Инфоурок Физика Рабочие программыФизика фәненнән 8 класс өчен эш программасы

Физика фәненнән 8 класс өчен эш программасы

Скачать материал

Аңлатма язуы

 

     Физика табигатьнең гомуми законнары турындагы фән буларак, мәктәпнең укыту планына кертелгән һәм ул әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүдә зур өлеш кертә. Җәмгыятьнең икътисади һәм мәдәни үсешендә  фәннең роле зур, физика дәресләрендә укучыларның әйләнә-тирә дөнья турында заманча фәнни күзаллау формалаша. Мәсьәләләр чишкәндә, укучылар дөньяны танып-белү методлары белән танышалар.

 

     Физикадан 8 нче класслар өчен эш программасы  төп гомумбелем бирүнең  дәүләт стандарты  федераль компоненты таләпләренә туры китереп, РФ Мәгариф министрлыгының  физикадан төп гомумбелем бирү программасы нигезендә төзелде.

    Гомумбелем мәктәпләрендә Базис укыту планына туры китереп, 8 нче класста атнага 2 дәрестән барлыгы 70 дәрес планлаштырыла.

   

Дәреслек: А.В.Перышкин, Физика 8 класс, Казан “Мәгариф” нәшрияты, Москва “Дрофа”, 2010 ел.

Өстәмә әдәбият:

  • В.Г.Гайфуллин, Р.Ә.Исламшин “Физика, 8 класс”;
  • В.И.Лукашик, Е.В.Иванов “Физикадан мәсьәләләр җыентыгы, 7-9 класс”;
  • “Мәгариф”,  “Фән һәм мәгариф” журналлары,
  • мәгариф сайтлары һ.б.

Физиканы өйрәнү максатлары:

  • Җылылык, электромагнит һәм квант күренешләрен, шушы күренешләрне тасвир-лаучы зурлыкларны, аларның нинди законнарга буйсынуларын өйрәнү  һәм дөнья-ның физик картинасы турында күзаллау формалаштыру;
  • Табигать күренешләрен күзәтүне оештыру, күзәтү нәтиҗәләрен сурәтләү һәм гому-миләштерү, физик күренешләрне өйрәнүдә гади физик үлчәү приборларын кул-лану; күзәтү һәм тәҗрибә нәтиҗәләрен таблица, график юл белән күрсәтү һәм нәтиҗәләр арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, алган белемнәрен төрле физик һәм табигать күренешләрен аңлатуда һәм мәсьәлә чишүдә куллана белү күнекмәләрен булдыру;
  • Төрле физик проблемаларны һәм мәсьәләләр чишкәндә танып-белү активлыгын, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль физиканы үзләү мөмкинлеклә-рен үстерү;
  • Фәннең кешелек җәмгыяте үсешендә зур роле турында ныклы ышаныч, фән һәм техниканы үстерүче шәхесләргә, физика фәненә аңлы караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;
  • Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен көндәлек тормышта куллана белүләренә ирешү.

 

       Эш программасы информацион-коммуникатив эшчәнлек нигезендә төп белем һәм күнекмәләр бирүгә юнәлдерелгән: текстның эчтәлеген киңәйтеп яки кысып бирү сәләте бирү; текстка аңлы анализ ясау; язма аңлатмалар язу;план,тезислар һәм конспектлар төзү; бирелгән информацияне кабул итү һәм үз фикереңне әйтү. Дәресләрдә укучылар монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәнергә, фәнни, әмма аңлаешлы телдә төрле физик күренешләрне аңлатырга тиешләр. Мисаллар китерү, диалогка кушылу, аргументлар табу, нәтиҗәләрне формалаштыру күнекмәләренә ия булалар. Танып-белү һәм коммуникатив мәсьәләләрне чишкәндә төрле белем чыганакларын (энциклопедияләр, белешмәләр, Интернет-чыганаклар һәм башка бирелмәләр базасы) куллану мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Тамга системаларын (текст,таблицалар,схемалар,аудиовизуаль рәт һ.б.) куллану күнекмәләре үстерелә.

 

 

 

 

Укучы 8 класста физика фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә түбәндәгеләрне белергә тиеш:

Белергә/аңларга:

-  Физик күренеш, физик закон, матдә, тәэсир итешү, электр кыры, магнит кыры, дулкын, атом, атом төше, ионлаштыручы нурланыш;

    Физик зурлыкларның мәгънәсен:              

-  Юл, тизлек, масса, тыгызлык, көч, басым, импульс, эш, егәрлек, кинетик һәм потенциаль энергия, файдалы эш коэффициенты, эчке энергия, температура, җылылык микдары, чагыштырма җылысыешлык, дымлылык, электр корылмасы, ток зурлыгы, электр көчәнеше, электр каршылыгы, электр тогының егәрлеге һәм эше, линзаның фокус ераклыгы;

Физик законнарның мәгънәсен:

-  Архимед законы, Паскаль законы, Ньютон законнары, Бөтендөнья тартылу законы, механик энергия һәм импульс саклану законы, чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы, Дңоуль – Ленц законы, яктылыкның турысызык буйлап таралу законы, яктылыкның кайтарылу законы;

 

Тасвирлый һәм аңлата белергә:

-  Тигез һәм бертуры буйлап юнәлгән хәрәкәт, тигезтизләнешле һәм бертуры буйлап юнәлгән хәрәкәт, механик тирбәнешләр һәм дулкыннар, җылылык күчү, конвекция, нурланыш, парга әверелү, конденсация, кайнау, эрү, магнит кырының токлы үткәргечкә тәэсире, электромагнитик индукция, яктылыкның сынуы, дисперсия,  сыеклыкларда һәм газларда басым күчеше, җисемнәрнең һөзүе, диффузия;

 

Физик приборларны һәм үлчәү коралларын физик зурлыкларны үлчәгәндә куллана белергә: озынлык, вакыт аралыгы, масса, көч, басым, температура, һава дымлылыгы, ток зурлыгы, электр көчәнеше, электр каршылыгы, электр тогының егәрлеге һәм эше;

 

Үлчәү нәтиҗәләрен таблица, график ярдәмендә тасвирлый белергә һәм шулар нигезендә эмпирик бәйләнешләрне күрсәтергә: юлның вакытка бәйлелеге,

Пружинада туган эластиклык көченең пруңинаның озынаюына бәйлелеге, ышкылу көченең басымга бәйлелеге, математик маятникның тирбәнешләр периодының җеп озынлыгына, грузның тирбәнешләр периодының грузның массасына бәйлелеге, суынып баручы җисемнең температурасының вакытка бәйлелеге, чылбыр бүлемтегендә ток зурлыгының көчәнешкә бәйлелеге, яктылыкның төшү почмагының кайтарылу почмагына бәйлелеге;

Үлчәү нәтиҗәләрен халыкара берәмлекләр системасында күрсәтә белергә;

Өйрәнелгән законнарга карата мәсьәләләр чишә белергә;

Мөстәкыйль рәвештә табигать фәннәре буенча төрле чыганаклардан мәгълүмат юллый белергә: Интернеттан, белешмәлелекләрдән.

 

 

 

 

 

 

 

Бәяләү системасы

 

Телдән җавапларны бәяләү:

5 ле билгесе

Укучы өйрәнелә торган физик күренешләрнең һәм закончалыкларның, закон һәм теорияләрне асылын дөрес аңласа, төп закон һәм билгеләмәләрнең, теорияләрне дөрес аңлатса, физик зурлыкларны, аларның берәмлекләрен дөрес билгеләсә; сызым, схема һәм графикларны дөрес төзесә; җавапларны үз сүзләре белән аңлата белсә, үз мисалларын китерә алса, тормышчан ситуациядә куллана белсә, практик эшләр барышында аларны файдаланса, өйрәнелә торган һәм алдан өйрәнелгән материал арасында бәйләнешне күрсә куела.

 

4 ле билгесе

Укучының җавабы 5 ле билгесенә кулланыла торган төп таләпләргә туры килсә, ләкин җавапны үзе планлаштырмаса, үз мисалларын китерә алмаса, тормышчан ситуациядә уңышлы куллана белмәсә, практик эшләр барышында аларны файдаланса, өйрәнелә торган һәм алдан өйрәнелгән материал белән бәйли алмаса, укучы 1 яки 2 хата ясаса һәм бу хаталарны үзе яки укытучы ярдәме белән төзәтә алса куела.

 

3 ле билгесе

Укучы өйрәнелә торган физик күренешләрнең һәм закончалыкларның асылын аңласа, ләкин физика курсын өйрәнүдә аерым темаларны авыр үзләштерсә, программа материалын алга таба өйрәнүдә комачауламаса, алган белемнәрен әзер формулалар файдаланып гади мәсьәләләр чишүдә куллана алса, ләкин кайбер формулаларны үзгәртү таләп ителгән мәсьәләләрне чишүдә кыенлык кичерсә һәм бер тупас һәм бер тупас булмаган хата ясаса куела.

 

2 ле билгесе

Укучы өйрәнелә торган физик күренешләрнең һәм закончалыкларның асылын аңламаса һәм 3 ле билгесе алу өчен мөмкин булганнан күбрәк хата ясаса куела.

 

Контроль эшләрне бәяләү:

 

5 ле билгесе

Тулысынча хаталарсыз үтәлгән эшкә куела

 

4 ле билгесе

Тулысынча үтәлгән, ләкин 1 хата һәм 3 тән дә ким төгәлсезлек ясаса куела.

 

3 ле билгесе

Эшнең 2/3 өлеше дөрес эшләнгән яки 1 тупас хата, 3 тән ким тупас булмаган хата, 3 төгәлсезлек ясалган очракта куела.

 

2 ле билгесе

Эшнең 2/3 өлешеннән дә аз үтәлгән, хаталар 3 билгесенә булган нормадан артса куела.

 

 

 

 

 

 

 

Лаборатор эшләрне бәяләү

 

5 ле билгесе

Укучы эшне тулы күләмдә, тәҗрибә һәм үлчәүләрне дөрес тәртиптә, мөстәкыйль һәм рациональ эшләсә; лаборатор эш өчен кирәкле приборларны тоташтыра белә; барлык тәҗрибәләрне дөрес җавап һәм нәтиҗәләр килеп чыгарлык шартларда ясаса; куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсә; отчетта барлык язуларны таблицаларны, рәсем – сызымнарны, графикларны, исәпләүләрне, үлчәү хаталарының анализын дөрес һәм төгәл ясаса куела.

 

4 ле билгесе

Укучы 5 ле билгесенә карата булан таләпләрне үтәсә, ләкин 2-3 төгәлсезлек һәм 1 дән артык булмаган тупас хата ясаган очракта куела.

 

3 ле билгесе

Укучы эшне тулысынча эшләмәсә, ләкин үтәлгән эш дөрес нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирсә, тәҗрибә барышында хаталар җибәрелсә куела.

 

2 ле билгесе

Укучы эшне тулысынча эшләмәсә, үтәлгән эшнең күләме дөрес нәтиҗә һәм исәпләүләр ясарга мөмкинлек бирмәсә, тәҗрибә дөрес үтәлмәсә куела.

 

Хата төрләре:

Тупас хата:

1.      Төп закон, билгеләмә, кагыйдә, теория, формула, гомум кабул ителгән символлар, физик зурлыкларның билгеләнеше, үлчәү берәмлекләрен белмәү.

2.      Җавапта төп фикерне аерып күрсәтә белмәү.

3.      Белемнәрне мәсьәлә чишүдә куллана белмәү һәм физик күренешләрне аңлата алмау; дөрес формалаштырылмаган сораулар, биремнәр яки аларны чишү юлын дөрес аңлатнмау, класста чишелгән типтагы мәсьәләләрне чишү юлларын белмәү; мәсьәләнең шартын дөрес аңламау, чишелешне дөрес аңлатмау.

4.      Гафикларны, схемаларны укый һәм төзи белмәү.

5.      Лаборатор эшкә җиһазларны дөрес җыя белмәү, тәҗрибә үткәрә белмәү, тиешле үлчәүләрне ала белмәү.

6.      Лаборатор җиһазларга сакчыл булмау.

7.      Үлчәү приборының күрсәтүен дөрес билгеләмәү.

8.      Тәҗрибә барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.

Тупас булмаган хаталар: 

1.      Закон, теория, билгеләмәләрне әйтүдә төгәлсезлек, тулы булмаган җавап.

2.      Схема, сызым, графикларның шартлы билгеләрен күрсәтүдә хата.

3.      Физик зурлыкларның берәмлеген язуда төгәлсезлек яки аларны төшереп калдыру.

Төгәлсезлекләр: 

1.      Исәпләүләр вакытында рациональ булмаган язулар, исәпләүләр.

2.      Арифметик хата, әгәр әлеге хата нәтиҗәне тупас үзгәтмәсә.

3.      Сорау һәм җавапта аерым кимчелекләр.

4.      Язу, сызым, схема, графикларны илтифатсыз үтәү.

5.      Орфографик һәм пунктуацион хаталар.

 

 

 

 

8 класс физикасының сәгатьләр бүленеше

Төп темалар

 

Сәгать саны

1.                 

Җылылык күренешләре

·         Лаборатор эш № 1 “Төрле температурадагы суларны катнаштыру”

·         Лаборатор эш № 2 “Каты җисемнең чагыштырма җылысыешлыгын табу”

·         КОНТРОЛЬ ЭШ № 1“Җылылык күренешләре”

·         КОНТРОЛЬ ЭШ № 2 Матдәнең агрегат халәте үзгәрү”

 

26

2.                 

Электр күренешләре

·         КОНТРОЛЬ ЭШ № 3 ”Җисемнәрнең электрлануы. Атом төзелеше”

·         Лаборатор эш № 3 “Электр чылбыры җыю һәм төрле бүлемтекләрдәге ток зурлыгын үлчәү”

·         Лаборатор эш № 4  “Электр чылбырының төрле бүлем-текләрендәге көчәнешне үлчәү”

·         Лаборатор эш № 5  “Ток зурлыгын реостат ярдәмендә көйләү”

·         Лаборатор эш № 6 “Амперметр һәм вольтметр ярдәмендә үткәргечләрнең каршылыгын исәпләү”

·         КОНТРОЛЬ ЭШ № 4  “Электр тогы. Үткәргечләрне тоташтыру”

·         Лаборатор эш № 7 “Электр лампасының эшен һәм егәрлеген исәпләү”

·         КОНТРОЛЬ ЭШ № 5  “Электр күренешләре»

 

29

3.                 

Электромагнитик күренешләр

·         Лаборатор эш № 8 “Электромагнит җыю һәм аның тәэсирләрен өйрәнү”

·         Лаборатор эш № 9  “Электр двигателен өйрәнү”

·         КОНТРОЛЬ ЭШ № 6 “Электро-магнитик күренешләр”

 

7

4.                 

Яктылык күренешләре

·         Лаборатор эш № 10  “Линза ярдәмендә сурәт алу”

·         КОНТРОЛЬ ЭШ № 7 «8 класс курсын кабатлау».

 

8

 

 

 

 

 

 


8 класс физикасының базис уку материалының календарь-тематик бүленеше

(атнага 2 сәг, барлыгы 70 сәг)

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучы эшчәнлеге характеристикасы

Контроль төре

Уку материалын үзләштерү нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү датасы

 

План

факт

 

Җылылык күренешләре (26 сәг)

 

  1. 1.

Кереш инструктаж. Җылылык күренешләре. Температура

1

Актуальләштерү һәм кабатлау.

 

-әңгәмә

-уен

Физик диктант

Молекуляр төзелеш ни-гезендә матдә ләрнең үзлек ләрен аңлата белү

§ 1, сораулар

3.09

 

 

  1. 2.

Эчке энергия

1

Яңа материалны өйрәнү

-лекция тыңлау

-күнегүләр эшләү

-доклад тыңлау

 

Фронталь сорау

“җылылык хә рәкәте”, “тем пература”, “җылылык хә рәкәтенең ур тача тизлеге” төшенчәләрен аңлата белү

§ 2, сораулар

7.09

 

 

  1. 3.

Җисемнең эчке энергиясен үзгәртү ысуллары

1

Яңа материалны өйрәнү

-әңгәмә

-күнегәләр эшләү

-демонстрацияләр

Фронталь сорау

«эш», эчке энергия төшенчәләрен аңлата белү

§ 3, сораулар

10.09

 

 

  1. 4.

Җылыүткәрүчәнлек, аның төрләре.

1

Яңа материалны өйрәнү

-әңгәмә

-күнегәләр эшләү

-демонстрацияләр

Фронталь сорау

җылы үткәрүчәнлек күре-нешен аңлата һәм кулана белү

§ 4, сораулар, 1 күнегү

14.09

 

 

  1. 5.

Конвекция. Нур чыгару

1

Яңа материалны өйрәнү

-әңгәмә

-күнегәләр эшләү

-демонстрацияләр

Тест

Конвекция һәм нурланыш күренешен аңлата белү һәм мисаллар ки-терү

§ 5,6 сораулар, 2,3 күнегү

17.09

 

 

  1. 6.

Табигатьтә һәм техникада җылылык күчүгә мисаллар

1

Гомумиләштерү һәм системалаштыру

-мөстәкыйль дәрес лек белән эш

-өстәмә информа-ция алу

 

Җылы күчү төрләрен аера белү

§ 1 (178 бит)

21.09

 

 

  1. 7.

Җылылык микъдары.Җылы-лык микъдары берәмлекләре

1

Катнаш.

-мөстәкыйль дәрес лек белән эш

 

Тест

«җылылык микъдары», «чаг.җылысыешлык» төшенчәләрен аңлату

§ 7, сораулар,

24.09

 

 

  1. 8.

Чагыштырма җылысыешлык

1

Яңа материалны өйрәнү.

-индивидуаль кар-точкалар буенча эшләү

 

Тема буенча логик мәсьә-ләләр чишү

§ 8, № 4(1)

28.09

 

 

  1. 9.

Җылылык микъдарын исәпләү

1

Яңа материалны өйрәнү.

-әңгәмә

-күнегүләр эшләү

-мәсьәләләр чишү

Фронталь сорау

«җылылык микъдары», «чаг.җылысыешлык» төшенчәләрен аңлата белү

№ 4(2,3)

1.10

 

 

  1. 10.

Лаборатор эш  №1 “Төрле температурадагы суларны катнаштыру”

1

Практикум

-әңгәмә

-мәсьәләләр чишү

-үрнәк буенча мөстәкыйль мәсь-әләләр чишү

Фронталь сорау

Җылылык микъдарын үлчәү  приборлары белән эш күнекмәсе һәм нәтиҗә-ләрне таблица формасын-да бирү

§ 9, каб.

5.10

 

 

  1. 11.

“Җылылык микъдары. Җисемнең чагыштырма җылысыешлыгы” темасына мәсьәләләр чишү

1

Белемнәрне ныгыту

--әңгәмә

-мәсьәләләр чишү

-үрнәк буенча мөстәкыйль мәсь-әләләр чишү

 

Формуланы дөрес итеп кулана белү һәм аңлы рә-вештә мәсьәләләр чишү

§ 7-9, каб.

8.10

 

 

  1. 12.

Лаборатор эш №2 “Каты җисемнең чагыштырма җылысыешлыгын табу”

1

Практикум

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

 

Чаг.җылысыешлыкны үлчәү прибор лары б/н эш күнекмәсе һәм нәтиҗә-ләрне таблица формасын-да бирү

§ 1-9, каб.

12.10

 

 

  1. 13.

Ягулык энергиясе. Ягулыкның яну җылылыгы Механик һәм җылылык процессларында энергия әверелү һәм саклану законы

1

Яңа материалны өйрәнү.

-әңгәмә

-логик мәсьәләләр чишү

Фронталь сорау

Ягулык һәм аның төрләре турында белү,

§ 10,11, № 5(2,3), § 11

15.10

 

 

  1. 14.

Мәсьәләләр чишү

1

Яңа материалны өйрәнү

-әңгәмә

-график төзүгә мәсьәләләр чишү

Мөст.эш

Чагыштырма яну җылылы-гына карата мәсьәләләр чишү

№ 6(1,2)

19.10

 

 

  1. 15.

Контроль  эш № 1 “Җылылык күренешләре”

1

Белемнәрне бәяләү

 

 

 

 

22.10

 

 

  1. 16.

Матдәнең агрегат халәте. Кристаллик җисемнәрнең эрүе һәм катуы

1

Яңа материалны өйрәнү.

-әңгәмә

-күнегүләр чишү

-доклад тыңлау

Фронталь сорау

Кристаллик җисемнәрнең эрүе һәм кату төшенчәләрен белү

§ 12-14, № 7(3-5)

26.10

 

 

  1. 17.

Чагыштырма эрү җылылыгы

1

Катнаш.

-әңгәмә

-демонстрацияләр

-күнегүләр эшләү

Тест

Чагыштырма эрү җылылыгының мәгънәсенә төшенү

§ 15, № 8(1-3)

29.10

 

 

  1. 18.

 Мәсьәләләр чишү (Чагыштырма эрү җылылыгы)                                    

1

Катнаш.

 

-әңгәмә

 

 

Мәсьәләләр чишү күнекмәләре булдыру

§ 3 (183 бит)

9.11

 

 

  1. 19.

Парга әйләнү. Парга әйләнгәндә энергия йотылу

1

 Яңа материалны аңлату

-әңгәмә

-мәсьәләләр чишү

-вариатив күнегү-ләр эшләү

Фронталь сорау

 Парга әйләнү сәбәпләрен аң лата белү. Туенган һәм туенмаган пар төшенчәсен аңлату

§ 16,17, № 9(1-3)

12.11

 

 

  1. 20.

Кайнау. Чагыштырма паръясалу һәм конденсация җылылыгы

1

Яңа материалны аңлату.

-әңгәмә

-демонстрация

-күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Чаг.парьясалу һәм кон-денсация җылылыгы тө-шенчәләрен аңлату

§ 18,20, сораулар

16.11

 

 

  1. 21.

Мәсьәләләр чишү(Чагыштырма паръясалу һәм конденсация җылылыгы)

1

Яңа материалны аңлату

-әңгәмә

-вариатив күнегү-ләр  эшләү

Тест

 

§ 16, каб.

19.11

 

 

  1. 22.

Һаваның дымлылыгы. Һаваның дымлылыгын билгеләү ысуллары

1

Катнаш.

-әңгәмә

-күнегүләр эшләү

-мәсьәләләр чишү

Фронталь сорау

Һаваның дым лылыгы тө-шенчәсен аң лату һәм аны үлчәү юлларын белү

§ 19, каб.

23.11

 

 

  1. 23.

Газ һәм пар киңәйгән чакта башкарылган эш. Эчке янулы двигатель

1

Катнаш.

-проект яклау

 

 

«двигатель», «эчке янулы двигатель» тө шенчәләрен аңлату

§ 21,22, сораулар

26.11

 

 

  1. 24.

Пар турбинасы. Җылылык двигателенең ФЭК

1

Кабатлау һәм гомумиләштерү

-уен

-вариатив күнегүләр эшләү

Тест

Җылылык ма шиналары һәм аларның төрләре, ФЭК төше чәсен аңлату

§ 23,24, сораулар

30.11

 

 

  1. 25.

Мәсьәләләр чишү(Газ һәм пар киңәйгән чакта башкарылган эш)

1

Гомумиләштерү һәм системалаш тыру

-индивидуаль кар-точкалар буенча эш

 

өйрәнелгән материалны мәсьәлә чишү дә куллана бе лү.

§ 12-24, каб.

3.12

 

 

  1.  

Контроль эш № 2  ”Матдәнең агрегат халәте үзгәрү”

1

Белемнәрне бәяләү

 

 

 

 

7.12

 

 

Электр һәм магнит күренешләре (29 сәг)

 

 

 

 

 

 

 

10.12

  1. 26.

Җисемнәрнең электрлануы. Корылманың 2 төре

1

Яңа материалны өйрәнү.

-лекция

-эвристик әңгәмә

-күнегүләр эшләү

 

“электрлану”, “электр ко-рылмасы” төшенчәләрен аңлату

§ 25,26, сораулар

14.12

 

 

  1. 27.

Электроскоп. Үткәргечләр һәм диэлектриклар

1

Яңа материалны өйрәнү

Практикум.

-әңгәмә

-демонстрация

-вариатив күнегү

Фронталь сорау

Электроскопның төзеле-шен һәм эшләү принци-бын аңлата белү.

§ 27, сораулар

17.12

 

 

  1.  

Электр к ыры

1

Яңа материалны өйрәнү

-әңгәмә

-демонстрация

-вариатив күнегү-ләр

Фронталь сорау

Электрон, электр кыры төшенчәләрен аңлата белү

§ 28, сораулар

21.12

 

 

  1. 28.

Электр корылмасының бүленүчәнлеге. Атом төзелеше

1

Яңа материалны өйрәнү

-әңгәмә

-күнегүләр эшләү

 

Фронталь сорау

Атом төзелешен аңлата бе лү, шуның нигезендә электрлану күренешен аң-лату

§ 29,30, № 11

24.12

 

 

  1. 29.

Электр күренешләрен аңлату

1

Яңа материалны өйрәнү

-лекция

-әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Контроль сорау

Электр күренешләрен аңлата белү

§ 31, № 12

28.12

 

 

  1. 30.

Контроль эш № 3  ”Җисемнәрнең электрлануы. Атом төзелеше”

1

Белемнәрне бәяләү

 

 

 

 

11.01

 

 

  1. 31.

Электр тогы. Ток чыганаклары

1

Яңа материалны өйрәнү

-лекция

-әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Контроль сорау

Электр тогы, ток чыганак-лары төшенчәләрен аңла та белү

§ 32, сораулар

14.01

 

 

  1. 32.

Электр чылбыры һәм аның төп өлешләре

 

1

Яңа материалны өйрәнү.

-лекция

-күнегүләр эшләү

-схемалар төзү

Фронталь сорау

Электр чылбыры өлеш-ләрен белү, схемалар тө-зү һәм уку күнекмәләре

§ 33, № 13(1)

18.01

 

 

  1. 33.

Металларда электр тогы. Электр тогының тәэсирләре. Ток юнәлеше.

1

Катнаш.

-эвристик әңгәмә

-күнегүләр эшләү

-схемалар төзү

Фронталь сорау

Ток тәэсирләрен аңлата белү

§ 34-36, сораулар

21.01

 

 

  1. 34.

Ток зурлыгы һәм аның берәмлекләре

1

Яңа материалны өйрәнү.

 

-лекция

-

 

“Ток зурлыгы” төшенчә сен аңлату, амперметрны дөрес куллану

§ 37, № 14(1,2)

25.01

 

 

  1. 35.

Амперметр. Лаборатор эш № 3 “Электр чылбыры җыю һәм төрле бүлемтекләрдә ге ток зурлыгын үлчәү”

1

Яңа материалны өйрәнү.

 

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

 

Гади чылбыр җыю күнекмәсен булдыру

§ 38, № 15

28.01

 

 

  1. 36.

Электр көчәнеше, үлчәү берәмлекләре. Вольтметр

1

Катнаш

-лекция

-күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Ом законын аңлату һәм кулана белү

§ 39-41, № 16(1)

1.02

 

 

  1. 37.

Лаборатор эш № 4 “Электр чылбырының төрлебүлемтекләрен дәге көчәнешне үлчәү”

1

Яңа материалны өйрәнү.

Практикум

-лекция

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

Фронталь сорау

көчәнеш”тө-шенчәсен аң лату, ампер-метрны дөрес куллану

§ 39-41, каб.

4.02

 

 

  1. 38.

Үткәргечләрнең электр каршылыгы, үлчәү берәмлекләре

1

Яңа материалны өйрәнү

 

-лекция

-эвристик әңгәмә

-күнегүләр эшләү

Тест

“каршылык” төшенчәсен аңлату

§ 43,№ 18(1,2)

8.02

 

 

  1. 39.

Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы

1

Катнаш

-лекция

-күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Ом законын аңлату һәм кулана белү

§ 42,44, № 19(2,4)

11.02

 

 

  1. 40.

Үткәргечләрнең каршылыгын исәпләү. Чагыштырма каршылык

1

Яңа материалны өйрәнү

-лекция

-күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Чаг.каршы-лык төшен чәсен аңлату

Реостат б/н эш күнекмәсе

§ 45,46, № 20(1,2б)

15.02

 

 

  1. 41.

Реостат. Лаборатор эш №5 “Ток зурлыгын реостат ярдәмендә көйләү”

1

Практикум

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

 

Реостат белән эш күнекмәсе

§ 47,

№ 21(1-3)

18.02

 

 

  1. 42.

Лаборатор эш №6  “Амперметр һәм вольтметр ярдәмендә үткәргечләрнең каршылыгын исәпләү”

1

Практикум

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

 

Амперметр һәм вольт- метр ярдәмен дә каршылык ны үлчәү кү-некмәсе

§ 47, сораулар

 

22.02

 

 

  1. 43.

Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтыру

1

Ныгыту

-вариатив күнегү ләр эшләү

-мөст эш

карточка

Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташ тыруга карата мәсьәләләр чишү һәм чылбыр җыю күнекмәсе

§ 48, № 22(1)

 

25.02

 

 

  1. 44.

Үткәргечләрне параллель тоташтыру

1

Яңа материалны өйрәнү

-эвристик әңгәмә

-күнегүләр эшләү

-мәсьәләләр чишү

Фронталь сорау

Үткәргечләрне параллель тоташ тыруга карата мәсьәләләр чишү һәм чылбыр җыю күнекмәсе

§ 49, № 23(2,3,5)

 

1.03

 

 

  1. 45.

Мәсьәләләр чишү

1

Ныгыту

-вариатив күнегү ләр эшләү

-мөст эш

карточка

Алган белем нәрен мәсьә лә чишүдә куллану

№ 21(4)

4.03

 

 

  1. 46.

Контроль эш № 4  ”Электр тогы. Үткәр гечләр тоташтыру”

1

Белемнәрне бәяләү

 

 

 

 

11.03

 

 

  1. 47.

Электр тогының эше һәм егәрлеге

1

Катнаш

-әңгәмә

-күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Электр тогы ның эшен аң лату

§ 50,51, № 24(1,2)

15.03

 

 

  1. 48.

Лаборатор эш №7 “Электр лампасының эшен һәм егәрлеген исәпләү”

1

Практикум

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

 

Үлчәү при-борлары ярдә мендә токның эшен һәм егәр леген билге ләү күнекмә се

§ 51,52, каб.

18.03

 

 

  1. 49.

Үткәргечләрнең җылынуы. Джоуль-Ленц законы

1

Системалаштыру

-карточкалар буен ча индивидуаль эш

 

Токның җылылык тәэсир ләрен аңлата белү

§ 53, № 27(1,4)

22.03

 

 

  1. 50.

Кыздырма кыллы лампа. Электр белән җылыту приборлары

 

1

Яңа материалны өйрәнү.

-лекция тыңлау

-демонстрация

-күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Электр белән җылыту приборлары турындагы белемнәрне ныгыту

§ 54, сораулар

5.04

 

 

  1. 51.

Кыска ялганыш. Саклавычлар

1

Яңа материалны өйрәнү.

 

-әңгәмә

-демонстрация

 

Фронталь сорау

Кысуа ялганышның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау

§ 55, сораулар

8.04

 

 

  1. 52.

“Электр күренешләре” темасын кабатлау

1

Кабатлау

-вариатив күнегү ләр эшләү

-мәсьәләләр чишү

Фронталь сорау

Алган белемнәрен мәсь-әлә чишүдә куллану

 

12.04

 

 

  1. 53.

Контроль эш № 5 «Электр күренешләре»

1

Белемнәрне  бәяләү

 

 

Электр күренешләрен аңлата белү, мәсьәләләр чишә белү

 

15.04

 

 

Электромагнитик күренешләр (7 сәг)

 

 

 

19.04

 

  1. 54.

Магнит кыры. Магнит сызыклары

1

Яңа материалны аңлату.

-күнегүләр эшләү

-вариатив күнегү-ләр эшләү

Тест

Электр һәм магнит кырла ры арасында гы бәйлә-нешне күрсә тә белү,мәсьә лә чишә белү

§ 56,57, сораулар

19.04

 

 

  1. 55.

Токлы кәтүкнең магнит кыры. Электромагнит-лар, аларны куллану.

1

Яңа материалны аңлату.

-индивидуаль кар-точкалар буенча эш

Карточка

Алган белем нәрен мәсьә-лә чишүдә кулана белү

§ 58,№28(1-3), бирем 9(1,2)

22.04

 

 

  1.  

Лаборатор эш № 8 “Электромагнит җыю һәм аның тәэсирләрен өйрәнү”

1

Практикум

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

Фронталь тикшерү

Практик күнекмәләр булдыру

§ 56-58, каб.

26.04

 

 

  1.  

Даими магнитлар. Җирнең магнит кыры

1

Яңа материалны аңлату.

-әңгәмә

-күнегүләр эшләү

 

Фронталь сорау

«даими магнит», «Җир нең магнит кыры» төшен чәләрен аңлату

§ 59,60, сораулар

29.04

 

 

  1.  

Магнит кырыныңтоклы үткәргечкә тәэсире. Электр двигателе

1

Яңа материалны аңлату.

-эвристик әңгәмә

-күнегүләр эшләү

-доклад тыңлау

Фронталь сорау

Токлы үткәргечкә магнит кырының тәэсирен аңлата белү, электр двигателенең эш принцибын  белү

§ 61, сораулар

3.05

 

 

  1.  

Лаборатор эш №9 “Электр двигателен өйрәнү”

1

Практикум

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

Фронталь тикшерү

Практик күнекмәләр булдыру

§ 56-61, җкаб.

6.05

 

 

  1.  

Контроль эш №6 “Электромагнитик күренешләр”

1

Белемнәрне бәяләү

 

 

Алган белем нәрен мәсьә-лә чишүдә кулана белү

 

10.05

 

 

Яктылык күренешләре (8 сәг)

 

 

 

 

13.05

 

  1. 56.

Яктылык чыганаклары. Яктылыкның таралуы

1

Яңа материалны өйрәнү

-лекция тыңлау

-күнегүләр эшләү

-өстәмә чыганаклар белән эшләү

Фронталь сорау

«яктылык», «оптик күре неш», “геометрик опти ка” төшенчә ләрен аңлату

§ 62, № 29(1),

13.05

 

 

  1. 57.

Яктылыкның кайтарылуы. Кайтарылу законнары.

1

Яңа материалны өйрәнү.

-лекция

-күнегүләр эшләү

 

Фронталь сорау

Яктылыкның кайтарылу за конын аңлата белү һәм Кояш, Ай тотылу күренеш-ләрен аңлау

§ 63, № 30(1-3)

17.05

 

 

  1. 58.

Яссы көзге

1

Катнаш

-әңгәмә

-күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Яссы көзге дәге сурәт яса лышын аңла ту

§ 64, сораулар

20.05

 

 

  1. 59.

Яктылыкның сынуы

1

Яңа материалны өйрәнү

-әңгәмә

-күнегүләр эшләү

 

Яктылык сы ну күренешен аңлату, сынган нур сызу күнекмәсе

§ 65, № 32(3)

24.05

 

 

  1. 60.

Линзалар. Линзаның оптик көче. Линза бирә торган сурәтләр

 

1

Яңа материалны өйрәнү.

-эвристик әңгәмә

-иҗади биремнәр эшләү

Тест

Линзада сурәт төзү кү-некмәләрен булдыру

§ 66, № 33(1)

27.05

 

 

  1. 61.

Лаборатор эш № 10 “Линза ярдәмендә сурәт алу”

1

Практикум

-инструкция буенча лаб.эш эшләү

Фронталь тикшерү

Линза ярдәмендә сурәт булдыру күнекмәсе

§ 62-67, каб., № 34(3)

31.05

 

 

  1. 62.

Контроль эш №7         «8 класс курсын кабатлау».

1

Белемнәрне бәяләү

 

Фронталь тикшерү

Алган белем нәрен мәсьә-лә чишүдә кулана белү

 

 

 

 

  1. 63.

Йомгаклау дәресе

1

Белемнәрне системалаштыру

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы өчен әдәбият: 1. Физика в школе. Разумовский В.Г., Владос, М., 2007

                                            2. Обучение физике в средней школе. Байбородова Л.В. Владос, М., 2007

                                            3. Поурочные разработки для 8 класса. Волков В.А. Вако, М,, 2005

                                            4. Большой справочник. Физика. Дик Ю.И. и др. Дрофа, М., 2007

                                            5. Домашний эксперимент по физике. Ковтунович М.Г. Владос, М., 2007

                                            6. Мир электричества. Томилин А. Н.  Дрофа, М., 2007

                                            7. Внеклассная работа по физике- 8 класс. Алексеева В.А. Корифей, Волгоград, 2008

                                            8. Нестандартные уроки по физике- 8 класс. Алексеева В.А. Корифей, Волгоград, 2008

 

 

 

Татарстан Республиксы  Актаныш муниципаль районы

Муниципаль  бюджет белем бирү учреждениесе

«Такталачык урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 

    

      «Килешенде»    

Методик берләшмә җитәкчесе:        

_____________  А.М. Гильфанова

Протокол № 1        «     » август  2012 ел.

 

«Килешенде»

 УТЭ буенча директор урынбасары:

_________________А.М Шаемова

«     » августа 2012 ел.

 

     «Раслыйм»

 мәктәп директоры

_____________ А. Ш. Рахмнов

Приказ №       от    «     » август 2012 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

8 класс өчен физика фәненнән эш программасы

 

Әзерләде  2 квалификацион категорияле физика укытучы

 

Гайсин Радик Ромелевич

 

                                                                                                                                                                                                                           Педагогик совет

 утырышында каралды                                                                                                                                                                                      

 протокол № 1                                                                                                                                                                                      «27»  августа  2012 г.

                                                                                             

                                                                                            

                      

                                                                                     2012 – 2013 уку елы

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Физика фәненнән 8 класс өчен эш программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по экономической безопасности

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 221 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.01.2017 694
    • DOCX 211 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайсин Радик Ромелевич. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайсин Радик Ромелевич
    Гайсин Радик Ромелевич
    • На сайте: 7 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3960
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель физики

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 540 человек из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 137 человек

Курс повышения квалификации

Информационные технологии в деятельности учителя физики

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 118 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 866 человек

Курс повышения квалификации

Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения курсов физики в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 661 человек

Мини-курс

Профессиональное развитие бизнеса: стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные технологии в краеведческой и географической работе со школьниками

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 18 регионов