Якупова Раушания Галимулловна, татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
Балык
Бистәсе муниципаль районы 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Әдәби әсәрләрдә милли
тәрбия темасы.
Җәмгыятебез үзгәрешләр, борылышлар чоры
кичерде һәм хәзер дә үзгә- рүен дәвам итә. Бу үзгәрешләр,әлбәттә,
әдәбиятка,мәдәниятка, рухи дөнья- бызга йогынты ясамый калмый.
Икътисадта, тормышның башка өлкәләрендә югары
технологияләр кул- ланыла, компьютерлар заманында яшибез. Ләкин рухи-әхлакый
яктан алга китеш сизелми, киресенчә, яшьләрнең әхлаклылык дәрәҗәсе төшә,
түбәнәя. Бигрәк тә аларның бүгенге хәле борчый. Соңгы елларда илдәге
кыенлыклар, тискәре күренешләр яшьләргә тискәре йогынты ясый. Вакытлы матбугат,
радио, телевидение үсеп килүче яшь кеше аңына һәм рухына әдәпсезлек, культурасызлык
үрнәкләрен сеңдерә. Алар күп очракта милләтнең гасырлар буена формалашкан
әхлакый-этик кагыйдәләренә каршы куелалар.
Әйе, әхлаксыз баланың рухы да сәламәт
булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы барлык байлыктан да өстенрәк, дибез.
Шәх еснең тәрбиялелеген аның үз-үзен тотышына –тәртибенә карап бәялиләр.
Тәртип-киң төшенчә, кеше тормышының бар якларын үз эченә ала.
Галим Р.Фәхретдин сүзләрен яшь
буынга әхлак тәрбиясе бирүдә девиз итеп алырга мөмкин: “Бала чакта алынмаган
тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас”.
Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына
әйләнсен өчен,моңа аны бала вакытыннан ук гадәтләндерергә кирәк. Бу- ата-ана,
укытучылар, тәрбиячеләр вазифасы. Шуңа да бүгенге мәктәп укыту, тәрбия эшен
үзгәртеп коруның яңа алымнарын, юнәлешләрен эзли.
Яңа шартларда милли
мәдәниятны өйрәнүне көчәйтү максатында гамәлдәге программалар эчтәлегенә милли
аңы югары дәрәҗәдә үскән шәхес тәрбияләргә ярдәм итә торган милли-мәдәни
алмнарны кертергә кирәк.Алар, милли бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗатын
кулланып үткәрелгән чаралар, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне өйрәнү.
Балаларда милли үзаң тәрбияләүдә һәм
аларны милли мәдәният белән таныштыруда, милли гореф-гадәтләрне, әхлак-әдәп
кагыйдәләрен өйрәтүдә укытучы эшчәнлеге зур урын алып тора.
Яшь буынны, күңеле ак кәгазь кебек чиста укучы баланы
без, әлбәттә, әдәбиятыбызның йөзек кашлары булган, яшәү мәгънәсен аңлатырдай
әсәрләр язган әдипләребезнең иҗат җимешләре ярдәмендә дөрес, туры юлга алып
чыга алырбыз.
Күренекле язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе
Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре халкыбызның гореф-гадәтләрен ачык, гади,
халыкчан, аңлаешлы итеп сурәтли. Аның әсәрләрен укыганда, үзеңне шул вакыйгалар
эчендә хис итәсең, бу бәйрәм, йолалар күңел түренә. Укучылар йөрәгенә җуелмас
хатирә булып кереп калалар дип уйлыйм.
Туган як, табигать җырчысы Гомәр Бәширов үз
әсәрләрендә халкыбыз- ның тарихын табигать матурлыгы, гореф-гадәтләрнең,
традицияләрнең күр- кәмлеге белән тыгыз бәйли. Әсәрләрендә бабаларыбызның
атларга хөрмәте, орлык чыгару, чәчү, Сабан туе, аулак өй. өмәләр уздыру
күренешләре киң колачлап сурәтләнә.
Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай”
әсәрендә татар халкының борын- гы дан сакланып килгән йолаларына,
гореф-гадәтләренә зур урын бирелә. Хикәя аша шатлык-кайгыны уртаклашып яшәү,
авыруның үәлен белү тәрти- бе, мәетне күмү йоласы күрсәтелә. Гөлйөзем образы
аша татар хатын-кызы- ның нинди керсез күңелле. Чиста . пакь, уңган булырга
тиешлеге өйрәтелә.
Әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары да
укучыларга түбән сыйныф- ларда ук өйрәтелергә тиеш.
Әхлак-ул кешенең эш-хәрәкәтләрендә,
көндәлек тормышында билге-ле бер калыпка салынган сыйфат. Кешелек җәмгыятендә
борын-борын заман- нардан ук кешеләрнең үзара аралашу, үз-үзләрен тоту
кагыйдәләре булды –рылган.
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”
әсәрендә әхлаклылык, әдәплелек кебек гасырлар буена халкыбызның күңелендә
булган, төп тәрбия кануны саналган сыйфатларның югалу куркынычы астында торуы
күрсәтелә.
Без, әлбәттә, яшь буынга милли яшәү кагыйдәләребезне
өйрәтүдә әдәби әсәрләрне генә кулланып кала алмыйбыз. Аларга күргәзмәлелек тә
оештырыла.
Бу эштә, аеруча, милли бәйрәмнәрне зурлап
билгеләп үтү, гореф-гадәтләрне, традицияләрне, йолаларны оештыру олы нәтиҗәгә
ирешергә ярдәм итә.
“Нәүрүз”, “Нардуган” бәйрәмнәре үткәрүебез-моның ачык
мисалы. Бу бәй -рәмнәр турында укучыларыбызга тулырак мәгълүматлар бирү,
бәйрәмне, чын мәгънәсендә, бәйрәмчә рухта бөтен мәктәп югарылыгында түткәрү, бу
бәй- рәмнәрдә үтәлергә тиеш йолаларны башкару-безнең бурычыбыз булып кала.
Татар халкы борын-борыннан моңлы. Җыр
сөючән халык булган. Моңланып кайгысын тараткан, шатлыгын уртаклашкан, моң аша
хисләрен белдергән. Шушы милли моңны балалар күңеленә кече яшьтән үк сеңдерү
безнең өстә. Татар җырларын өйрәтү- әдәбият укытучысының бурычы , чөн- ки
аларны бездән башка бер кеше дә өйрәтмәячәк. Мин үзем бәйрәм саен укучыларга,
шул бәйрәмгә багышланган татарча бер җыр өйрәтергә тыры -шам.
Яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә эчке
дөньябыз, күңелебез генә үсәргә тиеш түгел, әхалкыбызның күңел бизәкләре
саналган, горурлыгы булган митлли киемнәрен өйрәнү, аларны торгызу, камзул,
түбәтәй, алъяп- кыч –яулыкларны, чигәргә, тегәргә өйрәнүгә нигез салырга кирәк,
минемчә. Бу эш тәэсирендә балалар, беренчедән, матурлыкны танырга, күрә белергә
өйрәнсәләр, икенчедән, милли киемнәрнең тарихы белән танышырлар, ахыр чиктә шул
киемнәрне киеп карау теләге туар иде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр бала
кечкенәдән үк милли рухта тәрбияләнә икән, татар халкының киләчәге дә өметле
булачак.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.