Инфоурок Иностранные языки КонспектыӘ.Еники "Бала" хикәясе(5 сыйныф)

Ә.Еники "Бала" хикәясе(5 сыйныф)

Скачать материал

Казан шәһәре Мәскәү районының 130 нчы урта мәктәбе

 

                            

 

 

 

План - конспект

Әмирхан Еникинең “Бала” хикәясенә анализ ясау дәресе (5 сыйныф)

 

 

 

 

                                                                         

 

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Исламова Э.Х.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казан - 2015

 

Дәрес темасы: Әмирхан Еникинең “Бала” хикәясенә анализ ясау дәресе (v сыйныф).

I.Максатлары:  1) фәнни: “Бала” хикәясендәге образлар системасын барлау;

                          2) коммуникатив: әсәрдәге образлар бирелешен өйрәнү белән бергә укучыларның фикерләрен ачыклау, әдәби тел нормаларын саклап, камил сөйләшергә өйрәтү;

                          3) тәрбияви: укучыларда ватанны саклаучыларга карата хөрмәт уяту. Киләчәк 23 февраль бәйрәменең мәгънәсен аңлату.

II. Бурычлар:

1.     Хикәянең эчтәлеген искә төшерү;

2.     Әсәрдәге образлар системасын анализлау;

3.     Укучыларга символларның мәгънәләрен аңлату.

III.Принциплар: 1) дидактик: фәннилек,  укыту  һәм тәрбия берлеге принцибы, укучыларның яшь үзенчәлеген истә тоту принцибы, тарихилык;

                              2) гомумметодик:  ситуатив-тематик;

                              3) хосусый методик: әдәби әсәрне субъектив кабул итү принцибы, әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак кабул итү принцибы.

IV.Уку-укыту ысуллары: 1) сәнгатьле уку;

                                         2) өлешчә эзләнү ысулы.

V.Укыту алымнары: 1) укытучы сөйләме;

                                   2) сорау-җавап алымы;

                                   3)  сәнгатьле уку;

VI.Дәреснең төре: 1) әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.

VII.Әдәбият исемлеге:

2.Җәләлиева М.Ш. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / М.Ш. Җәләлиева, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина. – 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 336б.

VIII. Җиһазлау: дәреслек;       такта.

Дәрес планы

I.Башлам өлеше.                                                         15мин.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II.Актуальләштерү этабы.                                        5мин.

1.     Хикәядәге төп геройны билгеләү.

2.     Пейзаж һәм хикәягә билгеләмә биреп үтү.

III. Яңа материалны аңлату этабы.                         15 мин.

1.     “Бала” хикәясендәге төп геройларга характеристика бирергә өйрәнү.

2.     Пейзажның әсәрдә тоткан урынын билгеләү.

3.     Укучыларга кайбер символларның мәгънәләрен җиткерү.

IV. Ныгыту өлеше.                                                   8мин.

1. Үткән тема буенча укучыларга сораулар бирү. 

V.Йомгаклау.                                                             2 мин.

     1. Дәрескә гомуми нәтиҗәләр чыгару.

2.Әсәрне укып бетереп килергә һәм эчтәлек сөйләргә өйрәнергә кушу.

 

 

 

 

 

                 

 

 

 

     Дәрес эшкәртмәсе

-У. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Бүген дәрестә барыгыз да бармы? (Булмаганнарны билгеләү) Узган дәрестә без Ә. Еникинең “Бала” хикәясен өйрәнгән идек. Сезгә өйдә аны укып бетереп эчтәлеген сөйләргә әзерләнеп киләсе иде. Хәзер барыбыз да сөйлибез. Башлй ... (Шулай бер-берсен дәвам итеп сөйлиләр)

-У. Булдыргансыз укучылар. Молодцы! Сезгә хикәя ошадымы соң?

-у. (әйе, я юк җаваплары)

-У. Без сезнең белән алдагы дәрестә хикәя жанрының нәрсә икәнен искә төшердек. Нәрсә әле ул хикәя?

-у. Булган яисә булырга мөмкин булган вакыйгаларны сурәтләгән чәчмә әсәр.

-У. Молодцы! Ә хәзер пейзаж нәрсә әле ул? Искә төшерик әле.

-у. Табигать күренеше.

-У. Әйе, молодцы. Бик дөрес. Ә әсәрдә пейзаж ни өчен сурәтләнгән икән?

-у. (геройларның хис-кичерешләрен бирер өчен)

-У. Әйе, дөрес. Әйдәгез бер пейзаж күренешен укып китик әле. (укыйлар) Укучылар, безнең әсәрдә төп герой кем булды әле?

-у. Зариф, бала.

-У. Укучылар, Зарифның нинди сыйфатларын әйтә аласыз?

-у. Батыр, яхшы күңелле. Зариф – ваемсыз, уйчан, туган илен яратучан, игътибарлы, балалар өчен гомерен куркыныч астына куйган ата, батыр, зур йөрәкле.

-У. Укучылар, ә сез беләсезме, Ә.Еники әсәрдә урман образын болай гына бирмәгән. Ул безнең яшерен билге булып та тора. Урманга кергәч, безгә явыз җәнлекләр, еланнар һәм башка куркынычлар да көтә. Килешәсезме?

-у. (әйе, юк)

-У. Менә, Ә.Еники дә әсәрдә урман образы аша Зарифны көткән куркынычлар турында әйтә. Ул безгә шулай “подсказка” бирә. Алга таба әсәрдә сынаулар сурәтләнәчәк, ди. Әсәр ахырында Зариф баланы станция платформасында калдыра. Менә, укучылар, сез берәр җиргә барганда сезнең юлыгыз кайдан башлана? Я вокзалдан, я тукталыштан, әйеме? Менә монда да автор баланың юл башын, гомер юлының башын әлеге станция платформасы дип бирә. Аның тормыш юлы, олыгаер вакыты шушы көннән башлана, ди Ә.Еники. Менә, укучылар, биредә Зариф безнең ватанны саклаучы. Ә тиздән, 23е көнне безнең нинди бәйрәм әле?

-у. Ватанны саклаучылар көне.

-У. Әйе, дөрес. Менә безнең бабаларыбыз, әтиләребез ватаныбызны саклаучылар. Малайларыбыз да үскәч безнең ватаныбызны, илебезне саклаячак. Без шуңа күрә аларга таянабыз, безне сакларлар, якларлар дип уйлыйбыз. 23 февраль көнне аларның көнен, бәйрәмен бәйрәм итеп, котлаячакбыз.

      Димәк, без бүген “Бала” хикәясендәге төп геройга төгәлрәк бәя бирдек, алар нинди сыйфатларга ия икәнен белдек. ... әйтеп кит әле, Зариф нинди сыйфатларга ия?

-у.(әйтә)

-У. Ә бала?

-у. (җавап бирә)

-У. Балалар, ә пейзаж әсәрдә ни өчен бирелде әле?

-у. Зарифның хис-кичерешләрен күрсәтү өчен.

-У. Әсәр башындагы урман нәрсәне аңлатты инде?

-у. Зарифны алда сынаулар көтүен.

-У. Ә станция платформасы?

-у. Юл башын.

-У. Дөрес, укучылар! Өй эшен язып куйыйк. Өйдә бүген өйрәнгән хикәя буенча сораулар биреп, Ә.Еникигә хат язырга. Бүген билгеләр ... куйдым. Көндәлекләрегезне бирегез.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ә.Еники "Бала" хикәясе(5 сыйныф)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Дефектоскопист

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 171 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.11.2015 7006
    • DOCX 20 кбайт
    • 25 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исламова Эльмира Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исламова Эльмира Халиловна
    Исламова Эльмира Халиловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 41558
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Концептуальное и методическое обновление дисциплины «Иностранный язык» в условиях реализации ФГОС

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 216 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 509 человек

Курс повышения квалификации

Основы теории обучения испанскому языку

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика билингвального обучения иностранным языкам

Учитель иностранного языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 71 человек

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 105 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 66 человек

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек