Инфоурок Иностранные языки Научные работыФ.Кәрим иҗатында батырлык темасы

Ф.Кәрим иҗатында батырлык темасы

Скачать материал

 

 

                Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы  муниципаль бюджет

                  белем бирү учреждениесе    «Аксубай 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фәнни-гамәли эшнең темасы:

   Ф.Кәрим иҗатында                                    батырлык

                                                                    Фәнни эшнең җитәкчесе :Багаутдинова             .                                                  Нәфисә Сәмигулла кызы

                                                          Эшне башкарды: Карпухина Ангелина

                     Олег кызы

                                   

 

 

 

 

Аксубай 2016

 

 

                                                  Эчтәлек

Кереш...................................................................................................................3-4

Төп өлеш.Фатих Кәрим – татар поэзиясенең күренекле шагыйре...................5

. Ф.Кәрим иҗатында батырлык темасы.............................................................6-7

 Йомгаклау........... ..................................................................................................8

Кулланылган әдәбият............................................................................................ 9

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң —
Гомерең озын була.

     Әйе, бу сүзләр Фатих  Кәримнең нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Фатих Кәрим — бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан-буыннарга күчә тор-ган халык мәхәббәте итеп күрде.

     Кешелек дцньясы сугышларны күп күргән.Җиңгән, ләкин рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Үз илен яклаучылар зур югалтулар , корбаннар , күз яшьләре, ятимнәр, үкенүләр кичергән.Әби-бабаларыбыз сугыш елларын күп ураган.Алар безнең бәхет өчен көрәшкәннәр.бөек Ватан сугышы беткәнгә 71 ел булса да, яралары үзен сиздереп тора.

      1941 елның 22 июнь көнендә Совет иле өр-яңа чорга килеп керә-гаделлек һәм вәхшилек.Төрле яктан ишетелгән куркыныч хәбәр кешеләр язмышын кискен үзгәртеп җибәрә.Ватан азатлыгы өчен бар көчләрен туплап, Совет халкы фронт сызыгының алгы сафына баса.

     1941-1945 еллар эчендә ил өстенә төшкән зур афәт татар әдәбиятын да чит-ләп үтмәде, киресенчә, күп кенә язучы, шагыйрьләребезгә иҗат иреге алып килде.Татар шагыйрьләренең сугыш кырларында ятып калуы - әдәбият өчен зур югалту була.

     Сугышчылар үзләре үк татар халкының батыр уллары турында җырлар чыгаралар, аларны фронт буйлап тараталар. Сугыш вакытында солдат психо-логиясен тулысынча ачкан әсәрләр языла.Әйтик,Салих Батталның  “Ши-нель”,Сибгат Хәкимнең “Колын”,Фатих Кәримнең “Бизәкле ал яулыгың” әсәр-ләре моның ачык мисалы.

      Бу әсәрләре белән халыкны сугышка чакыруга, дошманга нәфрәт тәрбия-ләүгә басым ясадылар.Сугыш кырындагы хәлләрне сәнгатьчә күрсәтеп һәм бәяләп барырга тырыштылар. Шулай да, сугыш турында иң югары дәрәҗәдәге әсәрләр Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнәрнеке булгандыр. Бөек Ватан сугышы Кәрим иҗатында үзе бер этап буларак аерылып тора. Шагыйрь кичергән тормыш вакыйгалары аның иҗатында чагылыш таба. Алдына куелган изге бурычны үтәү өчен, бөтен көчен куеп эш итә.

    Сугыш — афәт, фаҗига, һәлакәт ул. Әнә шул фаҗигане, үз шигырь-поэмаларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән дә шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.

   Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты-Фатих Кәрим караңгылыкны һәм фашизмны дошман күрә.Бу кеше поэзиядә тулы канлы, бай рухи дөньсы белән сурәтләнде.

    Шуңа да, әлеге фәнни-гамәли эшебезнең темасын Фатих Кәрим иҗытындагы   батырлык темасына багышлыйсы килә. Дәһшәтле сугыш елларында да шигъри каләмен кулыннан төшермәгән шагыйребезнең мирасы- Ватаныбыз горурлыгы.

    Шуңа бәйле рәвештә түбәндәге бурычларны хәл итәргә тырыштык:

   -Ф.Кәримнең – татар поэзиясенең күренекле шагыйре буларак танылуы;

  - Ф.Кәрим иҗатында батырлык темасы;    

Әлеге фәнни  эш керештән, төп өлештән, йомгаклаудан һәм әдәбият исем-легеннән тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төп өлеш.

Фатих Кәрим – татар поэзиясенең күренекле шагыйре.

     Фатих Кәрим үзенең тормышы һәм иҗаты белән Муса Җәлилгә бик якын.Ул патриот шагыйрь буларак та таныш.Фатих Кәрим бозлы окопларда ятып, ку-лындагы коралы һәм каләме белән көрәшә.

     1909 елның 9 гыйнваренда Башкортстанның Бишбүләк районы Бәләбәй авылында  туган күренекле шагыйребезгә 105 яшь тулган булыр иде.

     Фатих Кәримне укырга-язарга өйрәтүчеләре әти-әнисе була.Мәктәп юлларын үтеп, яшүсмер егет Казанда иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Иҗатта туктаусыз эзләнү,уку һәм тормышны өйрәнү - шагыйрь буларак җитлегүенә ярдәм итә. 36 ел гомере эчендә ялкынланып яшәү һәм иҗат итү теләге көчле булган Фатих Кәримнең.

    Фатих Кәрим бала чагыннан ук әбәдиятка гашыйкь булып үсә.Туктаусыз әдәбият өлкәсендә тырышып эшләве – аны ил каршында патриот шагыйрь-гражданин булып таныта.  Шагыйрь мөмкин булган барлык көчен иҗат эше өчен файдалана.Әдәбият мәйданыны килеп кергән елларыннан алып, Ватан алдындагы бурычын каләме белән өлеш кертергә тырыша.Ул үзенә яшәү өчен бирелгән елларның санаулы икәнен әйтерсең лә белә һәм күңелендәгесен тизрәк язып калдырырга ашыга.

     Әлеге гамәли эшебезне сугыш темасын ачуга багышласак та, шагыйрь лирик шигырьләре белән дә татар әдәбиятында махсус урын алып тора.Табигать матурлыгын күрсәтү һәм мәхәббәткә дан җырлау кебек темалар да кеше күңеленә яхшы тәэсир итә. Лирик шигырьләрендә шатлык, кайгы,соклану һәм горурлану кебек хисләр чагылыш таба. Әйтик,

“Мин-гуманист” шигырендә әлеге хисләрне ачык күрсәтергә була:

          Мин бер шагыйрь-тойгы,хис кешесе,

 Яратам мин кошлар сайравын.

Мин-гуманист,сөям дөньяны,

    Акмасын, дим, җирдә кеше каны,

                                                      Гуманизм-минем байрагым.

   Фатих Кәрим татар хатын-кызларының ягымлы образын да сурәтләргә онытмаган. “Хәдичә”, “Тагын кил”, “Син еракта” кебек шигырьләрен атарга була.Аларда авторның үз хис,үз уйлары-кичерешләре. Бер генә хисе дә ясалма һәм уйлап чыгарылган түгел.

 

 

 

 

 

 

 

                                       Ф.Кәрим иҗатында батырлык темасы

 

Ф.Кәримнең шигырьләре, поэмалары күп.Ул аларның күбесен Бөек Ватан сугышы елларында иҗат итә. Менә шушы елларда язган әсәрләрендә ул ватаныбыз ул һәм кызларының батырлыкларын  тасвирлап китә: “Ант”,”Ватаным өчен”, “Кыңгыраулы яшел гармун ”,”Сөйләр сүзләр...”.”Партизан хатыны”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”. “Гөлсем” поэмаларында  батырлык темасы күтәрелгән.

   Ф.Кәрим тоткыннан чыккач ук. Фронтка китә. Ул Бөек Ватан сугышында катнашуны  үзенең бурычы, намус эше итеп, горурлык дип саный һәм “Ант” шигырен яза. Әти-әни өчен иң изге кеше бала. Шагыйрь солдатлар исеменнән бала тотып ант итә.

     ..Шушы балам өчен..., Туган ил өчен. Әлбәттә бала тотып ант итү, аңа тугры калу үзе бер батырлык булып тора.  “Ватаным өчен” шигырендә, ““Кыңгыраулы яшел гармун “ поэмасында шагыйрь сугыш кырларында яраланган сугышчының сызланып- әрнеп ятканын күрсәтми.Киресенчә, үл үзендә көч таба, яраларына сызларга ирек бирми кулына гармун ала, иптәшләрен дә рухландыра.

  “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасында  батырлык турында сүз бара. “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасының төп герое- солдат, Гөлчәчәк, Ләлә. Солдат Гөлчәчәккә хат яза .Язган хатын  җырга тиңли. Әлеге җырның иң матур булуын, тау чишмәсе кебек чылтырап торуын тели. Бездә аны хат-җыр дип укыйбыз.Хатны Гөлчәчәккә юллау- шагыйрь сайлаган алым гына. Гөлчәчәк  ул –сугыш чорының  теләсә кайсы баласы. Шуңа күрә хатны безгә адреслаган дип әйтә алабыз.

     Шигырьнең икенче бүлегеннән без солдатның разведчик икәнен аңлыйбыз. Вакыйгаларны  сөйләүче солдат Гөлчәчәк исемле кыз җибәргән яулыкның, халык хисе булыпЮ төнге окопларга килгәненә сөенә. Анда исә – батырлыкка чакыру юллары. Димәк  ир-егет каһарманлык күрсәтүне – халык алдында бурыч үтәү дип саный.

     Өченче бүлектә героебыз батырлык эшләү шартына куела. Урман буйлап яшь бер кызны куып килгән ике фашист гомерен өзәргә тели. Разведчик коткарган  кыз партизаннар ярдәмчесе булып чыга .Ляля- Ләйлә аның кулына мөһим хат тоттыра. Бу вакыйга сугыш вакытында сабыйларның да зур батырлыкларга сәләтлеген күрсәтә. Гөлчәчәк җибәргән чигүле яулыкның файдасы тия. Егет аның белән Ләйләнең яралы башын бәйли.

      Ф.Кәрим бу шигырьдә батырлыктан туган бер матурлык хакында сөйли. Сугыш кырларында  турыдан-туры катнашкан  йөзләгән, меңләгән илебез кызлары әнә шул матурлыкның үрнәкләрен күрсәтә. Поэмада без өч батырны күрәбез. Аның иң беренчесе итеп мин партизанка Ләйләне атар идем. Яшь кенә 13 яшьлек кыз-партизан. Ул турыдан-туры сугышта катнаша. Партизаннарга ярдәм итә. Ә икенче кыз – Гөлчәчәк. Ул үзенең матур кулъяулыклары белән  солдатларны рухландыра. Өченче батырыбыз – кыю разведчик          ”Гөлсем” поэмасы  1941-1942 елларда языла. Шагыйрь поэмада фашистларның вәхши  йөзләрен, кансызлыкларын һәм мәрхәмәтсез булуларын чагылдыра. Фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмавын күрсәтә Һәм шул ук вакытта аларның рухи яктан көчсезлеген дә күрергә була. Сабый баладан кан алу, аның тиресен кисү. Үзәк өзгеч  кренешләр. Ни өчен алар шулай эшли? Ник алар балага кагыла? Баланың ни гаебе бар? Шул сораулар борчый. Шуның  өстенә каршылык күрсәткәне өчен Гөлсемнең озын толымын чабып өзәләр.  Безнең гүзәл хатын- кызларыбыз  тылда зур батырлык күрсәтеп кенә калмыйлар , алар үзләредә  корал тотып дошманга каршы күтәреләләр. Гөлсемдә партизаннарга кушыла. Поэманың  ахырында без Гөлсемнең искиткес батырлыгын күрәбез. Ул коедан су алган булып немецларның штаб телефонының чыбыгын өзә. Кое янына килгән офицер гөлсемнең  баласын вәхшиләрчә җәзалауда катнашкан була.Гөлсем аның кулына көянтә белән суга һәм чәч толымы белән буып үтерә. Гөлсем партизаннарга ярдәм итә, шулай итеп ул баласы өчен, иле өчен дошманнан үч ала . Бу бик зур батырлык. Ф.Кәрим  “Гөлсем” поэмасында  аның образы аша  безнең кыю татар хатын-кызларын сүрәтли. “ Партизан хатыны”  поэмасында  ире партизан булган татар хатыны сүрәтләнә.Авылны фашистлар чолгап ала. Аларны тик бер сорау борчый. Партизаннар кайда? Шагыйрь партизанга булган хәлне. Хатынының батырлыгын сөйли. Партизан хатыныннан бер сүздә ала алмагач, немец балага хәҗәр белән кадап күлгә ташлый. Бер мәлгә яшь хатын югалып кала. Ләкин ул үзен тиз генә кулга ала. Нинди ачы хәсрәт булса

да, ул фашист алдында баш ими һәм җавап итеп аңа шул сүзләрне әйтә:

 

                      Кулымны кис, күзләремне чокы

 

                      Башымны яр, мә өз телемне,

 

                     Бер сүз көтмә, мин иремне сатмам

 

                     Бу бит сату Туган илемне!    

 

 Ул фашист кулыннан үләргә теләмичә, улы янына күлгә ташлана. Поэмадага партизан

Хатыны образы аша меңләгән татар хатын-кызларының фидакәрь батырлыгын күрсәтә.Ф.Кәримнең поэмасына аваздаш М,Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре. Бу шигырьдә фашистларның вәхшилеге күрсәтелә.Алар үчне балаларданһәм аналардан алалар. Ф. Кәримнең шигырьләрендә һәм поэмаларында солдатларның, хатын-кызларның, балаларның батырлыгын  күрдек.

 

     

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                    Йомгаклау.

      Хезмәтебезнең максаты – Фатих Кәрим иҗытындагы   батырлык темасын ачып бирү иде... Дәһшәтле сугыш елларында да шигъри каләмен кулыннан да төшермәгән шагыйрь чын батырлык күрсәтте. Аның иҗатында  да батырлык темасы зур урын били..Аны тирәнтен өйрәнеп, Ф.Кәримнең – татар поэзиясенең күренекле шагыйре буларак танылуын ачыкладык,

  иҗытындагы   батырлык темасын  тулырак ачтык.

     Нәкъ менә сугыш һәм сугыштагы кеше язмышы, аның рухи дөньясын  күрсәтә белгән Фатих Кәрим татар поэзиясендә билгеле бер урын алып тора.

      Шулай итеп, без Фатих Кәрим иҗатының югары баскычта бәяләнүен һәм Бөек Ватан сугышын чагылдыруда иң оста шагыйрь булуын анализладык.

     Фатих Кәрим поэзиясе- ул бай,күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланачак!

      Еллар уза, ләкин бөек батырлыкның шаһитлары арабыздан китә бара. Дәһшәтле сугыш елларында иҗат ителгән әсәрләр киләчәк буынга халыкның Бөеклеген искәртеп торыр!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият.

1.     Әхмәдуллин А.Г.,Галимуллин Ф.Г., Галиуллин Т.Н., Ганиева Ф.Ә., Юзиев Н.Г.Әдәбият(20 йөзнең 30-90 нчы елларында әдәбият).-Тат.кит.нәшр.,2011.

2.     Гайфиева Г.Р. Давылларда сыгылмас гөлләр.-“Хәтер” нәшр.,2010.

3.     Гыйззәтуллин Н.Г.,Ханзафаров Н.Г.,Хисамов Н.Ш. Татар әдәбияты тарихы. 5 том-Тат.кит.нәшр.,1989.11,87 битләр.

4.     Кәрим Ф. Идел егете.-Казан,1993.

5.     Казан утлары//Рафаэль Мостафин «Өзелергә җитеп сыкрый күңелем». №1, 1999 ел. 

6.     Минһаҗева Л.И.Сугыш чоры балалар әдәбияты.-“Хәтер”нәшр.,2010.

7.     Хәйбрахманова Р.Г. Бөек Ватан сугышы чоры поэзисе.Шигырьләр һәм поэмалар. “Хәтер” нәшр.,2005.

8.      Фатих Кәрим. Поэмалар, балладалар һәм драма. «Казан». 1980 ел. 

9.      Фән һәм тел//Равия Зарипова «Мин – гуманист, сөям дөньяны». № 4, 2005.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ф.Кәрим иҗатында батырлык темасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по студенческому спорту

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 401 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.05.2017 1586
    • DOCX 74 кбайт
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Багаутдинова Нафиса Самигулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 39360
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Дистанционное обучение иностранным языкам как современный формат преподавания

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 264 человека

Курс профессиональной переподготовки

Немецкий язык: теория и методика преподавания с применением дистанционных технологий

Учитель немецкого языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания французского языка в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Мини-курс

Методология и организация образовательного процесса по информатике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Возрастные кризисы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 человек

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе