Инфоурок Другое Конспекты"Билгесез үткән заман хикәя фигыль"темасына(5 сыйныфта рус төркемендә укучылар өчен) план- конспект

"Билгесез үткән заман хикәя фигыль"темасына(5 сыйныфта рус төркемендә укучылар өчен) план- конспект

Скачать материал

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче номерлы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафизовна

5 нче  сыйныф рус телле укучылар өчен татар теле дәресе

(ФДББС буенча)

 

 

Тема. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль

Максат:

-Фигыльнең заманнарын искә төшерү,билгесез үткән заман аффиксларын ялгарга өйрәтү; фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;

-укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,грамоталы язу күнекмәләрен ныгыту,мөстәкыйлъ эшли белүләрен камилләштерү;

-укучыларны тырыш булырга, эш сөяргә өйрәтү.

Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру - ориентлашу этабы.

1.Матур язу.

Уу Үү

бүген укытучы

2.Актуальләштерү.

-Хикәя фигыльнең нинди заман төрләрен беләсез?(хәзерге заман,үткән заман, киләчәк заман).

-Үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?(-ды-де,-ты- те, -ган-гән,-кан-кән).

-Үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

3.Уку мәсьәләсен кую.

Тактадагы биремне үтәү.Фигыльләрнең заманын билгеләгез һәм тәрҗемә итегез.(1нче слайд)

Ашады                         эшләде

тапкан                          пешерде

тырышкан                   куйган

яккан                                     изде

бирде                           юышкан

булышкан                   сораган

- Фигыльләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

- Димәк , без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе.Без бүген дәрестә билгесез үткән заман хикәя фигыльне үзләштерербез. Аффкслар ялгарга өйрәнербез.(2нче слайд).

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Дәреслектәге нәтиҗәне уку.

- Нәтиҗәне укыгыз.

-Килешәсезме?(Әйе).

Нәтиҗә. Сөйләүче вакыйганы үзе күрмәгән. Билгесез үткән заман хикәя фигыль –ган-гән,-кан-кән кушымчалары ярдәмендә ясала.

Рус теленә –ган-гән,-кан-кән кушымчалы фигыльләр оказывается сүзе белән тәрҗемә ителә.

2.Карточкалар белән эш.(Төркемнәрдә эшләү,тикшерү,үзбәя)

Бирем.Фигыльләрне билгесез үткән заман формасына үзгәртегез.

1нче төркемгә.

Боткага май өстәделәр,

Аша, диеп кыстадылар.

Ләлә һаман ашамады,

Инде кашык ошамады.

2нче төркемгә.

Күнде Ләлә,тырышты-

Әнисенә булышты.

Керләр юып элешлте,

Гөлләргә су сибеште,

Мендәрләрне өеште,

Идәннәрне юышты.

3нче төркемгә.

Шулардан соң эш бетте,

Ашыйсы килеп китте.

Ботканымы? Ботканы

Ялт иттерде ул аны.

-      Шигырьнең исеме ничек? Аны кем язган?

-      ган-гән нинди сүзләргә ялгана?-кан-кән нинди сүзләргә ялгана?

Нәтиҗә. Сузык авазлардан һәм яңгырау тартыклардан соң –ган-гән, саңгырау тартыклардан соң –кан-кән кушымчалары ялгана.(3нче слайд)

3.3нче күнегү.(Парлап эшләү,тикшерү,үз бәя).

- Биремне укыгыз,җөиләләрне тәрҗемә итегез.

- Фигыльләр кайсы заманда кулланылган?

4.4нче күнегү.(Мөстәкыйль эшләү, тикшерү, үзбәя).

- Биремне укыгыз, билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман кушымчаларын куеп күчереп языгыз.

5.Иҗади эш (Иҗади эшләү,  тикшерү, үзбәя)

- Татар халык әкияте “Тавык, Тычкан,Көртлек” сәхнәләштерү.(4нче слайд)

- Билгесез үткән заман фигыльләрен кулланыгыз.

- Сез ничек уйлыйсыз, Тавык эшчәнме, ялкаумы?

- Хезмәт сөю турында нинди мәкальләр беләсез?

*Кем эшләми, шул ашамый.

*Аз сөйлә, күп эшлә.

*Агач – җимеше белән, кеше- эше белән.

*Эш сөйгәнне ил сөяр.

*Эшнең бәлеше тәмле.

*Элек хеэмәт, аннан соң хөрмәт.

6.Модельләштерү.

- Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Нишләгән?

-ган-гән-сузык һәм яңгырау тартыклардан соң.

-кан-кән-саңгырау тартыклардан соң языла

7.Ысул чыгару.

- Билгесез үткән заман хикәя фигыльгә нинди аффикслар ялгау өчен нишләрсез?

*фигыльнең нигезен табарбыз;

* фигыльнең нигезе нинди авазга бетүен билгеләрбез;

*сүзнең калын һәм нечкә булуын билгелибез.

III. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

- Нәрсә белдек?

- Ничек белдек?

2.Үзбәя, үзара бәяләү.

3.Өй эше.

а)1нче күнегү(телдән);

ә)2нче күнегү(язма);

б) *5нче күнегү.

                            

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Билгесез үткән заман хикәя фигыль"темасына(5 сыйныфта рус төркемендә укучылар өчен) план- конспект"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Контент-менеджер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 122 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.12.2015 2441
    • DOCX 20.7 кбайт
    • 21 скачивание
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Адиятуллина Мадина Хафизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Адиятуллина Мадина Хафизовна
    Адиятуллина Мадина Хафизовна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18543
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 22 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 112 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Мини-курс

Интеллектуальная собственность: медиа и фотографии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 26 регионов

Мини-курс

Налогообложение и компенсация потерь: предотвращение ошибок и снижение рисков

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе