Муниципаль автоном гомумбелем учреждениесе
“ 9 нчы урта гомумбелем мәктәбе”
Фәнни- тикшеренү эше
Тема:
Тел- күнелем
көзгесе.
Җитәкчеләре: Г.Г.
Гыйләҗетдинова,югары категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы; Р.Р. Хабибуллина, 1нче квалификацион
категорияле таттар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эшне башкарды: К.Д.Гайфуллина
10 нчы сыйныф укучысы
Нурлат, 2015 нче ел.
Эчтәлек:
Кереш
өлеш...............................................................................3
- 4 бит
Төп
өлеш.
1.1.
Һәр
илнең ачкычы - тел һәм аның үсешенә
караган мәсьәләләр
.........................................................5 -6 бит
1.2.Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы....7 бит
Йомгаклау...................................................................................8
бит
Әдәбият,
кулланылган чыганаклар исемлеге..........................9 бит
Кереш
Тел – халыкның яшәү асылын,дөньяга карашын,уй
фикерләрен,мирасын,тарихын,гореф-гадәтләрен,гомумән,бөтен
күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә туплап,аны безнең заманнарга китереп
җиткергән зур хәзинә. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы
сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана
үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә
туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә
белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә
рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше
тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел –
кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең
теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан
–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып
барыла, интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә.
Республикабызның татар теле укытучыларының сайтлары да моның ачык мисалы.
Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар
турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр
татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки
татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре,
йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә,
мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Туган телнең кешегә
тәэсир көче дә көчлерәк. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай
телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч
зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең
нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга
телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның
мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы,
матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Күп акыл
ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар
язучысы Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе дип
саный.
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән
кеше матур эшләргә омтыла. Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур
кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр
генә үтмәгән бит. Узган тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган,
халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны мәҗбүри чукындырып та,
хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар. Аны юк итәргә
теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалар белән
сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып
укытылган. Урамнарда , җәмәгать урыннарда татар халкы рус телендә сөйләшкән,
татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы
булган. Еллар үткән, телебез халык тырышлыгы белән яңадан үсеш алган,
милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле, чөнки
гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка
ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез – бик моңлы тел.
Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап,
тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да,
үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә,
телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган.
Эзләнү
– тикшеренү эшемнең максаты:
Һәр
илнең ачкычы буларак – тел икәнен ачыклау, аны саклау, ядкарь булып үсү
юлларын өйрәнү.
Бурычлар:
Телебезнең
үсешенә һәм аны саклап калуга караган мәсьәләләрне ачыклау.
Хәзерге
заманда татар
теленең торышын тикшерү.
Төп
өлеш
1.1.
Һәр
илнең ачкычы - тел
«Һәр илнең ачкычы – тел» дигән мәкаль тирән мәгънәгә ия. Без рус телен яхшы
беләбез, шуның белән аларның мәдәниятен, яшәү рәвешен, әдәбиятын яхшы беләбез.
Ә менә Татарстаныбызга килгән кунаклар «түбәтәй», «чәк-чәк», «читек» дигән
сүзләрне тәрҗемә итеп тә тормыйча аларның мәгънәсен аңлыйлар. «Сабантуй» кебек
милли бәйрәмебезне белмәгән кеше юктыр. Татарстанда төрле милләт халыклары дус,
тату, аралашып, зур уңышларга ирешеп яши. Аларның күбесе татар телен аңлап,
татар халкының гореф-гадәтен хөрмәт итеп, бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәреп яши.
Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,
бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга
күчерә баралар. Туган телем язмышы - милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң
актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел-
халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан hәм табынган социаль-мәдәни байлыкларның
иң кыйммәтлесе, иң кадерлесе –зиhен байлыгы.
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе, иң матур,иң кадерле
тел-үзенең туган теле. Минем өчен татар теле-әнә шундый. Туган телем!...Синең
матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур
сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның "Туган тел”е татарларның гимнына
әверелде.Җ иде миллионлы татар җырлый аны. Иң борынгы, моңлы, газиз,матур, саф
туган телебезгә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын
телгә багышлаганнар. Туган телебез татар теле-борынгы hәм hәрьяклап үсеш алган
төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия, стилистик яктан бай тел. Бу-
туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор. Туган тел туган җир кебек
кадерле hәм газиз, чөнки ул - кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң
күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул- әби-бабай, әткәй-әнкәй
теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны
аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. Татар теленең үсешенә караган
мәсәләләр.
Тел — халкыбызның гасырлар
буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы
тиңсез хәзинә, халыкның акылы,
рухы, милли үзенчәлеге,
ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз
телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана
телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне
саклаган, камилләштергән һәм
буыннан-буынга тапшырып калдырган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып,
зур гаеп кылабыз дигән сүз.
Милләтебез бүген дә горур итеп, ныклы адымнар белән алга атлый. Үткән белән
бүгенгене тоташтыру, милләтебезнең бөтен хәзинәсен саклап, киләчәккә тапшыру
өчен яшь буын җаваплы. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе -
туган телебез -татар теленең киләчәге, үсеше. Бу турыда телевидение, радио,
матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. «Үткәне юкның киләчәге дә юк» дигән
гыйбарә бүген һәркемгә яхшы таныш. Татар теленең
бүгенгесе һәм киләчәге мине нык борчый. Беренче карашка, бернинди куркыныч та
юк кебек: без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы
теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Тик бу
беренче карашка гына шулай. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәпләрдә
тәрбияләнә. Югары сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту
сәгатьләренең саны кыскартылды. Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар
тырышлыкны куярга кирәк.
Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз
телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Күз алдына
китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса
Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Әгәр татар телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара
туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә тел белән бергә тарих та, мәдәният та һәм татар теле белән бәйле
булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Соңгы елларда
мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык
эшләр күп, әмма проблемалар һәрвакыт туып тора.
1.2.Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы.
Бүгенге
көндә һәр татар баласының үз телен югалтмавын, милли үзаңының үсүен
теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә
өйрәтергә кирәк дип саныйм.
Телне
йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул — милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт
тә яшәми. Ул тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.
Чәбәләнгән
телем кат-кат,
Йолкып-тартып
тетмәгез.
Үрмәләр
өчен үрләргә,
Телне
аркан итмәгез,—
ди
шагыйрь. Хак әйтә. Заман ихтыяҗы булуга сылтап, бүгенге көндә дә никадәр чит
сүз өстиләр аңа! Ә бит тарих катламнарында аларны алмаштырырлыклары бар. Ана
телебез төзелешенә туры китереп, яңа сүзләр чыгарырга да мөмкин. Чит милләтләр
шулай эшлиләр дә, ә без алар иҗат иткән һәр яңа төшенчәне үзебезгә алабыз да
куябыз. Телнең яңгырашына зыян килә. Шигырьләргә керсә, әлеге алынмалар аларны
да кытыршы итә. Шулай булгач, шагыйрьләр, әдипләр тел сагында торучылар булырга
тиеш.
Фарсы-гарәп алынмаларының телебезгә кире кайтуын да зур уңай күренеш дип бәяләп
булмый. Үз сүзең үз сүзең инде. Әмма шунысын онытмаска кирәк: алар арасында
үзеңнекенә әйләнгән бик якыннары бар. Хәер, телне җимереп әйтә торганнары
күбрәк кәгазь битләрендә генә йөри, гади халык аларны барыбер кулланмый.
Телнең
алынмаларга бай булуы алай ук начар да түгел. Бер туктаусыз кабатланулардан
качу өчен, менә дигән чара да алар.
Телне бер генә кеше бөтенләй үзгәртә, чистарта алмый. Шулай да һәр кеше аны яңа
сүз белән баету мөмкинлегеннән мәхрүм түгел. Еш кына кайберәүләрнең табышын икенче
берәүләр күреп ала да кулланышка кертеп җибәрә, сүзләрнең таралышына аеруча
газеталар зур йогынты ясый.
Йомгаклау
Әлеге фәнни эшемдә мин телебезнең килеп чыгышын, үсеш юлларын, аны саклау
чараларын өйрәнүне максат итеп куйган идем. Шушы максатны тормышка ашыру өчен
мин бик күп әдәбият, галимнәребезнең фәнни хезмәтләре белән таныштым. Интернет
сораштырулар үткәрдем. Чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезнең фикерләре
белән таныштым.
Әйе, чынлап та, фәнни эшемне башкарганнан соң, шундый нәтиҗә чыгарырга була,
безнең телебез, бай тарихлы, зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фән, фәлсәфә,
техника теле, абстракт фикерләрне тәфсилләүче тел. Югыйсә, ул дөньякүләм
әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.
Фәнни эшемне башкарганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: безнең телебез
бай тарихлы, зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фәлсәфә, фән, техника
теле, абстракт фикерләрне тәфсилләүче тел. Югыйсә, ул дөньякүләм
әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.
Без,
бу тел, кайчан да булса, бетәр, юкка чыгар дип күркып
яшәмибез.
Фикеремне
Г. Тукайның шигъри юллары белән төгәллим.
И туган тел, и
матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган
тел аркылы.
Әдәбият
1.Гәрәева
Н.Г.,Максимов Н.В.,Зыятдинова Ә.Ә. Тел – акылның баскычы.- Казан: Мәгариф,
2007.
2.Кәримуллин
Ә.К. Тел – милләтнең сакчысы.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.
3.
Кәримуллин Ә. Тел тарихы – халык тарихы ул [Электрон ресурс]:
татарча электрон китапханә /Ә. Кәримуллин. - http://kitap.net.ru/karimullin4.php
4.Юсупов
Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, –
1987.-16б.
5.Хаков В. Тел –
тарих көзгесе -
Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.