Дәрес этабы
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру, мотивлаштыру
|
Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.
1)Исәнләшү.
-Исәнмесез,укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәлләр ничек? (җавап бирәләр)
2) Уңай психологик халәт тудыру.
3) Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез.
“Сәлам!” җырын җырлау.
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле көн!
Сәлам, сәлам! Хәерле көн!
Сәлам, сәлам! Хәерле көн!
Хәлләр
ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле кич!
Рәхмәт,укучылар! Кызлар утыралар, малайлар да
утыралар.
-Без
бүген 2 төркемгә бүленеп эшләрбез.
–Төркемнәрдә
эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик.
|
Сыйныф
эшкә әзерләнә (укытучыны тыңлыйлар, сәламлиләр, җырлыйлар,сорауларга җавап
бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар).
Искә
төшерәләр.
|
ТБУУГ: тыңлап аңлау һәм
нәтиҗә чыгару.
КУУГ: укытучы һәм
сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.
РУУГ:
эш урынын оештыру.
Шәхескә
кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт,
дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.
|
Танып-белүне оештыру
|
Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим
итә.
–Балалар, карагыз әле, миндә “серле” тартма бар.
Ачып карыйбызмы? Нәрсә бар икән?
–Табышмакны укыгыз, җавабын табыгыз.
–Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
|
Ачалар, карыйлар
(конверт, конверт эчендә язу, табышмак) Табышмакны укыйлар, җавабын табалар
().
–Хайваннар
турында.
|
РУУГ:
уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, планлаштыру
КУУГ:
үз фикереңне төгәл әйтә белү
|
Лексик күнекмәләрне камилләштерү
|
Кайтаваз
уены. Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш. (төлке,
куян, керпе, кәҗә, сарык, бүре, аю, эт, песи ) Кул колакка куелса, балалар
кабатлыйлар.
-Балалар, хайваннар нинди ике төркемгә бүленә? (йорт
хайваннары, кыргый хайваннар)
-Йорт
хайваннары кайда яши?(авылда,өйдә,фермада) Кыргый хайваннар?(урманда,
зоопаркта)
“Серле
тартма” уены.Хайваннарны алалар, исемен, кайда
яшәгәнен әйтәләр.
Пантомима
уены. Командадан чыгып күрсәтәләр, икенче команда
белергә тиеш.
|
Тыңлыйлар, әйтәләр, төзәтәләр.
Җавап
бирәләр
|
ТБУУГ:
сөйләм эчтәлегендә ориентлаша белү
КУУГ:
үз фикереңне төгәл әйтә белү
РУУГ:
хаталарны табу ,төзәтү, төркемнәрдә эшли белү
|
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
|
“Бу нәрсә?” уены.
Ул ак, куркак, урманда яши, кишер ярата.
Ул зур, авылда яши, үлән ярата.
Ул хәйләкәр, матур, урманда яши.
Кечкенә, матур, өйдә яши, сөт ярата
Зур, көрән, урманда яши, бал ярата
Ул фермада яши, йон, ит бирә.
Нәрсә ярата? уены. Һәр
төркем хайваннарның нәрсә яратканын әйтә.
–Ә хәзер сез парларда эшләп алыгыз әле (ситуатив
күнегүләр бирелә)
Узнай у друга:
–есть
ли у него кошка, какая она;
–коза что любит?Ачто нам дает коза?
–есть ли у него собака, как ее зовут, что делает?
-лиса какая, где живет?
- заяц какой и что любит?
-в зоопарке есть медведь? что любит?
|
Текстларны тыңлыйлар,нәрсә икәнен әйтәләр
Тыңлыйлар,сорауларга җавап бирәләр.
Парларда
эшлиләр.
|
КУУГ:
укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итә белү, үз фикереңне дәлилли
белү
РУУГ:
парларда эшли белү
|
Ял
минуты. (Без урманга барабыз,
җиләк,
гөмбә җыябыз.
Карыйбыз:
аю, бүре юкмы икән,
Әгәр
булса чабабыз)
|
Монологик сөйләмне камилләштерү
|
–Балалар, һәр командага маска бирәм.Сез шул хайван
турында сөйләргә тиешсез.
–Балалар, мультфильм карарга яратасызмы? Бу
мультфильм тавышсыз. Сезгә шундый бирем бирделәр: мультфильмга хикәя уйларга,
сөйләргә (озвучить). Үзегезне актерлар итеп хис итегез әле, сөйләгез
(озвучьте).
|
Төркемдә
эшлиләр, сөйлиләр
Төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үз вариантын сөйләп
күрсәтә.
|
ТБУУГ: рәсем буенча эшли
белү, төп төшенчәләрне аеру.
КУУГ: аңлап һәм ирекле сөйли
белү, төркемнәрдә эшли белү.
РУУГ: эшчәнлекне оештыра
белү, җавапларны бәяли белү.
|
Рефлексия
|
Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый,
дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата.
–Балалар,без бүген нәрсә турында сөйләштек?
–Хайваннар нинди була?
-Кайда яши?
-Нәрсә бирә?
-Аларны нишләргә кирәк?
–Үзегезне бәяләгез. (яшел, сары, кызыл төстәге
смайликлар күтәрелә) Бер-берегезне мактагыз.
Өй эше:
1.Хайваннар турында табышмаклар табарга.
2.Яраткан хайван турында сөйләргә
3.Яраткан хайван рәсемен ясарга.
|
Үзбәя.
Сораулар бирәләр, өй эшен сайлыйлар, язып алалар.
-Хайваннар
-Йорт
хайваннары, кыргый хайваннар
-Авылда,
урманда
-Сөт, ит, йон,
мех, тире
-Яратырга,ашатырга сакларга
|
ТБУУГ: биремнәрне
аңлау
РУУГ: индивидуаль һәм
коллектив эшне дөрес бәяли белү
ШУУГ:
эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгели белү,үз
уңышларың яки уңышсызлыкларың
ның сәбәбен
ачыклау
КУУГ:
әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү
|
|
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.