Дәреснең этапы
|
Балалар
|
Укытучы
|
Һәр этапның белем бирүче үстерешле биремнәре
|
Коммуникатив, регулятив
шәхси эшчәнлек
|
1 этап. Оештыру өлеше.
укучыларны
уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти җә:дәрескә уңай психологик халәт
булдыру.
|
Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
формалаштыру.
|
Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү.
|
1 этап.Оештыру.
-Хәерле көн укучылар, килгән
кунаклар.
Мин, Махмутова Румия
Мисалим кызы, бүген сезнең белән дәрес үткәрем.
Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә
дәшеп.
Уку
дәресен башлыйк
Парталар
артына утырып.
-Әйдәгез бер-беребезгә
уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.
|
Коммуникатив эшчәнлек.
Шәхси эшчәнлек.
|
2 этап.
Белемнәрне актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.
|
М.Гафури. «Ата-ана» яттан сөйләү.
|
Фронталь эш оештыру.
|
2.Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
–Укучылар,
минем кулымда нәрсә?
– Кәгазь бите.
– Ул
нинди төстә?
– Ак.
– Аның
уртасында нәрсә бар?
– Кара
тап.
– Әйдәгез,
без бу тапны бозгыч белән бетереп карыйк. Эзе калдымы?
– Калды
– Ә
хәзер штрих белән бозып карыйк. Штрих эзләре калдымы?
– Штрих
белән бетергәнебез күренә.
– Әйе,
һәр таптан беленер-беленмәс кенә эз калды.
Бу
мисалны кеше тормышындагы нинди гамәлләр белән тәңгәлләштереп була?
– Кеше
нинди дә булса начарлык эшли. Бу начарлыкны ул үзе дә онытып бетерә алмый,
башкаларның да исендә кала.
Уку мәсьәләсе кую
– Димәк, укучылар, уйлап карагыз әле, без бүген сезнең
белән нинди әдәби әсәр турында сөйләячәкбез?
- Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте турында.
|
Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара
бәйләү).
|
3 этап.Яңа материал өйрәнү.
·
Укучыларның дәрес темасын үзләре
·
формалаштыра алу.
Максат:
уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.
Максат: таныш
булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру
|
Дәреснең темасын формалаштыру. Мәкаль белән эшләү.
Сорауга җавап бирүдә катнашу.
Сорауларга җавап бирүдә катнашу
Сүзлек өстендә эш.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча русча сүзлек белән эш.
|
Укучыларны активлаштыру.
Фронталь эш оештыру.
Укытучы презентацияне күрсәтеп бара.
|
Әкият турында сөйләшә башлаганчы аның авторы Ф.Яруллин турында
бераз гына мәгълүматлы булыйк . (Экранда
язучының портреты. Презентация.)
Мин сезне аның тормыш юлы белән таныштырам. (искә төшерәбез)
-Дәресебезнең темасы да әниләр белән бәйле. Игътибар белән экранга
карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән.
(тактада)
Өйнең яме ана белән.
Ана җылысы – кояш җылысы.
Әйдәгез укып күрсәтик бу мәкальләрне.
-Кем турында бу мәкальләр?
Димәк, без бүген дәрестә кем турында сөйләшәбез?
-Әни турында.
Әни дигәч, сезнең күз алдыгызга кем килә? Узебезнең әниләребез
- Бу мәкальләрне рус теленә тәрҗимә итегез.
-Укучылар, хәзер сүзлек өстендә эш үткәрербез.
Канәгатьсезлек- недовольство
Өтеп-яндырып, көйдереп- выгореть.
Шомлы-куркытырлык- ужасный
Кылган-эшләгән- сделанный
Мөлдерәмә яшьле-яшь тулы- глаза полные слёз.
|
Танып-белү эшчәнлеге.
Коммуникатив эшчәнлек
|
4 этап. Яңа материалны аңлату.
|
Текст белән танышу.
Сорау-җавап бирүдә катнашу.
|
Текстның эчтәлеген укучыларга дөрес дикция белән җиткерү.
Сүзлек өстендә эш (Экранда,
тактада)) Биремнең үтәлешенә
контроль булдыру
|
Фәнис Яруллынның “КОЯШТАГЫ
ТАП” тексты белән танышу алдыннан нинди максат куярсыз?
Текстның төп идеясен, проблемасын
дөрес табырга, эчтәлеген аңларга.
Биремнәрне үтәү.
- Язучының без бүген укый торган әсәре нинди жанрга керә?
-Ни
өчен автор мондый әсәр язарга уйлаган?
-Шушы
сорауларга җавап табу өчен, сәхнәләштергән әкияне игътибар белән
карагыз.
|
Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру.
шәхси универсал. укыту гамәлләрен формалаштыру.
|
5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту.
Максат –
ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
|
Текст белән танышу.
Текстны “гөжләп” укып чыгу.
Сәнгатьле уку
Сорау-җавап бирүдә катнашу.
|
Укучыларны активлаштыру.
Ял минуты.
Сүзлек белән эш
|
-Ничек уйлыйсыз, бу нинди жанрдагы әсәр? (Әкият.)
-Ни өчен шулай уйлыйсыз? Әкияткә хас нинди билгеләр
бар? (,,яшәгән ди”, ,,булган ди “ сүзләре, кояш җанлы итеп
күрсәтелгән.Ул малайны күзәтә.)
-Тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме?
(Әйе.)
-Димәк язучы аны тормыштан алып язган.
-Ял итеп алыйк.
Әкияттә кемнәр катнаша? (Малай, әни,кояш,
автор.) Тактада ,,Малай, Әни ,Кояш “сүзләре языла.
-Ә төп герой кем?( Малай.)
-Балалар,әйдәгез малайга характеристика биреп
карыйк. Язучы әкияттә аны нинди итеп күрсәтә?
1– төркем- малайга
характеристика бирә
Малай
Ялганчы
Бераз ялкау
Дорфа, тупас
Үзен генә яратучы(эгоист)
Үз хатасын таный
-Малайның әнисе нинди?
2 төркем -әнигә характеристика бирә
Әни
Тырыш, ягымлы, кайгыртучан, сабыр, гафу итүчән
-Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе
аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы укып күрсәтә.)
Кояш. 1.Без яшәгән планета-Җир һәм башка
планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме- янар йолдызларының
берсе.
2.Бәхет,шатлык,сөенеч чыганагы.(күч.м.)
Автор кояшны әкияттә нинди итеп күрсәткән?
Кояш
3 төркем -кояшка характеристика бирә.
Күзәтүчән, оялчан, гафу итүчән
|
Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру
Коммуникатив
эшчәнлек.
|
6 этап. Мөстәкыйль эш.
укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү.
|
Практик эзләнү эшендә катнашу.
Парларда оешмалап эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.
|
Практик эзләнү эшен оештыра.
Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру.
|
1– төркем- малайга характеристика бирә
-Малайның уңай сыйфатлары күбрәкме, тискәреме? Аның
тәртибе сезгә ошыймы? Ни өчен ошамый? (Чөнки ул әнисенең сүзен тыңламый.)
-Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме? ( Юк, ул
уенга бирелә.)
-Ни өчен уенга бирелә? (Кайсы эш мөһимрәк икәнен
аңлап бетерми.)
-Малайның уңай сыйфаты бармы? (Әйе, ул үз хатасын
таный.)
-Димәк,аны бөтенләй үк начар малай дип әйтә
алмыйбыз. Ул үз хаталарын таный-таный яшәргә өйрәнәчәк. Язучы аның яхшы кеше
булып үсәчәгенә ышана.
2 төркем -әнигә характеристика бирә
Улына ничек эндәшә?
ягымлы, кайгыртучан
Ул улының суны башка чишмәдән алып кайтуын сиздеме
икән? Ни өчен
әйтмәгән?
3 төркем -кояшка характеристика бирә.
оялчан (Кояш ни өчен оялган?)
гафу итүчән (Ни өчен алай уйлыйсыз? Исбатлагыз.)
-Кояш белән әни арасында нинди охшашлык бар? (Кояш
җирне җылыта, тереклек чыганагы. Кешеләргә, үсемлекләргә энергия бирә.Ул
булмаса җирдә яшәү юк. Әни безне тудыручы,көч бирүче. Аннан башка җирдә
тормыш юк.)
-Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы
яки ул югындамы?
(Җаваплар тыңлана.)
-Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган
икән. Ә менә ни өчен әкиятне ,,Кояштагы тап” дип атады икән? Тап сүзен тагын
нинди сүз белән алыштырырга мөмкин? (Эз,пычрак)
-Ни өчен кояшта тап калган? (Малай үзенең гаебен
танып, гафу үтенсә дә, ул эзсез генә үтмәгән, кояшта тап калган. )
|
Танып- белү эшчәнлек
|
7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат: алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм
гомумиләштерү.
|
Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.
|
Укучыларны активлаштыру.
|
-Әкият нәрсә турында? (Малай белән әнинең
мөнәсәбәте турында.)
-Әсәрнең төп идеясе нинди? Язучы безгә нәрсә әйтергә
теләгән?( Кояштан башка тормыш булмаган кебек, әнидән башка тормыш юк.)
-Ни өчен шундый малай турында әсәр язарга уйлаган
автор? (Без бу малайдан сабак алсын , аның кебек булмаска тырышсыннар
өчен.)
-Ни өчен малай белән әнине алган? Малай белән әти
түгел? Әни белән кыз түгел?( Малай кечкенә булса да әнигә терәк булырга
тиеш, чөнки ул ир кеше.
Әниләр малайларга таяналар.)
|
Коммуникатив эшчәнлек
Шәхес буларак эшчәнлек.
|
8 этап.
Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция.
Максат:дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау.
|
1.
Мин нәрсә белдем?
Ничек бәяләдем?
|
Үз фикерләрен
әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә.
(
,,Әниемә”
җырын җырлау.)
|
Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
Ф.Яруллинның әкияте белән,яңа сүзләр белән таныштык, малайдан
сабак алдык, әниләргә һәрвакыт булышырга кирәклеген аңладык.
Дәрестәге эшегезне ничек бәяләдегез?
-Тиздән
нинди бәйрәм җитә?( Әниләр бәйрәме)
-Дәресебезне
әниләребезгә багышланган җыр белән тәмамлыйк.
|
Коммуникатив эшчәнлек
Шәхес буларак эшчәнлек.
Регулятив эшчәнлек.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.