Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / Элективный курс по татарскому языку "Татар телендә эшлекле аралашу нигезләре"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Элективный курс по татарскому языку "Татар телендә эшлекле аралашу нигезләре"

библиотека
материалов

Аңлатма язуы


Җәмгыят
ьтә рухи кыйммәтләрнең торгызылуы күп очракта кешеләрдә тотрыклы әхлак тәрбияләүгә һәм аларның белем дәрәҗәсенә бәйле. Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясе укыту методикасын камилләштерү, социаль һәм гуманитар фәннәр казанышларын үзләштерү,шуларга нигезләнеп яшь буында дөрес аралашу, кешеләрне аңларга тырышу, үз фикереңне аңлаешлы итеп башкаларга җиткерү, публика алдында чыгыш ясау күнекмәләрен формалаштыруны таләп итә.

Психолог Б.Д. Парыгин фикеренчә, аралашу “катлаулы һәм күпкырлы процесс: ул бер вакытта шәхесләрнең бер-берсенә тәэсир итүе дә, хәбәрләшү процессы да, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, бер-берсенә йогынты ясау процессы, бер-берсенең хәленә керү, аңлашу процессы да булып тора ала”. Эшлекле аралашу – киң мәгънәдә әйткәндә - хезмәт эшчәнлеге процессында шәхесне үсешкә илтүче, кешенең иҗади мөмкинлекләрен ачучы юл ул.

Эшлекле аралашуда, әңгәмәдәшләрнең бер-берсенә йогынтысы нәтиҗәсендә, аңлашу субъектларының рухи үсешенә ирешелә. Бу процесс аралашуда катнашучы шәхеснең аңлылыгына һәм активлыгына бәйле. Эшлекле аралашуның максаты – хезмәттәшлекне үстерү. Эшлекле аралашу ул хезмәт эшчәнлеге процессында кулланылучы әзер күрсәтмәләр генә түгел. Ул, фикерләү һәм үз-үзеңне тоту техникасы үсешенең шарты буларак, аны кулланылучы кешегә дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итә.

Кешеләрне хезмәттәшлек итәргә этәрүче эффектив алымнар куллана белү бөтен һөнәр ияләре өчен дә әһәмиятле. Эшлекле аралашуда фикерләр, программалар, проектлар ярышы тормышка аша. Мондый аралашуда аргументлар куллану, радио, телевидение һ.б. чыганаклардан алынган мәгълүматны дөрес һәм төрле яклап анализлау, кирәкле фактлар һәм вакыйгаларны сайлап алу һәм гомумиләштерү, үз мәгълүматларыңны җыю һәм тәртипкә салу бик мөһим. Эшлекле аралашу фикерләү эшчәнлеген оештыра, аралашуда катнашучыларны теге яки бу проблемалар өстендә уйланырга, үз күзаллауларын, мөнәсәбәтләрен формалаштырырга, хезмәт эшчәнлегендә үз урыннарын һәм максатларын билгеләргә мәҗбүр итә. Эшлекле аралашу субъектларның бер-берсенә тәэсир итүе җәмгыятькә кирәкле товарлар, хезмәтләр эшләп чыгаруны тәэмин итә. Шуның нәтиҗәсендә позитив хезмәттәшлек механизмы үсз һәм камилләшә.

Эшлекле аралашуда дипломатик кагыйдәләр кулланыла: алдан күрүчәнлек һәм төгәллек, кырыс таләпчәнлек һәм йомшаклык, тизлек, үзеңә ышандыра белү, кешене аңларга тырышу. Аз гына тупаслык та эшлекле аралашуда конфликт китереп чыгара, ә инертлык эшсезлек, нәтиҗәсезлекккә китерә.

Бу электив курсның максаты – балаларны татар телендә эшлекле аралашу технологиясенә өйрәтү.

Тәкъдим ителгән курсның бурычлары – мәктәп укучыларын кешеләр белән дөрес аралашырга, конфликтлы ситуацияләрне чишәргә һәм аларны булдырмаска өйрәтү, шәхес буларак талантларын һәм мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру юлларын күрсәтү.

Курс барышында укучылар эшлекле аралашу нигезләрен профессиональ эшчәнлекнең бер төре буларак өйрәнәләр. Аерым урын аралашу эикасы, әхлаклылык, кеше психологиясен аңлау мәсьәләләренә, профессиональ усешнең нигезе булган эффектив аралашу проблемасына бирелгән.

Курсның азагына укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  • татар телендә дөрес һәм камил аралашу;

  • эшлекле аралашу этикасы;

  • тыңлаучыга эмоциональ тәэсир итүнең төп формалары;

  • кешеләр белән нәтиҗәле аралаша белү күнекмәләре;

  • көтелмәгән ситуацияләрдә дөрес юнәлеш табу;

  • конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тоту;

  • оператив карарлар кабул итү.

Бу электив курсның эчтәлеге А.С. Ковальчукның “Имиджеология һәм эшлекле аралашу нигезләре” китабына нигезләнгән. Курс өчен программа әзерләгәндә шулай ук психолог Игорь Вагин, Брайан Трейси, Дейл Карнеги һ.б. хезмәтләре файдаланылды. Кызганычка каршы, татар телендә бу темага багышланган материал бик аз.

Курсның нәтиҗәләрен билгеләү һәм контрольдә тоту өчен семинарлар, практик эш, рефератлар әзерләү, конференциядә чыгыш ясау хезмәт итә ала. Семинарларның төп формалары: иҗади әңгәмә, киңәйтелгән дискуссия, докладлар буенча фикер алышу, сорау-җавап формасы. Практик эштә тестлар, эшлекле һәм рольле уеннар кулланыла. Укучылар өчен мөстәкыйль эшнең төп формалары – рефератлар һәм социаль проектлар яклау. Реферат һәм социаль проект укытучы җитәкчелегендә языла һәм семинарларда, конференциядә яклана. Иҗади эшне бәяләү өчен критерийлар булып түбәндәгеләр исәпләнә: теманың актуальлеген нигезләү, куелган максат-бурычларны аңлатып китү, өйрәнелгән әдәбиятка күзәтү ясау, эшләнелгән эшне гомумиләштереп нәтиҗә чыгару, тыңлаучылпрның игътибарын җәлеп итү һәм чыгыш дәвамында аны саклап кала алу, тел һәм стиль төгәллеге, сөйләм темпы һәм грамоталылык, үз-үзеңә ышаныч һәм башкаларны ышандырырлык итеп сөйли алу, җавапларның төгәллеге һәм тулылыгы. Һәр пункт бер балл белән бәяләнә.

Курс 34 сәгатькә исәпләнгән (10-11 сыйныф мәктәп укучылары һәм социаль-иктисадый һәм гуманитар профильле урта профессиональ белем бирү учреждениесе укучылары өчен тәкъдим ителә).








Тематик план

Тема

Сәгать саны

Укыту процессын оештыру формалары

1

2

3

4


1. Эшлекле аралашу этикасы

7


1.1.

Аралашуның этик нормалары

1

Лекция. Әңгәмә.

1.2.

Коллективта уңай психологик климат булдыру. Әхлаклылык ягыннан коллективка бәя бирү.

2

Әңгәмә. Тест.

1.3.

Конфликт һәм аны чишү.

2.

Иҗади дискуссия. Рольле уеннар.

1.4.

Семинар. Шәхесара мөнәсәбәтләрнең бер формасы буларак эшлекле аралашу.

2

Практик эш. Сорау-җавап формасында эшләү. Докладлар тыңлау.


2. Эшлекле аралашуның төп формалары.

12


2.1.

Вербаль аралашу.

2

Тест. Күнегү-күзәтүләр “Ышан миңа”, Вокаль каршылыклар һ.б.

2.2.

Публика алдында чыгыш ясау сәнгате.

2

Фонетик күнегүләр. Рольле уеннар.

2.3.

Вербаль булмаган коммуникация.

2

Әңгәмә. Рәсемнәр, картиналар өстендә практик эш. “Хисләрне аңла” күнегүе.

2.4.

Эшлекле аралашуны оештыру сәнгате.

2

Әңгәмә. Сүзлекләр белән эш. Сөйләмнең төгәллеген, җыйнаклыгын үстерүгә юнәлтелгән күнегүләр.

2.5.

Эшлекле әңгәмәләр, сөйләшүләр.

1

Лекция. Рольле уеннар.

2.6.

Киңәшмәләр, презентацияләр.

1

Уен “Эшлекле киңәшмә”

2.7.

Семинар. Эшлекле аралашу сәнгате – аның нәтиҗәлелеген билгеләүче фактор.

2

Иҗади дискуссия. Публика алдында сөйләргә әзерләнү һәм чыгыш ясау.


3. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеге.

10


3.1.

Эффектив аралашуның стратегиясе һәм тактикасы.

2

Лекция. Әңгәмә.

3.2.

Нәтиҗәсез аралашуга китерүче сәбәпләр.

2

Дискуссия. Тест. Рольле уеннар “Комплимент”, “Таныш булыйк!”

3.3.

Эшлекле аралашуда нәтиҗәсезлеккә китерүче психологик каршылыкларны җиңү юллары.

2

Эшлекле сөйләшү стильләре” (уен-тест), рольле уен “Конфликтлар”.

3.4.

Хезмәт урынында этикет.

1

Лекция. Әңгәмә. Рольле уеннар “Гражданнарны кабул итү”, “Телефон аша эшлекле аралашу”.

3.5.

Семинар. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген бәяләү.

2

Иҗади дискуссия. Докладлар тыңлау һәм фикер алышу.

3.6.

Практик эш

1

Эшлекле уен “Компания президентын сайлау”.


4. Эшлекле аралашуда документациянең әһәмияте.

3


4.1.

Эшлекле аралашуның язма формалары буларак эш кәгазьләре.

1

Эш кәгазьләре һәм алар белән эшләү принциплары турында лекция.

4.2.

Практик эш.

2

Практикум. Язма документация өстендә эшләү технологиясе.


Йомгаклау конференциясе “Тормышта үз максатыңа ирешү юлы буларак татар телендә эшлекле аралашу”.

2

Укучыларның эзләнү характерындагы хезмәтләре белән чыгыш ясаулары.



34














Программаның эчтәлеге


  1. Эшлекле аралашу этикасы

Аралашуның этик нормалары, әхлаклылык. Шәхеснең мәнфәгатьләре, теләге һәм омтылышы. Һөнәри этика. Һөнәри-этик кодекс. Коллективта психологик климат. Конструктив һәм деструктив конфликт. Конфликт вакытында кешенең үз-үзен тотышы. Хезмәт коллективы имиджы.

Семинар. Шәхесара мөнәсәбәтләрнең бер формасы буларак эшлекле аралашу.

  1. Эшлекле аралашуда шәхесләрнең бер-берсенә йогынтысы һәм усеше. Психологик типлар һәм аралашу.

  2. Эшлекле аралашуның әхлакый максатлары.

  3. Коллективта психологик климат формалаштыруда эшлекле аралашуның әһәмияте.


  1. Эшлекле аралашуның төп формалары.

Вербаль (сөйләм) аралашу, аның төрләре, тыңлаучының игътибарын җәлеп итү. Әңгәмәнең максаты, фазалары һәм алымнары. Сөйләшүләр, рәсми һәм рәсми булмаган әңгәмәләр оештыру методикасы. Вербаль аралашуның төп кагыйдәләре. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген билгеләүче критерийлар. Эшлекле аралашуның бер формасы буларак киңәшмәләрнең функцияләре һәм үзенчәлекләре. Публика алдында чыгыш ясауның структурасы һәм нәтиҗәлелек критерийлары.

Вербаль булмаган аралашу. Тон, мимика, хәрәкәтләр теле. Аудитория алдында үз-үзеңне тоту һәм тыңлаучыны үзеңә карату осталыгы.

Семинар. Эшлекле аралашу сәнгате – аның нәтиҗәлелеген билгеләүче фактор.

  1. Аралашу. Сөйләм культурасы.

  2. Публика алдында чыгыш ясау.

  3. Дискуссияләр оештыру һәм үткәрү.

  4. Вербаль булмаган аралашу сәнгате.


  1. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеге.

Эффектив аралашуның стратегиясе һәм тактикасы. Партнерга бәя бирү һәм аның белән эшлекле хезмәттәшлек итү осталыгы. Әңгәмәдәшне эффектив тыңлау кагыйдәләре. Нәтиҗәсез аралашуның сәбәпләре. Нәтиҗәсез аралашуга китерүче психологик факторларны һәм каршылыкны җиңү. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген билгеләүче критерийлар.

Семинар. Эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген билгеләү.

  1. Эшлекле сөйләшүләр, әңгәмәләр оештыру һәм үткәрүнең нәтиҗәлелеге.

  2. Публика алдында чыгыш ясауның нәтиҗәлелек критерийлары.

  3. Нәтиҗәлелек күрсәткече буларак аралашу этикасы.


Практик эш.

  1. Эшлекле уен “Компания президентын сайлау”.


  1. Эшлекле аралашуда документациянең әһәмияте.

Эшлекле аралашуның язма фориалары буларак эш кәгазьләре. Документларның теленә, стиленә, формасына таләпләр, алар белән эшләүнең төп принциплары. Документның кабул ителгән стандартларга, техник эстетиканың принципларына туры килүе.

Практик эш.

Эшлекле корреспонденция, беркетмә, отчет, справка, акт, договор, устав, карар, боерык, ышаныч кәгазе, күрсәтмә кебек язма документация өстендә эшләү технологиясе.


  1. Йомгаклау конференциясе.

Тормышта үз максатыңа ирешү юлы буларак татар телендә эшлекле аралашу.

  1. Кеше тормышында татар телендә эшлекле аралашуның әһәмияте.

  2. Этикет һәм эшлекле кешенең тышкы кыяфәте.

  3. Шәхес буларак кешенең психологиясен аңлау һәм аралашуда куллану.

  4. Эшлекле аралашу процессында шәхеснең үсеше.

  5. Аралашуда психологик мизгелләр, ситуацияне сайлау проблемасы.























Курсны укыту методикасы


Тәкъдим ителгән курсны уңышлы укыту лекция, әңгәмә, дискуссияләрнең фәнни һәм методик югарылыгына бәйле. Кызыклы, бүгенге көн таләпләренә туры килүче материаллар, фактлар, мәгълүматлар җыю һәм сайлап эше шактый күп көч куюны таләп итә.

Электив курсларның нәтиҗәлелеге укучыларның активлыгына да бәйле. Алар бу курсларны үзләре сайлап ала – димәк, әһәмиятен аңлыйлар һәм практик файда күрергә телиләр. Укытучының максаты – балаларда кешеләр белән аралашу, үзеңнең эмоциональ халәтең белән идарә итү күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирәдәгеләрнең күңелен аңлау, үз-үзеңне өйрәнү һәм кабул итүгә омтылыш тудыру. Шунлыктан практик эш бу курсларның нигезе булып тора.

Беренче дәресләрдән башлап, шәхси сыйфатларны (аралашучанлык, стрессларга каршы торучанлык, конфликтлылык һ.б.) билгеләүче психологик тестлар үткәрелә. Тестларны педагогик һәм психологик әдәбияттан табарга яки мәктәп психологыннан алырга була.

Аралашу сәнгатен өйрәнгәндә тавыш кебек бик әһәмиятле детальне игътибарсыз калдырырга ярамый. Дикцияне яхшырту һәм сөйләгәндә дөрес сулыш алырга өйрәнү өчен фонетик күнегүләр эшләргә кирәк. Мәсәлән:

  1. Тирән итеп сулыш алырга, аннары, үпкәдән бөтен һаваны чыгарып бетерергә тырышып, “а-а-а” авазын әйтергә.

  2. Шундый ук күнегүне башка сузыклар белән дә эшләргә кирәк.

  3. Әкрен генә тирән итеп сулыш алырга һәм иреннәр йомылган килеш “м-м-м” авазын сулыш җиткән кадәр сузарга. Күнегү өч тапкыр әкрен генә, өч тапкыр тавышны күтәреп эшләнелә. Авазның көчен әкренләп арттыра барырга кирәк.

  4. А-э-и-о-у-ә-ө-ү” авазларын берничә тапкыр җырларга.

Дөрес аралашу стиле булдыруда күнегү-күзәтүләр ярдәм итә. Мәсәлән, “Ышан миңа” күнегүе. Кемне дә булса үз фикереңә тулысынча ышандырырга тырышырга һәм үзеңнең сөйләвеңне магнитофон тасмасына язып алырга кирәк. Шул язманы тыңлаганда түбәндәгеләргә игүтибар итәргә:

  • нинди тон, темп, тавыш көче белән сөйләдегез, мәгънәви басымнарны ничек куйдыгыз?

  • сезнеңчә, теләгезгә ирешә алдыгызмы һәм ни өчен?

Күнегүгә аңлатмалар

Түбәндәгеләр турында нәтиҗә ясала: ышаныч тудыру өчен тавыш бик көчле дә, бик әкрен дә булырга тиеш түгел. Кискен тон кулланырга ярамый. Тавыш күтәрелергә тиеш түгел, ул түбәнрәк булса яхшырак. Кызу темпта сөйләргә кирәкми.

Вокаль каршылыклар” күнегү-күзәтүен дә кулланырга мөмкин. Ул сөйләмдә нинди “чүп” сүзләр куллануны аңларга ярдәм итә. Теләсә нинди темага булган монологыңны магнитофон тасмасына яздырырга һәм аны тыңлап үз-үзеңә бәя бирергә кирәк. Берничә көн сөйләмне яхшырту өстендә эшләгәч, күнегүне кабатлап, ирешелгән уңышларны билгеләп үтү мөһим.

Сөйләмнең төгәлләген, җыйнаклыгын үстерү өчен мондый төрдәге күнегүләр кулланыла:

  1. Бәхетле сүзенә мәгънә ягыннан якын булган сүзләрне язарга. Язып бетергәч, кычкырып укырга. Аннан соң синонимнар сүзлегеннән карап, үз-үзеңне тикшерергә.

  2. Яфраклар...була җөмләсен мөмкин булганча күбрәк вариантта тулыландырырга.

  3. Сүзләрне җөмлә килеп чыгарлык итеп урнаштырырга:

Кара, килә, ягыннан, урман, болыт.

  1. Ике фикерне чагыштырырга:

- Күптән түгел ниндидер тиле миңа килеп бәрелә язды.

- Иске генә машинага утырган олы яшьтәге бер абый, миңа тия язып, баганага бәрелде.

Күнегүгә аңлатмалар:

Сүзлек байлыгы зуррак булган саен, үз фикереңне әйтү җиңелрәк. Сүзлек байлыгын арттыру өчен күбрәк укырга, сүзлекләр белән эшләргә, белгән сүзләрне ешрак кулланырга кирәк. Укучылар бу күнегүләрне эшләгәндә үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирергә өйрәнүнең шактый кыен эш икәнлеген аңлыйлар.

Хисләр һәм тойгылар – аралашуның аерылгысыз өлеше. Вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен үстерү, аралашуда катнашучыларның сүзсез сигналларын аңларга өйрәнүдә рәсемнәр, картиналар белән практик эшләү ярдәм итә. Укучыларга төрле хис-тойгылар белдерүче кешеләр сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Укучылар бу рәсемнәрдә нинди эмоцияләр бирелүе һәм ул эмоцияләрнең мимиканың нинди детальләрендә күренүе турында үзләренең фикерләрен әйтәләр. Мондый эш өчен бай материал булып рәсем сәнгате әсәрләре тора ала. Татар рәссамнары картиналарын бу максатта бик уңышлы кулланып була.

Үзеңнең хисләреңне һәм тойгыларыңны дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен үстерүгә төрле күнегүләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, “Хисләрне аңла” күнегүеэ Бу күнегүнең берничә варианты бар.

  1. Бер кеше, бүлмәдән чыга, калганнар нинди хис белдерәчәкләре турында сөйләшәләр. Чыккан кеше яңадан керә, ә катнашучылар йөзләре һәм гәүдә торышлары ярдәмендә бу эмоцияне күрсәтәләр. Нинди эмоция икәнлеген аңлау максат итеп куела.

  2. Уен шул ук тәртиптә бара, ләкин катнашучыларның яртысы бер хисне, ә икенче яртысы башка хисне күрсәтә.

  3. Һәрбер катнашучы аерым эмоция сурәтли. Бу очракта кемнең нәрсә күрсәтәсен алдан бүлешеп куярга кирәк.

Күнегүгә аңлатмалар

Эмоциональ халәтне күрсәтүче вербаль булмаган мәгълүматны кабул итү күнекмәләре, балаларның үз-үзен тотышында хисчәнлек үсә. Бу күнегүне эшләгәннән сон аның турында фикер алышырга кирәк. Әгәр кеше бер төрле хисне күрсәтәм дип уйласа, ә әйләнә-тирәдәгеләр аны бөтенлшй башкача аңласа, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкмин? Хисләрнең сиңа зыян китермәсен дисәң – аларны дөрес күрсәтә бел.

Җәмгыятьтә кеше һәрвакыт нинди дә булса роль уйный. Кешенең социальләшүе аның шул рольләрне уңышлы үзләштерүенә бәйле. Кешеләр, үзләренә нинди дә булса рольне кабул итеп алганнан соң, шул роль таләпләренә буйсыналар.

Рольле уеннарның эчтәлеге дә шуңа корылган. Кеше вакытлыча билгеле бер социаль рольне үзенә “кабул итә” һәм аңа туры килүче модельдә эш итә башлый. Бу пьесадагы сыман алдан язылып куелганны уйнау түгел. Бары тик социаль роль гына бирелә, ә шуннан соң нәрсә буласын катнашучылар үзләре билгели һәм үз аңлаулары буенча эш итә.

Эшлекле уен рольле уенның бер төре булып тора. Аның төп аермасы – эшлекле уенда социаль чынбарлыкның элеметларын ничек бар, шулай бирелә, драматизацияләү бик кулланылмый.

Эш барышында “Конфликт” рольле уенын куллану яхшы нәтиҗә бирә. Катнашучыларга берничә конфликтлы ситуация тәкъдим ителә һәм алар, парларга бүленеп, шул ситуацияләрне уйныйлар. Мәсәлән, мондый ситуация бирергә була: сез кибеттән сатып алган товарның куллану вакыты чыкканлагын күрдегез һәм сатучы белән конфликт килеп чыкты.

Уенга аңлатмалар

Уенда шәхесара конфликтта үз-үзеңне тоту стильләре турында алган белемнәр актуальләштерелә, алар тормышчан мисалларда күрсәтелә, үз-үзеңне тотуның иң кулай моделе тудырыла.

Укучыларга бик күп төрле рольләр (җитәкче, кул астында эшләүче, акыл иясе, хезмәт коллективының лидеры һ.б.) тәкъдим ителә. Мондый күнегүләр ярдәмендә төрле кешеләр белән аралаша белү мөмкинлекләре үсә, ситуациягә карап үз-үзеңне тота белү күнекмәләре барлыкка килә.

Эшлекле уен сыйфатында “Эшлекле киңәшмә”, “Компания президентын сайлау” уеннарын тәкъдим итәргә була.

Эшлекле киңәшмә” уены башында алып баручы “көн тәртибенә” эшлекле мәсьәлә куя һәм төркемнең лидеры сайлана. Шуннан соң конструктив (Идеяләр чыганагы, Оптимист, Информация чыганагы һ.б.) һәм конструктив булмаган (Тәнкыйтьче, Дәшмәс кеше, Бәхәсче, Пессимист) рольләре бүленә. Кемнең кем булуын Лидер белми. Импровизацияләнгән киңәшмә вакытында ул кемнең нинди роль уйнаганын аңларга тиеш. Уенда катнашмаучыларның да максаты шул ук: вакыйгаларны күзәтеп, кемнең нинди роль уйнавын аңларга кирәк.

Уенга аңлатмалар

Краткое описание документа:

Бу электив курсның максаты – балаларны татар телендә эшлекле аралашу технологиясенә өйрәтү.

         Тәкъдим ителгән курсның бурычлары – мәктәп укучыларын кешеләр белән дөрес аралашырга, конфликтлы ситуацияләрне чишәргә һәм аларны булдырмаска өйрәтү, шәхес буларак талантларын һәм мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру юлларын күрсәтү.

         Курс барышында укучылар эшлекле аралашу нигезләрен профессиональ эшчәнлекнең бер төре буларак өйрәнәләр. Аерым урын аралашу эикасы, әхлаклылык, кеше психологиясен аңлау мәсьәләләренә, профессиональ усешнең нигезе булган эффектив аралашу проблемасына бирелгән.

         Курсның азагына укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

-         татар телендә дөрес һәм камил аралашу;

-         эшлекле аралашу этикасы;

-         тыңлаучыга эмоциональ тәэсир итүнең төп формалары;

-         кешеләр белән нәтиҗәле аралаша белү күнекмәләре;

-         көтелмәгән ситуацияләрдә дөрес юнәлеш табу;

-         конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тоту;

-         оператив карарлар кабул итү.

Автор
Дата добавления 09.03.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Рабочие программы
Просмотров480
Номер материала 434024
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх