрендә үз мәкаләләреңне күрү өчен нишләргә кирәк?

1

33

Безнең иҗат җимешләребез.

1

34

Без нәрсәләргә өйрәндек? Йомгаклау дәресе.

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият:

 

1.     Әхмәтов С., Уйныйбыз да, җырлыйбыз да... // Яр Чаллы: КамАЗ акционерлык җәмгыятенең газета – кит. нәшр., - 1991. -9 бит.

2.     Кукшин Р., Татар балалар антологиясе // Казан: Татар. кит. нәшр., -1983. - 3 бит.

3.     Нүрзия, Татар сынлы сәнгате // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. – 16бит.

4.     Сафиуллина Г. М.  , Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г.,

Хәсәнова Ф. Ф., Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы  // Казан: Мәгариф – Вакыт нәшр., - 2010. – 27 бит. 

5.     Фәхретдин Р., Тәрбияле бала // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. — 7бит.

6.     Ягъфәров Р.И., Татар халык уеннары // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1998. – 156 бит.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Авторская программа на тему "Милли хәзинә""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор дома творчества

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 151 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.02.2016 3693
    • DOCX 55.6 кбайт
    • 29 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бикмуллина Рамила Гарифулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 86253
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой